-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
16 апрель 2021, 10:05

Гади журналист кына булып калалмады...

Күренекле якташы Роберт Миңнуллинча каләмдәшебез Идрис Сәетгалиев хакында, һичшиксез, шулай дип әйтергә мөмкин.

Күренекле якташы Роберт Миңнуллинча каләмдәшебез Идрис Сәетгалиев хакында, һичшиксез, шулай дип әйтергә мөмкин.
Әйе, кырык елга якын гомерен матбугатка, шуның өч дистә елдан артыгын республиканың төп татар басмасы — “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшкә багышласа да, каләмдәшебез Идрис Мөдәррис улы Сәетгалиев өстәл артына утырып, кушылганны гына ак кәгазь битенә төшерүче, айсбергның су өстендәге өлешен генә күрүче гади журналист булып кала алмады. Икътисад, дәүләт үсеше темасына булсынмы, милләт, халык язмышына кагылышлы, яки дөньяви темаларгамы — аның язмаларын һәркемгә билгеле фактларны санап чыгу түгел, мотлак, тирән аналитика, журналист эзләнүе, тарихи һәм гыйльми чыганакларга нигезләнгән объективлык аерып тора. Бәлки, нәкъ шуңа күрә дә аның язмалары гади укучы тарафыннан да, гыйльми даирәдә дә, дәүләт власте органнарында да һәрвакыт көтеп алына һәм мотлак җанлы фикер алышуларга, ниндидер яңа башлангычларга этәргеч бирә. Бу җәһәттән Идрис Сәетгалиевның икътисад темасына язмалары белән күптапкырлар мәртәбәле республика һәм төбәкара конкурсларда җиңүе, берничә тапкыр “Кызыл таң”ның ел лауреаты булуы да, ә 2007 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” исеме бирелү дә журналистның искиткеч таланты һәм осталыгы, һөнәргә тугрылыгы турында сөйли.
1984 елда “Кызыл таң” редакциясенә эшкә килеп, стажер, корректор, үз хәбәрче, җаваплы секретарь урынбасары, бүлек мөдире, җаваплы секретарь — кыскасы, барлык төп вазыйфаларда да диярлек эшләргә өлгергән Идрис Мөдәррис улы соңгы дистә ел чамасы вакыт Бакалы, Шаран, Илеш районнары буенча гәзитнең үз хәбәрчесе йөген тарта. Үз хәбәрченең вазыйфа бурычлары гәзиткә вакытында урыннардан оператив һәм кызыклы материаллар әзерләүгә генә кайтып калмавын матбугатка аз гына кагылышлы булганнар да яхшы аңлый торгандыр. Гәрчә болары да журналистның чын йөзен һәм һөнәри осталыгын билгеләүче күрсәткечләр булса да. Әмма бүгенге заман шартлары шулай: үз хәбәрчедән ул, оста язучы булудан тыш, урындагы власть белән уртак тел табып, эшлекле бәйләнешләр булдыруны да, халык арасында йөреп, матбугатка язылуны оештыруны да, хәтта ки аны таратуны да, шул ук вакытта һөнәри югарылыкны, “дүртенче власть” дәрәҗәсен саклап калуны да таләп итә. “Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп җибәрә”, кыскасы. Өч дистә ел чамасы редакция идарәсендә җаваплы вазыйфаларда хезмәт салган Идрис Мөдәррис улы яңа заман шартларында үз хәбәрченең эш үзенчәлекләренә дә тиз төшенде. Бүген ул шефлык иткән районнарда “Кызыл таң” гәзитенең, “Әллүки”, “Тулпар” журналларының тиражлары шактый зур булып, елдан-елга тотрыклы сакланып килсә, бу территорияләрдән саллы һәм кызыклы язмалар да басмаларыбыз битләрендә даими дөнья күреп тора. Боларның бер-берсенә тыгыз бәйләнгән булуын гәзит укучы яхшы аңлый торгандыр. Һәрхәлдә, шушы төбәктән язмалар дөнья күрми икән, анда яшәүче халык гәзитне дә, журналларны да алдырмаячак, билгеле. Үз хәбәрче Идрис Сәетгалиев исә бу хакыйкатьне яңа урында тәүге эш көннәреннән үк үзенә төп корал итеп алды.
Хәер, аңа кадәр дә Идрис Мөдәррис улы, югарыда язып үтүемчә, киңкатлам укучы ихтыяҗларын файдалырак, төплерәк, эзлеклерәк язмалар белән канәгатьләндерү максатында мотлак яңалыкка, һөнәри камиллеккә омтылып эшләде. Нәкъ шушы максатта Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган югары белемле филолог 2000 еллар башында Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә икътисад юнәлеше буенча да белем алды. Шул рәвешле “Кызыл таң” редакциясе республика бас­малары арасында тәүгеләрдән филология һәм икътисади югары белемле икътисад бүлеге мөдиренә ия булды. Ул елларда республика күләмендәге икътисади яисә сәнәгать форумы булсынмы, төбәкара яисә халыкара чарамы, сораулар әзерләү һәм яктырту мәсь­әләләре буенча беренчеләрдән булып “Кызыл таң” гәзитенә, аның икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен әле дә яхшы хәтерлим. Хәер, мактану булып кабул ителмәсен, икътисади күзәтүләрне, бу темага аналитик язмаларны Идрис Сәетгалиев дәрәҗәсендә коеп куйган журналистлар республика басмаларында бүген дә күп түгелдер, дип уйлыйм. Вазыйфа бурычларына кермәсә дә, каләмдәшебезнең даими рәвештә “Кызыл таң” гәзите өчен атналык икътисади күзәтү әзерләп, басмабызда бастырып баруы да шуның белән аң­латыла.
Идрис Сәетгалиевның “гади журналист кына булып калалмавын” дәлил­ләүче тагын бер эшчәнлек юнәлеше — китаплар нәшер итү. Бүген инде аның Башкортстан авыллары тарихы, аерым нәсел шәҗәрәләре, милли бәйрәм­нәребез, йолаларыбыз буенча архив материалларына һәм төпле гыйльми хезмәтләргә нигезләнгән китаплары, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча мәктәп­кәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен уку кулланмалары дистәдән артып китә. Бу җәһәттән Идрис Мөдәррис улы 60 яшьлек юбилеен да саллы хезмәт белән каршы ала. Шушы көннәрдә генә аның төп милли бәйрәмебез — Сабантуйга, аны Башкортстан җирлегендә үткәрү үзенчәлекләренә, йолаларына багышланган төсле басмада калын китабы дөнья күрде. Автор сүзләренә караганда, бу китапка аның гәзит эшеннән буш вакытта башкарган дистә еллык эзләнү­ләре, язмалары һәм мәкаләләре кергән. Насыйп итеп, быел киң колач белән үтәчәк һәр район, шәһәр Сабантуена иң мәртәбәле бүләк булырлык хезмәт бу! Һәм, шөкер, һичшиксез, шулай булыр да!
Ә инде Идрис Мөдәррис улының шәхесенә килгәндә... Бу җәһәттән аның асыл сыйфатларын да, холык үзенчә­лекләрен дә санамастан, шәхси тормышыннан һәм һөнәри эшчәнлегеннән характерын билгеләүче берничә фактка гына тукталып китәм.
...Идрис Сәетгалиевның “Кызыл таң” гәзитендә — икътисад, минем сәясәт һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире булып эшләгән вакыт. Кара-каршы утырып, чөкердәшеп эшлибез. Шундый көннәрнең берсендә остазымның гәзиттә Уфада торак төзелешен, андагы аерым җитешсез­лекләрне тәнкыйть утына тоткан усал аналитик мәкаләсе дөнья күрде. Шул көнне үк Идрис Сәетгалиевны (баш мөхәррирне түгел!) Уфа шәһәре хакимиятендәге югары түрә үзе янына “эссе табада биетергә” чакыртты. Идрис Мө­дәррис улы, һөнәри эшчәнлегендә мондый җитди сөйләшү­ләр беренче генә булмаганлыктандыр дип уйлыйм, очрашуга мәкаләдә язылганнарны исбатлаучы тиешле документлар белән ныклы коралланып китте. Сөйләшү, чыннан да, кызу килеп чыккан. Югары түрә, журналистны сындырырга теләп, төр­лечә басым ясаган, редакциядән дә, автордан да язылганнарны кире кагучы мәкалә бастыруны таләп иткән. Ә инде Идрис Сәетгалиев моңа җавап итеп аның өстәленә мәкаләдә язылганнарны дәлилләүче хокукый документлар китереп салгач, ул тәмам чыгырдан чыгып, “Мин сине Казанга озатам!” дигән сүзләр белән ишектән озаткан. Шушы мисалдан чыгып кына да Идрис Мөдәррис улының никадәр кыю, туры сүзле, принципиаль һәм гадел кеше булуы күз алдына ачык килеп баса торгандыр.
...Туры сүзле журналистны шәһәр хакимиятендәге югары түрә Казанга озата алмаса да, берничә елдан Идрис Мөдәррис улына шулай да ике республика чигендә урнашкан, туган Илеш районындагы туган Иштерәк авылына кайтып китәргә туры килде. Юк, кемдер кушканнан түгел, намус кушуы буенча. Әтисе Мөдәррис абзыйның вафатыннан соң ул сиксән яшьне узган газиз әнкәсе Мосәллия апа ерак авылда ялгыз гомер кичермәсен өчен шундый катгый карарга килде. Уфаның Дим бистәсендә барлык уңайлыклары булган фатирын калдырып, авылга әнисе янына күченде һәм анда да шәһәрдәге барлык уңайлык­ларны булдырды. Бу җәһәттән ана кеше өч кызы янында бердәнбер улы булган Идрисенә гомеренең соңгы көннәренә кадәр рәхмәт әйтеп яшәгәндер дияргә кирәк. Монда инде сүз Идрис Сәет­галиевның югары кешелеклелек һәм кечелеклелек, миһербанлылык сыйфатлары турында бара.
Ә тормышта Идрис Мөдәррис улы — искиткеч көләч, шаян, юмор хисенә бай кеше. Һәр очракка, мотлак, аның берәр кызыклы тарихы, мәзәге бар. Бу җәһәттән дүрт дистә елга якын үзе эшләгән “Кызыл таң” шәхесләренә бәйле кызык-мәзәкләрне берәр заман ул китап итеп туплап чыгарыр дигән ышаныч та бар. Әйтик, алда торган 70, 75, 80 яшьлек юбилейларына!
Кыскасы, һөнәри эшчәнлектә гади журналист кына булып калалмаган каләмдәшебезне алдагы чорда да киң иҗади офыклар көтеп торсын. Алар белән бергә ике тормыш чәчәгегез — кызларыгыз Алина белән Алсуның, үсеп килүче һәм туачак оныкларыгызның шатлык-куанычларына, дәү әти сыйфатында күңелле мәшәкатьләренә төренеп тә эш даирәгезне тагын да киңәйтергә язсын сезгә! Юбилеегыз мөбарәк булсын!
Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре.
Читайте нас: