+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
22 февраль 2021, 15:50

Күңел матурлыгын өләшүче

Гәзитебезнең версткалау остазы Гөлсинә Мостаеваны “Кызыл таң”чылар нәкъ шулай дип белә.

Гәзитебезнең версткалау остазы Гөлсинә Мостаеваны “Кызыл таң”чылар нәкъ шулай дип белә.

Бер гасырлык тарихы булган “Кызыл таң” гәзите редакциясендә дистәдән артык һөнәр иясе хезмәт сала. Гадәттә, теге яки бу басмага бәя биргәндә гел генә журналистлары мактала, ә каләм осталарының язмаларын гәзит битенә чыгаруда катнашучы башка хезмәттәшләребез читтәрәк торып кала. Күмәк әзерләгән продукциябез — гәзитнең “товар йөзе”н күтәрүче хезмәттәшләребез аз түгел. Шуларның берсе — версткалау остасы Гөлсинә Гаҗбетдин кызы Мостаева.

Гөлсинә турында күптән җылы гына бер әйбер язарга уйланып йөри идем. Кулга каләм алгач, я илһамы килеп җитмәде, әзермен, дип тотынгач, аның турында аз белүемне аңладым. Яза башласам, якташым буларак та аны бераз сөйләндерәсе бар иде. Ә сөйләндерү дигәннән, Гөлсинәне чынлап та аз белгәнмен икән: үзе турында да, эше турында да сөйләргә әвәс булмады. Шулай да...
“Кызыл таң”чылар арасында дүртөй­лелеләр аз булмады. Исемләп саный китсәм, ике кул бармаклары да җитмәс иде. Бераз мактанып та, горурланып та әйтәсе килә: кайсы бүлектә эшләсәләр дә, алар һөнәри осталыгы, җавап­лылыгы һәм, беренче чиратта, кешелеклелеге белән аерылып торгандай күренде. Һәм версткада хезмәт салучы Гөлсинә Гаҗбетдин кызы турында сөйләгәндә дә мин аның шушы матур традицияне саклавын ассызыклап әйтер идем.
Гөлсинә Яңа Солтанбәк авылыннан. Авылдагы башлангыч мәктәптән соң, дүртенчедән сигезенче сыйныфка кадәр Тайморзада белем ала. Ул вакытларда авыл балалары, нигездә, тугызынчыга Дүртөйлегә укырга бара иде, ә аттес­татны кулына төшерә алганнары һөнәрчелек училищеларына юл алырга тырышты.
Гөлсинәнең дә хыяллары зур юлга чыгу — башкалада укуын дәвам итеп, һөнәр сайлау. Ә нинди һөнәр сайларга? Бу сорауга инде аның җавабы күптән әзер була.
Элек авылда һәр гаилә дистәләрчә гәзит-журнал алдыра иде. Гөлсинәне кече яшьтән үк шул гәзитләрнең кайда һәм ничек басылганы кызыксындыра башлый. Хәреф “чүпләүче”ләрне үз күзләре белән күрәсе килә аның.
Бер көнне сыйныф җитәкчесе балаларга район үзәгенә экскурсиягә барачакларын, анда “районка” басылган типографиягә дә керәчәкләре турында хәбәр итә. Гөлсинәнең күптәнге хыялы бит бу лабаса! Ниһаять, хәрефләрдән сүзләр туплаучы һөнәр ияләрен үз күз­ләре белән күрәчәк! Кызганычка каршы, балаларның экскурсия графигындагы танышу килеп чыкмый: типографиядәге төшке тәнәфес чагына туры киләләр.
Җитмәсә, җәйге каникулга күрше авылдан нәнәсенә кунакка килгән ахирәте дә “тоз сала” Гөлсинәнең йөрәгенә.
— Әйдә, бергәләп башкалага киттек. Мин училищега керәм, тулай торагы да бар. Китап, гәзит-журнал өчен хәреф җыярга өйрәтәләр анда, — ди ул.
Дүртөйле типографиясенә керә алмыйча, 7нче cыйныфта укыганда күңеле сүрелеп кайткан кыз апасы тәкъдиме белән Уфадагы авиация техникумына документларын тапшыру өчен әзерләгән була инде. Шулай итеп, язмыш Гөл­синәне балачак хыялыннан икенче тапкыр аера.
Үзе дә Куйбышев шәһәрендә укучы апасы Рима, сеңлесенә тиешле үгет-нәсыйхәтен биреп, документларын тапшырырга килгән Гөлсинәне Уфада берүзен калдырып китә.
— Әллә нигә күңел тартмады шул техникумга, — дип хәтерли Гөлсинә. — Һаман да теге чакта авылда гәзит­ләрнең борынга кереп калган кургаш хәрефләре исе тынгы бирми иде. Техникумга керү өчен документлар белән бергә медицина белешмәсе дә кирәк икән. Аны Матбугат йорты каршында урнашкан поликлиникадан барып алырга, диделәр. Шуның тирәсендә “адашып” әллә күпме вакыт йөрдем. Янәшәдә типографиясе дә бар. Поликлиниканы таба алмыйча шул сукмактан ун тапкыр гына үткәнмендер. Шул чакта Матбугат йортыннан татар телендә сөйләшеп чыгып килүче ике апаны очраттым. Алар миңа кирәкле адресны күрсәтте. Ә үзләреннән шул кургаш хәрефләре исе аңкып торгандай тоелды...
Кыскасы, аягы тартмаган техникумда укымый ул. Халыкта “Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына” дигән әйтем бар. Бу хәлдән соң инде ул икеләнеп тормый, туп-туры башкаладагы 1нче полиграфия училищесына документларын тапшыра.
Күңеленә яткан һөнәргә тиз өйрәнә ул. Полиграфия комбинатында практика үткәндә үк уңган кызны бирегә эшкә чакыра башлыйлар. Тулай торак булмагач, ризалашмый. Дипломлы белгечне чыгарылыш имтиханыннан соң да юллама биргән вакытта күрше районнарга да үгетлиләр. Белгечләрне район-шәһәр типографияләренә эшкә озату чарасында ул чактагы КПСС Өлкә комите­тының гәзит-журналлар нәшриятыннан цех начальнигы да катнашкан була.
— Безгә килегез, эше дә булыр, сезнең кебек белгечләр бик кирәк, — ди цех начальнигы.
Авыл кызының беренче соравы да торак турында була: “Яшәргә урын булырмы соң?” Нәшрият вәкиле булыр, дип ышандыра. Р. Зорге урамында яшь гаиләләр өчен махсус йорт салына башлаячак, ди.
1984 елның июлендә Гөлсинә беренче тапкыр Матбугат йорты, аның типографиясе ишекләрен ачып, эшкә килә. Шушы беренче хезмәт көненнән соң аның яраткан һөнәренә тугрылыгы 30 елдан да артачагын белде микән Гөлсинә — әйтүе кыен.
— “Кызыл таң” гәзитен җыярга “метранпаж” кирәк, сине шунда урнаштырабыз, — дип каршы ала аны цех мас­теры.
Метранпаж һөнәре күптән юк инде. Аңлатмалы сүзлектә ул — “верстка белгече, “кургаш хәреф”ләрдән җыелган текстны гәзит битенә урнаштыручы, аны төрле иллюстрация белән бизәп, басманың “тимер макеты”н әзерләүче”, диелгән.
Нишләптер, аңа кадәр бу эш татар телен бөтенләй дә аңламаган урыс милләтле апага йөкләтелгән була. Телне белмәгән кешегә татарча гәзит чыгару, “кургаш хәреф”ләрдән җыелган текстны, сүзләрне төзәтү, һәрхәлдә, аңа бер дә җиңел булмагандыр. Шул вакытта “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Ремель Дашкин (урыны оҗмахта булсын) эшкә татар кызы алынуына шатлыгын яшерми һәм бөтен коллектив алдында “болай булгач, эшебез яртылаш җиңеләйде” ди.
Типографиядә бүген күп эшләрне компьютер техникасы башкара. Ә элек, андагы җиһазлар тавышына түзеп, буйсынып эшләү үзе бер батырлык кебек иде. Коллективта үзара сөйләшү, әлеге тавышта ишетелмәгәнлектән, күпчелек эш кул белән ишарәләп, күз карашы белән аңлатып башкарыла. Менә шундый күз карашы белән аңлашып эшләргә өйрәткән остазы — Роза апа Янбухтина да Дүртөйле районының Мәскәү авылыннан. Ул — “выпускающая”. Гаҗәп, хәзер аңлатмалы сүзлектә андый һөнәр иясе дә юк икән. Роза апа да — ярты гасыр гомерен типографиядә, аның озак елларын “Кызыл таң” гәзите чыгаруга зур көч салган абруйлы хезмәттәшебез.
1990-91 елларда тармакны компьютерлаштыру, яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә “кургаш хәреф”ләрдән арыну чоры башланды.
— Типографиядәге технологик яңарышлардан соң, анда минем борынгы “кулдан җыючы” һөнәре кирәкмәстер инде дип борчылган идем, — дип хәтерли Гөлсинә.
Әмма куркуы юкка булган.
1992 елда “бәби отпускасы”ннан соң эшкә чыккач, Гөлсинә чынлап та, үзенең башка типографиядә эшли алмаячагын аңлый.
— Безгә машинистка кирәк, кил үзебезгә. Ошамаса, тагын берәр нәрсә уйларбыз, — дип чакыра аны ул чактагы “Кызыл таң”ның җаваплы секретаре Вафа Мостафин (урыны оҗмахта булсын).
Шулай итеп, Гөлсинә Мостаева 1992 елдан гәзитне компьютерда версткалаучы инженер вазыйфасын башкара. Аның кебек тармакта эш стажы 35 елдан артып киткән һөнәр ияләре редакциядә бармак белән генә санарлык.
Якташым, бүген дә яшьлектәге һөнәренә тугры калып, республика, илнең төрле төбәкләрендә таралучы “Кызыл таң” гәзитен чыгаруга зур өлешен, намуслы хезмәтен сала. Хәер, бүген бер генә басмадан да “кургаш хәрефләр” исе аңкып тормый. Аның каравы, һәр гәзитнең үз йөзе, бизәге бар. Әнә шул “йөзе”безне укучы зәвыгына җиткерү — Гөлсинә җаваплылыгында. Зур галимнәр, язучылар һәм редакция журналистларының да, гади автор­ларыбызның да язмалары укымлы булуы Гөлсинәнең иҗади карашына, басма битләренең сулышын тоя белүенә бәйле. Яшермим, исемнәре ил, республика күләмендә билгеле шәхесләрнең, язучы-шагыйрьләрнең язмалары гә­зитебездә басарга әзерләгәндә аларның Яңа Солтанбәк кызы Гөлсинә янына килеп киңәшләшүен, фикер алышуын күргәндә эчке бер горурлык хисе дә туа.
Сөйкемле, изге күңелле, хәстәрлекле ана, үз эшен намус белән башкаручы һөнәр иясе ул. Безнең коллектив әллә ни зур түгел. Иҗади хезмәткәрләр ике дистәдән чак арта. Әмма һәркай­сыбызның көндәлек эшен Гөлсинә Мос­таевадан башка күз алдына китереп булмас, дисәм дә иҗатташларым килешер.
Гомер юлдашы Шамил Хәниф улы белән ике кызга гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. Айгөл — Башкорт дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлап, политолог һөнәрен сайлады. Кияве Радмир — теш технигы. Картәтисе белән нәнәсенә Элина һәм Рамил исемле оныклар бүләк иттеләр. Төпчек кызлары Эльвина Казан дәүләт энергетика университеты дипломын алганнан соң укуын Санкт-Петербург институтында дәвам итә.
...Әгәр язмышын типография, “Кызыл таң” гәзите белән бәйләмәгән булса, Гөлсинә нинди һөнәр сайлаган булыр иде икән? Мин аңа шундый сорау да бирергә уйлаган идем. Тормыштагы шөгыльләрен белә идем, шуңа да ул сорау артыктыр дип таптым. Очраклы рәвештә генә “кургаш хәреф”ләр әсир итмәгән булса, мөгаен, ул уңышлы дизайнер яисә бик шәп тегүче, уңган аш-су остасы һөнәрен үз итәр иде. Чөнки ул — бар булмышы белән матурлыкка, камиллеккә омтылучан һәм аларны ихлас рәвештә башкалар белән бүлешүче кеше.

Олег Төхвәтуллин,
“Әллүки” журналының баш мөхәррир урынбасары.


Читайте нас: