+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
10 ноябрь 2020, 12:55

Алчак, якты, нурлы иҗат

“Кызыл таң”ның элекке журналисты, күренекле шагыйрь һәм прозаик Равил Шаммаска – 90 яшь.Башкортстанның әдәби хәрәкәтендә алты дистә елдан артык инде ул иң актив иҗат итүчеләрдән санала. Барыннан да элек без аны шагыйрь буларак беләбез. Байтак кына проза әсәрләре дә язды. Һәм гомер буе публицистикага да тугры калды.

“Кызыл таң”ның элекке журналисты, күренекле шагыйрь һәм прозаик Равил Шаммаска – 90 яшь.

Башкортстанның әдәби хәрәкәтендә алты дистә елдан артык инде ул иң актив иҗат итүчеләрдән санала. Барыннан да элек без аны шагыйрь буларак беләбез. Байтак кына проза әсәрләре дә язды. Һәм гомер буе публицистикага да тугры калды. Әдәбияттагы уңышлары өчен Равил Шаммаска “БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Фатих Кәрим исемендәге премия бирелде. Ул шулай ук БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” билгесе һәм Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде.

Равил Шаммас (Равил Сәхиулла улы Шаммасов) 1930 елның 9 ноябрендә Стәрлебаш районының Уразай утарында колхозчы гаиләсендә туган. Күптән инде беткән бу утарны, ягъни кечкенә авылны, ул һәрчак хәтерендә саклый, вакыт-вакыт аңа шигырьләр дә багышлый.
“Мине илгә биргән
Уразаем,
Зур авылга инде
күчкәнсең.
Син юк инде,
минем өчен бар син.
Шигъри чәчәк булып
күңелемдә
Югалмаслык булып
үскәнсең...”
Стәрлебаш татар урта мәк­тәбен көмеш медальгә тәмам­лый, Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетында югары белем ала. Зилаер районының Сабыр җидееллык мәктәбендә укыта, мәктәп директоры да була. 26 яшендә туган районына кайтып, Яшерган мәктәбендә эшли. Бер үк вакытта шигырьләре һәм мәкаләләре гәзитләрдә еш күренә.
Шуннан аны район гәзитенә эшкә алалар. Тәүдәрәк — тәр­җемәче, аннары бүлек мөдире була. “Кызыл таң” белән элем­тәсе ныгый бара. Зур-зур сурәт­ләмәләре һәм шигырь шәлкем­нәре басылып тора. Стәрле­башка редакциядән барган Вәзыйх Исхаков, Мазһар Гыймадиев кебек журналистлар аңа: “Син бездә эшләргә тиеш­сең”, — дигән сүзләрне дә әйтә.
“Кызыл таң”ның бу төбәктәге үз хәбәрчесе булган һәм ре­дакциягә күчерелеп, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булып эшләгән Тамьян Бикмаев та каләмдәш дустын күздән ычкындырмый. Ә беркөн­не шалтырата: “Эшкә кил, урын бар. Әлегә фатир юк, шулай да килергә тырыш”. Районның идеология, матбугат буенча җаваплы җитәкчеләренең менә дигән кадрны үзләреннән җи­бәрәселәре килми, әлбәттә. Ә менә район хуҗасы — Дәүләтов дигән беренче секретарь ризалык бирә:
— “Кызыл таң”га чакыралармы, энекәш? Бар син анда. Без яшьләрнең үсүенә каршы түгелбез, — ди.
Шунысы да кызык: эшкә ул Расих Ханнанов, Муса Сираҗи белән бер үк вакытта диярлек кабул ителә. Җаваплы секретарь урынбасары вазыйфасына алалар. Марсель Бакиров белән капма-каршы утырып эшлиләр. Әле телгә алынган һәм арытаба алыначак исем-фамилияләргә игътибар итегез! Гәзиткә мөхәр­рир булып Таһир Ахунҗанов килгәч, Равил Шаммасовны әдәбият һәм сәнгать бүлегенә күчерәләр. Илдар Низамов, Расих Ханнанов һәм Равил Шаммасов составында очеркистлар төркеме оештырыла. Марсель Бакиров белән Илдар Низамов — хәзер инде күптән Казанда данлыклы галимнәр, филология фәннәре докторлары, профессорлар. Ул вакытта әле “Кызыл таң”да Әнгам Атнабаев, Радик Сибәгатов, Муса Мөлеков эшли. Булачак халык язучылары Суфиян Поварисов белән Нәҗип Асанбаев күптән түгел генә башка эшкә күчкәннәр... Коллективны тагын талантлы өч яшь шагыйрь тулыландырган: Рим Идиятуллин, Әфган Гыйз­зәтов, Әхмәт Гайсин.
Ике шигъри җыентык авторы булган Равил Шаммасовны партия тормышы бүлегенә өлкән әдәби хезмәткәр итеп күчерәләр. Республикабыз журналис­тика­сының янә бер легендасы, РСФСРның атказанган мәдә­ният хезмәткәре Хәбиб Мамлиев янына. Бу абзый белән миңа да аралашырга, 80 яше уңаен­нан мәкалә дә язарга туры килгән иде. Ә инде аның Башкортстан җитәкчесе, соңыннан озак еллар СССР Хөкүмәте Рәисе урынбасары булган Зыя Нуриевның эш бүлмәсенә ишек шакып та тормыйча кереп сөйләшеп утыруы, аңа хәтта тәнкыйть сүзләре әйтүе турында өлкән каләмдәшләрем сөйли торган иде.
— Хәбиб абзыйдан күпне өйрәндем, — дип, аны рәхмәт тойгылары белән искә ала Равил абый. — Озын, ыспай буйлы, ап-ак чәчле абзый үзенең белеме, һич сүрелмәс энергиясе, табигате белән күп яшьләргә үрнәк иде. Элек коры, рәсми булган партия тормышы бүлеге мәкаләләренә “җан кертеп”, кулдан-кулга йөртеп укырлык иттек. Бервакыт без аның белән “Кызыл таң”ның барлык дүрт битен дә Илеш районына багышлап, бик кызыклы махсус сан чыгардык. Ул гәзит миндә һаман саклана.
Равил Шаммасов, ул заман таләпләренә ярашлы рәвештә, редакциягә төрле тарафлардан авторлар җәлеп итүдә, аларны өйрәтүдә, материалларын әдәби яктан эшкәртүдә җиң сызганып эшли.
Алтмышынчы еллар “Кызыл таң”ының тагын бер үзенчәлеге: журналистларны берәмләп унар көнгә теге яки бу районга, хәтта бер авылга иҗади командировкага җибәргәннәр. Әл­бәттә, алар аннан шедевр дип исәпләнерлек язмалар төяп кайткан. Бервакыт Равил Шаммасов та Борай районының Ваныш авылында ун көн яшәп, Карл Маркс исемендәге кол­хозның эреле-ваклы авылларын өйрәнеп, халык белән аралашып, “Борайда туган уйлар” дигән гомум баш астында алты очерк алып кайтып, гәзитнең алты санында бастыра. Чын әдәби әсәр дәрәҗәсенә җит­керелгән ул язмалар халыкны уйларга сала, тетрәндерә, алар буенча редакциягә күп хатлар килә. Шагыйрь-журналист мондагы темаларны, язмышларны нигез итеп алып, соңыннан поэмалар, повестьлар да яза.
“Кызыл таң”ның 50 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнгән нәкъ менә шул дәвердә ел лауреатларын билгели башлау турында карар кабул ителә. Шулай итеп иң беренче лауреатлар арасында, Гайнан Әмири, Үзбәк Гыймадиев, Әнгам Атнабаев, Фәнил Әсәнов белән бергә Равил Шаммасов та була. “Борайда туган уйлар” өчен. Борчулы, четерекле мәсьәләләр буенча редакциягә килгән хатларны барып тикшереп тә бихисап мәкаләләр яза ул. Көнүзәк темаларга көчле, усал фельетоннары да чыккалап тора. Гә­зитебез битләрендә күп дистә еллар буе барган “Гаделҗан белән Тетәбикә” дигән даими рубриканы оештырып җибә­рүчеләрнең берсе дә Равил Шаммасов була.
“Кызыл таң”да эшләгәндә “Таң елмаюы”, “Утлар”, “Дөнья йөге” дигән шигъри җыен­тыклары дөнья күрә, “Кояшлы тәрәзәләр” дигәне басарга әзерләнә. Гәзит эше күңеленә никадәр генә якын, үз булмасын, 1972 елда ул Башкортстан китап нәшриятына нәфис әдә­бият бүлеге мөхәррире булып күчәргә карар итә. Анда тугыз ел эшли. Арытабангы хезмәт юлы Башкортстан Тынычлыкны яклау комитеты оештыручысы, “Һәнәк” журналы хезмәткәре, Язучылар берле­генең әдә­биятны пропагандалау бүлеге мөдире вазыйфаларында дәвам итә.
1990 елда Язучылар берле­гендә татар телле әдипләр
секциясе оештырылгач, аның рәисе итеп Равил Шаммас сайлана. Озакламый Уфада татарча китаплар нәшер итү дә җайга салына.
Бүгенге хөрмәтле юбиляр төрле елларда, шулай ук, ши­гырьләре һәм поэмалары туп­ланган “Чишмәле тау”, “Кар су­лары китә”, “Җан яшәртер ямьнәрем”, “Тамчылар җырлап тама”, “Яраларны сөю дәвалар”, “Акыл таягы”, “Кеше диләр синең затыңны”, “Кадерен белә­сеңме?” дигән җыентык­ларын чыгара. “Гомер учагым­ның кузлары” — Уфада татар телендә, “Каен суы” Мәскәүдә урыс телендә дөнья күрә. Өлкәнәя килә проза жанрында да актив кына эшләп ала. Аның “Күперсез елга” һәм “Шомыртлы тугай” китапларына кергән повестьларында укытучылар һәм журналистлар тормышы яктыртыла.
Ә инде соңгы елларда сайланма әсәрләренең һәрбер­сенең күләме 26 басма табак булган икетомлыгы басылу Ра­вил Шаммас өчен генә түгел, аның иҗатын сөючеләр, гому­мән, башкорт әдәбияты өчен куанычлы вакыйга булды.
Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең шундый сүзләре бар: “Һәр нәрсәдә шигырь ята, әгәр күрә, тоя белсәң, күргәнеңне йөрәгеңдә шигырь итеп коя белсәң”. Равил Шаммас та — шундый иҗат­чыларның берсе. Кайбер әдә­бият галимнәренең дә моны дәлилләгән язмалары басылды. Академик Гайса Хөсәенов та 1981 елда ук әле “Шагыйрьләр” дигән китабында болай дип язган иде: “Төрле темперамент­лы, төрле тавышлы, еш кына декларацияләр белән дикъкатьне үзләренә тартырга тырышкан яңа шагыйрьләр арасында күзгә артык чалынып бармаган, тыныч холыклы, тыныч тавышлы бер шагыйрь бар. Ул — Равил Шаммас. Кайбер каләмдәшләре сыман, ул артык янып-ярсып та бармас, әллә кая күк-йолдызларга да ашмас. Бөтен көне, бөтен хәстәре җирдә аның, көндәлек тормышта. Темалары, геройлары, хәтта шигъри бизәк­ләре дә үтә гадәти, әмма иң куандырганы — Равил Шаммас көндәлек, гадәти хәл-вакыйгалардан, гади нәрсәләр­дән поэзия таба белә. Шуны гади, мәгънәле, үтемле итеп җиткерә ала. Равил Шаммасның лирикасы — үтә алчак, якты, нурлы иҗат. Шагыйрь үзе кешеләр күңеленнән нур җыя да, шуны шигъри бизәк итеп, яңадан балкыта”.

Фәрит Фаткуллин.


Котлыйбыз!

Хөрмәтле каләмдәшебез Равил Сәхиуллович!
Данлы юбилеегыз уңаеннан “Кызыл таң” коллективының ихлас котлавын кабул итегез!
Сезне, күренекле шагыйрь һәм прозаикны, редакциябезнең ничәнче буыны инде заманында гәзитебезнең абруен күтәрүгә гаять зур хезмәт салган журналист буларак якын күрә.
Сезнең “Кызыл таң”да канат ныгыткан каләм оста­ларының берсе булуыгыз белән горурланабыз, иҗади активлыгыгыз сүрелмәвенә сокланабыз.
Сезгә киләчәктә дә иҗат ялкыны, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез!

“Кызыл таң” гәзите редакциясе коллективы.
Читайте нас: