+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
13 ноябрь 2020, 12:55

Мул сулы елгадай иҗат

Күренекле журналист, прозаик һәм тәрҗемәче Факил Морзакаевка — 70 яшь.Факил Морзакаевның башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше шактый мул: өлкәннәр һәм балалар өчен тирән фикерле, бай эчтәлекле повестьлар һәм хикәяләр, аерым темаларга багышланган афоризмнар, фикерләр, фактлар тупланмалары, тәрҗемә әсәрләре, сүзлекләр. Аларның һәрберсе үз укучысын таба тора, уйландыра, зиһен офыкларын киңәйтә.

Күренекле журналист, прозаик һәм тәрҗемәче Факил Морзакаевка — 70 яшь.

Факил Морзакаевның башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше шактый мул: өлкәннәр һәм балалар өчен тирән фикерле, бай эчтәлекле повестьлар һәм хикәяләр, аерым темаларга багышланган афоризмнар, фикерләр, фактлар тупланмалары, тәрҗемә әсәрләре, сүзлекләр. Аларның һәрберсе үз укучысын таба тора, уйландыра, зиһен офыкларын киңәйтә. Шунысын да онытмаска кирәк — әдәбият өлкәсендәге барлык бу хезмәтләре каләм остасының гәзит-журналлар редакцияләрендә инде 50 елга якын сузылган һәм әле дә дәвам итүче журналистлык эше белән бергә башкарыла.

Факил Миякә районының Каран авылында колхозчылар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң, күршедәге Садовый поселогында урта белем алган. Биккол авыл Советы хезмәткәре булып эшләгән. Актив авыл хәбәрчесен районның “Октябрь” гәзитенә эшкә алганнар. Тәрҗемәче дә, бүлек мөдире дә, җаваплы секретарь да, мөхәррир урынбасары да булган.
Без аның белән бер үк вакытта — 1975 ел башында Уфа кешесе һәм республика матбугаты журналисты булып киттек. Ул — “Совет Башкортос­таны” гәзитенә, мин “Кызыл таң”га эш-кә чакырылдык. Хөкүмәт аерым фатир биргәнче берничә ай бер үк тулай торакның бер үк бүлмәсендә яшәдек. Ул да, мин дә авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе буларак, республиканы иңләп-буйладык. Киңәшләшеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп мәкаләләр яздык.
Аз сүзле, яшь чакта булгалый торган һәртөрле чаралардан читтәрәк калырга тырышучы Факил басылып кына эшләде, редакциянең төп көчләренә әверелде. Урысчадан башкортчага әсәрләр тәрҗемә итәргә һәм хикәяләр язарга да вакыт тапты. Болары инде сирәк эләгә торган ял-бәйрәм һәм йокы исәбенә. Башкорт дәүләт университетын читтән торып тәмамлаганда диплом эше нигезендә язылган “Урысча-башкортча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге”н 1987 елда дәүләт нәш-рияты китап итеп бастырып чыгарды. 7500дән артык терминлы сүзлек тәрҗе-мәчеләр, гәзит-журнал редакцияләре, радио, телевидение, нәшрият хезмәт­кәрләре өчен менә дигән кулланма булды. Автор бераздан хезмәтен 11300дән артык терминга җиткереп, каләмдәшләрен икенче басмасы белән шатландырды.1993 елда аерым китап булып басылган “Яшь хәбәрче” дигән повесте, исеменнән күренүенчә, яшь каләмдәшләренә адресланган. Гәзит-ләрнең тарихы, үзенчәлекләре, журналистика жанрлары, редакцияләрдә эшләүче кешеләр, авыл хәбәрчеләре — повестьтә шулар мавыктыргыч итеп тасвирлана. Ә моңа кадәр әле ул күкрәк кесәсенә сыешлы “Икмәк кадере” дигән җыентык нәшер итте. Анда төрле чыганаклардан алынган тирән мәгънәле фикерләр, мәкаләләр, әйтем­нәр, шигъри юллар тупланган.
Факил Морзакаевның 1996 елда дөнья күргән тәүге зур күләмле чәчмә әсәрләр җыентыгы “Камгак” дип атал­ган. (Татарча — “дүңгәләк”, урысча “перекати-поле” дип йөртелүче үләннең башкортча атамасы бу, ә күчерелмә мәгънәдә — “очкалак”, гел күченеп йөрүче кеше). Ике повестьне, дүрт хи-кәяне үз эченә алган “Камгак”ка баш сүзне тарихи романнар остасы, Баш-кортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхияр Хәким язган. “Факил Морзакаевны мин авыл темасын яңачарак хәл итәргә омтылучы авторлар рәтендә күрәм, — дип билгели күренекле прозаик. — Дөрес, башлыча традицион әдәби чаралар белән эш итә, язу стилендә тасвирлауны ара-тирә “хәбәр сөйләү” җиңеп киткәли. Әмма монда мине авторның аек карашлы булуы, авыл тормышындагы ямьсез күренешләрне тартынмыйча ачып салуы җәлеп итә. Кыюлык кирәк моңа. Янә шунысы да мөһим, ул “бер яхшыга — бер яман” дип, бизмәнне тигезләргә тырышмый, уңай геройлары юк диярлек. Булганнары да бары тик кичәге көннекеләр, өлкән яшьтәге кешеләр”.
Әйтергә кирәк, Факилнең иҗат җимешләренә шулай ук башкорт әдәбиятының күренекле вәкилләре Гайса Хөсәенов, Кадим Аралбай, Хәсән Назар, Факиһә Тугызбаева, Рәшит Солтангәрәев, Мирас Иделбаев, Зөһрә Котлыгилдина һәм башкалар югары бәя бирде.
Факил Салих улын 1986 елда “Башкортостан кызы” журналына эшкә чакырдылар. Анда ул ун ел җаваплы секретарь булды. Ул вакытка “Башкортостан” дип үзгәртелгән гәзиткә баш мөхәррир урынбасары булып әйләнеп кайтты һәм бу җаваплы вазыйфаны унбиш елдан артык башкарды. Ул арада пенсия яше килеп җитте. Каләмдәшебез “Ағиҙел” журналына күчте. Әлеге вакытта “Һәнәк”тә эшли.
Кайда нинди вазыйфада гына булмасын, Ф. Морзакаев иҗат ялкынын сүрелдерми. Әдәби әсәрләре китап булып басылып чыгып тора. “Адашкан болан баласы” (2000 ел), “Тынгысыз малай” (2007), “Яратам, дигән идең” (2010), “Каен суты” (2015) җыентыгы башкорт һәм урыс телләрендә дөнья күрде.
Факил әсәрләренең күп өлешен яшьләр һәм балалар өчен язылганнары алып тора. Күптән түгел генә үткән елларны искә төшерик. Бөтен дөнья балалары Д. Роулингның тылсымчы малай Гарри Поттер турында 7 китаптан торган әсәрләрне егылып ятып укыганда, Башкортстанныкылар Ф. Морзакаевның “Йәншишмә” гәзи­тендә, “Аманат” журналында чыккан берсеннән-берсе мавыктыргыч повестьларын йотлыгып укыды. Чөнки бу язучының әсәрләре әллә нинди могҗизалар илендәге кеше ышанмаслык тылсымнар хакында түгел, ә яшәү мәгънәсе, гомер асылы белән бергә үзләрен уратып алган аяусыз тормыш проблемалары турында — терроризм, наркомания, алкоголизм мәсьәләләрен дә күтәрә.
Нәкъ менә “Тынгысыз малай” һәм “Язмыш фалы — яшьлектә” китаплары өчен Факил Морзакаев Башкортстан Президенты указы белән 2009 елда республикабызның балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемен-дәге дәүләт премиясенә лаек булды. Ул шулай ук — Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия лауреаты һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Аның иҗади эшчәнлегенең башта ук әйтеп үтелгән янә бер зур тармагы — аерым темаларга багышланган афоризмнар, әйтем-мәкальләр, фактлар тупланмалары. 2003 елда шундый юнәлештә берьюлы ике китабы чыкты. “Батыр хакында сүз”гә Салават Юлаев­ның тормыш һәм яу юллары, иҗаты турында галимнәр һәм әдип­ләрнең тирән мәгънәле, фәһемле фи­керләре тупланган. Халык иҗаты үрнәк­ләре — тарихи җырлар, риваятьләр, бәет-ләр, мөнәҗәтләрдән өзекләр дә кер-телгән. “Фәһемле фикерләр дөнья-сында” җыентыгы Башкортстан, башкортлар, Уфа, ил азатлыгы, тынычлык, милләт язмышы, туган телне саклау һәм башкалар турында борынгы һәм хәзерге заман башкорт әдипләренең әсәрләреннән, халык җырларыннан, эпослардан, кобаерлардан, чәчәннәр иҗатыннан алынган афоризмнардан төзелгән. Тагын да дүрт елдан укучылар кулына килеп кергән “Тарих шаңдавы” җыентыгы Башкортстанның үз теләге белән Русия дәүләтенә кушылуының 450 еллыгы һәм “Башкортостан” гәзитенең беренче саны чыгуга 90 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән.
Факил Морзакаевның “Яратам, дигән идең” дип аталган, үз эченә алты повестьне һәм өч хикәяне алган китабы белән шул ук 2010 елда дөнья күргән “Үлемсезләр” дигән хезмәте дә шактый файдалы белешмә-әсбап булып тора. Ул Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары турында кыскача мәка­ләләр­дән төзелгән. “Батыр гомере — ике” бүлегендә азатлык, тынычлык, Ватанны саклау, батырлык, Җиңү көне, солдатлар һәм ветераннар турындагы фәһемле фикерләр, мәкаләләр һәм әйтемнәр кертелгән. Каләм остасы “Фәһемле фикерләр дөньясында”ны күпкә тулыландырып, 2017 елда “Энҗе бөртекләре” дигән китап нәшер итте. Ул 33 басма табаклы, 448 битле, тиражы 2000 данә. Андагы афоризмнар тема һәм эчтәлекләре буенча 35 бүлектән тора. Китапның беренче битендә академик Гайса Хөсәеновның афоризмнарның асылын билгеләүче шундый сүзләре китерелә: “Алар сүз тапкырлыгы, эчтәлек саллылыгы, форма җыйнаклыгы белән дөньяга киң, тирән карашның, кешелек акылының зөбәрҗәттәй балкыр асыл бөртекләрен хәтерләтә”. Ә болары — җыентыкны төзүче сүзләре: “Башкорт әдәбиятында, бөтен дөнья әдәбиятындагы кебек үк, афоризмнарның ике төре бар: беренчесе — жанр буларак, үзаллы афоризмнар, икенчесе — әсәрләрдән алынганнар. Алар гасырдан-гасырга, буыннан-буынга күчеп килә”.
Кайчан гына әле яшь журналист Факил Морзакаев тулай торак бүлмә-сендә басулардан, фермалардан репортажлар язу белән бер үк вакытта Василий Шукшин, Чыңгыз Айтматов әсәрләрен башкортчага тәрҗемә итеп утыра иде. Еллар үтә тора ул төрле телләрдән тәрҗемә итеп бастырып чыгарган китаплар да ишәйде. Кыргыз Ч. Айтматовның “Ак пароход” повесте, эстон А. Кивиряхкның “Әлифбадан бер чебеш” монологы, француз Ж. Ануйның “Антигона” трагедиясе, испан А. Касонаның “Иң бәхетле төн” драмасы Башкорт дәүләт академия драма театрында аның тәрҗемәсендә куелды.
Факил Морзакаев олуг юбилеен өлкән яшьтәге мәктәп балалары өчен язган повестьлары һәм хикәяләре туп­ланган “Каенлык — малайлар төбәге” дигән яңа китабы белән каршылый.
Журналист, прозаик һәм тәрҗемә-ченең иҗат уңышларына аның бәхетле гаилә тормышы да йогынты ясамый калмыйдыр. Озак еллар Башкортстан “Китап” нәшриятында мөхәррир булып эшләгән Динә Морзакаева белән алар бер ул, бер кыз үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгардылар.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: