+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
15 июнь 2021, 15:10

Нефть даны шәһәре ул

Апрельдә Октябрьскийның республика әһәмиятендәге шәһәр статусы алуына 75 ел тулды. Истәлекле дата уңаеннан “Шәһәргә нигез салучылар” мемориалында бәйрәм чаралары киң колач белән үтте, төп тантаналы вакыйга исә сентябрь башында оештырылучы “Шәһәр көне”нә планлаштырыла. Ул нефтьчеләр төбәге буларак таныл­ган шәһәрдә һөнәри бәйрәм сыйфатында да билгеләнәчәк. Төбәккә чираттагы эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бай тарихлы хезмәт традицияләренә ия Октябрьскийда юбилей чараларын киң колач белән, зурлап үткәрүне яклап чыкты. Республиканың иң эре һәм үсешкән биш шәһәре саналып, 114 меңнән артык кеше яшәгән төбәктә бәйрәмгә әзерлек ничек бара, бүгенге шартларда шәһәрнең икътисади тармагы нинди юнәлештә үсә, социаль өлкәдәге яңалыклар халык тормышында ни рәвешле чагыла – шушы һәм башка сораулар белән Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Шмелевка мөрәҗәгать иттек.

Әңгәмәдәш турында

Алексей Николаевич Шмелев 1960 елда Дәүләкән районының Ленинский авылында туган. 1986 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмам­лагач, хезмәт юлын “Башнефть” компания­сенең Октябрьский ремонт-төзелеш идарәсендә башлый, мастер, баш инженер була, идарә җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә. 1998-2004 елларда — “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсенең автотранспорт-юл цехы начальнигы, Октябрьский нефть-газ машиналар төзү заводының генеральный директоры була. 2007 елда Октябрьский шәһәре хакимияте баш­лыгының беренче урынбасары итеп тәгаен­ләнә. 2013 елның декабреннән – шәһәр хакимияте башлыгы.


— Мин Октябрьскийда күптән үз кеше — 35 ел гомерем һәм хезмәт эшчәнлегем шушы шәһәр белән бәйле, — ди Алексей Николаевич. — Шуңа да аның тарихын яхшы беләм. Шәһәрнең барлыкка килүен бу төбәктә нефть яткылыклары табылу хәл итә. Ә алар 1937 елда ук ачыла һәм шактый куәтле була. Яткылыкларны үзләш­терүгә тоташ илдән нефть белгечләре җәлеп ителә. Бәләкәй генә поселок үсә. Шул ук вакытта, биредә эшләүчеләргә зур бурычлар куела. Нефть чыгару Бөек Ватан сугышы вакытында да тукталмый. 1944 елда 100нче скважинадан куәтле нефть фонтаны атыла. Әйткәндәй, әлеге нефть яткылыгы запаслары буенча бу чорда дөньякүләм билгеле бишәү исәбенә керә. 1946 елда исә төбәк нефтьчеләре “кара алтын” чыгаруны, сугыш алды еллары белән чагыштырганда, 6 тапкыр арттыруга ирешә. Шәһәр статусы алгач, нефтьчеләргә яңа мөмкинлекләр ачыла. Иң беренче чиратта, бу социаль инфраструктура үсешендә чагыла. Берничә ел дәвамында яңа шәһәр рәвеше алган төбәк танымаслык булып үзгәрә. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтим: шәһәребезнең урыны итеп Ык елгасы буендагы Мулла, Төрекмән, Зәет, Нарыш, Московка кебек борынгы, һәркайсы 300 еллык тарихка ия авыллар уртасындагы тигезлек сайлана. Ок­тябрьскийның географик яктан мондый уңайлы урыны аның икътисади-социаль үсешенә гаять зур йогынты ясады. Башкортстанның Көнбатыш капкасы саналучы төбәк хәзерге чорда иле­безнең Ырынбур, Самара, Татарстан тарафларын тоташтыручы һәм аларны бәйләүче булып тора.

Сәнәгать – үсештә

Октябрьскийның 22 эре һәм урта предприятиене берләштергән сәнәгать комплексы һәр елны 24 миллиард сумлык товарлар чыгара һәм хезмәтләр күрсәтә. Эре предприя­тиеләрнең күп­челеге нефть тармагына юнәлеш тота. Шәһәр сәнә­гате – яңару юлында, көндәш­леккә сәләтсез пред­приятиеләргә алмашка заманчалары килә. Аларның күпче­легенә үсеш хас, нәтиҗәдә, җитеш­терү куәтләре дә җитез арта.
Шәһәр хәзерге чорда да нефть чыгаруда эре үзәкләрнең берсе булып кала. Нефтьчеләр 28 яткылык үз­ләштерә, ягъни сейсмотикшерүләр алып бара, шул ук вакытта “кара алтын” чыгара. Әйткәндәй, аның еллык күләме 2 миллион тонна тәшкил итә. Русиянең заманча холдингы “ОЗНА”, “Пакер” фәнни-җитештерү фирмасы, “Петро Тул” компанияләр төркеме, “Ойл-Сервис” җәмгыяте, “Нефтемодулькомплект”, нефть сервисында югары технологиягә ия предприятиеләр буларак, республикада һәм Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылды. Алар “Русиянең иң яхшы 100 товары”, “Башкортстанның иң яхшы товарлары”, “Башкортстан Республикасының иң яхшы сәнәгать компаниясе” конкурс­ларының күп тапкырлар җиңүчеләре сыйфатында танылды. Бу пред­приятиеләрнең һәркайсы – җитди һәм ышанычлы партнер.“Прибор” җәмгыяте, “Горизонт” фәнни-җитештерү фирмасы скважиналар һәм геофизик техниканы тикшерүдә яңа ысуллар булдыруга зур өлеш кертүе белән билгеле.
Нефть сәнәгате белән бәйле булмаган предприятиеләр дә актив үсеш юлына чыкты. Шуларның берсен аерым билгеләп үтү зарур. “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы, мәсәлән, җитеш­терү куәтләрен заманча технологияләр нигезендә арттырып, республиканың иң алдынгы пред­приятиеләре сафына басты, Башкортстанны ил күләмендә танытты. “Альтернатива” продукциясе Русия һәм СССРның элекке республикаларына чыгарыла, шулай ук Европа һәм Азия илләрендә тарала. Яшьрәк пред­приятиеләрдән “Евротекс”, “Башкорт фарфоры”, “Италбашкерамикаплюс” җәм­гыятьләре җитештергән продук­циянең һәркайсы кабатланмаслыгы һәм югары сыйфаты белән аерылып тора.
Соңгы елларда, комплекслы ярдәм күрсәтелү сәбәпле, шәһәрдә урта һәм кече малтабарлыкның кискен үсеше күзәтелә. Икътисадның бу тармагына 25 меңнән артык кеше җәлеп ителгән, хезмәткә сәләтлеләрнең 40 процентын тәшкил итә бу. Тоташ алганда, шәһәрдә 4 меңгә якын урта һәм кече малтабарлык субъекты исәпләнә. Малтабарлар белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәле механизмы булдырылды. Ул үз эченә күптөрле ярдәм чараларын ала. Болар — ташламалы займ һәм субсидияләр бүлү, салымнар күләмен киметү, консультация-мәгълүмат хезмәтләре күрсәтү һәм башкалар. Урындагы үзидарә органнары бу юнәлештә шулай ук киң эшчәнлек алып бара. Шәһәр хакимиятендә атна саен “Малтабарлык сәгате” үтә. 2020 елда 33 инвестиция проекты каралып, шулардан 128 миллион сумга исәпләнгән сигезе тормышка ашырылды.

Хыялдагы объектлар төзелә

Торак төзелешенең төп үзенчәлеге итеп елдан-ел аның күләме артуын күрсәтер идем. Шәһәр яңа йортлар һәм тоташ бистәләр исәбенә киңәйгәннән-киңәя. Атап әйткәндә, һәр елны 50 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырыла. Агымдагы елга да ниятләр зурдан. Хәзерге вакытта ике яңа бистә төзелеше буенча проект документлары әзерләнә, 38нче бистәдә комплекслы төзелеш дәвам итә. Республика ярдәме белән сусаклагыч файдануга тапшырылып, шәһәрдә эчәр су проблемасы хәл ителде. “Башкортстан ихаталары” программасы кысаларында 2020 елда зур 5 ихата төзекләндерелде, финанс­лауның гомум күләме 67,9 миллион сум тәшкил итте. Дүрт елда барлыгы 29 ихата төзек­ләндерелде. Шуңа да игътибар итәр идем: шәһәрдә күпләп спорт объектлары төзелде, болар — биатлон үзәге белән роллерлы чаңгы трассасы, ял паркларында һәм мәктәп яны билә­мәләрендә универсал спорт мәйдан­чыклары, бассейн да кергән Боз сарае. Капиталь ремонттан соң Милли мәдә­ниятләр үзәге, мәктәп балалары туклану комбинаты ачылды. Кабул ителгән программаларга ярашлы, һәр елны мәктәпләр һәм балалар бакчалары яңартыла. “Уңайлы мохит булдыру” федераль программасы кысаларында, шәһәребез барлыкка килгәндә төзелгән сквер һәм паркларны яңарту буенча күләмле эш бара. Бу өлкәдә үзгәрешләр шулкадәр зур, аңа сокланмау мөмкин түгел, чөнки яңа төзелеш материаллары кулланыла, объектларны заманча бизәүгә дә игътибар артты. Җиңү паркында “Солдат уйлары” мемориаль комплексы янында ачык һавада сугышчан техника музее экспозициясе урнаштырылды. Бу объект предприятие, оешмалар һәм шәһәр халкының иганә акчасына күтәрелде. Бер ел эчендә 4 миллион сум акча җыелды. Октябрьскийны төзекләндерүгә малтабарларны җәлеп итү дә яхшы нәтиҗә бирә. Алар тырышлыгы белән ябык футбол манежы һәм мәйданчыклар, теннис корты, воркаут мәйданчыгы, скейт-парк һәм балалар уен мәйдан­чыгы, яңа бистәдә футбол кыры барлыкка килде. Бер сүз белән әйткәндә, төзелеш шәһәребезне күркәмләндерде. Шул ук вакытта, шәһәрнең тарихи үзенчәлеген һәм кабатланмас ландшафтын саклап кала алдык. Әлеге максатта берничә буын вәкилләре хезмәт һәм тырышлык салды. Моның горурланырлык нәтиҗәсе безнең күз алдыбызда. Октябрьский 100 меңнән артык кеше яшәүче шәһәрләр арасында “Иң төзек шәһәр” республика конкурсларында – биш, Бөтенрусия бәйгесендә өч тапкыр җиңеп чыкты һәм югары исемне бүген дә аклап килә.

Халык сәламәтлеге сагында

Шәһәр халкының сәламәт тормыш рәвешен тәэмин итү – өстенлекле юнәлешләрнең иң мөһиме һәм моңа бездә булдырылган заманча медицина челтәре булышлык итә, дип ассызыклар идем. Октябрьский муниципалитетара медицина үзәгенә әверелде. Сә­ламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан күп кенә алдынгы медицина технологияләре үзләштерелде, алар иң катлаулы чир­ләрне дә дәвалау мөмкинлеге бирә. Техник тәэминат та югары дәрәҗәдә, шуңа бәйле, төгәл диагноз куеп, байтак гомерләр сакланып кала. 2012 елдан барлык дәвалау-профилактика учрежде­ние­ләрен 1нче шәһәр дәваха­нәсенә берләштерүгә ирештек. Аның базасында респуб­ликаның 9 медицина округларының берсе саналган Үзәк оештырылды. Анда төзелгән күп профильле челтәрдә 30 бүлекчә исәпләнә, ул медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтү мөмкинлегенә ия. Республика җитәкче­леге ярдәме нәтиҗәсендә 1нче шәһәр дәваханәсенең хирургия корпусына реконструкция үткәрелде. 2нче стационарда ремонт эшләре бара, биредә дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә кан тамырларын дәвалау үзәге ачылды. Дәваханә­ләрнең техник базасын яңарту буенча алга китеш бар, мәсәлән, 1нче шәһәр дәваханәсе күчмә модульле комплекслар белән тәэмин ителде. Ашыгыч медицина ярдәме автомобиль паркы даими яңартыла, соңгы ике елда 10 машина алынды. Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында 1нче шәһәр дәваханәсендә күптөрле чаралар тормышка ашырылды. Кислород белән тәэмин итү челтәренә тулысынча реконструкция ясалды, өстәмә рәвештә 140 кислород ноктасы җиһаз­ланды, 12 вентиляция аппараты алынды. Тоташ исәпләгәндә, 2020 елда 295 миллион сумлык 342 берәмлек медицина җиһазлары корылып, файдануга бирелде. Гомумән, Октябрьский шәһәре медицина ярдәме күрсәтүдә зур мөмкинлекләргә ия, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсе карамагында амбулатор гемодиализ һәм күчмә модульле үзәкләр, яңа хирургия корпусы исәпләнә. Заманча перинаталь үзәк, шәһәребез­дән тыш, күрше районнар халкын да хезмәтләндерә.

Киләчәк белемнән башлана

Октябрьскийда мәгариф өлкәсенең тарихы шәһәргә нигез салынудан алдарак башлануы табигый, чөнки бу төбәктәге авылларда мәктәпләр элек тә эшләп килгән. Атап әйткәндә, авыл мәчетләрендә мәдрәсәләр булган. Совет чорындагы мәктәпләр исә 1923 елдан билгеле. Хәзерге чорда 15 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнә, татар һәм башкорт гимназияләрен дә кертеп, мондый профильдәге 4 уку йорты бар. Мәктәп­ләрдә 13 меңнән артык бала укый. Безнең мәгариф тармагында электән шундый гадәт саклана: һәр елны урындагы бюджет чыганаклары исәбенә бер балалар бакчасына комплекслы ремонт ясала, моңа өстәп, бакча тулысынча яңа җиһазлар да ала. Өр-яңа балалар бакчасына әверелә ул. Шәһәр бюджетының 70 проценты — социаль юнәлештә, мәгарифкә исә бюджетның 60 проценты юнәлтелә. Октябрьскийны киң таныткан уку йортларыннан Уфа нефть техник университеты филиалын билгелим. Ул, шәһәргә нигез салынып, 10 ел үтүгә ачыла. Абруйлы вузның студентлары арасында ил күләмендә дан казанган белгечләр бихисап.

Мәдәниятле, сәнгатьле төбәк

Шәһәрнең мәдәният челтәре белән таныштыра башлаганда аның күптармаклы икәненә басым ясыйм. Мәдәният йорты, Төрекмән бистәсендәге “Нур” клубы, унбер китапханә кергән үзәк-ләш­терелгән китапханә челтәре, туган якны өйрәнү-тарих музее – аның бер өлеше генә. Милли мәдәниятләр үзәге, ике балалар сәнгать мәктәпләре, Яшьләр сарае мәдәни тормышның нигезен тәшкил итә. Ялны оештыручы мәдәни учреж­дение­ләрдә 26 үзешчән сәнгать коллективы эшчәнлек алып бара, шуларның 25е “халык” һәм “үрнәкле” исемнәрен йөртә. Һәр елны шәһәрдә 400 мәдәни чара үткәрелә, аларга 350 меңләп кеше җәлеп ителә. Бай сәнгать традицияләренә ия шәһә­ребез республика, Русия һәм халыкара конкурслар һәм фестивальләр мәйдан­чыгына әверелде. Республикада киң билгелелек алган “Курай” бәйрәме Октябрьскийда ныклап төпләнде. Казак мәдәнияте төбәкара фестивале безне Русия күлә­мендә танытуы белән әһәмиятле. Югары дәрәҗәдә үткәрелгән мондый мәдәни чаралар Октябрьскийга күпләп туристлар җәлеп итә башлады.
Башкортстанның көнбатышында Октябрьский спорт үзәге буларак та таныла бара. Моңа, әлбәттә, язмышлары бу төбәк белән бәйле данлыклы спортчылар да булышлык итә. Мельбурндагы Олимпия уеннарында көмеш медаль яулаган Равил Хәбетдинов, спорт акробатикасы буенча дөнья чемпионы Ринат Хафизов, грек-рим көрәше буенча дөнья кубогы җиңүчесе Риф Гайнанов, мотоциклда узышучылар Михаил Старостин һәм Ринат Мәрданшин – Октябрьскийда яшәп, зур спортка юнәлешне биредә алалар. Шәһәрдә спорт белән шөгыль­ләнүчеләргә тиешле шартлар тудырылуы электән килә. 50нче еллар башында “Нефтяник” стадионы сафка баса, 1967 елда йөзү бассейны булган спорт сарае төзелә. Әлеге вакытта шәһәрдә спортның 60лап төренә өстенлек бирелә, 4 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе эшли. Ел дәвамында төрле дәрәҗәдәге 500 спорт ярышлары үтә. Октябрьскийда чемпионнар күп, алар Башкортстан һәм Русия җыелма командаларында уңышлы чыгыш ясый.
Шәһәребездә 50дән артык милләт вәкилләре яши. Аларның дуслыгын һәм милләтара бәйләнешләрен югары дәрәҗәдә тоту максатында 7 милли оешманы берләштергән Халыклар дуслыгы йорты эшли. 75 еллык тарихка ия шәһәр бәйрәменең программасын төзегәндә өстенлекне бай тради­цияләрне безнең бүгенге тормыш яктылыгыннан чыгып бәһалауны планлаштырдык. Иң мөһиме – юбилей чаралары түрендә шәһәр үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр булачак.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Фәнүр Гыйльманов әзерләде.
Читайте нас: