+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
31 март 2021, 09:35

Тапланмаган исем белән яши

Шагыйрь Эльверт ХАМАТШАга – 70 яшь.Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында туып, Авыргазы районының Степановка авылында яшәүче шагыйрь Эльверт абый Хаматшин белән уртак якларыбыз бихисап. Без аның белән бер үк елда – Куян (Песи) елында, бер үк көнне – 1 апрельдә дөньяга килгәнбез. Дөрес, 24 ел аерма белән. Мин – 1975тә, ул – 1951дә. Ул да, мин дә һөнәри белемебез буенча филологлар, тел-әдәбият укытучысы. Икебез дә – әдәбиятка, чын шигърияткә гашыйк затлар. Аның белән иҗади һәм шәхси дуслыгыбыз инде 20 елга якын дәвам итә.Эльверт абыйның шигъри таланты минем күз алдында ачылды. Аның “Каеннарым мине көтәләр”, “Гомер эзләрем”, “Син – сагышым кояшы”, “Тапланмаган исем” дигән җыентыклары шигърият сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителде. Әйткәндәй, Эльверт абый Хаматшинга шигърият юлына фатиханы Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, күренекле мәгърифәтче, журналист, язучы һәм шагыйрь Вил Казыйханов биргән. Эльверт абый Остазына әлегә кадәр рәхмәтле. Аның киңәшләрен тотып, Эльверт Хаматша 2008 елда – “Тулпар” журналының лауреаты, 2015 елда Бәләбәйдә уздырылып килүче “Илһам чишмәләре” төбәкара конкурсның лауреаты булды. 2019 елда Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде.Өлкән дустым иҗатының бер үзенчәлеге – аның шигырьләрендә хис һәм фикернең гармоник рәвештә бергә үрелеп килүе, миллилек, авыл җанлылык. Каләмдәшебез һәм дустыбызны күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итеп, аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңелендәге гыйсъян рухы беркайчан да сүнмәвен-сүрелмәвен телибез!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы,Фатих Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты.

Шагыйрь Эльверт ХАМАТШАга – 70 яшь.
Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында туып, Авыргазы районының Степановка авылында яшәүче шагыйрь Эльверт абый Хаматшин белән уртак якларыбыз бихисап. Без аның белән бер үк елда – Куян (Песи) елында, бер үк көнне – 1 апрельдә дөньяга килгәнбез. Дөрес, 24 ел аерма белән. Мин – 1975тә, ул – 1951дә. Ул да, мин дә һөнәри белемебез буенча филологлар, тел-әдәбият укытучысы. Икебез дә – әдәбиятка, чын шигърияткә гашыйк затлар. Аның белән иҗади һәм шәхси дуслыгыбыз инде 20 елга якын дәвам итә.
Эльверт абыйның шигъри таланты минем күз алдында ачылды. Аның “Каеннарым мине көтәләр”, “Гомер эзләрем”, “Син – сагышым кояшы”, “Тапланмаган исем” дигән җыентыклары шигърият сөючеләр тарафыннан яратып кабул ителде. Әйткәндәй, Эльверт абый Хаматшинга шигърият юлына фатиханы Русия Федерациясе мәктәпләренең атказанган укытучысы, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, күренекле мәгърифәтче, журналист, язучы һәм шагыйрь Вил Казыйханов биргән. Эльверт абый Остазына әлегә кадәр рәхмәтле. Аның киңәшләрен тотып, Эльверт Хаматша 2008 елда – “Тулпар” журналының лауреаты, 2015 елда Бәләбәйдә уздырылып килүче “Илһам чишмәләре” төбәкара конкурсның лауреаты булды. 2019 елда Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде.
Өлкән дустым иҗатының бер үзенчәлеге – аның шигырьләрендә хис һәм фикернең гармоник рәвештә бергә үрелеп килүе, миллилек, авыл җанлылык. Каләмдәшебез һәм дустыбызны күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итеп, аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңелендәге гыйсъян рухы беркайчан да сүнмәвен-сүрелмәвен телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы,
Фатих Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты.
Читайте нас: