+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
7 Май 2021, 09:10

Туган якның игелекле улы

Республиканың билгеле малтабары, күренекле җәмәгать эшлеклесе Раил Фәхретдиновның туып-үскән авылында да кылган изге гамәлләре бихисап.

Республиканың билгеле малтабары, күренекле җәмәгать эшлеклесе Раил Фәхретдиновның туып-үскән авылында да кылган изге гамәлләре бихисап.

Раил Фәхретдиновны тормышым белән бергә, һөнәри эшчәнлегемдә дә якты эз калдыручы шәхесләрнең берсе, дип исәплим. Аның белән танышып, аралаша башлавыбызга 20 еллап гомер узган. Шушы чорда Раил Камил улы республикабызда һәм Русиядә, шулай ук БДБ илләрендә һәм Европада билгеле “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты буларак танылу алды. Русия дәрәҗәсендә киң билгеле уңышлы малтабар, Башкортстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе 7 майда истәлекле гомер бәйрәмен –
60 яшьлек юбилеен билгели.


Аның белән беренче тапкыр “Альтернатива”ның ул чордагы җитәкчесе Айрат Камаевның эш бүлмәсендә очраштык. Мәрхүм Айрат Нурлыгаян улы телгә бик бай, кешегә карата мактауга да юмарт иде. Соңыннан ачыклануынча, Айрат белән Раил якын туганнар булып чыкты – әниләре бертуганнар. Бу чорда Раилгә “Альтернатива”да генеральный директорның финанслар буенча урынбасары вазыйфасы йөкләтелгән иде. Эшкә күптән түгел генә керешсә дә, предприятие эшчәнлегендә мөһим урын тоткан тармакта тиз арада тәртип булдыра ул. Җитәкченең шуңа күңеле булып, урынбасарын дәртләндерүе икән. Кавказ ягы кешеләренә хас куе кара мыеклы урынбасар исә өлкән туганының мактавын кыенсыныбрак, тыйнак кына тыңлап утырды да, җайлап кына әң­гәмәне эшлекле юлга күчереп җибәрде. Әйткәндәй, әлеге сыйфатка Раил Камил улы һәрчак тугры калды, дип бүген дә әйтергә мөмкин. Кем әйтмешли, теле тәмле, үзе сүзгә әвәс булса да, нәкъ менә сүз куертырга яратмый ул. Очрактан файдаланып, беренче тапкыр очрашуда игътибар иткән әлеге кылыгы хәзер дә сакланып, җитәкчелек стилендә өстенлекле урын тотуына шатланасы гына кала.
Ә инде Туймазы районында туып- үскән Раил Фәхретдиновның малтабарлык юлын сайлап, язмышын Октябрьский шәһәрендә оештырылган “Альтернатива” белән бәйләве дә очраклы гына килеп чыга. Шәхси эшчәнлеккә юл ачкан “Кооперация турында” закон кабул ителү белән, 1980 еллар ахырында илдә малтабарлык хәрәкәте дә киң колач алуы билгеле. Ә бу чорда Яңа Бишенде авылы егете Раил Фәхретдинов Чиләбе тарафларында “бәхет эзләп” йөри. Хәер, болай дип әйтсәк тә, хәлләре, тәүге карашка, ул кадәр начардан түгел, чөнки эш урыны бар – Чиләбе тимер юлчылар һөнәрче­лек училищесында производствога өйрәтү мастеры. Әйткәндәй, Раил Фәхретдиновның белем даирәсе шактый киң. Октябрьскийда көндезге бүлектә һөнәрчелек училищесын, Уфада индустриаль-педагогия техникумын тәмам­лый. Читтән торып инженер-педагогия институтында укып югары белемгә ия була. Бер сүз белән әйткәндә, Яңа Бишендедә авыл интеллигенциясе вәкилләре саналган, хәзер инде мәрхүмнәр — шәфкать туташы Мөзәянә Нигъмәтулла кызы, нефтьче Камил Шәйдулла улыннан бирелгән ата-ана васыятен үти. Тормышта тәртипле, хезмәтендә тырыш педагогны Чиләбедә җитәкчелектә күреп торалар, югары органнарда таныш-белешләр дә күп кенә, шуңа бәйле, комсомол һәм КПСС эшчәнлегенә җәлеп ителгән белгечкә карьера баскычлары буенча үсү мөм­кинлекләре дә ачыла. Бар да яхшы кебек, шунысы гына бераз күңелне кыра – фатир мәсьәләсе хәл ителми. Әмма шуңа да карамастан, тормыш үз җае белән ага да ага. Шул ук вакытта, аны бөтенләй көтелмәгән якка борып җибәрергә дә мөмкинлек чыга.
Чиләбедә яшәгәндә Раил туган яклар белән бәйләнешне өзми, әлбәттә. Җәйге чорда, каникул вакытында Яңа Би­шендегә кайтуны гадәт итеп ала, чөнки олыгаеп барган әти-әнисенә тормыш-көнкүрештә ярдәм итү фарыз. Раилнең чираттагы ялга кайтуын Айрат Камаев көтеп кенә торган диярсең. Аның кооператив оештырып, бизнеска туган-тумачаларын җәлеп итүен Раил яхшы белә, әмма моңарчы үзен дә нык кыстаса да, туганының тәкъдименнән баш тартып килә. Ниһаять, 1990 елның җәендә туганнар янә очраша. “Альтернатива” җитәкчесенең чираттагы тәкъдимен бу юлы ега алмый ул. Язмышындагы кискен борылыш менә шулай башлана да инде. Раил Камил улының моңа китергән сәбәпләр турында соңрак күп тапкырлар искә алганы булды. Алар, нигездә, илдәге хәл-вакыйгаларга бәйле. Болар – “матур” киләчәккә өметләрнең акланмавы, бюджет тармагы хезмәткәр­ләренең түбән эш хакы, аларның да вакытында түләнмәве. Мондый шартларда утыз яше дә тулмаган ир-егетләрнең кешечә яшәр өчен яхшы түләнүче теләсә нинди эшкә алынырга әзер булуы аңлашыладыр. Боларга өстәп, Раил Фәхретдиновны Чиләбедәге матди шартлар да канәгатьләндерми башлый. Ә “Альтернатива”ның эшләре яхшы гына бара. Хезмәт хакы югары, һәм иң мөһиме – алдагы мөмкинлекләр тагын да зуррак. Аның тормышын кискен үзгәртү турында карарга килүе дә шуннан чыга.
“Альтернатива”га эшкә Раил Фәхретдинов “пластмасса коючы” вазыйфасына алына. Әлеге һөнәргә куел­ган таләпләргә ярашлы, эшчеләргә, белем дәрәҗәсенә карамастан, пластмасса әйберләр чыгаручы станокларны тотрыклы эшләтү бурычы куела. Эш вакыты көненә 10-12 сәгатькә дә сузылырга мөмкин. Хезмәт хакы исә җитештерелгән продукция күләменә бәйле. Ягъни, күпме эшлисең, акчаны да шулай аласың.
Хәзерге вакытта тарихы 30 елдан артык исәпләнгән “Альтернатива” хезмәт юлын биредә гади эшче булып башлаган Раил Фәхретдинов өчен тормыш мәгънәсенә әйләнде, дисәк тә арттыру булмас. Нигез ташларын Айрат Камаев белән берлектә салган предприятиедә төрле җитәкче вазыйфалар биләп, пластмассадан хуҗалык-көнкүреш товарлары җитештерү өлкәсендә бай тәҗрибә туп­лый, оештыру сәләте белән коллективта абруй яулый. “Альтернатива”ның беренче генеральный директорының 2005 елда фаҗигале вафатыннан соң, җи­тәкчелекнең нәкъ менә Раил Фәхрет­диновка тапшырылуы да шуннан чыга, минемчә. Предприятие тарихындагы гаять катлаулы бу чорны яхшы хәтерлим. Продукция җитештерү күләме буенча шәһәрнең алдынгы биш сәнәгать предприятиесе сафына баскан “Альтернатива”да бу вакытта 500дән артык кеше хезмәт сала иде. Төп эшчәнлектән тыш, биредә нефть сәнәгате өчен җиһазлар җитештерү дә җайга салынган. Бу чор янә шунысы белән дә үзенчәлекле: уңышлы эшләп килгән шәхси пред­притиеләрне рейдер алымы белән кулга төшерү хәрәкәтенең тоташ ил буенча башланган мәле. Икьтисади яктан тотрыклы предприятиене ансат кына яуларга теләүчеләрнең Октябрьскийда да табылуы гаҗәп түгел. “Альтернатива”ның яңа җитәкчесе моңа юл куйдырмады, алай гына да түгел, тоташ коллективны туплап, пластмасса эшлән­мәләре заводын республикада гына түгел, Русиядә матди-техник яктан нык үсешкән заманча предприятиеләр сафына чыгарды. Моны шуннан чыгып раслыйм, чөнки Раил Фәхретдиновның әлеге юнәлештәге эшчәнлеген матбугатта киң яктыртырга насыйп булды. Мәсәлән, предприятиегә идарә итүне фәнни нигезгә күчерү буенча чараларны гына алыйк. Бу эшкә Башкортстан Фәннәр академиясе, гыйльми-тикшеренү институтлары галимнәре белән бергә чит илләр, атап әйткәндә, Япония белгечләре дә җәлеп ителде. 2007 елда “Альтернатива”да Япониянең Русия һәм бәйсез дәүләтләр белән бәйләнешләр кору максатында төзелгән сәүдә ассоциациясе (РОТОБО) бел­гечләре, күләмле тикшеренүләр үткәреп, заводтагы технология процессларын камилләштерү, продукцияне саклау һәм аны озату, эш урыннарын нәтиҗәле файдалану, уңайлы хезмәт шартлары тудыру буенча тәкъдимнәр әзерләде. Аларны тормышка ашыруны җитәкченең ныклы күзәтүгә алуы нәтиҗәсендә, предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда моңарчы күрелмәгән уңышларга иреште. Мондый максатлы эшчәнлек алдагы елларда да дәвам итеп, заманча технологияләр һәр цехка үтеп керде. Җитештерү тармагына күләмле инвес­тицияләр салу юлы белән завод­ның матди-техник хәле танымаслык дәрәҗә­дә яңартылды. Соңгы биш елда, мәсә­лән, төп җитештерү тармаклары тулысынча автоматлаштырылып, продукция чыгаруда роботлар кулланыла башлады.
Булдырылган матди-техник мөмкин­лекләр хәзерге вакытта “Альтернатива”га Русиянең пластмасса эшләнмәләре базарында әйдәүче урын тотуны тәэмин итә. Соңгы чорда еллык сәүдә әйләнеше (товар сату) 4,5 миллиард сумга җитте, шуның 1,5 миллиард сумы экспортка туры килә. Предприятиедә 3 меңнән артык төрдәге көнкүреш-хуҗалык товарлары чыгарыла, һәр елны продукциянең 150 төре яңартыла. “Альтернатива” товарлары Русия һәм БДБ илләрендә, шулай ук Европа берлегендә тарала, моны тормышка ашыруга 2000 күмәртәләп сату базасы җәлеп ителгән. Хәзерге чорда коллективта ике меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Гомумән, “Альтернатива”ның казанышлары турында бихисап саллы мисаллар китереп сөйләп булыр иде. Бу уңайдан шунысы хак: ирешелгәннәрдә заманча җитәкче, оста оештыручы, киләчәккә йөз тотып эшләүче Раил Фәхретдиновның өлеше зур.
Тарткан атка – йөкнең авыры, дигәндәй, Раил Фәхретдинов — җәмәгать тормышында да актив эшчәнлек алып баручылардан. Ул элегрәк Октябрьский шәһәр Советында берничә чакырылыш депутат булды. Аннан соң Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты вазыйфасын башкарган Раил Камил улы 2018 елда Девон сайлау округыннан республика парламентына янә дә депутат булып сайланды. Әйтергә кирәк, сайлаучылар мән­фәгатен ихлас яклаучы сыйфатында ул үзен күптән танытып өлгерде. Бу җәһәттән 2017 ел искә төшә. Көзге чорда Туймазы районының Үрмәкәй авылында, малларда тилчә чире чыгып, халык зур зыян күргән иде. Ярдәмгә якташ депутат килде. “Әйткән сүз – аткан ук” тәгъ­биренә тугры калып, Раил Фәхрет­динов башлангычы белән казага тарыган гаиләләргә мал сатып алу өчен район фонды булдырылды. Анда тупланган акчаның зур өлешен малтабар депутат бүлде, әлбәттә. Гомумән, аның якташларга күрсәткән игелекләре бихисап. Атап әйткәндә, туган авылы Яңа Би­шендедәге социаль өлкә объектлары­ның күпчелеге аның матди ярдәме белән күтәрелде. Атап әйткәндә, авыл урамнарында юллар төзекләндерелеп, бу эш һәр ел кабатланып тора. Авылда төзелгән мәчет, мәдәният йорты һәм медицина пункты — шулай ук Раил Фәх­ретдиновның матди ярдәме нәти­җәсе. Соңгы күркәм төзелешләрдән Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган мемориал-комплексны да билгеләргә кирәк. Гомумән, туган төбәгенең игелекле улы Яңа Бишендене республика күләмендәге мәдәни чаралар үзәгенә дә әверелдерде. Ун ел элек биредә авылдашлар өчен сабантуй бәйрәме оештыру гадәткә кергән иде. Чараның иганәчесе сыйфатында “Альтернатива” чыгыш ясый, аның бүләкләре авылның үрнәк гаиләләренә, күренекле шәхеслә­ренә тапшырыла. Яңа Бишен­денең авылдашлар бәйрәме Башкортстанның һәм Татарстанның эстрада йолдызлары концерты белән дә җәлеп итә.
Раил Камил улы бу юллар авторы өчен дә игелекле шәхес исәбендә. Мәсәлән, югарыда телгә алынган Үр­мәкәй авылында тилчә чире нәти­җәләрен бетерүгә багышланган мәкалә өчен автор “Кызыл таң”ның ел лауреаты сыйфатында танылды. Раил Фәхрет­динов белән иҗатташ булуым белән дә горурланырга урын бар. 2019 елда, мәсәлән, Яңа Бишенде авылы тарихын яктырткан берлектәге уртак китабыбыз басылып чыкты. Авылның үткәненә һәм хәзерге чорына багышланган басма Раил Камил улының матди ярдәме белән дөнья күрде.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Октябрьский шәһәре.
Фото: Фәнүр Гыйльманов.
Читайте нас: