+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
23 октябрь 2020, 10:50

Тамырлары тирән галим

Филология фәннәре докторы, профессор күренекле тюрколог Алмас Шәйхуловка — 75 яшь.

Филология фәннәре докторы, профессор күренекле тюрколог Алмас Шәйхуловка — 75 яшь.

Алмас Галимҗан улы хәзерге тел белемендә алтаистика һәм чагыштырма-тарихи тел белеме өлкәсендә иң актив эшчәнлек алып баручы галим. Бу өлкәдә аның тикшеренү юнәлешләрен билгеләп, хезмәтләренең тематикасын аныклап чыгу өчен дә күп вакыт сарыф итәргә кирәк булыр иде. Аның 500дән артык басылган хезмәте бар. Ул боларның барсына да бер үк вакытта Башкорт дәүләт университетында укытучылык итү чорында ирешә. Бу уку йортында ул ассистенттан башлап профессор, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы узган һәм бүген дә шушы вазифада эшчәнлеген дәвам итә. Шулай ук, аның фәнни эшчәнлегенең иң мөһим юнәлеш­ләренең берсе – лексикография өлкәсе. Ул татар лексикографиясен сүзлекләр төзү эшен теоретик нигезләүгә дә, ономастик һәм идеографик сүзлекләр төзү эшенә дә зур өлеш кертә. Аның бу хезмәтләре татар телен төрле аспектта тикшерү өчен бай һәм әһәмиятле чыганак булып тора.
Алмас Галимҗан улы күпләрнең язмышында бик мөһим урын тот­кан, һәрвакыт алга әйдәп торучы, тормышларны яктыртучы бер “йолдыз” да.
Бүген олуг остаз хакында инде үзләре дә профессор, фән кандидатлары булган студентлары укытучылары хакында уй-тойгылары, фикерләре белән “Кызыл таң” гәзите укучылары белән уртаклаша.

Илшат НАСЫЙПОВ,

филология фәннәре докторы, профессор, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты

кафедрасы мөдире:

— Алмас Галимҗан улы Шәйхулов тормышымда әһәмиятле урын алган кеше. Ул минем кеше булып формалашуыма зур йогынты ясады һәм фән юлына да бастырды. Ул күпкырлы эшчәнлеккә ия шәхес. Аның мин белгән уңай якларын санар өчен дә кулымда бармаклар җитмәс.

Исемдә, 1981 ел сентябренең беренче көннәре. БДУның татар-урыс бүлегенең яңа гына беренче курска укырга килгән төркеменә ул чактагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Үзбәк Ибраһим улы Гыймадиев озын буйлы, гади генә, ләкин пөхтә итеп киенгән бер яшь кенә укытучыны ияртеп кереп: “Бу — Алмас Галимҗан улы Шәйхулов, сезнең төркемнең кураторы булыр”, — дип таныштырды һәм барлык уңай сыйфатларын санагач, аңа уңышлар теләп, чыгып та китте. Без, авыл малайлары һәм кызлары, Алмас абыйның һәр сүзен авыз ачып тыңладык.

Ул һәрвакыт студентка игътибарлы, ихтирамлы вә итагатьле булды, беркайчан да өстенлекле мөнәсәбәт белдермәде. Ир-ат студентлар белән кул биреп исәнләшүе, алар белән бертигез мөгамәләдә сөйләшүе бигрәк тә сәер кебек тоела иде. Ул төркемгә бик еш керде, үз вазифаларын яратып башкарды. Без дә аны үз иттек, әле дә гел мактап телгә алабыз.

Алмас абый булган һәр җирдә пөхтәлек хөкем сөрә иде: киемендә дә, эш өстәлендә дә, китап киштә-ләрендә дә, хәтта, адрес кенәгәләрендә һәм язган кәгазьләрендә дә... Эш өстәлендә мин бервакытта да китап-кәгазьләрнең тәртипсез, өелеп ятканын күргән булмады. Дөрес, галим кеше буларак ул көне-төне эшли иде. Картотека битләрен дә, кирәкле китапларны идәнгә җәеп салып укыган чакларын да күрергә насыйп булды. Ләкин бу “иҗади тәртипсезлектә” дә ниндидер пөхтәлек, үзенә күрә бер системалы эш күренеп торды. Эш өстәлендә һәр китап, һәр кәгазь, гомумән, һәр нәрсә үз урынында булды.

Шул елның сентябрь азаклары булса кирәк, мин Алмас абыйга күптән борчыган үз сорауларым белән килдем. Урта мәктәптә үк мин авылым тарихы, туган якның җир-су атамалары белән кызыксына идем. Ниндидер бер система рәвешендә аларны дәфтәргә туплап, мәгънәләре турында фикерлә­ремне язып бара идем. Боларны сөйләп бирдем, дәфтәремне күрсәт-тем... Ул болай диде: “Мин мондый студентны күптән көтә идем. Бергә эшләрбез!” Бу очрашу нәтиҗәсе буларак, Илеш районының “Маяк” гәзи­тендә туган як ономастикасы турында беренче мәкаләм басылып чыкты. Шулай итеп, Алмас абый мине гыйлем дөнья­сына алып кереп китте...

Алмас абый бик күпләргә билгеле библиоман. Аның үз китапханәсе күптән өенә сыймый инде. Нинди генә китаплар юк анда. Ләкин ул теләсә кайсы китапны җыймый: тел, әдәбият, тарих, фәлсәфә, мәдәният, гыйлем, галәм... Китапка мәхәббәтне, аның кыйммәтен ул укучыларына да сеңдерә барды. Аларның күпләре моның белән үзләре үк “чирли”. Ул китап кибетләре-нә еш йөрде. Миңа остазым белән күп конференцияләргә, гыйльми форумнарга, ялан экспедицияләренә бергә барырга туры килгәнлектән, башка шәһәрләрнең дә китап кибетләрендә еш бергә булдык. Чөнки ул бер генә вакытта да китап кибетенә бармыйча калмый иде. Һәр җирдә китап киштә-ләрен җентекләп актарыр, сатучылар белән гәпләшер, без күрмәгән китап­ларны көнләштереп табып алыр иде. Һәр җирдән китап белән тулган сумкаларны чак күтәреп кайта идек...

Алмас абый мине җәмәгать эшенә дә җикте. Үзе факультетта студент­ларның гыйльми эшләрен оештыруга җаваплы кеше буларак, мине дә бу эшкә тартты. Озакламый факультет­ның комсомол комитеты әгъзасы итеп тә сайладылар. Аның кул астында мин җәмәгать эше ысулларын үзләштер-дем, кешеләр белән аралашу серлә-ренә төшендем. Спортның йөгерү төре белән дә ныклап шөгыльләнгән кеше булсам да, боларның барсы да миңа укуда ярдәм генә итә иде. Бу өлкәдә дә мин “Шәйхулов мәктәбен” уздым.

Алмас Шәйхуловның студентлар белән эшчәнлегендә тагын бер бик мөһим гамәлне искә алмыйча булмый. Бу – студентларның гыйльми-тикше­ренү лабораториясен булдыру эше. Лаборатория башта студентларның гыйльми тикшеренүләрен оештыруны күз уңында тотып ачылган булса да, тиз арада ул, гомумән, гыйльми һәм мә­дәни үзәккә әверелде. Анда студент­лар курс һәм диплом эшләрен башкару, гыйльми мәкаләләр язу һәм док­ладлар әзерләү белән генә чиклән-мичә, аспирантлар һәм фән эшлекле-ләре дә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре, уку әсбаплары һәм монографияләр язу белән дә шөгыль-ләнде.

Бу лаборатория эшчәнлеге Русия һәм чит илләр өчен дә үрнәк буларак билгеләнде. Шуңа күрә БДУга килгән чит төбәкләрдән һәм илләрдән галим-нәр һәм студентлар лаборатория эш-чәнлеге белән еш таныша, тәҗрибә уртаклаша иде. Әйткәндәй, лабо-раториянең материал фонды төрки, монгол, фин-угор һәм славян халыкла­рының рухи мәдәниятен билгеләгән меңәрләгән лексик берәмлекләрне тәшкил итә.

Киңкырлы шәхес Алмас абый Шәй­ху­лов — талантлы фото остасы һәм музыкант та. Аның күренекле татар, башкорт, гомумтөрки шәхесләре­нең тормышын теркәп куйган фотолары фонды бик бай. Ул, шулай ук, аккордеонда оста уйнавы белән дә күпләрне сокландыра. Гаиләсендә дә бик күркәм сыйфатларга ия әти булды. Бу яклап та ул безгә үрнәк иде.

Алмас абый белән мин бүген дә якын аралашып яшим. Мондый тәҗ-рибәле, ярдәмчел шәхеснең янымда булуы белән бәхетлемен.



Илсур МАНСУРОВ,

филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкорт дәүләт универси­тетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире:

— 90нчы еллар башында университетка укырга керү теләге белән янып йөргән көннәрем иде. Авылдан кирәк-яракларны төяштереп, без, беренче курс студентлары, зур өметләр белән югары уку йортына юл алдык. Тулай торакка урнашкач, университет бинасында үземнең укырга керә алу бәхетеннән “исереп” дигәндәй караштырып йөрим. Шунда Алмас Галимҗан улы Шәйхуловны күреп калдым, ул джинсы костюмда иде. Галим, укыту-чының яшьләрчә киенүе бераз аптыратса да, көнләшү катыш соклану бе­лән карап калдым кебек. Алдагы елларда таныш, дус, фикердәш булып яшәү дәверендә Алмас абыебыз һәр-даим үзенең затлы-затлы киемнәре, кыйммәтле каләм-ручкалары, телне йотарлык татлы чәйләре, шоколадлары белән күп тапкырлар шаккаттырып торды.

Остазыбыз укуның беренче көн-нәреннән үк безне ерак бабаларыбыз төрки халыклар дөньясына алып кереп китте, аның тирән тел үзенчәлекләренә игътибар итәргә өйрәтте, дөньякүләм билгеле тюркологларның хезмәтләре белән таныштырды. Аның өчен барлык студентлар да киләчәктә төркият фәнен өйрәнүче галимнәр булыр төсле тоела иде. Һәрберебезгә диярлек тирән эзләнүләр таләп итә торган темалар бирә, зур планнар кора иде. Кайвакыт аларның тормышка ашмаслык хыяллар икәнен аңласак та, нишләптер ышанасы килә иде, бәлки, Алмас абыебыз шулай ышандыра, дәртләндерә алгандыр. Бер яктан карасаң, укытучы­бызның үзенең тормышы да, фәнни эшчәнлеге дә хыялга ашмаслык нәрсә булып тоела кебек. Уйлап кына карагыз әле, дистәләрчә тел белгечләре арасыннан Алмас абыебызны Төркиянең Мәдәният министрлыгы төрки телләр­нең чагыштырма сүзлеген төзү өчен махсус төркемдә эшләргә чакыра бит. Кайсы галимнең дә төшенә дә кермәс­лек хәл бит бу!

Ул еллардагы югары уку йорты тәртипләре буенча 2-3 курсларда студент үзенең телчеме, яисә әдәбият­чымы булачагын сайларга, шул юнә­лештә фәнни эш башкарырга, махсус курсларда белемен камилләш­терергә тиеш иде. Озак уйланулардан соң мин әдәбият юлын сайларга карар кылдым. Монда да Алмас абый укуның беренче көннәреннән үк диярлек үзенең лабораториясе юлларында “буталып” йөргән студентны тик тотасы килмәде, ахрысы, вакыт үткәрмә, җитди темага алын дип тәкрарлады. Ахырда миңа һәм җитәкчем Камил абый Дәүләт­шинга Төркиядә 1970-80 елларда нәшер ителгән “Каzаn” журналының тупланмасын күрсәтте (ул аны Төркия­дә командировкаларга барганда алып кайткан булган) һәм шул мәҗмугада басылган әсәрләрне фәнни өйрәнүне тәкъдим итте. Бу тема заманы өчен бөтенләй яңа юнәлеш иде, шулай да без аңа алындык. Башта студент­ларның фәнни конференциясендә чыгыш ясадык, диплом эше язып якладык. Соңрак теманы киңәйтебрәк кандидатлык диссертациясе дә язып якларга насыйп булды. Әлеге эшләрне башкару елларында Алмас абый һәрдаим тема буенча үзе белгән мәгълүмат, төрле яңа фәнни чыганаклар белән тәэмин итеп торды, киңәш­ләрен бирде, өстәвенә, очрашкан саен эшне тизләтергә куша, киләчәккә тагын да зуррак планнар-идеяләр тәкъдим итә.

Алмас абыйның аеруча Төркиядә гомер сөргән Мәхмүт Таһир, аның башкарган зур хезмәте хакындагы мәгълү­маты бик файдалы булды. Ул Мәхмүт Таһир белән шәхсән таныш булган, аның белән күп тапкырлар очрашып сөйләшеп утырган. Милләттәшебез бөтен дөнья буйлап чит мәмләкәтләрдә яшәгән татарлар белән күрешеп, алар­ның шәхси китапханәләрендәге татар китапларын өйрәнеп, аларның тулы библиографиясен төзи. Алмас абыйга милләттәшебез китапны төзе­гән­дә нинди авырлыкларга очравы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп тә биргән. Аңла-шы­ла ки, шактый күләмле бу кулъязма татар фәне өчен бик зур әһә­мияткә ия. Укытучыбыз Мәхмүт аганың соңгы көннәрендәге хыялы шул китапны бастырып чыгару иде дип сөйләгәне хәтердә. Шулай ук Мәх­мүт әфәнде әлеге китапның гонорарына кызына матди ярдәм итү теләге белән янган булган. Кызганычка, ул хезмәт әлеге көнгә кадәр дә дөнья күрмәде. Китап­ның машинкада басылган нөсхәсе Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана. Миңа аның белән танышу бәхете тиде һәм китаптан фәнни эшемә кирәкле мәгълүматлар туплый алдым. Икенче бер мөһаҗир милләттәшебез Надир Дәүләт хакында да остазыбыздан күп тапкырлар ишетергә туры килде. Надир әфәнде, югарыда атап үтелгән “Каzаn” журналын чыгаручы­ларның берсе, шулай ук Төркиядә татар тарихы буенча китаплар язучы галим була. Остазым Алмас абый, олы рәхмәтләр яугыры, миңа аның китаплары белән дә файдалану мөмкин-леге бирде.



Нурия ХӘЛИУЛЛИНА,

филология фәннәре кандидаты, БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты:

— Төрки телләрнең тамырлары теориясе идеясе Алмас Галимҗан улын бөтен гомере буена озатып бара дип әйтсәк тә була. Бу идея иң өлгергән дәрәҗәсенә җиткәнче галимгә күптөрле баскычлар, проблематикалар, юнәлеш-ләр, сынаулар аша үтәргә, фикерләрен яңадан “сүтеп корырга” туры килә. Профессор Николай Баскаков җитәк­челегендә башкарылган “Төрки чыганаклы татар һәм башкорт кеше исем­нәре” кандидатлык диссертациясе; Башкорт дәүләт университетында татар диалектологиясе, татар теленең тарихи грамматикасы, төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы буенча алып барылган лекцияләр, махсус курслар; Башкортстан, Татарстан авылларына студентлар белән оештырылган күпсанлы экспедицияләр; төрки республикалардагы тюркологлар белән тыгыз хезмәттәшлек итү, Төркия республикасында 6 теллек чагыштырма сүзлекнең авторлары коллективында эшләү; төрек теле дәресләрен үткәрү; “Идел-Кама-Урал этнолингвис­тик төбәгенең төрки, монгол, фин-угор һәм һинд-европа (славян) халык-ларының рухи мәдәнияте” вузара гыйльми-тикшеренү, уку-укыту лабора­ториясенең эшчәнлеген оештыру һәм алып бару; төрки (киңрәк – алтай телләре гаиләсенә караган) телләрнең лексик берәмлекләрен “Табигать”, “Кеше”, “Җәмгыять”, “Танып белү” тема­­тик төркемнәре кысаларында сис­темалаштыру; Русия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының Урал-Алтай телләре бүлегендә академик Әдһәм Тенишев җитәкчелегендә докторантура үтү, “Ареаль, төркиара, гомумтөрки континуумда Идел-Урал буендагы кыпчак телләренең бер иҗекле тамырларының структур һәм идеографик парадигматикасы (Табигать (җанлы һәм җансыз) когнитив сферасының синопсисы һәм таксономиясе)” дигән темага докторлык диссертациясе яклау кебек этапларны санап үтәргә кирәк. А. Шәйхулов дөнья тел белемендә киң урын алган идеография, парадигматика, когнитив сфера, континуум, синопсис, таксономия кебек безнең телгә ят тоелган катлаулы тер­миннарның эчтәлегендә кеше фикер-ләвенең, әйләнә-тирәне танып белү юлының сүздә ничек эз калдыруын, әйбергә атама бирү мантыйгын (логикасын) ачуга ирешә. Агглютинатив телләрдән саналган татар һәм башкорт телләре, киңрәк – төрки, Урал-Алтай телләре, җанлы һәм җансыз Табигать­не, Кеше, Җәмгыятьне танып белүне аеруча ачык күрсәтә. Шуңа күрә бу телләрнең бүгенге көндәге апеллятив берәмлекләре (гади тел белән әйтсәк, сүз­ләре) борынгырак форма­лар­ның – бер иҗекле тамырларның үсеш йомгагы булып тора. Алмас Шәйхуловка бу методологик нигезне күпсанлы тел материалында тасвирлап бирү өчен 4 дистә елга сузылган эзләнүләр алып барырга туры килә. Нәтиҗәдә берничә кисәктән торган дистәгә якын монография, системалы сүзлекләр, йөзлә-гән гыйльми мәкалә, рецен­зияләр, аның җитәкчелегендә, кон­сультация-сендә башкарылган кандидатлык һәм докторлык диссер­та­цияләре дөнья күрә.

Алмас Шәйхулов, Башкортстанда яшәп хезмәт куйган белгеч буларак, Казахстан, Саха (Якутия) республикалары арасында лингвистик күпер урнаштырган галим дип тә әйтеп була. Төрки дөньясындагы аның сүзенең әһәмияте Л. Н. Гумилёв исемендәге Евра­зия милли университеты карамагындагы Төркият үзәге президиу­мының шәрәфле профессоры дигән исем белән бәһалана.

Һәрвакыт алга төбәлгән караш, тирән аналитик фикерләү, һәр әйбердә, күренештә система күрү һәм булдыру, кешене дәрәҗәсе буенча бүлмичә, аңа җылы мөгамәлә күрсәтә белү, дан-шөһрәт кебек әйберләрдән югары булу, һәрбер укучыда зур шәхес күреп, аңа канатлар кую – Алмас Галимҗан улының сокландыргыч сыйфатлары. Нәкъ шундый галим җитәкчелегендә фәнни хезмәт язып яклау, уртак идеяләр эчендә кайнау – минем өчен үзенә күрә бер бәхет һәм югары статус булган дип уйлыйм.



Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты доценты:

– Алмас абый Шәйхулов белән мин 1991 елдан таныш. Шул елны миңа Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлеге студенты булырга насыйп булды. Алмас Галимҗан улы безнең төркемнең яраткан укы­тучыларының берсе булды. Ул үзе таләпчән, җитди карашлы һәм студентлары белән уртак тел таба белгән юмор хисенә дә ия укытучы булды.

Ә инде укуымны тәмамлагач, хез-мәт юлымны нәкъ Алмас Шәйхулов җитәкләгән кафедрада башлавым һәм әлегә кадәр бер коллективта эшләвем, минем өчен зур мәртәбә.

Җитәкче буларак, ул үз коллегаларына артык басым ясамый, һәм шактый дәрәҗәдә демократик карашлы дип әйтер идем. Ул төрки дөньяда хез­­мәте, тырышлыгы, максатчанлыгы, кешелеклелеге белән үз исемен булдырган шәхес. Безнең кафедраның бөтен чит илләр белән эшчәнлеге Алмас Галимҗанов улыннан тора. Шулай ук бихисап аспирантлар әзерләвен дә әйтми үтмичә булмый: ул безнең кафедрада аспирантлар әзерләгән бер-дәнбер кеше. Бу инде аның үзенә алмаш буын әзерләвенә дәлил булып тора һәм бары тик хөрмәткә лаек.

Әйе, арабызда Алмас Шәйхулов кебек үз тормышын, яшәү рәвешен фәнни эшчәнлеккә багышлап, һәм иң мөһиме — үз артыннан фәнгә хез­мәт итәрдәй берничә буынны тәрбияләгән зур шәхесләр бик сирәк. Дөньякүләм танылган галим булып та, ул кешелекле, кечелекле булып кала алган. Шуңа күрә дә, аны һәрдаим яраткан, хөрмәт иткән, игътибар һәм ихтирамга төргән якыннары, хезмәттәшләре, студентлары чолгап алган. Күпсанлы тамырларын тирән җибәреп, дымны тирәннән алып үскән, төз, биек имән агачы кебек галимнең тамырлары тирән киткән.



Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.
Читайте нас: