+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
3 июнь 2021, 15:45

“Син яхшырак бул!”

Якташыбыз, галим, педагог Фәрит Ялалов әтисе әйткән шушы сүзләрне тормыш девизы итеп алып бик тә уңган.

Якташыбыз, галим, педагог Фәрит Ялалов әтисе әйткән шушы сүзләрне тормыш девизы итеп алып бик тә уңган.
1951 нче ел. Бөек Җиңүнең алтынчы язы... Зәңгәр күктән яз кояшы җылы нурларын кызганмый сибә, һаваларда моңлы кошлар җыр суза... Табигатьнең менә шундый матур бер мизгелендә Илеш районының Сеңрән авылында сугыштан Җиңү белән кайткан яугир Ялалов Габделгазиз белән Сәхия гаиләсендә, ике кыздан соң, ул туа... Бу вакыйга Габделгазиз абый өчен бигрәк тә куанычлы була. Ниһаять, гаиләдә аңа терәк һәм таяныч булырга ир бала туды. Аңа гарәпчә “бердәнбер, чагыштыргысыз” дигән мәгънәне аңлаткан Фәрит исеме кушалар... Кечкенәдән артист булу теләге белән янса да, бу хыялы тормышка ашмый аның. Әмма педагог-новатор, профессор буларак куйган хезмәтләре белән милләтебезгә зур файда китерә.
Фәрит абый бәләкәйдән үк эшсөяр, тәвәккәл, зирәк акыллы, белемгә омтылучан, һәрьяклап сәләтле булып үсә. 12 яшендә чакта әтисе гармун алып кайта һәм Фәткылбаян абый аңа бер көй уйнарга өйрәтә. Шуны өйрәнгәч, малай үзлегеннән гармунда көй артыннан көй суза башлый. Ул чорда авылда һәр өченче егет гармунда уйнаган... Габделгазиз абый улының уңышлары белән кызыксынып бара һәм аңа: ”Улым, син башкаларга караганда яхшырак уйнарга тиеш”, — ди. Әтисенең шушы сүзләре Фәрит абыйның гомерлек принцибына әверелә дә инде. Мәктәптә сыйныфлар арасында үткән смотр концертларында аның кебек оста гармунда уйнаучы табылмый, өстәвенә, әле ул бик моңлы итеп җырлый да. Аны кабат-кабат кул чабып җырлаталар. Гармунда уйнап, урам тутырып җырлап егетләрне армиягә озату дисеңме, туй-мәҗлесләрендә уйнау дисеңме, сабантуй-бәйрәмнәрдә чыгыш ясап, дәррәү кул чабулар – барысы да аңа канатлар куя... Ул артист булырга хыяллана. Кайда гына укыса да, эшләсә дә, башкаларга караганда алданрак бара.
Сеңрән сигезьеллык мәктәбен тәмам­лаганда (ул вакытта укулар бары тик татар телендә генә алып барыла иде), геометрия фәненнән чыгарылыш имтиханнарын урыс телендә әзерләнеп тапшырып, укытучыларны шаккаттыра. Балачак хыялын тормышка ашырыр өчен Уфага музыка училищесына юллана. Сынауларны бик яхшы билгеләренә генә тапшырып, укыр­га керә, тик ...анда белем алырга насыйп булмый. Беренче­дән, училище яшәргә тулай торак бирми, икенчедән, үзеңнең шәхси баяның булу кирәк була... Кая инде гади колхозчы гаиләсендә үскән кешегә баян сатып алу һәм акча түләп фатирда яшәү?! Кайтып китәргә туры килә... Күрше Бакалы районының Иске Маты авылына урыс мәктәбенә урта белем алырга бара. Анда укыганда физика фәне белән мавыгып китә, район олимпиадаларында призлы урыннар яулый һәм Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.
Студент чорының иң бәхетле яшьлек еллары булуын Фәрит абый бик еш искә алып сөйли. Аңа уку җиңел бирелә, баян, фортепьяно, гитара кебек музыка коралларында уйнарга өйрәнә, институтта оешкан вокаль иструменталь ансамбльдә уйный, концертларда җырлый. Югары курсларда укыганда шәһәрдәге тынлы (духовой) оркестрга язылып, төрле рәсми чараларда катнаша. Кичләрен бухгалтерлар әзерли торган курсларда музыкаль аккомпаниатор булып, үзенә акча да эшләргә вакыт таба. Кыскасы, бик җанлы тормышта кайный һәм, ниһаять, кулына диплом алып, Илеш районына эшкә кайта...
Кызыл дипломлы яшь белгечне Рсай авылындагы урта мәктәпкә директор итеп эшкә тәгаенлиләр. Аның тынгысыз хезмәт биографиясе башланып китә...
Ул эшләгән елларда мәктәп барлык күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыга. Интернат бинасы, ашханә төзелеп, укучыларны ашату оештырыла, укытучылар өчен фатирлар сафка бастырыла, “Чишмәкәй” хезмәт һәм ял лагере эшли башлый. Ул – районда беренчеләрдән булып авыл яшьләре һәм Рсай урта мәктәбе укучылары өчен “Яшьлек” инструменталь ансамбле оештырган кеше дә. Ул елларда “Урал” хуҗалыгы үзешчән сәнгать коллективлары район смотр-фестиваль концертларында призлы урыннар яулавын, район, авыл мәдәният йорты сәхнәләрен гөрләтеп торуын әле дә сагынып искә алалар.
Ун ел эшләгәч, язмыш аны Түбән Кама шәһәренә алып килә. Анда үзенең 31 ел гомерен яшь буынга белем, тәрбия һәм һөнәри белем бирүгә багышлый. Башта 17нче урта мәктәп директоры була, үзен яхшы җитәкче итеп таныта. Төзелеп килүче яңа татар гимназиясенә директор итеп сайлана. Ул милләтебезнең киләчәге өчен бик күп көч куя. Күпьеллык эзләнүләре аны фән өлкәсенә этәрә. Аспирантура тәмамлый, кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклый.
Педагог Фәрит Ялалов — этнопедагогикада яңа юнәлеш булган этнодидактика фәненә Русиядә беренчеләрдән булып нигез салучы да, Татарстанда яңа төр уку йорт­ларының тарихы хакында китап язуга күп көч түккән шәхес тә.
1997 елда аны Түбән Кама шәһәре институтына эшкә чакыралар. Башта уку-укыту эшләре буенча проректор булса, 14 ел ректор булып эшли. Төпле белем бирү белән беррәттән, яшь буынга эстетик зәвык, җыр, бию, музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү дә мөһим урын били. Үзендәге җыр-моңга булган мәхәббәтне зур ихласлык белән яшь буынга өләшә.
Кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт яңалыкка омтыла, үзенә һәм коллегаларына карата таләпчән җитәкче була, коллектив югары уңышларга ирешә. Фән өлкәсендә дә үзен Русия һәм чит илләргә таныта.
Түбән Кама институты ректоры булып эшләгәндә иң яхшы өлгәшкән студентларга Англия­дәге Оксфорд шәһәрендә берәр ел укып кайту мөмкинлеге бирелә, ә иң-иңнәре дипломга Европа кушымтасы алып чыгу бәхетенә ирешә. Чыгарылыш курс студентларын арытаба эшкә урнаштыру мәсьәләсе дә җайга салынган булуын әйтү бик урынлы булыр... Болар барысы да аның киләчәк буынны аталарча хәстәрләвен күрсәтеп тора.
2005 елда Фәрит Габделгазиз улы проекты халыкара конкурста җиңү яулый һәм аны халыкара ЮНЕСКО профессоры итәләр. Шул ук елда аның исеме Мәскәүдә нәшер ителгән ”Русиянең иң яхшы кешеләре” дигән энциклопедиягә кертелә.
2013 елда Фәрит абый гаиләсе белән Казанга күченә. Хәзерге көндә ул – КФУ профессоры, Татарстан Фәннәр академиясендә Татар энциклопедиясе институтының фән буенча директор урынбасары. Русиядә иң беренчеләрдән булып “Татаrica 2.0” дигән татар онлайн-энциклопедиясе эшләүче галим дә ул. Бу инде күп тарихлы халкыбызның әдәби, мәгърифәти, мәдәни мәдәниятен интернет аша яшь буынга, илебез халыкларына, бөтен дөньяга җиткерү һәм киләчәк буынга мирас итеп калдыру дигән сүз.
Фәрит абый 2020 елда илебездә иң беренче булып өч (урыс, татар, инглиз) телдә белем бирүче полилингваль мәктәпләрнең концепциясен һәм фәнни нигезләрен төзүче дә.
Республикадан читтә яшәсә дә, туган авылы, районы язмышы­на да битараф түгел ул. Мәсәлән, 1996 елда, балалар саны кискен кимеп китү сәбәпле, туган авылыбыздагы төп мәктәп ябылу алдында калды. Шул турыда кисәтү ясалгач, Фәрит абый Сеңрән төп мәктәбен саклап калуга зур өлеш кертте. Ул алдагы елларда балалар саны артуын искә алып, ул вакыттагы Президент М. Г. Рәхимов исеменә хуҗалыкта асралган терлекләр санын, сөренте җирләр мәйданын, эшче көчләр кү­ләмен һәм башкаларны күрсәтеп хат яза. Шулай итеп, мәктәп сакланып кала. Балалар яңадан ике дистә ел үз мәктәбендә укыды.
Үзе эшләп киткән Рсай урта мәктәбе белән дә тыгыз элемтәдә яши ул. 2004 елдан башлап ел саен иң яхшы билгеләргә генә укыган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучылары аның шәхси премиясе белән бүләкләнә. Район белән дә тыгыз элемтәдә. Мәсәлән, институт коллективы белгечләре Түбән Яркәйнең Завод микрорайонында яңа лицей ачканда компьютерлар белән җиһазландыруда зур булышлык күрсәтте. Районда үткән мәгариф конференцияләрендә, мәдәни, тарихи чараларда да хөрмәтле кунак ул.
Фәрит Габделгазиз улы туган авылы Сеңрәнгә бик еш кайта, туганнары белән аралашып яши, туып-үскән йортында һәрвакыт көтеп алынган кунак. Бертуган сеңлесе Венера апа гаиләсе белән туган нигезен сүндерми, гөрләтеп дөнья көтәләр.
— Гаиләдә алты бала үстек, мин — иң кечесе. Фәрит абый һәрберебезнең туйларын, юбилей, бәйрәмнәрен онытылмаслык, матур итеп үткәрде, безгә тамада да, артист та, музыкант та яллау кирәк булмады. Ул безнең өчен һәрвакыт маяк булды. Мин дә аның үрнәгендә укытучы һөнәрен сайладым. 8нче сыйныфны тә­мамлагач, Благовещен шәһә­рендәге педагогия училищесына беренче тапкыр Фәрит абый алып барды. Бу минем беренче тапкыр авылдан чыгып, ерак сәяхәткә юллануым булгандыр. Студент елларында аның матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтүе дә тырышып укырга канатландырып торды. Музыка дәресләрендә өйрәнер өчен баян бүләк итүе генә дә ни тора! Шундый изге күңелле, кешелекле, ярдәмчел абыебыз булу белән бик бәхетлебез, аның белән чиксез горурланабыз! – ди Венера апа.
Әйе, туганнары гына түгел, шундый якташлары булуы белән барлык авылдашлары, илеш­леләр горурлана.
2021 ел. Яз... Кояш үзенең нурларын сибә... Кайчандыр әти-әнисе зур өметләр баг­лап, “тиңдәшсез” дигән мәгънәле исем кушкан Фәрит тә 70нче язын каршылады. Әйе, якыннарының ышанычын артыгы белән аклады ул. Илебез алдындагы тырыш хезмәтләре өчен “Башкортстан Респуб­ликасының мәгариф отличнигы”, ”Татар­станның атказанган фән эшлеклесе”, ”Русия югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” дигән исем-дәрәҗәләргә лаек булган. Күптән түгел фән өлкәсендәге күпьеллык тырыш хезмәте һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән. Хәзер инде аның 17 китабы, 7 уку кулланмасы, урыс, татар һәм инглиз телләрендә басылып чыккан 200дән артык фәнни мәкаләсе бар.
Балалык хыялы тормышка ашмаса да, моңланганда рәхәт­ләнеп сузып җибәрергә баяны, гитарасы бар. Профессиональ артист булмаса да, хезмәттәшләр, дуслар яки туганнар җыелган бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә ул — артист. Аның кулына баянын алып җыр сузып җибәрүе була, һәркем, үзе дә сизмәстән, бөтен дөньясын онытып, моң дәрьясына чума... Үзенә төбәлгән мәхәббәт­ле карашларны тою, көчле алкышлар балачак хыялларын чынбарлыкка әйләндерә дә куя!...
Фәрит абыйны шушы күркәм юбилее белән чын күңелдән тәб­рик итеп, күңел тынычлыгы, күтә­ренке кәеф, сәламәтлек телисе килә. Юбилей елында сызылып аткан алсу таңнар, зәңгәр аяз күкләр күңелләрен тагын да яктыртсын иде! Киләчәктә дә чәчәкле ямь­ле язлары, җиләкле җылы җәйләре, мул уңышлы көзләре, кар-буранлы ап-ак кышлары белән үрелеп барган бәхетле гомер еллары көтеп торсын.
Лира Гәрәева.
Илеш районы.
Читайте нас: