-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Юбиляр
21 гыйнвар , 10:07

Директор булып тумыйлар

“Тәҗрибә еллар белән килә”, – ди “Элитмит” җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Реҗәпова.

Директор булып тумыйлар
Директор булып тумыйлар
Зур предприятиенең эшен алып бару, сәүдәнең төп ысулларын һәм технологиясен өйрәнү, тирән анализ, кирәк булганда эшчәнлек тактикасына үзгәрешләр кертү, стратегик партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайлау, коммерция тәкъдимнәре өстендә баш вату, клиентларны җәлеп итү, мәгълүматны мониторинглау, яңа контрактлар булдыру, җитештерү күләмнәрен арттыру — ничек уйлыйсыз, хатын-кыз директорга мондый эшләрне алып бару җиңелме? Өстәвенә, гаилә җылысын саклау, балаларны кайгырту кебек бурычлар да аның өстенә салынган.

— Тырышканда, бөтен нәрсәгә дә өлгереп була. Һәр­чак аек акыл белән эш итәргә, үз көчеңне дөрес бүләргә кирәк. Мин үзем эшкә бөтен көчемне, тырышлыгымны бирсәм дә, өстенлек — гаи­ләмә. Шуңа да әти-әни­ләргә, тормыш иптәшемә, улыма тиешле вакыт бүлергә тырышам, — ди Гөлнара Реҗәпова.
Шушы көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләүче Гөлнара Денис кызы — җа­ваплылыгы чикләнгән “Элитмит” җәмгыяте, ягъни Нефтекама ит комбинаты директоры.
— Директор булып тумыйлар, барысына да эшли-эшли өйрәнәсең. Биредә 16 ел эшлим, предприятиегә коммерция буенча директор булып килгән идем. Ул вакытта тәэминат бүлеге җитәкчесе булып эшләүче коллегам Рузилә Әхнәф кызы нык ярдәм итте. Хәзер инде барысына да өйрәндем — тәҗрибә еллар белән килә, — ди Гөлнара ханым.
Гөлнара Денис кызы Нефтекама шәһәрендә туып-үскән, биредә мәктәпне тәмамлап, машиналар төзү техникумында “Икътисад һәм авыл ху­җалыгы тармакларын планлаштыру” белгечлеген үзләш­те­рә, аннан соң Ижевск шә­һәрендә югары уку йортына укырга керә, “Икътисад һәм предприятиедә идарә итү” факультетында белем алып, диплом яклый.
— Эшнең төрле нечкәлек­ләре күп. Коллективта эшләү, аның белән идарә итү җитәк­чедән зур осталык таләп итә. Мин үзебезнең учредитель Роберт Җәләевның хезмәткәр­ләргә нинди мөнәсә­бәттә булуын күреп һәрчак соклана идем. Аның өчен хезмәткәр­ләрнең социаль якланган булуы бик мөһим. Кешеләрне кайгырта белә, иртән, мәсәлән, хезмәткәр­ләрне автобус алып килә, кичен тарата, төшке аш бездә 40 сум, тагы бик күп уңай мисаллар китереп була. Минем үземдә дә хезмәт кешесенә карата хөрмәт зур, шуңа күрә эшләве авыр түгел, уртак тел тиз табыла, — ди Гөлнара ханым.
Гөлнара Реҗәпова җитәк­ләгән ит комбинаты бүгенге көндә куәтләрен арттыра бара, биредә йөздән артык төр колбаса, консерва, ит деликатеслары, ярымфабрикатлар җи­тештерелә. Продукция Нефтекамада гына түгел, респуб­ликаның төрле район — шә­һәрләрендә, Удмуртия, Татарстан төбәкләрендә, Екатеринбургта киң таралган. Халык “Камский бекон” итен, колбасаларын яратып һәм теләп ала.
Моннан тыш, “Элитмит” — балалар учреждениеләрендә тукландыру өчен сертификатка ия, бу да күп нәрсә турында сөйли, чөнки балалар туклануы — һәрчак катгый кон­трольдә тотыла.
— Без халыктан малны тере авырлыкта кабул итүче тирә-якта бердәнбер предприятие. Малларны төрле яклардан китерәләр. Югары сыйфатлы продукция җитеште­рәбез, марканы тотарга кирәк, — ди директор ханым.
Әлбәттә, эштән соң ял итү дә мөһим, Гөлнара Денис кызы тормыш иптәше, ахирәт­ләре белән урманга гөмбәгә, җиләккә йөрергә ярата, бакчада эшләү — иң яраткан шөгыльләренең берсе.
Нәзифә һәм Денислам Абзалдиновларның бердәнбер кызы булса да, иркәләнеп үсми ул. Узган ел алтын туйларын үткәргән хөрмәтле Нәзифә Мөхәмәдьяр кызы белән Денис Галәү улы матур тормыш юлы үтә һәм кызлары Гөлнараны да гадел, тырыш итеп тәрбияли.
— Гөлнара ханым үзе дә ире Варис белән матур тормыш корганнар. Варис Ренат улы 30 ел машиналар төзү техникумында эшләп, пен­сиягә чыккан. Уллары Данис Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, белгечлеге буенча эшли. Гөлнара белән Варис бүгенге көндә аның уңышларына сөенеп яши.
...Илле яшь — үткән тормыш юлын анализлый, алга планнар кора торган чор. Әлбәттә, Гөлнара Денис кызы да үткән елларга, үткән юлларга борылып карап, аларга бәя бирә.
— Куйган максатларыма, теләгәннәремә ирештем, Ал­лаһка шөкер. Әти-әнием йө­зенә кызыллык китермәдем, тормыш иптәшем белән бә­хетле гомер кичерәбез, улым — горурлыгым бар. Дуслар күп, туганнар белән тыгыз аралашып яшибез. Алга таба тагы да матуррак итеп яшәргә язсын, — ди юбиляр.
Күркәм хатынның күркәм теләкләренә без дә кушылабыз: уңышлы имин еллар килсен! Тормышларыбыз ямь­ләнеп, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын. Тагы да матур үрләр көтсен Сезне, Гөлнара Денис кызы!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас в