— Әлфис Суфиянович, сүзне әти-әнидән, туганнардан башлыйк әле...
— Әтием Суфиян — Сталинград каһарманы, әнием Хәмдия сугыш елларында хуҗалык җитәкчесе булган. Сугышка кадәр әтием урман техникумын тәмамлап, урман җитештерү хуҗалыгында эшли, директор урынбасары вазыйфасыннан 40нчы елда хәрби хезмәткә алына. Ерак Көнчыгыштан күчерелеп, Мәскәүне, Сталинградны саклауда катнаша, нык яраланып кайта. Әнием —әйткәнемчә, сугыш елларының авырлыгын күтәргән тыл командирларының берсе. Күренеп торган берничә буынны гына алсак та, безнекеләрнең я хәрби хезмәттә, я дин өлкәсендә, я мөгаллимлектә икәне күренә. Мөгаллимлек, дигәннән, бу өлкәдә эшләгән барлык туганнарымның гомум стажы 900 елдан артык, минем бертуганнарның гына да стажы 160 елдан күбрәк. Әниф абыем күп еллар укытучы, директор булды, Зөһрә һәм Әлфия апаларым да — укытучылар. Менә шулай!
— Сез — гаиләдә төпчек малай. Абыегыз һәм апаларыгыз мөгаллимлек юлын сайлаган булгач, Сезгә дә шул юлдан китү алдан билгеләнгән булгандыр.
— Әйе, миңа белгечлек сайлаганда нәселебездәге “калыплардан” чыгып китү мөмкин түгел иде. Шуңа да юллар Бөре педагогия институтына алып килде. Кечкенә генә шәһәр булуга карамастан, бу институтта бик абруйлы кешеләр эшли иде. Аларның байтагы безнең якларга сөрелгән Мәскәү, Ленинград, Харьков галимнәре, безнең белән эшләгән бай гыйлемле укытучыларыбызны да онытырлык түгел. Алар бездә әдәбиятка, телгә, гомумән, мәгарифкә, мәдәнияткә сөю тәрбияләде. Бөре педагогия институтының чын белем биргәненә, ул белемнең югары дәрәҗәдә булуына иманым камил.
Укып чыккач, юллама белән авылга китәргә иде исәп. Тик уку елларында комсомол органнарында бик актив эшләгәч, эшне институтта дәвам итәргә дигән тәкъдим булды һәм мин институтның комсомол оешмасында секретарь булып эшли башладым. Шуннан ел ярым армиядә хезмәт иттем. Кызык та, кызганыч та, уйландырырлык та: ул елгы чыгарылышта йөздән артык егет бар иде, шулардан без ике кеше генә хезмәткә киттек. Армия хакында ничек кенә димәсеннәр, ул еллар истән чыкмый, үсмер малайны ир-егет итүче бик кирәкле хезмәт ул. Алар ǝәлләǝ каян күренеп тора, ниндидер “егетләрский” үзенчәлеге була.
— Армиядән соң Сезнең язмыш янә Бөре педагогия институты белән бәйләнә, соңыннан — Уфа...
— Армиядән соң минем алда ике юл бар иде. Беренчесе — яңадан комсомол-партия эшенә кайту, икенчесе — я мәктәптә, я югары уку йортында укыта башлау. Икенче юл ныграк тартты һәм мин СССР Педагогия фәннәре академиясенең Бөре педагогия институты лабораториясендә фәнни хезмәткәр булып эшли башладым. Менә кайда булды педагогика фәненең эчендә кайнау, балалар белән чын тәҗрибә эшләрен оештыру! Шуңа аспирантурага зур әзерлек белән барып кердем һәм ике ел дигәндә, диссертация яклап, институтка кайттым. Минем тема авыл хуҗалыгы алдынгылары белән эшләгәндә укытучыларда гражданлык сыйфатлары тәрбияләүгә багышланган иде. Шул тема соңрак докторлык диссертациясендә яңа юнәлеш алды. Фәнни җитәкчем бик акыллы, күпне күргән һәм белгән кеше — сугыш һәм хезмәт ветераны профессор Николай Томин булды. Ул елларда аспирантурага яшьләр тулы әзерлек белән килде, шуңа фәнни эш нәтиҗәләре дә күренерлек була иде. Менә шул җимереп ташланган аспирантура системасының яңадан тергезелүе кирәкле икәненә федераль министрлыкта янә күптән түгел генә төшенә башладылар. Бу эш көйләнеп китәр дигән ышаныч бар.
Бөрегә кайткач та декан вазыйфасын йөкләттеләр. Бик катлаулы чак иде — югары уку йортларында реформалар башланган вакыт... Ун ел декан булып эшләү зур тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде, алдагы эшләргә этәргеч булды. Уфага чакыруның башында торучы — Башкорт дәүләт педагогия институты ректоры Эдуард Хәмитов. Кафедра мөдире булып эшли башлаганчы ук без аның белән Педагогия институты ачу турында сөйләшкән идек, анысын да эшләдек. Диссертация яклау советын докторлык дәрәҗәсенә күтәреп җибәрдек. Кафедра да үсте, яңа, көчле, эзләнүче кадрлар белән тулыланды. Грантлар яулый башладык. Гуманитар кафедрада 20 миллион сумнан артык грант булуы бүген дә барып җитә алмаслык күрсәткеч, башка кафедралар өчен үрнәк! Безнең кафедра ишекләре иҗади эшләүче, иҗади юллар эзләүче укытучыларга, мәгариф җитәкчеләренә, күпсанлы уку йортлары җитәкчеләренә һәрчак ачык иде. Яңа алымнар, осталык дәрәҗәсен күтәрү, конкурсларда катнашу, фәнни-гамәли конференцияләр, тикшеренү эшләре...
— Мәгариф министры булып эшләгән елларыгыз турында да сөйләп китсәгез иде?
— Министр булып китү югарыда телгә алынган эшләрне башкаруда минем алда яңа мөмкинлекләр ачылу булды дип әйтер идем. Шул елларның иң бәкәлгә суга торганы булып демографик проблемалар торды (әле дә шуннан ерак китә алмыйбыз бит!). Һәм бу проблемалар һәрвакыттагыча икътисади проблемалар белән бәйләнештә иде. Шулай итеп, без берничек тә урап үтә алмый торган оптимальләштерүгә килдек. Ничек кенә авыр булмасын, аны да үткәреп җибәрдек. Шунысы әһәмияткә ия: без бу эшләргә алдан уйланылган концепция белән кердек, шуңа да ул тыныч дип әйтерлек узып китте. Телләр укыту проблемаларында да алтын уртаклык таба алдык. Бердәм имтихан проблемалары белән йөзгә-йөз очрашып, аны да җайга салдык. Балалар бакчалары төзү буенча Русия дәрәҗәсендә алдынгылар сафына чыктык. Бу эшкә федераль үзәктән берничә миллиард сум акча алуга ирештек. Үзәк министрлыкта мине “Дерзкий региональный министр” дип йөрттеләр — үтенеч белән барганда җавапсыз кайтмауның бәясе... Нәтиҗәләр көттермәде — мәгариф системасы төбәкләр арасында алдынгылар бишлегенә керде. Мәктәпләребезнең, укытучыларыбызның эше федераль дәрәҗәдә күренә башлады. Финанс югалтулардан котылдык, укытучыларның хезмәт хакын күтәрә алдык, тел проблемалары артта калды, база мәктәпләре булдырдык, яңа закон кабул иттек, бердәм коллектив булып эшли башладык.
Тагын да әйтми булдыра алмыйм: зур проблема булган оптимальләштерү эшләрендә дә республика үз юлын таба алды. Ә ул без уйлап чыгарган нәрсә түгел, балаларның саны кимү белән бәйле. Берничә мисал: 1968 елда Башкортстан мәктәп-ләрендә 888 мең бала укыса, 2011 елда 444 меңгә кала, бер генә балалы 151 класс, ике балалы 200дән артык класс эшли иде. Ничек боларны онытасың инде? Мин үземне бу системадан бүген дә аерып карамыйм.
— Сез — бик күпкырлы шәхес. Иҗатка ничек вакыт табасыз?
— Иҗат — бик катлаулы эш. Язачакны һәм язганны һәрчак уйлап йөрү, аны гел шомарту, эзләнүләр, әйтергә теләгәнне телнең кирәкле формаларын табып әйтү, образлылык, фәлсәфә эзләү, аның әһлакый, тәрбияви мәгънәсен күз уңында тоту, эчтәлек белән форманың бер калыптан булуын тәэмин итү — айсбергның өске өлеше генә. Калганы инде — бернинди кагыйдәләргә дә сыймый торганы, башта кайнаганы... Минем өчен иҗат төп эштән бераз ял итәргә мөмкинлек бирә. Эш төрен алмаштырып тору үзе бер ял бит. Драматургия — иң катлаулы жанр, иң авыр юл. Театр сәнгате кешене тәрбияли. Театрдан кеше уйланып, рухи яктан чистарынып чыгарга тиеш. Пьесада үзәкне өзгеч, күңелгә үтәрлек темалар яктыртылырга тиеш дип уйлыйм. Бу өлкәдә эшләү җиңел түгел, ләкин кызыклы. Ә шигырьләргә килгәндә, бу — минем өчен чын ял, бу “эш”не мин яратып башкарам. Балалар өчен шигырьләрем — аерым юнәлеш. Татарстанда чыккан “Мин бәләкәй бит әле” китабым “Ел китабы” исеменә лаек булды. Языла башлаган чәчмә әсәрләрем бар, ләкин вакыт җиткереп булмый әле.
— Гаиләгез Сезгә терәк-таянычтыр? Якыннарыгыз турында да ишетәсе килә.
— Һәркем өчен шулайдыр, минем өчен дә гаилә — изге төшенчә. Гаиләнең психотерапевтик функциясе көчле. Мәсәлән, эштән арып-талып кайтып кердең, ди. Өйгә кайту белән бу арыганлык онытыла, күңел күтәрелә, якыннарыңның җылысын тоясың. Әйе, гаилә терәк ул. Хатыным Гөлшат Әниф кызы озак еллар табибә булды, әле вузда эшли. Кызым Лариса минем юлдан китте, фән белән шөгыльләнә, психолог. Улым, нефть-техник университетын тәмамлап, үз белгечлеге буенча эшли.
— 65 яшьне нинди хис-кичерешләр, планнар белән каршылыйсыз?
— Алга карап яшәргә кирәк. Кеше беркайчан да эшсез булмаска тиеш. Мин, гомумән, планнар корып яшәү яклы. Ирешелгәннәр белән генә яшәү дөрес түгел. Һәрвакыт максатың булу, позитив карашта булу мөһим. Шушы көннәрдә “Китап” нәшриятында балалар өчен “Ак тирәк – күк тирәк” дигән китабым чыгарга тиеш. Сайланма әсәрләремнең өч томлыгын да әзерлим. Тәмамлыйсы драма әсәрләрем бар. Туган як тарихы белән дә кызыксынуым көчле. Бу өлкәдә өч китабым бар инде. БДУда педагогия кафедрасы мөдире дә мин. Эшләр күп, иншаллаһ, күп тә булсын!
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Уңышлар сезгә! Матур гомер бәйрәмегез белән!