-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
7 февраль 2021, 13:55

Сиксән биштә дә эштә!

Күренекле фольклорчы галимә Фәнүзә Нәдершинаның олуг юбилее уңаеннан.

Күренекле фольклорчы галимә Фәнүзә Нәдершинаның олуг юбилее уңаеннан.

Аның хезмәт стажы инде алтмыш биш елдан артып киткән. Шуның илле тугыз елы бер үк урында — Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтында. Аның турында сөйләгәндә, язганда “башкорт халкының рухи комарткыларын бөтен дөньяга билгеле итүче”, “фән дөнья­сының якты йолдызы”, “бәрәкәтле, җимешле гомере белән милләтен зурлаган зыялы затлары­бызның берсе” кебек бәя-лә­мәләр еш кабатлана. Фольклор буенча кандидатлык диссертациясе яклаган беренче башкорт хатын-кызы икәнлеген дә беләбез без аның. Ул — филология фәннәре докторы, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.

Фәнүзә апа (аны гомер буе шулай дип йөртәм) — минем райондашым, Авыргазыдан. Авылларыбыз арасы да ерак түгел. Мин мәктәптә укыганда ук әле, башка күренекле якташларыбыз белән беррәттән: “Уфада безнең менә шундый яшь галимәбез бар”, — дип, аның исемен дә телгә алалар иде.
Инде журналист буларак район буйлап йөргәндә Фәнүзә апа туган Морадым авылына барып чыккан чакларда бу якларның матурлыгына таң кала идем. Ярларында үскән әрәмәләре белән тирә-юньне бизәп, сылу Өршәк елгасы бормаланып ага. Сулышларны иркенәйтеп җибәрерлек, кү­ңелләрне әллә кайларга әй-дәр­лек офыклар. Тын һәм тыйнак матурлык.
Байтак еллар үтеп, галимә белән якыннан танышкач, аның бар булмышы белән туган җире табигатенә охшаш бу­луына иң тәүдә игътибар иттем. Тыйнак матурлык, кү-ңел киңлеге, ихласлык һәм ягымлылык, карашлар иркенлеге. Гыйльми эшчәнлегендә тирәнлек һәм югарылык.
Фәнүзә Нәдершина 1936 елның 7 февралендә туган. Шактый өлкәнәеп барган ата-ананың төпчек кызы. Башкорт халык җырларының һәм курай моңының тылсымында тәр-бия­ләнгән бала. Әтисе Аетбай ага курай уйнамый чәй дә эчми торган, җырга оста, күтәренке күңелле, ихлас кеше була. Әнисе Миңнесара апа да, җыр-моң яратуы өстенә, җор сүзлелеге, телендә мәкаль дә әйтем булуы белән аерылып тора. Нәдершиннар бай рухлы, мәдәниятле гаилә булган. Ху-җалары һәркемгә ачык күңел-ле, кунакчыл бу йорттан кеше өзелмәгән. Якында гына урнашкан мәктәптән укытучылар да еш кереп йөргән. Район үзәгеннән эш буенча килүче-ләрне дә, артистларны да, башкаларны да фатирга шунда төшерә торган булганнар. “Халкыбызның мәшһүр “Буранбай”, “Сәлимәкәй”, “Тәф­тиләү”ләрен тыңлаган саен курай тартып утырган әтием, бию көйләрен ишетсәм, Мо-радымның кызлар уеннары әле дә күз алдыма килә”, — ди Фәнүзә апа.
Менә шундый мохиттә туып-үскән төпчек кыз 6 яшен­дә укырга төшә. Өзгәләнеп беткән Әлифба да, башка дә-реслекләр дә бөтен сыйныфка берәр генә булу кебек мохтаҗ-лыклар да аның яхшы укуына комачаулый алмый. “Ходаем, балабызга тел ачкычлары бир!” — дип тели ата-ана. Шул теләкләр кабул булгандыр. Туган телгә, әдәбиятка сөю уятуда мәктәп укытучысы Әмир-хан Килдинның, педагог һөнә-рен яратуда шулай ук Бикә Морзабаева, Акбикә Илья-сованың йогынтысы зур була. Фәнүзә бәләкәйдән шигырьләр ярата. Галимов Сәләм, Рәшит Нигъмәти, Кадыйр Даян, Хә­ниф Кәрим шигырьләрен (кайчак хәтта тоташ поэмаларын) ятлап, мәктәптә, авыл клубы сәхнәсендә сөйли. Ул үзенең киләчәген укытучы итеп күрә. Әти-әнисе берәр җиргә китеп, өйдә берүзе калган чакларында тиз генә ишекне бикләп алып, чәчен өлкәннәрчә тарап, иңенә шәл салып, укытучыларына охшатып “дәрес алып бара”.
Сугыш вакытында күченеп килгән, немец милләтеннән булган укытучыны да Нәдер­шиннарга фатирга урнаштырганнар. Кечкенә Фәнүзә бу апа белән якын дуслар булып китәләр, урысча җиңел аралашалар. Әйткәндәй, урыс телен камил белүе аңа гомер буе ярдәм итә.
Җидееллык мәктәпне тә-мамлагач, ул, Стәрлетамак педагогия училищесына кереп, анда да гел “бишле” билге-лә­ренә генә укый, җәмәгать эшләренә дә өлгерә. Мондагы педагоглар аңа арытаба укырга киңәш бирә. Тик инде ул өлкәнәйгән әти-әнисе җилкә-сендә яшәргә теләми. Тәүдә туган авылы мәктә­бендә укыта, аннары комсомол райко-мының мәктәпләр бүлеге мө­дире булып эшли. Бер үк вакытта Стәрлетамак педагогия институтына чит­тән торып укырга керә. Әмма һәр нәр­сәне җентекләп эшләргә кү-неккән кыз, бераздан көн-дезге бү­леккә күчеп, 4-5 курсларны экстерн юл белән бер елда тәмамлый. Ректор кызыл диплом алган Фәнүзәгә шунда ук Уфага аспирантурага барырга киңәш итә һәм күренекле галим Җәлил Киекбаев исеменә хат язып бирә. Ә Авыргазы РОНОсы мөдире югары белемле кадрны түземсезлек белән көтә. Аны шунда ук Морадым мәктә­бе директоры итеп тәгаен­лиләр.
Әгәр фән юлын сайламаса, Фәнүзә Нәдершина бик яхшы җитәкче дә булыр иде, мөгаен. Яшь кенә чагында ук аңарда оештыру сәләте ачыла, ул гомум мәнфәгатьләр өчен янып, тормышның уртасында кайнап яшәүдән тәм таба. Җәмәгать эшләрендә башлап йөргәне өчен студентлар һәм яшьләр-нең Мәскәүдә үткәрелгән VI Бөтендөнья фестивалендә катнашу бәхетенә дә ирешә хәтта. Соңрак Уфа шәһәр Советына депутат итеп сайлангач та үзен принципиаль шәхес буларак раслый.
Хезмәт юлын фәнгә багышлау хыялы һич тынгылык бирми аңа. Ул Уфага юл тота, БДУда Җәлил Киекбаевны эзләп таба. Галим бераз гына сөйләшеп, кызның белем дәрәҗәсен, фикерләү куәсен чамалый. Ә менә аның Л. Толстой, Дж. Голсуорси әсәрләре буенча гыйльми хезмәт язарга теләген хупламый. “Толстойны яисә Голсуорсины өйрәнергә урыслар, инглизләр беткән ди-сеңме әллә? Үзебезнең баш­корт фәнендә өйрәнәсе өлкә-ләр бихисап”, — ди ул, катгый һәм тәэсирле итеп. Җәлил Гыйният улы киңәше буенча СССР Фәннәр акаде­миясенең Башкортстан филиалы аспирантурасына юнәлә. Морадым авылы кызын язмыш шул көннән Кирәй Мәргән, Әхнәф Харисов кебек зур шәхесләр белән очраштыра. Бу 1962 елда була.
Фәнүзә Аетбай кызының фәнни эшчәнлегенең тәүге еллары хакында ул чактагы студент, тора-бара фольклорчы профессор, бүлек җитәкчесе булган мәрхүм Әхмәт Сөләй-манов түбәндәгеләрне хәтер­ләгән иде: “Шул заманда фольк­лорчылар утырган сарайдай бүлмәгә барып керәм-ме, гыйльми архивка бараммы, уку залына күз саламмы, бер апаны еш күрәм. Үзе һәр­чак ыспай киенгән. Сөйкемле. Сүзгә бик кысылып бармый. Бит уртасын чокырайта биреп ихлас елмаеп, сәламеңне ала да өстәлендә торган тартмалардагы карточкаларны барларга, нидер язынырга тотына. Аңа игътибар итүемә шул да сәбәпче булгандыр: Тукайчарак әйткәндә, ул киң арыш басуында үскән бер бодай кебек тоела иде. Ни өчен дигәндә, фольклорчы, әдәбиятчы ир-ат арасында апалардан бер­үзе иде.
Еллар үтте. Фәнүзә Аетбай кызы, башкорт халкының афористик иҗатын (мәкаль, тапкыр сүз, табышмакларын) тикшереп, башкорт хатын-кызлары арасыннан шул темага “фән кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗә алган тәүге фольклорчы галимә булып китте”.
Фәнүзә апа үзе дә фән юлындагы тәүге еллары, ос-таз­лары хакында яратып искә ала. Профессор Әхнәф Кирәев (ягъни Кирәй Мәргән) җитәк­челегендә экспедициягә чыгулар онытырлыкмыни! “Әх-нәф абый бик мәһабәт буй-сынлы, мәдәниятле, зыялы, итәгатьле кеше иде бит, — дип сөйли ул. — Кожанка киеп, иңенә кыр сумкасы асып ала да авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөри. Салават Галин, Нигъ­мәт Шоңкаров һәм мин — булачак галимнәр — аңа ияргәнбез. Таныш булмаган әллә кемнәргә халык ачылып бармый, сиңа әле ул башта сынап карый, сөйләшергә те­лә­мәвен дә белдерергә мөм-кин. Әхнәф абый инде тел ачкычы таба белә. Әби-бабайларны мактап җибәрә, шаяр­тып ала, тегеләр исә “эреп тө­шә”: сөйләгәннәрен кәгазьгә теркәп өлгер генә! Материаллар төяп кайткач, үз өендә табын кора. Җыр тыңларга мотлак рәвештә Хөсәен Әхмә­товны чакыра. Кайчак төн буе сөйләшеп, җырлашып утырабыз. Алып кайткан бик күп җырларыбызны нотага Камил Рәхимов салды”.
Фәнүзә апаның бик моңлы җырчы икәнлеген дә язып үтми мөмкин түгел. Элегрәк институтта бер генә кичә дә аның җырлавыннан башка үтмәгән. Фольклор җәүһәрләре җыеп йөргәндә дә халык йөрәгенә юл яру өчен концертлар оештырып, сәхнәдән җыр бүләк итү гадәти хәл була. Җырга-моңга сизгер колаклы галимәгә экспедицияләр вакытында моңарчы таныш булмаган халык җыры ишетелсә, Уфага кайткач ул аны популярлаштыру чарасына керешә. Флүрә Килдиярова репертуарындагы әллә күпме җырлар — Фәнүзә апабызның табышы. Гали Хәмзин, Нәзифә Кадыйрова, Фәнүнә Сираҗетдинова һәм башкалар теге яки бу халык җырын Фәнүзә Аетбай кызы табып алып кайтканлыгын еш кына сәхнәдән игълан иттеләр.
— Фәнүзә апа, Сез — фәнгә генә түгел, сәнгатькә дә җа­ныгыз-тәнегез белән бирел­гән кеше. Искиткеч моңлы җыр­­лыйсыз да. Яшь чакта җырчы булып китәргә уйламаган идегезме? — дип сорадым бервакыт.
— Андый уйлар булмады. Мәктәп елларыннан ук тарихчы булырга хыяллана идем. Педучилищеда укыганда урыс әдәбиятына гашыйк булдым. Шуңа да институтка кергәндә филология факультетын сайлавым очраклы түгел иде. Бәхеткә күрә, без укыган елларда факультет “тарих-филология” дигән статуска ия булып алды. Шунлыктан институтта әдәбият, тел белеме белән бергә тарих, сәяси икътисад буенча да белем бирү ярыйсы ук югары дәрәҗәгә куелган иде. Киң профильле белем алу киләчәк тормыш өчен бик тә отышлы булды, чөнки тәү карашка гадирәк күренгән фольклор гыйлеме, асылда, үтә дә катлаулы. Тарихи, фәлсәфи карашсыз бу өлкәгә керү файдасыз.
Ә инде сәнгатькә битараф булмавыма, җыр яратуыма килгәндә, җырсыз, шигырьсез яшәвемне күз алдына китерә алмыйм. Опера, балет сәнга-тенә дә мәхәббәтем көчле. Мин аспирантурада укыган еллар — Гүзәл Сөләйманова, Хәләф Сафиуллин, Зәйтүнә Насретдинованың сәхнә йолдызлары булып балкыган чагы. Аларның бер чыгышын да калдырмый карап бардым. Аспирантурада укыганда Мәс-кәүгә еш барыла иде. Зур театрның актив тамашачысы булдым. Һәр нәрсә чагыштыруда беленә бит. Әйтик, казах җырчысы Серкәбаевның Мәс-кәүнең олы сәхнәләрендә чыгыш ясавын сокланып каравым белән беррәттән, моң төя­ге булган Башкортстан җырчы-ларының ул вакытта әле кү-ренмәве кәефне кыра иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, Мәскәү­дә генә түгел, дөнья күләменә чыккан җырчы егетләребез, кызларыбыз бар.
Фәнүзә Нәдершинаның “Халык сүзе” (1983 ел), “Халык хә­тере” (1986) монография-лә­ре фәндә олы казаныш булып танылды. Боларның тәү-гесе халыкның гасырлар буе тупланган алтын акылы, мә-каль­ләр һәм әйтемнәр турындагы тикшеренү булса, икенчесе исә башкорт легенда һәм риваятьләренә багышланган. Ул әзерләгән академик басмаларны, бигрәк тә 18 томлык “Башкорт халык иҗаты” серия­сендә чыккан “Табышмаклар” (1979), “Мәкальләр һәм әйтем-нәр”, “Риваятьләр һәм легендалар” (1980) дигән калын-калын томнарны гыйльми җә­мәгатьчелек югары бәяләде. Аларның һәрберсенә баш сүзнең, аңлатмаларның авторы да үзе булды. Ул хезмәтләр арытаба урыс телендә дә дөнья күрде. Бу томнар элекке Советлар Союзы күләмендә үткәрелгән конференцияләр­дә илнең абруйлы, зур галим­нәре тарафыннан да югары бәяләнә, аларда тупланган материалның дәрәҗәсе һәм тирәнтен анализлап язылганлыгы сызык өстенә алына.
Бу 18 томлыкны эшләүче галимнәр 1987 елда Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Әй-дәгез, ул шәхесләрне искә төшерик: Әхнәф Харисов (1914-77), Нур Зарипов (1925-97), Лев Бараг (1911-94), Фәнү­зә Нәдершина (1936), Мөхтәр Сәгыйтов (1933-86) һәм Әхмәт Сөләйманов (1939-2016).
1984-90 елларда Башкортстан телевидениесе аша Фәнүзә Аетбай кызы алып барган “Җыр тарихы — халык тарихы” дигән авторлык программасын күпләр һаман якты тойгы белән хәтерли. Аның тәүге тапшыруларында, көй-моңнарыбыз турында сөйли-сөйли, кайчак пианинода уйный-уйный, композитор Хө-сәен Әхмәтов та катнаша. Ал­ты ел эчендә нинди генә җыр­лар тарихына сәяхәт ясалмый, тапшыруларга кемнәр генә җәлеп ителми! Талантлы җыр­чылар, курайчылар, кубызчылар, думбырачылар, башка төр уен коралларында уйнаучылар, башкорт җырын башкаручы өлкән һәм яшь буын вәкилләре осталыкларын күр­сәтә. Программа барганда да, ул тәмамлангач та Фәнүзә Аетбай кызын ерак районнарда тавышыннан танып (хәтта күзләре күрмәгән әби-бабайларга кадәр), якын итеп каршылыйлар. Уртак тел тиз табыла. Фольклорчыга нәкъ менә шул кирәк тә инде.
Башкортстан телевидениесе, моннан тыш, Фәнүзә Нә­дер­шина сценарие буенча төшерелгән ике фильмны – мәшһүр курайчы, риваятьче Кәрим Дияров турында “Күңел­ләре тулы моң аның” һәм Дим, Өршәк, Асылыкүл башкорт-ларының фольклорына, көн-күреш йолаларына багышланган “Рухи хәзинәләр эзен­нән”не тамашачыларга күрсәт-те. Флүрә Килдияровага багышланган “Һәр көнем җыр белән”, Зианчура районында төшерелгән “Сабантуй” фильм­нарының фәнни консультанты да булды.
Башкорт халык иҗатын дөнья күләмендә танытуга да зур хезмәт сала галимә. 1993 елда Төркиядә үткән симпозиумга чакырылса да, бара алмый, шулай да анда сөй-ләргә тиешле доклады ул илдә инглизчә басылып чыга. Бер-ничә айдан якташыбызны Шотландиягә “Каспий һәм Урта Азия-1994” симпозиумына чакыралар. Анда ул “Башкорт легендаларында борынгы карашларның чагылышы (Из-геләштерелгән кошлар)” дигән темага доклад сөйли. Бер үк вакытта курайда Ишмулла Дилмөхәм­мәтов башкаруында магнитофон тасмасына язылган “Урал”­ны тыңлата. Башкорт өчен “Урал” төшенчә­сенең нинди кыйммәткә ия булуын аңлата. “Бу көйне башкорт халкының рухи тамгасы буларак кабул итегез”, — ди, курайны да күрсәтә. Башкорт-ларның үз иҗатларындагы иң изге образлары, иң гүзәл легендалары Урал җирлегенә бәйлән­гәнлеген әйтеп, “Сың­рау торна”ны тыңлата. Милли легенда һәм йолаларны башка халыклар фольклоры белән чагыштыра. Бу чараны оештыручылар утырган мәҗлестә үзе дә “Җәйләү”, “Уел”, “Кыпчак атлы” җырларын башкара. “Елга агышын хәтерләткән җырыгызны тагын бер ишетә-себез килә”, — дип тә сорыйлар (“Уел” турында сүз бара икән). Тагын да бер елдан фин-угыр халыкларының Фин­ляндиядә узгарылган Бөтен­дөнья конгрессында катнаша.
“Чит илләрдә чыгыш ясаганда мин дөнья күләменә чыгарырлык тарихыбыз, фольклорыбыз барлыгына, аңа карата чит ил галимнәренең игътибар һәм ихтирам күрсәтүенә чиксез куандым һәм горурлык тойгысы кичердем. Фольклор әсәрләренең танып-белү әһә-мияте ифрат та зур бит ул. Бернинди архивтан да табып булмый торган мәгълүмат­ларны еш кына алардан ала-сың”, — ди Фәнүзә апа.
Ул әзерләгән, нәшер иткән хезмәтләргә кыскача гына бәя биреп үтәр өчен генә дә тоташ бер китап язарга кирәк булыр иде. Менә аның ХХ гасыр ахыры — ХХI гасыр башындагы кайбер хезмәтләре: “Халкым җыры” дигән уникаль басма (Флүрә Килдиярова белән берлектә эшләнгән, 1995 ел). Баш сүз дә, текстлары да, аңлатмалар да башкорт, урыс, инглиз телләрендә. “Башкорт халык җырлары, җыр-риваять­ләре” (1997). “Башкорт халык риваятьләре һәм легендалары” (2001). “Урал батыр” эпосы” (2003, башкорт, урыс, инглиз телләрендә).
Фәнүзә Аетбай кызының соңгы елларда башкарган хезмәтләренә дә таң калырлык. “Башкорт халык иҗаты” күптомлыгы. Аның 10нчы то­мының 2нче китабын 2019 елда кызы Элла белән бергә чыгаралар. Шул ук елда галимә “Чал Урал хәзинәләре” дигән матур китап-альбом нәшер итә. Бу басма Мәскәү-дәге конкурста бүләк тә алган. Узган елда “Тел гәүһәрләре” дигән китабы дөнья күрә. Аның беренче бүлегендә — башкорт халкының 400дән артык мә­каль, әйтеме, аларның урыс, инглиз, немец, француз теллә-ренә тәрҗемәләре. Икенче бүлектә — башкорт, урыс, инглиз, немец, француз теллә­рендәге мәгънәдәш мәкаль һәм әйтемнәр. Үткән елның соңгы көннәрендә басылып чыккан “Башкортстан халыклары фольклоры” энцикло­педиясендә аның гаять зур хезмәте күренә. Институтта эшен дәвам итү белән бер үк вакытта ул – Югары аттестация комиссиясенең Уфада өч телдә нәшер ителә торган “Проблемы востоковедения” журналының редакция советы әгъзасы да. Кайбер күләмле хезмәтләрнең җаваплы мөхәр­рире итеп тә тәгаенләнә.
Якыннан белүчеләр Фәнүзә Нәдершинаны тугры хатын, изге күңелле һәм хәстәрлекле ана булганы өчен дә ихтирам итә. Кызганычка каршы, ире якты дөньядан иртәрәк китә, бер-берсенә терәк-таяныч булып утыз гына ел бергә яшәп калалар. Кызларының икесе дә фән юлын сайлый. Өлкәне Ирина Һидиятова — биология фәннәре докторы, профессор. Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе. Башкорт­стан­ның фән һәм техника өлкәсен­дә Дәүләт премиясе лауреаты. Уфадагы Биохимия һәм генетика институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре. Кечесе Элла Созинова — филология фәннәре кандидаты, доцент, инглиз теле белгече. Әнисе­нең хезмәтләрен инглизчәгә тәрҗемә итүгә күп көч сала.
Фәнүзә апабызда якташлык тойгысы да ифрат көчле. Ул, туган авылы Морадымның 600 еллык юбилеена әзерлек чараларында актив катнашып, ике автордаш белән авыл тарихы турында китап язды. 2009 елда шагыйрә Йомабикә Ильясова белән берлектә шу­шы ук Өршәк елгасы буендагы Төрембәт авылында (Авыргазы районы) туып-үскән мәшһүр шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Назаровның “Йолдызлар туе” дигән исем астында шигырьләр җыенты­гын төзеп, башкорт, урыс һәм инглиз телләрендә бастырып чыгарды. Бу шагыйрьнең иҗа­ты турында Төрембәттә һәм район үзәге Толбазыда чыгышлар ясады.
Якташлары да яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә. Биредәге тантаналарда аның урыны түрдә. 2019 елда Морадым авылы мәдәният йортында Фәнүзә Нәдершина бүлмәсен җиһазладылар. Бу уңайдан үткәрелгән чарага ул хезмәттәше, филология фән­нәре докторы, профессор, рес­публиканың элекке мәгариф министры Фирдәвес Хисаметдинова белән кайтты. Икесе дә күп кенә китап бүләк итте-ләр.

Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: