Республиканың “Кызыл таң” гәзите редакциясендә җаваплы секретарь вазыйфасында эшләгән вакытым иде. Җиңү көне алдыннан Краснокама районы гәзите редакциясеннән “Куусалу тоткыны” дигән мәкалә алдык. Аның авторы Гөлнара Гыйлемханова Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тоткынлыгында булган бер якташының күргәннәрен бик тәфсилләп язган. Мәкалә безгә бик ошады һәм озак та үтми Гөлнараны “Кызыл таң” редакциясенә эшкә чакырдык.
Язган мәкаләсе буенча мин Гөлнараны өлкән яшьтәге тәҗрибәле журналисттыр дип уйлаган идем. Кабинетыма яшь кенә бер ханым килеп кергәч, аптырап калдым. Какча гәүдәсе, кечкенә буе аны тагын да яшьрәк итеп күрсәтә.
— Рим абый, сез мине танымыйсыздыр инде. Мин Юрмиязбаштан Рәшит Сөләймановның кызы булам. Сез безнең колхозда эшләгәндә, мин мәктәптә генә укый идем әле, — дигәч кенә алдымда якташым торуын аңладым.
Гөлнара Күрдем урта мәктәбеннән соң, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлап, шактый еллар Краснокама районы гәзитендә эшләргә өлгергән икән. Биредә ул хәбәрчедән мөхәррир урынбасарына кадәр күтәрелгән.
Гөлнараны гәзитебезнең Нефтекама төбәге буенча үз хәбәрчесе вазыйфасына кабул иттек. Беренче көннәрдән үк ул җиң сызганып эшкә тотынды. Шуңа коллективка бик тиз кереп китте, үзен иҗади эзләнүче хәбәрче буларак күрсәтте. “Журналист һөнәрен алыштыра” дигән рубрикага материаллар әзерләү вакытында ул авыл көтүенә дә чыкты, гәзит-журналлар да таратты, дәваханәдә санитарка булып та эшләде. Берничә тапкыр гәзитнең ел лауреаты булды, “Журналист” журналы үткәргән “ЛедиЖур” Бөтенрусия конкурсында җиңү яулады һәм Мәскәүдә Матбугат балында катнашты. Редакциянең һәм республикабызның төрле министрлыкларының, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Көндәлек актуаль проблемаларны күтәрүче аналитик мәкаләләре, авыл уңганнары турында сурәтләмәләре, басулардан, фермалардан эш барышы турында фоторепортажлары белән беррәттән, гәзит битләрендә аның шигырьләре, хикәяләре даими басылып тора. Аның “Кызыл таң”да дөнья күргән “Әрем” повестен күз яшьләрсез уку мөмкин түгел.
Гөлнара Гыйлемханова туган районыбызны, туган авылын, аның кешеләрен бик ярата. Юрмиязбашны төзекләндерүгә зур көч сала. “Атайсал” программасы Гөлнара Рәшит кызы өчен күптән башланды. 2014 елда ул, әтисен, гаиләсен, туганнарын һәм авылдашларын җәлеп итеп, авылның чишмәсен төзекләндерүне хәстәрләде һәм “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме оештырды.
Тәтешледә ике дистә елга якын партия райкомының беренче секретаре йөген тарткан Нәдим Гамиловны районда гына түгел, республикада да күпләр хәтерли торгандыр әле. Гөлнара Гыйлемханова җитәкчелегендә Юрмиязбашта “Гамил оныклары” исеме астында 2016 елда үткәрелгән Шәҗәрә бәйрәмендә аның исеме зур хөрмәт белән искә алынды. Бу чараны халык әле дә онытмый. Чөнки бәйрәмдә Гамил бабайның бүгенге көндә төрле фамилияләр белән яшәүче варислары барланды, арадагы туганлык җепләре яңартылды.
Өлкән буын вәкилләре хәтерлидер, Бөек Җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм иткән чорда авыл Советы үзәкләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә обелисклар төзелде. Ә бәләкәй авыллар читтә калды.
Юрмиязбаш — Күрдем авыл Советы биләмәсендәге зур булмаган авыл. Соңгы 30 елда илебездә үткәрелүче авылларны бетерү сәясәте аны да читләтеп үтмәде. Авылда буш торучы йортлар саны арту — моңа ачык дәлил. Ә бит авылдан Бөек Ватан сугышында алтмыштан артык ир-егет катнашкан. Аларның күпчелеге Туган илебез азатлыгы өчен канкойгыч алышларда башын салган. Авыр сугыш елларында тылда фидакарьлек күрсәткән хезмәт каһарманнары, сугыш чоры балалары да байтак. Авыл бетсә, алар да онытылачак бит. Шушы фикер тынгылык бирми Гөлнараның күңеленә. Алар турында истәлекне мәңгеләштерү максатында ул авылда обелиск төзергә дигән карарга килә.
— Бу карарымны иң беренче булып әтием хуплады, — дип искә ала Гөлнара Рәшит кызы.
Рәшит абзый кызының карарын хуплап кына калмый. Өлкән яшьтә булуына карамастан, күп кенә эшләрне үз куллары белән башкара. Бу изге эшкә авылдашларын да җәлеп итә. Юрмиязбашта обелиск 2017 елда ачылды. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлардан тыш, тыл батырлары һәм сугыш чоры балаларының исемнәре дә мәңгеләштерелгән. Обелискны ачу тантанасында, авыл халкыннан тыш, тирә-як авылларда һәм район үзәгендә яшәүчеләр дә катнашты.
Ә 2020 елда сугыш чоры балаларына багышланган аерым һәйкәл Краснокама районы үзәге Николо-Березовка авылындагы паркта ачылды. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең дә берсе Гөлнара Гыйлемханова булды, дисәм һич арттыру булмас. Авыл биләмәләре хакимиятләре хезмәткәрләре белән берлектә ул Краснокама районында яшәүче 13 меңнән артык сугыш чоры баласының исем-шәрифләрен теркәүне оештырды һәм бу исемлек аерым китап булып басылып чыкты. Гөлнара Рәшит кызы мондый китапны Тәтешле районында да чыгару теләге белән яши.
Гөлнараның туган авылы, авылдашлары өчен башкарган эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Узган елда ул Юрмиязбашның зиратын чистартуны һәм киртәсен яңартуны оештырды. Ә киләчәккә планнары тагын да зуррак. Мин аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә сокланам.
Гөлнара Рәшит кызы журналист эшчәнлеге белән генә чикләнми. Ул Нефтекама шәһәренең һәм Краснокама районының җәмәгать тормышында да актив катнаша. Халык арасында “Кызыл таң” гәзитен пропагандалау җәһәтеннән төрле чаралар оештыра. Мәсәлән, гәзитебезнең 100 еллык юбилее уңаеннан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миннуллин белән Нефтекама шәһәре филармониясендә оештырылган очрашу кичәсендә минем үземә дә катнашу насыйп булды. Зал тутырып килгән халыкның яраткан шагыйребезне аягөсте басып алкышлавын күреп, хезмәттәшемнең оештыру осталыгына сокланып утырдым. Шундый ук кичә Яңавыл һәм Тәтешле районнарында да үтте.
Гөлнара үткәргән “Гармун бәйрәме”н Нефтекама халкы бүген дә сагынып искә ала. Бәйрәмдә йөздән артык гармунчы катнашуы — чараның никадәр киң масштаблы итеп оештырылуына ачык дәлил.
Узган ел Гөлнара Рәшит кызы Нефтекама шәһәрендә “Бәлеш фестивале” оештырып, халыкны тагын бер тапкыр шаккатырды. Бәйрәмгә утыздан артык бәлеш пешереп алып килгәннәр иде. Ул оештырган чаралар халыкның күпләп катнашуы белән аерылып тора.
Шул ук вакытта ул бит ир хатыны, өч бала әнисе. Өлкән кызы Оксананың — үз гаиләсе. Ике кыз үстерәләр. Гөлнара Рәшит кызы аларны тәрбияләшүдә кызы белән киявенә зур ярдәм күрсәтә.
Икенче кызлары Алия Ижау дәүләт медицина университетында уңышлы белем ала. Ул урта мәктәптә укыганда спорт бәйгеләрендә даими катнашты, бию ансамбленең иң актив әгъзасы иде. Моның белән университетта тагын да активрак шөгыльләнә. Шушы көннәрдә генә илебез башкаласы Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясап, анда яшәүчеләргә татар-башкорт биюләренең матурлыгын күрсәттеләр.
Кече уллары Вәгыйзь әле мәктәптә укый. Әти-әнисен яхшы билгеләре белән куандыра.
Рәшит абый һәм Гаилә апа Сөләймановлар гаиләсендә алты бала – ике ул һәм дүрт кыз үсәләр. Әти-әниләре үрнәгендә кечкенәдән хезмәт сөеп үскән балалар тормышта үз урыннарын җиңел тапты. Алар арасында авыл хуҗалыгы белгечләре дә, укытучы да, медицина хезмәткәре дә һәм журналист та бар. Һәркайсы матур гаиләләр корып, балалар үстерде. Мин аларның үзара татулыгына һәм әти-әниләренә зур ихтирам белән карауларына сокланам. Рәшит абый мәрхүм инде. Гаилә апа җәйне Юрмиязбашта үткәрә, кыш чыгарга Нефтекамадагы фатирына килә. Биредә аның ике кызы һәм улы яши. Һәр атнаның җомгасы — алар өчен әнкәй көне. Кайда гына булсалар да, алар бу көннең кичендә әниләре фатирында җыела. Еш кына Тәтешле районының Аксәет авылында яшәүче кызлары Гадилә белән Рәдилә дә киләләр. Оныклар да катнашуы мондый “җыеннарның” әһәмиятен тагын да күтәрә, минемчә.
Мин Краснокама районы гәзитендә хәбәрче булып эшләгән чорда Гөлнара белән тагын да якынаеп киттек. Бергәләп командировкаларга йөрдек, геройларыбыз белән “уртаклаштык”. Мине Гөлнараның райондагы күп кешеләр белән танышлыгы сокландыра. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, моның өчен хезмәтеңне яратырга, үзең язган кешеләргә чынлап торып гашыйк булырга кирәк. Ә Гөлнарада андый сыйфатлар бар, дип авыз тутырып әйтә алам.
Миңа тагын аның бик катлаулы эшләргә дә кыю тотынуы ошый. Журналист һөнәрен сайлауда да шушы кыюлыгы ярдәм иткән. Унынчы сыйныфта укыганда ул инша язып “Татарстан яшьләре” гәзите игълан иткән конкурска җибәрә. Озак та үтми, конкурсның икенче турында катнашу өчен аны Казанга чакыралар.
Яшерен-батырын түгел, хәзер күпчелек ата-ана баласын янәшәдәге мәктәпкә дә озатып куярга тырыша. Ә Гөлнара, кыюлыгын туплап, ялгызы Казанга чыгып китә. Кызларының алдына куйган максаттан чигенмәячәген яхшы белүче әти-әнисе аны: “Әллә бармыйсыңмы соң?” — дип үгетләп тә маташмый, кайчандыр авылдан чыгып китеп, Казанда яшәүче бер әбинең адресын табып бирәләр.
Бәхеткә, әби кызны бик җылы каршылый. Моңардан канатланып киткән кыз, икенче турны да уңышлы үтеп, конкурста беренче урын һәм бер генә имтихан тапшырып педагогия институтына керү хокукын яулый.
Ләкин Гөлнара, журналист булам, дигән балалык хыялына хыянәт итми. Документларын университетның журналистика факультетына тапшыра.
Моннан берничә ел элек аны да Нефтекама шәһәре хакимиятенә мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе вазыйфасына эшкә алганнар иде. Хакимияттә эшли, яхшы хезмәт хакы ала, кешегә тагын нәрсә кирәк инде, дип, Гөлнара өчен куанырга да өлгермәдем, ул хәбәрче эшенә кире кайтты.
Заманында үзем дә район Советы рәисе урынбасары вазыйфасыннан редакциягә кайткан кеше буларак, бу җәһәттән Гөлнарага берни дә әйтмәдем. Чөнки “журналистика вирусы” дигәнне ишеткәнем бар. Ул кеше күңеленә кереп урнашса, аның белән бергә үлә, дигәнне яхшы беләм һәм моңа ныклы ышанам.
Рим ӘХМӘТОВ,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.