Авылда туып, авыл һавасын сулап, чирәмдә тәгәрәп үскән бала башка төрлерәк була... Аның күңеле нечкә, изгелек белән тулган. Ул кошлар телен дә аңлый, чишмә чыңлавына кушылып җырлый, болыннарда уйнаклап чабышкан колыннарга ияреп рәхәтләнеп йөгерә...
Әнә шулай авылда үскән егетләрнең берсе Риф Хөснуллин урта мәктәпне тәмамлагач, язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә ниятли. Шушы хыялы аны югары уку йортына алып килә. Ләкин башкаланың таштан тезелгән биек биналары, шау-шулы тормышына күңеле ятмый. Иртәнге авылны, чыбыркы тавышын сагына егет. Нәтиҗәдә, сагынудан нишләргә дә белмәгән Риф соңгы имтиханга кереп тә тормый, авылга кайтып китә.
Әйе, һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр. Бәлки аның да шәһәр тормышын кабул итү вакыты җитмәгән булгандыр. Балтач районында туып-үскән егет 1957 елда Аскын авыл хуҗалыгы училищесында комбайнчы һөнәренә укып кайта. Шушы елда туган ягында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Тук башаклар, комбайн гөрелтесе мәңгелеккә хәтеренә кереп кала. Игенче иң кирәкле һөнәр икәнен аңлагач, дүрт сезон урып-җыю кампаниясендә катнаша.
Адәм баласы һәр нәрсәгә өлгереп, бу эшнең кирәклеген аңлап килергә тиеш. Идарәдә Риф Шәрифгали улын колхоз исәбенә укытырга карар чыгаралар... Соңрак, Хөснуллин бу карарның үз тормышында иң дөрес, уйланылган адым булуын аңлый. 1961-66 елларда колхоз стипендиаты Башкорт авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында укый. Аның студент елларыннан мөһим бер вакыйгага тукталасы килә. III курсны тәмамлагач, студент авылга кайтып, комбайнда эшли башлый. Механик ярдәмчесе булып практика үтә. Урып-җыю тәмамлангач, район партия комитеты Хөснуллинны Ставрополь краена комбайннар алырга җибәрә. Үзенең әрсезлеге белән, дипломатлык осталыгын кулланып, студент Хөснуллин районга 10 комбайн алып кайта. Бу районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур ярдәм була. Яшь кешенең гади эшчеләрне аңлавы, шул ук вакытта, тыңлый һәм тыңлата белү сәләте ачыла. Җәйге каникулларда авылда комбайнчы булып эшли. Бу турыда район гәзитендә материаллар да чыга. Урып-җыю тәмамлангач, райком 3 кешене, шул исәптән Риф Хөснуллинны да Алтай краена ярдәмгә җибәрә. Анда да Хөснуллин алдынгылар рәтендә була, премияләр алып, үрнәкле эшли.
Өч сезон урып-җыю кампаниясендә үзен бары уңай яктан гына күрсәтә ул. Укуын тәмамлагач, туган “Урал” колхозына эшкә кайта. 1966 елның 1 августында баш инженер вазыйфасында җиң сызганып эшкә тотына. Колхозның техникасы бихисап. Йөк машиналары көн дә рейска чыгарга тиеш. Терлекчелек, сәүдә, урта мәктәп, дәваханә автомашиналары һәрвакыт төзек булырга тиеш. Моны колхоз рәисе генә түгел, халык таләп итә. Нәкъ менә шунда Рифнең төпле җитәкче булачагын башлангыч партия оешмасы күрә. Төп бурыч — колхоздагы барлык техника төзек булырга тиеш. Бу — яңалык түгел, ә язылмаган закон. Запас частьләр һәрвакыт дефицит булды. Аны табуның үз серләре бар. Хөснуллин алты механизатор белән Харьков трактор заводына бара. Килешү нигезендә тракторларга бер вагон запас частьләр кайтарыла. 1970 елда баш инженер үзе генә бара һәм тагын бер вагон частьләр алып кайта, колхозда өр-яңа трактор барлыкка килә. Риф Хөснуллинның хезмәт нәтиҗәләрен райком күрә һәм 1972 елның 12 июнендә “Урал” колхозы рәисе вазыйфасына тәкъдим итә. Колхозчылар бу фикерне хуплап каршылый. Нәкъ шул елларда колхозчыларның өченче Бөтенсоюз съездында КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре Л. И. Брежнев үзенең чыгышында болай диде: “Һәрбер колхоз һәм совхоз үз вакытында һәм планлы рәвештә механизаторлар һәм башка белгечләр әзерләргә, кадрларның билгеле бер резервын булдырырга, алар өчен кирәк булган производство һәм көнкүреш шартларын тудыру турында хәстәрлек күрергә тиеш. Моңа ирешергә кирәк, кадрлар көтеп, техника тик тормасын, ә әзерлекле кешеләр кулында булсын!”
14 ел рәис булып эшләү дәверендә Риф Хөснуллин беренче чиратта төрле чорда эшләгән башлангыч партия оешмасы секретарьларының даими ярдәменә таяна. Ф. Габдрахманов, З.Фәезов, З. Мөхетдинов, Ф. Миргаев аның хезмәт юлында тирән эз калдыралар. Бердәм эш таш яра, ди халык. Терлекчелек продукциясе җитәштерү буенча да, игенчелектә дә “Урал” колхозы ныклы адымнар ясый. Тушкыр, Мишәр, Яңа Балтач авылларында капиталь проект буенча сыер фермалары төзелә. Мәнәгәздә мал симертү төркеме оештырыла. Беренче бригадада өлкән бригадир булып КПССның Балтач райкомы бюросы әгъзасы Әгъзам Солтаншин эшне яхшы оештыра. Аннан соң Мәгъдән Хамаев, Фоат Яхин эстафетаны дәвам итте. Савучылардан Фәридә Мөхиева, Хакимә Рамазанова, Әминә Хәмитова, Фәгыйлә Галләмова, Зифа Вәлиәхмәтова, Нәфыйга Вәлиева, Тушкырдан — Флүзә Гәрәева, Әлфинур Шәйхуллина, Азалия Казыйханова, Наилә Әхмәдуллина, Фәрдүнә Гайнелҗанова, Хәббә Шәрәева район буенча чагыштырмача күп сөт саудылар. Тушкыр бригадасын Әхмәтнур Исламшин җитәкләде. Бу авыл колхозчылары барлык юнәлешләрдә дә уңышлы эшләде. Мәнәгәздә симертү төркемендәге маллар 400 килограмм авырлыкка җиткерелеп, дәүләткә сатыла иде. Көнлек артым — 700-800 грамм. 4005 гектар сөренте җирләрдән уртача уңыш 25-30 центнер тәшкил итә. Рентабельлелек шул вакытта гына югары була. Асавка бригадасында 4500 баш сарык асрала, колхоз ел саен 100 центнер йон сата. Николай Миңнегалиев эшне озак еллар нәтиҗәле алып барды. Бригадир Салих Туктакиев белән кулга-кул тотынышып эшләделәр. Алар хезмәттәшләрен дә зурлый белде, эшчеләргә хөрмәт белән карады. Халыкның көнкүрешен яхшырту — көнүзәк мәсьәлә булды. Үзәк бригадада ак тегермән төзелде. “Урал” колхозы ел да дәүләткә 34000 центнер чамасы иген сата иде. 1982-83 елларда терлекчелек продукциясен сату буенча хуҗалык республикада социалистик ярышта җиңүче дип табыла, рәис КПСС Өлкә комитеты, БАССР Министрлар Советы, профсоюзларның Өлкә советы Почет Грамотасы белән бүләкләнә.
1986 елда Риф Хөснуллин район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, хакимият башлыгының беренче урынбасары итеп үрләтелә. 1993 елның 22 июнендә авыл хуҗалыгында уңышлы эшләгәне өчен “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Бергә эшләгән елларда хезмәт алдынгылары Роберт Зарипов, Фәгыйлә Галләмова, Мөхтәрәм Имаев, Азалия Казыйханова, Рәхимҗан Мөкыймов, Фәридә Мөхетдинова, Васбикамал Нуримова, Әлфинур Шәйхуллина, Кәшифә Шәймөхәммәтова, Мәгърүф Хәбибрахманов төрле орден-медальләргә лаек булдылар. Фоат Яхин һәм Рәлиф Хисмәтовлар районның шәрәфле шәхесе булып танылдылар. Риф Хөснуллин өчен яңа вазыйфа — күпкырлы, хәл итәсе мәсьәләләр тагы да колачлырак. Хәзер инде районның авыл хуҗалыгын югарыга үрләтергә кирәк. үзаллы карарлар кабул итәргә күнеккән ул. Иң югары сыйфат билгесе белән бәһалап була аның булдыклылыгын. Тыйнаклыгына хәйран калырлык. Риф үз фикере булган кешеләрне ихтирам итә.
Идарә начальнигы районда заманча комбайннарның аз булуын аңлый һәм Ростов шәһәренә юллана. Квота белән генә бирелә торган техниканы – 10 комбайн алып кайта. Яңа урында да Хөснуллин эшне төгәл һәм нәтиҗәле алып бара. Ә алга куелган бурычлар бик күп. Башкортстанның Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе И. Габитов районда берничә тапкыр була, озак еллар уңышлы эшләгән җитәкчене Мактау грамотасы белән бүләкли. Халык, җитәкчелек Риф Шәрифгали улы Хөснуллинга Балтач районының “Шәрәфле шәхесе” исемен бирә. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып нәкъ 11 ел эшли ул. 80 яшьне узгач та, аның заман белән бергә атлавына, югары мәдәниятле, кешелекле булып калуына игътибар итәсе килә. 2002-16 елларда районның Хезмәт, Бөек Ватан сугышы һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе булып эшләде. Республика Ветераннар советы тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары бар. Ул үзенең замандашларын ихтирам итә, бергә эшләгән колхозчылар белән бүген дә тыгыз аралашып яши.
Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.