+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
19 март 2021, 18:20

Сабырлык. Тәүфыйк. Миһербанлылык

Башкортстанның халык артисты Фәйрүзә Шәйдуллинага – 70 яшь.

Башкортстанның халык артисты Фәйрүзә Шәйдуллинага – 70 яшь.


...Бүген Фәйрүзә мәктәпкә атлап түгел, очып бара. Чөнки бу көнне ул яраткан җыр дәресе булачак. Укытучы Кыям абый аны янә такта алдына чыгарып: “Әйдә, Фәйрүзә, җырлат сабакташ­ла­рыңны!” – диячәк. Җиде яше дә тулмыйча укырга барган кызчык иптәшләре арасында иң кечкенәсе, әмма аның сүзенә барысы да колак сала. Бүген нинди җыр өйрәтер икән Фәйрүзә... Ә ул “Ак каен”ны җырлап җибәрә. Иптәшләре беразга гына тын кала да, аның артыннан җыр суза: “Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, гөрләп тора бүген тау ягы”... Бераз каушап та, дулкынланып та сыйныф белән бер сулышта җырлый Фәйрү­зә. Бу тойгы аңа еллар узгач тагын-тагын әйләнеп кайтачак әле. Әмма анда инде ул сыйныф бүлмәсендәге такта алдында түгел, илнең иң күренекле концерт залларында 50 кешелек хор капелласы алдында басып торачак.


Илеш районының Лаяшты авылында яшәүче күпбалалы, хөрмәтле гаиләдә Динислам Фәтхелислам улы һәм Асия Бикмөхәммәт кызының икенче баласы булып дөньяга килә ул. Уллары туар дип көткән ата-анасы үзләре дә сиз­мәстән аңа малай тәрбиясе дә биргән­дер, чөнки кыз егетләр башкара торган бар эшне дә белеп үсә. 18 яшьтә ятим калган Динислам ага 4 ятим туганын да үз тәрбиясенә ала, шулай итеп гаиләдә тора-бара 10 бала үсә. Ул Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта, тормыш дил­бегәсе, нигездә, Асия апа кулында була. Әмма гаиләдә ата кешенең сүзе – һәрвакыт өстен. Аның: “Сабыр булыгыз, балалар, тәүфыйклы һәм миһер­банлы булыгыз!”– дигән сүзләрен Фәй­рүзә гомерлеккә тормыш шигаре итеп ала.

Авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем алып, сигезенче сыйныфка кадәр Ишкар авылына йөреп укып, аны тәмамлаганнан соң, Фәйрүзә укытучы һөнәре алырга тели. Хыялы – үзе яраткан урыс теле һәм әдәбиятын укыту. Әмма шушы фәннән гаҗәеп тирән белем биргән остазы Мәхтүмә апа Садыйкова бер көн килеп аңа: “Сеңлем, менә сиңа бер адрес, анда укытучы һөнәре дә бирәләр, җырчы булырга да өйрәтәләр, бар син шунда, бик матур җырлыйсың бит!” – ди. Бу Уфа музыка-педагогия училищесы була.

– Гади генә авыл кызына мондый уку йортына укырга керү моңа кадәр күрелмәгән тылсымлы бер дөньяның ишекләрен ачу белән бер иде, – дип хәтерли ул елларны Фәйрүзә Динислам кызы. – Моңача белмәгән, күрмәгән уен кораллары, һәр бүлмәдән диярлек агыл­ган музыкаль әсәрләр, искиткеч киң эрудицияле, гаҗәеп зыялы укытучы­лар... Алар арасында минем өчен иң якыны Римма Рәүф кызы Мортазина булды. Биредә баянда, фортепьянода уйнау, дирижерлык итүне генә үзләш­тереп калмыйча, гомер буе эзләнергә, укырга, югары сыйфатлы әсәрләргә генә күңел бирергә өйрәттеләр.

1969 елда училищены тәмамлагач, Фәйрүзәне һәм берничә матур тавышлы яшь белгечне вак иләктән иләп, сынау үткәреп, яңа гына оештырылган Башкорт дәүләт академия хор капелласына эшкә алалар.

– 70-80нче еллар – минем яшьлек елларым, дөньяны күреп-танып белү, иң якты хатирәләр туплау чоры, – ди Фәйрүзә ханым. – Һөнәри үсеш, чыныгу алган бу вакытлар – хор капелласындагы иҗади һәм тормыш мәктәбе дә. Капелланың сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры итеп Саратовтан искиткеч талантлы, бик таләпчән, бар күңелен һәм гомерен югары сәнгатькә багышлаган Таһир Сәйфуллин чакырылды. Аңа – 35, безгә 18-20 – шәп чаклар!

1970 елның 12 апрелендә беренче концерт программасын әзерләп тә өлгерде коллектив. Репертуарга башкорт, татар, урыс, башка милләт халык җырлары хор өчен эшкәртелде һәм республиканың күренекле композиторлары Заһир Исмәгыйлев, Хөсәен Әх­мәтов, Шамил Ибраһимов әсәрләре белән бергә, классика да яңгырады. Капелла тиз арада Русиядә иң бай репертуарлы, илнең танылган симфоник оркестрлары белән чыгыш ясардай иң яшь профессиональ коллективка әве­рел­де. Аны бик күп шәһәрләргә чыгыш ясарга чакырдылар, көчле алкышларга күмделәр.

Чыннан да, дан тиз килә коллективка. Ул халык биюләре ансамбле белән беррәттән республикада иң мөһим чараларда катнаша, чит илләргә дә еш бара.

Бертуктаусыз чыгышлар, гастроль-ләр арасында Фәйрүзә Уфа дәүләт сәнгать институтында укырга да өлгерә. Югары белеме, көчле характеры, кеше­ләрне, коллективны яратуы аңа тиз арада – солист, аннары – хормейстер-дирижер, соңрак Башкорт дәүләт филармониясе директорының концертлар буенча урынбасары булырга да мөм­кинлек бирә.

Характер дигәннән... 1985 елда хор капелласы Росконцерт оешмасы эш­чәнлеге чикләрендә Себер шәһәр­ләре буйлап гастрольләргә чыгарга тиеш була. Егерме сигез концерт бирү карал­ган! Бу катлаулы сәяхәтне кем оештыра ала, кем ерып чыга? Җитәкчелекнең фикере катгый – фәкать Шәйдуллина гына! Ә ул яңа гына әни булган, 5 айлык улы Вадимны имезә.

Ул сәяхәтне мәңге онытасы юк Фәй­рүзә ханымның. Бер ай буена күкрәген кысып бәйләп сәхнәгә чыгып баса ул. Үзе дирижерлык итә, ә күзләрендә яшьләр – нарасыен өзелеп сагына, аны алып калган әти-әнисе өчен өзгәләнә. Йөреп кайткач, сабые аны ике атна янына якын җибәрми, монысы тагын бер әрнеш була.

Аның каравы, хезмәтен күреп, яшь гаиләгә 3 бүлмәле фатир бирәләр. Ул әти-әнисен кунакка чакыра, “Менә хәзер иркенрәк яши алам инде”, – димәкче була. Әмма Динислам абзый өзә сугып, “Син, кызым, хәзер өч тапкыр күбрәк эшләргә тиеш!” – дип әйтеп куя. Әти сүзен егып буламыни – җигелә инде Фәйрүзә.

Фидакарь хезмәт мактаулы нәти­җәсен дә бирә, Фәйрүзә Шәйдул­линага, 1975 елда – Баш­кортстанның атказанган, 1992 елда халык артисты исем­нәрен бирәләр. Әйткәндәй, хор капелласы оештырылуга нәкъ 50 ел тулгач, коллектив үзенең данлыклы җитәкчесе Таһир Сәйфуллин исе­мен ала.

Ә соңрак бар белемен, хезмәт тәҗ­рибәсен ул яшьләр белән эшләүгә багышлый. Музыкаль җитәкче буларак, ул ата-бабаларыбыз җырларын халыкка кайтару, концерт программаларына матур аранжировка, оркестровкалар эш­ләтүдә ярдәм итә. Үзе дә Равил Батыр­гәрәев, Земфира Әбделмәнова кебек күренекле шәхесләргә таяна һәм аларга чиксез рәхмәтле. Шул рәвешле, талантларга га­җәеп бай республикада яңадан-яңа оркестрлар, ансамбльләр барлыкка килә, тере тавышка җырлау киң таралу ала. Шул вакытта Фәйрүзә Шәйдул­линага республикада Хөкүмәт концертларын музыкаль яктан оештыруны ышанып тапшыра башлыйлар. Ә монысы инде үзенә бер һөнәр.

Русия төбәкләрендә Башкортстан Республикасы көннәрен оештырганда, Мәскәүдә, Төркиядә, Балтыйк буе иллә­рендә һәм башка төбәкләрдә узган сабантуйларда төп чара – ул, әлбәттә, рес­пубика сәнгать осталары концерты. Музыка белгече буларак, Фәйрүзә Динислам кызы ул эшкә бар күңелен сала.

Әйе күзләре “очлы”, колаклары тик дөрес чыгарылган тавышларны гына ишетергә күнеккән Фәйрүзә Динислам кызының. Әйтсә – өздереп әйтә, эшләсә батырып эшли. Ә асылда ул искиткеч нечкә күңелле, хәстәрлекле кеше, гап-гади хатын кыз. Улы Вадим белән кызы Альбина, аларның гаиләләре, оныклары, туганнарына мөкиббән. Авылда төп йортны сүндермичә, анда еш кына җыелып торалар. Бәйли, телеңне йотарлык милли ризыклар пешерә. Яратмаганы – төче теллелек, артык мактау. Кайчандыр әтисеннән васыять итеп алган тормыш шигарен ул балалары, оныкларына да тапшырып куйган – сабырлык, тәүфыйк, миһербанлылык.


Фәнүнә СИРАҖЕТДИНОВА,

Башкортстанның халык артисты:

– Фәйрүзә белән без якташлар, авылдашлар, сабакташлар, го­мумән, яшь чактан ук бик якын, җылы мөнәсәбәттәбез. Кая гына барсаң да, туган як турында сорагач, “Ооо, Илештә үзе әйбәт усал, үзе уңган, үзе талантлы кешеләр яши инде”, – диләр. Безнең Фәйрүзә – 150 процент Илеш кызы. Аның әтисе Динислам абый безнең Мәҗит Гафури исемендәге колхоздагы Лаяшты бригадасының атаклы бригадиры булды, өздереп гармунда да уйный, хәләле Асия апа белән өздереп җырлыйлар да иде. Фәйрүзәнең барлык туганнары да – эшчән, талантлы, югары уңышларга ирешкән шәхесләр. Фидус туганы Русиянең һәм Башкорстанның атказанган нефтьчесе дәрәҗәсенә иреште, Фәнислам – Бәләбәй, Иглин, Илеш районының баш прокуроры, юстициия полковнигы булды. Ә үзенең уңышларын санап бетерерлек түгел. Аның тавышы искиткеч матур. Бәхти ага Гайсин һәм башкалар да аны эстрадага барырга үгетләде. Гаҗәеп яхшы балалар үстерде, хәзер оныкларын үстерешә. Бик бай тормыш белән яши ул. Кирәксә – бүгеннән сафта. Кем аңа җитмешне бирсен инде?! Картаймый да, арымый да, сүрелми дә – янып яши Фәйрүзә!


Азамат Юлдашбаев:

– Концертлар оештыруда катнашканда, “Фәйрүзә Динислам кызы буламы?”– дип сорамый калмый идем. “Бу­ла!” – дисәләр, кү-ңел тыныч. Гаҗәп, аның берүзендә генә тупланган мәгълүмат та берничә кешегә җитәр­лек бит. Ул нинди көйне дә җырлап күрсәтә ала, шигъриятне бик нечкә тоемлый. Нинди дә булса сәнгать әсәрен күрмичә дә аның залдан ничек күренә­чәген билгели ала. Концерт программасы турында фикер алышканда озак кына сүзсез утыра, кирәк вакытта гына үз сүзен әйтеп куя. Режиссер белән бер дә бәхәскә керми, беренчелек өчен көч түкми. Фәйрүзә Динислам кызы үз урынында, үз дәрәҗәсендә, бик кирәкле һәм алыштыргысыз кеше.


Җәмил ӘбделмАнов,

Башкортстанның халык артисты:

– Фәйрүзә Шәйдуллина заманында сәхнәләрне “дер селкеткән” җырчы булды. Әгәр ялгыз җырлау юлыннан киткән булса, ул икенче Әлфия Афзалова булыр иде. Әмма ул хор капелласын сайлады. Анда башлап җыр­лаучы буларак чыгыш ясаганда, без, әле иҗат юлына яңа гына аяк баскан яшь җырчылар, аны сокланып, шак катып тыңлый идек. Хор белән җырлау безнең халыкка бик үк хас булмаса да, Фәйрүзә Динислам кызы һәм ул эшләгән коллектив аны халыкчан һәм академик башкаруны бергә кушып тамашачыга тәкъдим итте. Ә концертлар оештыруда аңа җитүчеләр сирәктер. Фәйрүзә Динислам кызы монда сәхнә артындагы директор да, диспетчер да, репертуар сайлаучы да, чыгышларның сән­гать югарылыгын саклаучы да.


Резида ВӘЛИТОВА.



Читайте нас: