+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
16 июнь 2020, 18:25

Чубайс та пенсия яшенә җитте

Бүген реформаторга 65 яшь тулды.

Бүген реформаторга 65 яшь тулды.

СССР заманнарыннан ук актив сәяси эшлеклеләр исәбендә булып, бүген илнең берничә буын кешеләренә яхшы таныш Анатолий Чубайс - Русиядә иң билгеле шәхесләрнең берсе. 90нчы елларда ил энергетикасы өчен җаваплы реформаторга (ул хәзер "Роснано" идарәсе рәисе) 16 июньдә 65 яшь тулды.
"Роснано" башлыгы буларак, Анатолий Чубайс нанотехнологияләр үсешен үзе өчен иң кызыклы эш дип саный. Анатолий Борисович сүзләренчә, аңа тормышында берничә проект белән турыдан-туры җитәкчелек итәргә туры килгән. Бу уңайдан хосусыйлаштыру, финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, Борис Ельцинның сайлау кампаниясен һәм электр энергетикасы реформасын искә төшерергә мөмкин. Ләкин, аның үзенә иң кызыгы - хәзер шөгыльләнгән нанотехнологияләр өлкәсе.
"Миңа "Роснано" миссиясе бик ошый”, - дигән ул ТАСС хәбәрчесенә. Халыкта “Чубайс"ның җирән мәчеләр арасында иң популяр кушаматларның берсе булуы уңаеннан ул: "Кешеләр мәчеләргә һәрвакыт бик яхшы мөнәсәбәттә бит! Алла хакы өчен... мин монда бернинди начарлык яки рәнҗетү күрмим", - ди.

Фото: ТАСС.
Читайте нас: