Ә 72 яшендә Җәүдәт Ниязов
кандидатлык диссертациясе яклый
Илебез тарихында XX гасырның утызынчы еллары колхозлашу чоры буларак теркәлгән. Әйе, бу чорда үз җае, үз гореф-гадәтләре белән яшәгән кешеләрнең тормыш итү рәвеше үзгәртелеп, гомер буе яшәп килгән кануннар “иске” дип аталып җимерелә, ватыла, ә инде меңнәрчә язмышлар челпәрәмә килә.
Яңа тормыш, яңа яшәеш һәр авылга, һәр гаиләгә үтеп керә. Кызганычка каршы, яңа тормыш күпләр өчен кара кайгы белән дә сугарыла. Урта хәлле, укымышлы һәм дингә якын кешеләрнең күбесе сөргенгә җибәрелә я атып үтерелә.
Дүртөйле районының Сабанай авылында гомер кичергән Нияздин Хәлиулла улы язмышына да бу чор кара кайгы булып ябырыла. Заманында Уфадагы данлыклы “Галия” мәдрәсәсен тәмамлаган, тирә-як авылларда күренекле мулла булган Нияздиннең дөньясы асты-өскә килә. Ул нахакка гаепләнеп, сөргенгә, ә аннары Мәскәү ягына тимер юл төзергә озатыла. 1939 елда кире туган ягына кайта. Тик ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт аның сәламәтлегенә зур зыян сала. Кайтып озак та тормый, алты баласын ятим калдырып, бакыйлыкка күчә. Хатыны Нурдидәгә дә тормыш итү җиңелдән булмый, чөнки “кулак хатыны” дип мөһер сугылганнарны төрле яклап кысрыклыйлар, кимсетәләр. Ә тормыш әкренләп кенә алга тәгәри дә тәгәри. Тол хатын авырлыкларга бирешми, балаларына җил-яңгыр тидерми үстерергә тырыша.
— Әниебез авыр язмышына күнеп, балаларын кешелекле итеп үстерергә омтылды. Ул авылда абыстай булды, кечкенәдән безне Ислам дине кануннары буенча тәрбияләде. Балачакның гүзәл бер мизгеле булып, әниемнең миңа гармун сатып алганы хәтеремдә мәңгегә саклана. Авылда иң беренчеләрдән булып мин гармунчы булып киттем һәм “Сабанайның беренче гармунчысы” исемен горурланып йөрттем, — дип хатирәләре белән бүлешә шушы гаиләдә туып-үскән Җәүдәт Ниязов.
Ул чорда яшәгәннәрне Хак Тәгалә бигрәк нык сыный. Беренче Бөтендөнья сугышы, революция, Гражданнар сугышы... Озакламый Бөек Ватан сугышы да башлана. Бу гаиләдән дә өч ул сугышка китә. Фоат белән Әнгам Ватанны фашистлардан яклап сугышканда яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Әхсән исемле туганнары дошманнан үч алып, исән-имин Берлинга кадәр барып җитә.
— Сугыш елларында тылдагыларга да җиңелдән булмады. Колхоздагы барлык авыр хезмәт авылдагы ачлы-туклы тормыш иткән хатын-кыз, өлкәннәр, бала-чага өстендә булды. Колхоз эшеннән тыш, фронт өчен азык әзерләдек, әниләр оекбаш, биялиләр бәйли иде. Минем әнинең бәрәңгене юка итеп турап, мичтә киптергәне хәтердә калган. Менә шул бәрәңгене, оекбаш-биялиләрне мин бишмәтемә салып, 25 чакрым ераклыктагы Дүртөйлегә җәяүләп барып илтеп тапшыра идем, — дип сөйли Җәүдәт абый.
Җәүдәт Ниязов 1930 елның 27 мартында дөньяга килә. Әтисе вафат булгач, бик иртә ятимлек ачысын татырга туры килә аңа. Дөньялар авыр булса да, Җәүдәт укырга ашкына. 1959 елда ул Бөре медицина училищесына укырга керә. Аннан соң Тын океан флотында фельдшер булып хезмәт итә.
Г. Куватов исемендәге республика дәваханәсендә рентген-техник булып эшли. Укырга сәләте дә, тырышлыгы да булган егет эшеннән аерылмыйча медицина институтын да тәмамлый. Сәламәтлек саклау өлкәсендә өзлексез 57 ел хезмәт куя. Республика дәваханәсендә, Уфаның 13нче һәм 2нче дәваханәләрендә, шулай ук Медицина институтының рентгенология кафедрасында 5 ел эшли. Ул 72 яшендә кандидатлык диссертациясе дә яклый. Табиб-галим буларак, медицина буенча 30 гыйльми мәкалә яза.
Җәүдәт Ниязовка медицина өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен 1994 елда “Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Ул — югары категорияле табиб.
Кешенең тәрбиясе ата-бабаларның нәселенә барып тоташа диюләре хак. Бала кечкенә чагында нинди мохиттә һәм шартларда тәрбия алуына карап, аның алдагы язмышы билгеләнә һәм күп очракта кеше өлкәнәйгәч, шул нәсел җепләрен барлый һәм үз асылына кайта. Җәүдәт абый белән дә шулай була. Кечкенәдән дини тәрбия алып үскән Җәүдәт Нияздин улы 1995 елда күптәнге хыялын тормышка ашыра — Уфада мәдрәсә тәмамлый, ә инде 2000 елда хаҗ гамәлен үтеп кайтырга да насыйп була аңа. Бүген ул — Ислам дине буенча 40 мәкалә авторы.
Медицина һәм дин белгече Җәүдәт Ниязов диннең һәм медицинаның үзара бәйләнеше, Коръән аятьләренең кеше сәламәтлегенә файдасы турында мисаллар китерә, аларны дәлилли.
Җәүдәт Нияздин улы өшкерү көченә дә ия. Мисалга ул ике очрак турында сөйләп үтте. 2015 елда аның өшкерү сәләте турында ишетеп, бер яшь кенә хатын килә. Ул кинәт кенә сукырайган була.
— Ул минем янга өч тапкыр килде. Аллаһы кодрәте белән укыган догаларым кабул булып, ханымга күрү сәләте кайтты. Икенче очракта, автоһәлакәткә очраган егет килде. Аның да күзләре начарайган иде. Догалар укып өшкергәч, егетнең дә күрү сәләте яхшырды. Бүген инде ул эшләп йөри. Доганың көче бик зур, — ди Җәүдәт абый.
Һөнәре буенча гомере буе кешеләрнең тәнен сәламәтләндерсә, туксан яшен тутырганда ул аларның җанын савыктыра. Үзенең кылган гамәлләреннән тәм һәм ямь табып яши ул. Алга таба да күтәренке рух белән сәламәтлектә озын-озак гомер кичерегез, Җәүдәт абый!