+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
11 гыйнвар 2022, 10:10

Салаватның шофер хатын-кызларны бәреп үтерәсе килә...

Ләйсәнгә Аллаһ ярдәм бирсен!

Салаватның шофер хатын-кызларны бәреп үтерәсе килә...
Салаватның шофер хатын-кызларны бәреп үтерәсе килә...

Якташыбыз, Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның түган көне булды. Аның белән төшкән фотолары булган һәркем социаль челтәрдә мактанып алды. Кем генә дип данламадык аны: "король", "легенда"... Чыннан да, ул - моңа лаек җырчы. Тагын да кызыклы шәхес, Аксәетнең үткен телле гаярь егете дә әле. Журналистлар аның берничә фикерен каләм очына алган. Безнең игътибарны иң тәүдә аның гүзәл затлар турындагы фикере җәлеп итте.

Баксаң, ул сүгенә торган һәм автомобильне начар йөртүче хатын-кызларны яратмый. «Шунда ук бәреп үтерәсе килә. Башка очракларда хатын-кызларны яратам», — дип сөйләгән артист.

Ә үзе соң сүгенәме? «Беркайчан да тартып карамадым һәм моның нәрсә икәнен дә белмим. Мөгаен, бу сүгенү белән компенсацияләнә»,— дигән җырчы. Белмәссең инде, кайсы начаррактыр...

Бәлки, иң начары хыянәттер? Аның урынын да белә Салават Зәкиевич. «Кайда власть, кайда дуслык, кайда мәхәббәт, кайда акча — шунда хыянәт. Хыянәтнең башка урыны юк», - ди ул.

Тартмыйча да, сүгенмичә дә, хыянәт тә итмичә яшәүчеләр - иң бәхетле кешеләр. Әйдәгез бер-беребезгә шундый бәхет телик! Сезгә дә, Салават Зәкиевич!

Фото: "ВКонтакте"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: