+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
19 апрель 2021, 12:00

“Табиб һәркөн кемдер өчен борчылып яши”

Галим, хирург, онколог, педагог Шамил Ганцевка — 70 яшь

Галим, хирург, онколог, педагог Шамил Ганцевка — 70 яшь
Бу дөньяда кешенең иң зур байлыгы — сәламәтлек икәнлеге белән һәркем килешер. Шунысы кызганыч, күпләребез моңа соңрак төшенә. Бу вакытта инде ак халатлы шәфкатьле һөнәр ияләре янына йөрүләр башлана... Югалган сәламәтлекне кайтаручы, кайвакыт икенче гомер бүләк итүче табибларны тылсымчылар белән дә тиңләргә була. Шөкер, бар андый табибларыбыз. Шундый соклангыч кешеләрнең берсе — галим, хирург, онколог, педагог, җәмәгать эшлеклесе Шамил Ганцев 70 яшен каршы ала. Гомер бәйрәме алдыннан ул безнең белән сөйләшеп алырга вакыт тапты, билгеле галимнең тормыш, хезмәт юлына байкау ясадык, кызыклы фикерләрен ишеттек.
— Мин Уфада гади хезмәткәрләр гаиләсендә тудым, әти-әнием медиклар түгел. Гафури урамында яшәдем, 2нче мәктәптә укыдым, — дип сөйләп китте ул. — Мәктәптән соң үзебезнең медицина институтында белем алдым.
1968 елда туган шәһәренең 2нче урта мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлый булачак профессор. Аның иҗади активлыгы һәм оештыру сәләте мәктәп елларында ук ачыла. Ул төрле конкурсларда, математика, физика, химия буенча олимпиадаларда, спорт ярышларында катнаша, җиңүләр яулый.
— Бәләкәйдән табиб булырга теләгән идегезме? — дигән сорауга болай җаваплады:
— Юк. Бу фикер миндә мәктәпне тәмамларга ярты еллап вакыт калгач кына туды. Медицина институтында укучы апамның китапларын кызыксынып карадым. Ул да миңа медицинаны сайларга киңәш итте. Хәрби табиб буласым килде. Ләкин со­ңын­нан хәрбилек беркая да китмәс, башта медицинаны бар яклап өйрәнергә кирәк, дигән фикергә килдем.
Мәктәптән соң энесенең һөнәр сайлавына зур йогынты ясаган Халидә Хәнәфи кызы киләчәктә медицина фәннәре докторы, профессор, БДМУның эчке авырулар кафедрасы мөдире була.
Билгеле галимнең онкология юнәлешенә ничек кереп китүе хакында сорашам.
— Онкологиягә очраклы килдем, — ди ул. — Мин һәрвакыт йөрәкне дәваларга, хирург булырга теләдем. Һәм булдым да. 15 ел хирургия кафедрасында эшләгәч, ректор яңа юнәлеш тәкъдим итте. Онкологиягә мин хирург булып килдем. Менә 30 елдан артык БДМУның онкология кафедрасын җитәклим. Гади булмаган юнәлеш бу. Күп белергә кирәк. Һәм шуны әйтәсем килә — онколог булырга беренче курстан ук әзерләнә башлау хәерле. Онкологка медици­наның барлык юнәлешләрен дә, үз юнәлешен дә яхшы белергә кирәк. Яхшы табибларны, Нобель премиясе лауреатларын спортчыларны әзер­ләгән кебек әзерләргә кирәк — яхшыдан яхшысын сайларга. Булачак онколог яшьтән бик җаваплы булырга тиеш. Мин укытучыларыма таянып эш башладым. Ә минем иңнәргә күпмеләр таянды! 130 фән кандидаты әзерләдем...
— Онкологияне дәвалауда киләчәктә нинди үзгәрешләр күзаллыйсыз?
— 20 еллап вакыттан соң барысы да үзгәрәчәк, бөтенләй икенче төрле булачак. Хирургия — дәвалау нигезе, ләкин онкологияне операция белән дәваламаячаклар. Онкологлар — хирурглар түгел, терапевтлар булачак. Бу бүген үк күзәтелә.
— Барыбызны да бер сорау борчый — рактан дару кайчан уйлап табылыр?
— Дарулар көн саен уйлап табыла. Вакциналар. Рактан вакцина булачак. Дару булмаячак. Чөнки кеше бит мәңгелек түгел. Рак килеп чыгу — кешенең картаюы нәтиҗәсе.
— Ә балалар? Аларда да бит яман шеш очраклары була...
— Ә монда генетика гаепле. Балаларны начар генетикадан сакларга, генетиканы үзгәртергә кирәк.
— Генетиканы үзгәртеп буламыни?..
— Була. Хәзер галимнәр генетиканы да “ремонтлый”.
— Яман шеш килеп чыгуның сәбәпләре турында ниләр әйтер идегез?
— Сәбәпләр күренми торган. Тәмәке, алкоголь, пычрак һава... Ләкин мин болай дияр идем — ялкынсынусыз рак булмый. Ялкынсынулар белән көрәшергә кирәк. Яман шешсез ракны күрә башлавыбызны телим. Бу иртә диагностикадан да иртәрәк дигән сүз. Ягъни организмдагы биохимик үзгәрешләр вакытында ук.
— 70 яшьне нинди хис-ки­черешләр белән каршылыйсыз?
— Гомер шундый кыска. Мин бернәрсәгә дә өлгермәдем...
— Моны искиткеч уңышларга ирешкән, күпме кешеләрнең гомерен коткарган, бихисап фәнни хезмәтләр язган, дәреслекләр чыгарган, соклангыч укучылар тәрбияләгән, катлаулы очракларны дәвалау ысуллары уйлап тапкан, зур исемнәргә лаек булган, чит илләрдәге белгечләр белән хезмәттәшлек итүче галим әйтә...
— Укучыларым да азрак булды кебек... Кешегә бит һәрвакыт аз... Кешеләр өчен борчылам...
— Сез бик эмоциональ кеше. Ә мин табибларны салкын канлы, бик тыныч кешеләр дип уйлый идем.
— Табиб андый булырга тиеш түгел. Менә мин 45 ел көн саен кемдер өчен борчылып яшим.
— Һәр пациент өчен ут йотсаң, янып бетәргә мөмкин бит?
— Бетмисең. Моннан да авыррак һөнәрләр бар.
— Вакциналану хакында да сорыйсы килә. Кешеләрнең моңа карата фикерләре төрле. Вакциналанырга кирәкме?
— Ә башка юл юк. Кешеләр нишләптер заманча алымнардан курка. Курыкмаска кирәк.
— Гаиләгез хакында да сөйләп китсәгез иде.
— Тормыш иптәшем Резеда Гатауллина да табиб, хирург-лор. Әле хаклы ялда. Улыбыз Камил дә, кызыбыз Рената да табиб-онкологлар. Камил — медицина фәннәре докторы, Рената — медицина фәннәре кандидаты. Җиде оныгыбыз бар! Алар төрле уку йортларында белем ала, өлкәнрәкләре икътисад проблемалары белән шөгыльләнергә тели. Яшьләр белемле хәзер. Ләкин чит телләрдә сөйләшә белсәләр дә, минем белән татарча аралашалар.
— Сез Уфада үссәгез дә, татарча иркен сөйләшәсез.
— Ә мин татар балалар бакчасына йөрдем! Мин үскәндә Уфада Гафури урамында шундый бакча бар иде. Өйдә бары татарча сөйләштек. Әнием күптән түгел, 96 яшендә дөнья куйды, аның белән туган телдә генә аралаштым. “Кызыл таң” гәзитен дә яратам, хөрмәт итәм.
— Киләчәккә планнарыгыз нин­дирәк?
— Яшәргә!
— Рәхмәт! Уңышлар, сәла­мәтлек сезгә!
Ләйсән Якупова әңгәмәләште.
Шамил Хәнәфи улы Ганцев — Русия галиме, клиницист, хирург, онколог, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе әгъзасы (академик). БДМУның өстәмә һөнәри белем бирү институтының онкология һәм патологик анатомия курслары белән онкология кафедрасы мөдире. БДМУның Онкология фәнни-тикшеренү институты директоры. Русия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Башкортстан Иҗтима­гый палатасы рәисе урынбасары. “Сколково” тех­нопаркы­ның иҗтима­гый фәнни-техник советы рәисе. Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Респуб­ликасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты.
Читайте нас: