-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Юбиляр
25 декабрь 2021, 11:15

Нигъмәтулла авылының хөрмәтле агәбисе ул!

Картлыкта гомер кичергәндә иң заруры — сәламәтлек, аннары инде туган төбәгеңдә яшәү һәм янәшәңдә ярдәмгә килергә әзер балаларың һәм якыннарың булу санала. Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында яшәүче Җүәйрә Сәлимова 80 яшьлек гомер бәйрәмен нәкъ менә шундый хәл-шартларда каршылавы белән бәхетле.

Нигъмәтулла авылының хөрмәтле агәбисе ул!
Нигъмәтулла авылының хөрмәтле агәбисе ул!

Аның тугыз буынны иңләгән нәсел шәҗәрәсендә җир эшен яхшы белгән игенчеләр теркәлгән, шулай ук хәрбиләр дә очрый. “Латыйпов” фамилиясен йөрткән ата-бабалары арасында шактый укымышлы, һәрхәлдә, Коръән белән яхшы таныш дин тотучылар да булган. 1941 елның 22 декабрендә дөньяга килгән сабыйга авылда сирәк очраган “Җүәйрә” исеме кушылуы да ишарә моңа. Гарәпчәдән ул “якынлык, якын булу” мәгънәсенә ия.
Әйткәндәй, Җүәйрәнең әтисе шәҗәрә материалларында ике исемдә теркәлеп калган, болар – Миңлевәли һәм Габделвәли. Ә совет чоры рәсми документларында ул кызылармияче Миңлевәли Латыйпов буларак билгеле. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә һәм ил азатлыгы өчен көрәштә башын сала.
Сугыш чоры балалары өлешенә туры килгән барлык авырлыкларны Җүәйрәгә дә кичерергә туры килә. Гомумән, әлеге буынга тормыш сынауларны да тау кебек өеп бирә. Сугыш бу чор балалары иңнәренә мәшәкатьләрне мулдан аударган, шуңа бик иртә олыгайткан. Сугыш Җүәйрә кебек сабыйларның балачагын гына түгел, иң якын кешеләрен дә тартып ала. Иң үкенечлесе шул — Җүәйрәгә дә, күп кенә чордашлары кебек үк, әти назын татырга туры килми.
Ә тормыш дәвам итә, үсә төшкәч, тол калган әнисе Йомабикәнең төп таянычына әверелә ул. Белүебезчә, сугыш елларында да, аннан соң да авылда тормыш җиңелдән булмый. Ә әлеге буын кешеләре Җиңүне якынайту өчен көч кызганмыйча колхозда эшли, аннары инде авыл хуҗалыгын тергезүгә барлык тырышлыгын сала. Әйтергә кирәк, тылда хезмәт батыры буларак зур тырышлык күрсәткән Йомабикә Латыйпова “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы фидакарь хезмәте өчен” медаленә лаек була.
Бу вакытта сабый гына булса да, сугыш чоры вакыйгалары Җүәйрәнең хәтерендә дә уелып калган, әлбәттә. Тормыш-көнкүреш авыр булса да, ул укырга тырыша. Туган авылы мәктәбендә җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын район үзәге Раевкада дәвам итә, биредә сигезьеллык белемгә ия була. Тормышында зур мөмкинлекләр ачылып, яшь кыз Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Ни аяныч, укуы гына озакка бармый. Зур авырлыклар күреп тәрбияләп үстергән әнисе алдында үзен бурычлы санап, аны ялгызлыкта калдырмас өчен туган нигезгә әйләнеп кайта. Менә шулай итеп, белем эстәргә ерак тарафларга юлланган сугыш чорының ятим кызы язмышын туып-үскән авылы белән бәйли.
Яшьтән эшкә өйрәнеп үскән кыз колхозда да сынатмый. Терлекчелек фермасында сарыклар карый, төрле эшләрдә йөри, басуларда чөгендер утауда катнаша. Уңганлыгына иш килгән янә бер сыйфаты – тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкара, хезмәттә фидакарьлеге белән аерылып тора.
Төс-башка күркәм, инсафлыгы һәм тыйнаклыгы белән аерылып торган кыз авыл егетләренең игътибары үзәгендә була, билгеле. Әмма Җүәйрә күңеленә яткан Шәмсун Сәлимовны сайлап ала, ул да яраткан кешесенә хис-тойгыларын ача. Менә шулай Нигъмәтулла авылында янә бер яшь гаилә барлыкка килә. Сәлимовларның гомере хезмәттә үтә, алар төбәктә иң уңган һәм булдыклы пар булып таныла. Ни аяныч, Шәмсун Миңнегали улының гомере генә кыска була, 2002 елда бакыйлыкка күчә.
Аларның 40 ел бергә үткән гомер агышы истәлекле вакыйгаларга да, күңелле, якты мизгелләргә дә бай була, әлбәттә. Сәлимовлар дүрт балага гомер бүләк иткән. Алар арасында Зөһрә, мәсәлән, Герой-ана буларак таныла, дәрәҗәле дәүләт бүләген аңа Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов тапшыра.
Укытучы булырга омтылып, каһәрле сугышка бәйле балачак хыялы тормышка ашмаса да, Җүәйрә Миңлевәли кызы игелекле ниятләрен балаларына иңдерүе белән бәхетле, дип расларга ныклы нигез бар. Ике улы һәм бер кызы, Башкортстанның педагогия уку йортларын тәмамлап, укытучы белгечлегенә ия булалар, Илдус, мәсәлән, Бөре дәүләт педагогия академиясендә укып чыгып, гомерен укытучы һөнәренә багышлый, хәзерге вакытта ул — Раевка авылының 2нче мәктәбендә директор. Шамил Шәмсун улы педагогия институтын Уфада тәмамлый, хезмәт юлын туган төбәгендә укытучы сыйфатында башлый, район дәрәҗәсендә вазыйфа баскычлары буенча үсеп, хәзерге вакытта Әлшәй район Советы секретаре эшен алып бара. Төпчек кыз Зәлия исә абыйлары юлыннан китә – Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга кереп, укытучы һөнәренә ия була, фән кандидаты исемен йөртүче галимә хәзерге чорда студентларга математика укыта.
80 яшьлек юбилеен туып-үскән төбәгендә балалары һәм якыннары арасында сау-сәламәт килеш каршылаучы Җүәйрә Миңлевәли кызының 16 оныгы һәм 7 туруны бар. Бу — үзе генә дә зур байлык! Моңа өстәп, авылда озайлы фидакарь эшчәнлеге өчен “Хезмәт ветераны” исеменә дә лаек булган. Нигъмәтулла авылының хөрмәтле агәбисенең якыннары хөрмәтендәге гомер юлы дәвам итә.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас в