-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
20 гыйнвар 2022, 09:36

Матбугат җанлы да ул!

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның 85 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан.

Матбугат  җанлы да ул!
Матбугат җанлы да ул!

20 гыйнварда 85 яшьлек  күркәм гомер  бәйрәмен  билгеләгән, чын мәгънәсендә ил агасы булган Татарстан Республикасының беренче Президенты, бүген Дәүләт  Киңәшчесе Минтимер  Шәрип улы  Шәймиев  хакында бу көннәрдә күрше төбәк киңкүләм мәгълүмат чараларында да,  федераль матбугат  һәм радио-телевидениесендә дә  бик күп җылы  һәм саллы  чыгышлар, сюжетлар булды.

Югарыда телгә алынган чыгышларда Минтимер Шәрип улының шәхесе, чын мәгънәсендә бар яклап һәм бар тулылыгында ачылды, аларга өстәп нәрсәдер  әйтергә урын да  калмады кебек. Шулай да Татарстанның беренче   кешесе генә  түгел, татар халкының да йөзек кашы  булган, аның  үсешенә бәяләп  беткесез гаять  зур өлеш керткән бу шәхеснең  юбилей көннәрендә Президент сыйфатында  матбугатка,  бигрәк тә милли матбугатка аның   никадәр игътибарлы, ихтирамлы, хәстәрлекле мөнәсәбәттә булуына аерым тукталып үтәсе килә. Башкортстанда татар телендә   нәшер ителүче  басмалар да  бер вакытта да аның игътибарыннан  читтә калмады  һәм әле дә шулай! Әйтик, 2008 елда “Кызыл таң” гәзитенең 90 еллык зур юбилее уңаеннан ул басмабыз  җитәкчелеге белән очрашып, гәзитебез үрнәкләре, “Кызыл таң” канаты  астында нәшер ителүче “Әллүки” балалар журналы белән  җентекле  танышты, редакция эше,  киләчәккә планнар, үсеш мәсьәләләре белән кызыксынды. “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләренә һәм укучыларына  иң җылы һәм  изге теләкләрен дә юллады Минтимер Шәрип улы. Арытаба әлеге җанлы очрашудан җылы сәхифәләр, фотографияләр 2013 елда дөнья күргән “Кызыл таң” фотоальбомында да урын  алды.

Моннан төгәл  биш ел элек, 2017 елның гыйнварында исә “Кызыл таң” гәзите Минтимер Шәймиев­ның  80 яшьлек юбилее уңаеннан аның белән  күләмле әңгәмә  бастырды. Ул интервьюда да  Минтимер Шәрип улының милли матбугатка, татар матбугатына карата  булган тирән ихтирамы, игътибары һәм хәстәрлекле мөнәсәбәте  язманың башыннан  ахырына кадәр  озата барды  һәм кызыл  җеп булып үтте.

Форсаттан файдаланып, 85  яшьлек күркәм  гомер бәйрәме уңаеннан  ихлас тәбрик итеп,  без дә Татарстанның беренче Президенты  һәм Дәүләт Киңәшчесе — татар  халкының, чын мәгънәсендә милли лидеры, зур абруйлы ил агасы Минтимер  Шәрип улы Шәймиевка барлык “Кызыл таң” гәзите укучылары исеменнән  үзебезнең тирән  ихтирамыбызны  һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Юбилеегыз мөбарәк булсын, тән һәм җан  сәламәтлегендә  милләтебезнең йөзек кашы булып, та­гын озын-озак еллар халкыбызга, илебезгә хезмәт итәргә, изге эш-гамәлләрегез белән ватаныбызны данларга язсын!

 

“Кызыл таң”чылар.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: