+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
1 февраль 2022, 10:25

“Өмет – минем күңел халәтем”

Башкортстанда туып-үскән күренекле язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановка – 65 яшь.

“Өмет – минем күңел халәтем”
“Өмет – минем күңел халәтем”

1 февральдә Башкортстанда туып-үскән күренекле язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе, мөхәррир, әдәбият мәйданына килгән күп кенә каләм ияләренең остазы Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановка 65 яшь тула.
Бүгенге әңгәмә каләм әһеленең тормыш юлын, иҗатын яктырту, аның үткән юлына күз ташлау һәм язучының бүгенге күңел халәте турында булыр.

– Галимҗан абый, Сез – төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә эшләүче сирәк каләм иясе. Проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты, әдәби тәнкыйть... Халык авыз иҗаты әсәрләрен, бигрәк тә татар мифларын җыеп, китап итеп чыгаруыгызны беләбез. “Тукай­ның мең сере” дигән фәнни-популяр, биографик хезмәт яздыгыз... Мондый киң колач, сулыш иркенлеге каян килә?
– Кызыксынучанлыктан дип уйлыйм. Ә бәлки, язмыштандыр. Минем язмышка шулай язылган булгандыр. Әдәби, иҗади гомеремне шигырь белән башладым, фәндә тормышка җитди күз белән карарга, фикер тупларга өйрәндем, әдәби тәнкыйтьче булып Язучылар берлегенә алындым, балалар өчен язган әсәрләремдә самимилегемне, ихласлыгымны саклап кала алдым, җырларымда күңел тынычлыгы таптым, сәхнә әсәрләрендә чыныктым, мифологиядә рухи көч тупладым, Бабичны, Тукайны өйрәнеп, шәхеслекнең чын хак-бәясен аңладым, ниһаять, прозада мин үземне таптым. Бүген мин – күбрәк чәчмә әдәбиятта. Өстәлемдә ике роман, повестьлар, хикәяләр ята. Новеллалар, нәсерләр, парчалар җыентыгын төзеп бетереп киләм. Шундый кыска жанрлар да татар укучысы күңеленә бик матур кереп урнаша.
– Сезнең мондый актив яшәү рәвешегез тумыштан ук, нәселдән үк килә дип уйлыйм. Үзем Актаныш җиреннән чыккан ке­ше буларак, төгәл белеп әйтәм: күрше­дә­­ге Башкортстан Республикасының Илеш, Дүртөйле районнары халкы үзләре­нең уңганлыгы һәм сәнгатькә, әдәби иҗатка һәвәс булуы белән аерылып тора. Сездәге тынгысыз җан да бөек Бабич туган Әсән авылында яралган бит!
– Рәхмәт матур сүзеңә. Чынлап та, көчле яшәү дәртенә, романтик, баш җитмәслек хыялый омтылышларга ия булган кешеләр яши безнең төбәктә. Эчке рухи тоем, иҗади азарт бар безнең халыкта. Мин шул шаукымда үстем дә. Әткәм-әнкәм дә, укытучыларым да шундый хыялый булдылар. Ниләр генә эшләмәдек без ул вакытта! Иҗатта да, спортта да, иң мөһиме, укуда да ниндидер яңа методикалар кулландылар булса кирәк. Башка бер җирдә андый укыту, тәрбия алымнарын ишеткәнем, күргәнем булмады. Бу методи­каның мәгънәсе бер генә, аны инде син атап киттең: күпкырлылык, киңплан­лылык, фикер хөрлеге, һәр нәрсәгә иҗади караш, мөстә-кыйль­лек, шул ук хыялыйлык, аның белән бергә – максатчанлык! Тагын... кешене шәхес итеп тәрбияли торган бер мөһим сорау. Әйе-әйе, безне укыткан укытучылар, дәреснең нинди генә предметтан булуына карамастан, үтелгән материалны үзләштергәндә, әнә шул мөһим сорауны бирә иде: “Ә син ничек уйлыйсың?” Дәреслектә бирел­гән фикерләр белән бәхәскә кергән чаклар да булгалый иде. Әнә шул сорау Әсән мәктәбе укучыларын уйларга, фикерләргә, иҗади тоем белән яшәргә өйрәтте дә инде.
– Бүгенге көндә Сезнең кебек яшьләр белән эшләүче юк. Яшьләр бар, ләкин аларны сайлап ала белергә кирәк. Аннары аларга тәрбия, юнәлеш бирү, киңәш-табыш, ахыр чиктә фатиха кирәк. Мин бернәрсәгә аптырыйм: бүгенге язучылар (урта һәм өлкән буын турында сүз алып барам) үзләрен­нән ары китә алмый. Китаплар чыгаралар, дан-дәрәҗәләр даулап йөриләр. Болай гына яшәп булмый бит. Сезнең фикер?
– Синең борчылуыңны аңлыйм. Мин дә борчылып уйланам. Еш кына яшьләр белән эшләүне иҗади бәйге-конкурслар тирәсендәге ыгы-зыгы дип кенә аңлыйлар, шуның белән чикләнәләр. Конкурслар кирәк, әлбәттә. Ләкин алар үзмаксат булырга тиеш түгел. Алар еш булса, рухы, күңеле чыныкмаган иҗатчының ихтыяр көченә зыян да килергә мөмкин әле. Без мондый очракларны да күп күрдек. Һәр бәйгене, һәр җиңү яки җиңелүне язмыш бәясенә тиңләп яшәүче яшьләр дә күбәйде хәзер. Урын ала алмагач, “Башка язмыйм!” дип кайтып киткән талантлы балаларны да күрергә туры килде. Зур иҗатны әнә шул конкурслар, очраклы җиңү-җиңелүләр алыштыруыннан куркам мин бүген.
Яшь иҗатчыга көндәлек ярдәм, даими киңәш-табыш кирәк. Мохит, аралашу кирәк. Иҗади мәгънәдә рухи җитәкчелек. Аның рифма-ритмын санап утырмыйча, күбрәк шәхес­легенә, әдәби, кешелек, гражданлык позиция­сенә игътибар итәргә кирәк. Даими берләш­мәләр аз шул бездә, яшьләр гәзит-журналлар тирәсенә дә оешып бетә алмадылар, вузларда да хәл тотрыклы түгел. Гүзәл Сәгыйтованың “Калеб” төркеме күп эшли бу юнәлештә, анда шактый җанлылык сизелә. Берничә ел элек жюри составында шул ук “Калеб” оештырган “Яңа буын” программасында катнашырга туры килде. Бик куанып, сөенеп йөрдем. Ун-унбишләп яшь каләм иясе зур әдәбият ишеген шакый. Димәк, тагын буын килә. Шәп бит бу! Тагын берничә төркем бар. Әйтик, “Иделем акчарлагы” конкур­сы­ның үз традициясе, форматы оешып җитте, ул да татар әдәбиятына берничә көчле әдип бирде. Алар арасында Башкортстаннан да талантлы каләмнәр бар. Әйтик, Дилбәр Булатова, Айдар Зәкиев иң тәүдә шушы конкурста бәяләнделәр. “Глаголица” дип аталган, татар һәм урыс теллә­рендә гамәлгә куелган Халыкара бәйсез әдәби премия соңгы елларда шактый талантлар ачты. Бу бәйгегә дә Башкортстаннан ел саен дүрт-биш талантлы укучы бала килә... Жюри әгъзасы буларак, мин аларга аеруча игътибарлы булырга тырышам...
Менә син “әдипләр пассив” дисең. Кемдер яшьләр белән эшләми икән, минем аларны битәрлисем килми. Һәркем яшьләр белән эшли алмый. Бу – бер. Икенчедән – яшьләр һәр язучы артыннан ияреп тә китми. Бүгенге яшь иҗатчылар мәктәп түгәрәгенә йөреп, укытучы авызына карап утыра торган укучы балалар түгел.
Остазлык ул – үзеңә алганга караганда күбрәк бирү. Олы җанлылык һәм кече күңеллелек – остазлыкны әнә шулар билгели. Чын остазлыкның матур үрнәге – Илдар Юзеев. Мин үзем дә аның шәкерте. Остаз булырга мин нәкъ менә аңардан өйрәндем. Остазлы булуның бер үзенчәлекле ягы бар икән – баштарак яшьләр янына үзем күп йөрсәм, хәзер исә үзләре килә. Шалтыраталар, почта аша әсәрләрен салалар, очрашулар сорыйлар, хәтта таләп итәләр... Әлегә бер генә кешене дә кире какканым юк.
– Тагын бер һөнәрегезне искә алмыйча булмый. Ул да булса, университетта укытуыгыз, ягъни мөгаллимлек...
– Әйе, моннан бик күптәнге кайсыдыр тормышымда “университет чоры” да булып алды. Алты еллап Казан дәүләт универси­тетының татар бүлегендә, журфакта һәм рабфакта татар әдәбиятыннан лекцияләр укырга туры килде. Бик сагынам шул елларны, чөнки бик яшь идем ул чакта, бөтен барлыгым, зи­һенем-күңелем өмет-хыяллар белән тулган чак иде. Шулкадәр мавыгып, тырышып укытып йөрүемне хәтерлим. Бер үк вакытта студент­ларның фәнни түгәрәкләренә кураторлык итәм, кичләр-төннәр буе коридор озынлыгында “Әдәби сүз” стена гәзите чыгарабыз. Әле генә студентлыктан мөгаллимлеккә күчкән егетне дәртләре ташып торган яшь-җилкенчәк ничек кенә тыңлап бетергәндер, белмим, әмма шуны төгәл хәтерлим: мин студентларым белән аралашуда һич кенә дә кыенлык кичермәдем. Беркөнне санап утырам: баксаң, мин әдәбият укыткан студентлар арасыннан сигез әдәбият профессоры чыккан!
1986 елда университеттан Татарстан китап нәшриятына төшеп киткәч тә (шулай сөйләшә идек, чөнки Бауман урамындагы “Матбугат йорты” астарак урнашкан), мин татар бүлеге белән элемтәне өзмәдем – төрле елларда “Такташ иҗаты”, “Лиро-эпик жанрлар”, “Мифология һәм татар әдәбияты”, “Әдәби мөхәр­рирлек”, “Әдәби тәнкыйть”, “Әдәби иҗат ла­бо­раториясе” һ. б. махсус курслар, практикумнар алып бардым. Шулай мин үземне мөгаллимлек формасында тоттым, бүген дә студентлар янына барырга атлыгып торам, очрашуларга, лекцияләр укырга чакырулар күп...
– Заманында “Албастылар” романы татар дөньясын шаулатты. Сез аның дәвамын язам дигән идегез. Язылдымы, кайчан халыкка чыгарырга уйлыйсыз?
– “Албастылар” минем өчен язмыш әсәре булды. Ул “Казан утлары”нда басылып чыккан көннән башлап, көн саен диярлек йә укучылар хаты, хәбәре, телефон шалтыравы, электрон почта язмасы йә булмаса берәр фәнни хезмәт, диссертация материалы булып миңа килеп ирешә тора. Беренче биш елда укучылардан алган кочак-кочак хатларны әле дә кая куярга белмим. Ул чакта бу әсәремне кайбер авыллар, клубларга җые­лып, төннәр буе кычкырып укып чыктылар, Хәлимне яки Нәфи­сәне, Майяны эзләп урманнарда йөрүчеләр дә булды, хәтта. Бу фе­номен миңа төш аша килде һәм минем җанымны гомер­леккә тынгысыз итте. Бүгенгә кадәр аның шаукымлы идеялә­реннән котыла алмыйм. Әйе, әсәрнең дәвамы да язылды. Китап буларак басмага тәкъдим ителде. Шушы гыйнвар аеннан Чаллыда басыла торган “Мәйдан” журналында өзекләре дөнья күрә. Өстәп шуны гына әйтәм: аның икенче өлеше дә беренче китапта сурәтлән­гән шаукымлы-сихри интригалардан һич ким түгел. Ләкин яңа китап беренчесеннән нык кына аерыла да. Мин үзем дә нык кына үзгәр­дем бит инде. Аерымлык, үзгәреш стильгә, иҗади алымнарга гына кагылмый. Әсәр­нең сүз, фикер сөрешендә, идея эчтәлегендә дә шактый үзгәреш булачак. “Албасты урманы” белән Кампәрле авылы арасында барган шаукымлы мәхәббәт тарихы икенче китапта халкыбызның фаҗи­гале-драматик үткәненә, аның аянычлы язмышына барып тоташа; бераз гына серне дә ачыйм инде: Казан ханнары шәҗәрәсе белән бәйле серләргә, шаукымлы маҗара­ларга алып китә...
– Сез – күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабич туган Әсән авылыннан. Бабич рухы Сезгә ничек тәэсир итте? Туганнар тү­гелме?
– Мәшһүр татар-башкорт шагыйре Шәех­задә Бабич – минем авылдашым, хәтта якын күршем. Әмма туганым түгел. Без – Күәш буе малайлары. Безнең урам кайчандыр ике яклы булган. Безгә каршырак, бераз чалышрак якта – Бабичларның йорт нигезе. Йорты күп­тән юк, нигезен дә безгә таба ярны кимереп ки­лүче Күәш елгасы алып киткән. Әмма аларның йорт-җир биләмәләренең бер өлеше исән-сау калган. Узган елның җәендә булган корылык вакытында шактый суын югалткан Күәш елгасы ярында Бабичларның кое бурасы килеп чыкты. Ләм эчендә яхшы гына сакланган кое бүрәнәләренә кагылу миндә аеруча тетрәндергеч хисләр уятты. Чөнки Шәехзадә бу коены үз иткән, яраткан, бакчада туганнары эшләгән­дә су ташып торган...
Әлбәттә, мин “Бабич гипнозы”нда үстем. Аның шаукымында дисәм дә ярыйдыр. Безнең телдә гел ул иде. Мин укыган класста да Бабич музее иде. Без барыбыз да “бабиччылар” идек. Эзтабарлар отряды төзеп, авылдан авылга йөреп, шагыйрь хакында истәлекләр җыйдык, аның туганнары белән очраштык. 70нче елларда күрше авылда шагыйрьнең бертуган сеңлесе Нәҗибә апа яшәде... Аны күреп сөйләштек, Бабич чорыннан калган бик күп истәлек-ядкярләр таптык...
Баштарак “бабиччы” булдым, аннары үзем дә, Бабичка ияреп, шигырьләр яза башладым. Шулай әдәбиятка килдем. Аңлап, өйрәнеп, тартылып-ымсынып, хәтта максат куеп килдем. Хәзер дә уйлыйм: Бабич булмаса, Галимҗан Гыйльманов дигән язучы булыр иде микән?! Мине бер сорау борчыды ул вакытта: нигә аның бөеклеген таныйлар, шул ук вакытта өйрәнергә кушмыйлар. Гәзит-журналларда да бастырмыйлар. Безгә бик үк аңлашылып бетмәгән “халык дошманы” дигән сүзләр дә ишетелеп ала... Ләкин Әсән үз шагыйреннән бервакытта да ваз кичмәде, аны дошманнар рәтенә кертеп карамады. Халык аны пәйгамбәри бер зат итеп күрде, таныды, ә без, аз-маз шигырьгә тартылган малайлар, Бабич кебек шагыйрь булырга хыялланып яшәдек... Кемдер хыялланып кына калды, ә мин Казанга ук чыгып киттем...
– Туган авылыгыз, районыгыз, гомумән, Башкортстан белән элемтәдә то­расызмы? Еш кайтып йөрисезме? Минем­чә, чын әдип-язучы күңелендә туган нигез тоемы һәрвакыт булырга тиеш.
– Әйе, син мең тапкыр хаклы! Туган җир тоемы бетсә, күңел сүрелә, сүнә дип уйлыйм. Аннары, иҗат кешесе, барыбер дә, гомере буе үз туган як кешеләре турында әсәрләр иҗат итә, алар телендә яза, аларча уйлый, фикерли... Көлә һәм елый... Ярата һәм нәф­рәтләнә... Яши. Минем белән дә шулай: нәрсә генә язсам да, нинди герой тудырырга тырышсам да, авылдашларымның берәрсе күз алдына килә дә баса, килә дә баса...
Әйе, Башкортстанга һәрвакыт кайтып йөрим. Әсәндә 93 яшенә чыккан газиз әнкәм яши, бертуган энеләрем Азамат, Ревинер го­мер итә, кадерле сабакташларым мине Са­бантуйга кайтыр дип көтә, мәктәбемдә укучылар, укытучылар очрашуга зарыгып тора... Дүртөйлегә барсам, каләмдәш дусларым, фикер­дәшләрем күрешергә өзелеп тора. Хакимият башлыгы Риф Йосыпов белән аралашу, фикерләшү үзе бер җан рә­хә­те. Мин “шигырь җене” кагылган, шагыйрәнә җанлы андый ихлас район, шәһәр башлыгын башка белмим... Уфада Ганс абыем Хәкимов яши. Әсән мәктәбендә уникаль укыту-тәрбия методикасын уйлап тапкан мөгаллимнәрнең берсе ул. Әнкәйдән кала, нәкъ менә Ганс абый минем белән “Галимҗаным” дип сөйләшә. Ә мин аңа “абыем” дим. Уфадагы дусларым – Илдус, Олег, Фаил, Радик, Рәдис, Фәния, Айгиз, Мөнир, Илшат, Рәүф, Марат – шулай ук минем өчен бик тә якыннар, газизләр... Узган елда Уфа мине чын-чынлап куандырды: ”Китап” нәшриятында башкорт телендә “Табылдык хатлар” дигән китабым дөнья күрде.
– 65 яшьлек язучы, Сезнең фикерегезчә, иҗатка һәм киләчәккә карата нинди карашта булырга тиеш?
– 65 яшьлек язучы иҗатка һәм киләчәккә карата өметтә булырга тиеш. Минем үткәндәге тормышымның иң зур нәтиҗәсе дә шул булды: өметләнергә, өметтә яшәргә һәм хәтта аны үз тормышыма алырга, өметтән язмыш тудырырга өйрәндем. Бүгенге татар әдәбиятына, бигрәк тә зур әдәбият мәйданына чыккан яшь иҗатчыларга карата бары тик өмет хисләре генә туа миндә. Һәр буында да өмет­ле каләмнәр барлыгына, һәр жанрда да өметле әсәр­ләр туып торачагына чын күңе­лемнән ышанам мин.
Ничек диләр әле, иң талантлы әсәр әлегә язылмаган, иң талантлы язучы-әдип тә тумаган... Өстәлдә яткан һәр яңа әсәр алдагыларыннан яхшырак булырга тиеш, шулаймы? Мин үзем шулай яшим. Димәк, мин оптимист булып чыгам? 65 яшьтә оптимист булып калу уен эш түгел ул.
– Хәзер нәрсәләр язасыз? Иҗатыгызда кайсы жанр өстенлек итә?
– Хәзерге вакытта минем өстәлдә ике роман ята. Берсе – Бабичка, аның тормыш эволюциясенә, иҗат ярсуларына, язмыш интригаларына, Тукайга тиң бөеклегенә, һәр шәкерт аңларлык көлке-кәмитенә, ниһаять, инкыйлаб логикасы белән генә аңлап-аңлатып булмый торган фаҗигасенә багышлана. Икенчесе, инде тәмам­ланып килгәне, “Шайтан коткысы” дип атала һәм Күктән сөрелгән Иблис темасына багышлана. Бөтен серне ачып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: минем мондый әсәрне язганым да, укыганым да юк иде әле... Тагын бер зур эшем бар: бүген мин “Тукайның мең сере” дигән публицистик эссе-парчалар томын тәмамлап киләм. Балалар драматургиясе буенча да яңа проектларым бар.
Бүген мин күбрәк прозаик. Әмма күңелемдә шагыйрь дә яши, драматург та бар, балалар әдәбияты да якын миңа. Рухи йола мирасыннан, мифологиядән, дастан-легендалардан да китә алмыйм... Лингвистика фәне буенча да мавыктыргыч хез­мәтләр язгалыйм. Бу яклап татар укучысы әле мине белеп бетерми...
– Студент елларыгыздан нинди кызыклы, мәгънәле һәм киләчәк язмышыгызга тәэсир иткән вакыйгалар истә калды?
– Студент чагында, соңрак аспирантура чорында минем язмышыма тәэсир иткән, бөтен йөрәгем белән тетрәндереп, тормыш борылмаларына кертеп җибәргән вакыйгалар шактый булды. Шуларның күбесе – танылган шәхесләр белән очрашулар. Хатыйп Госман, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Әмирхан Еники... Алар мине иң элек Шәехзадә Бабичның авылдашы булган өчен үз итте. Әйе, Бабич исеме минем өчен өлкән остазларым күңеленә ачкыч кебек иде. Бу исем иң серле йөрәкләрне дә ешрак тибәргә мәҗбүр итә, иң шикле-шөбһәле күңелләрне дә шәрран ачып җибәрергә сәләтле иде. Минем олы әдәбиятка килүем дә, кеше арасына кереп, каләм чарлый башлавым да иң элек Бабич исеме белән бәйле. Бигрәк тә Нәкый Исәнбәт һәм Хәсән Туфан белән очрашулар язмышка тиң булып истә калды. Соңрак чордан Рәдиф Гаташ белән, аннары Мөдә­рис Әгъләм белән очрашулар күңелгә сеңеп, анда мәңгелеккә урын алды... Бигрәк тә Хәсән Туфан белән очрашу мине шок хәленә салган иде. Мин әле аңлап бетерә алмыйм: күп еллар буе төрмәләрдә ятып, сөргеннәргә сөрелеп, ничек сабый җанлы, самими күңелле кеше һәм зур шагыйрь булып кала алды икән ул? Мөдәрис Әгъләм бервакыт миндә бер кочак әле генә язган кулъязма караламаларын онытып калдырды. Бераз вакыттан соң эзләп таптым моны. “Шулай, шулай, – мин әйтәм, – кайчан килеп аласың үз язмаларыңны, алар югалырга мөмкин бит, Мөдәрис әкә?” “Калсын, югалсын, борчылма, – ди шагыйрь, – мин аларның барысын да яттан беләм...”
– Гаиләгез турында да беләсе килә. Әти-әниегез, хатыныгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз?.. Сез нинди ул, ир, әти һәм бабай?
– Гаиләм зур, тулы, тигез. Әткәй генә иртәрәк китеп барды. Әнкәй – Әсән авылының Ак әбие. Йөзне куып барса да, үзен-үзе карый, хәтта безне карарга тырыша, һаман әле без – дүрт малай да – аның киңәшләре белән яшибез. Ул – бик укый торган кеше. Бөтен яңа китапларны, бөтен басма матбугатны укып бара, телевизорда бөтен язучыны, җырчыны таный, белә. Күбесе белән таныш та. Күп кенә җырчы, язучы дусларым, Казан – Уфа арасын үткәндә, аның янына кереп-чыгып йөриләр. Әнкәй шигырьләр дә яза, көй чыгарып, җырлар, мөнәҗәтләр җырлый. Хатыным Гөлнур оныклар белән “җитәкчелек итә”. Алар бездә өчәү – олысына 18 яшь (фортепиано буенча зур уңышларга иреште), кечеләре – 8 һәм 5 яшьтә. Кызларым икәү. “Әтием” дип кенә торалар. Һәрберсенең эше бар, максаты, хыялы бар. Бу бик мөһим.
Ир кеше буларак та, әти, дәү әти буларак та статусымны сакларга тырышам. Тормышымны, гаиләдәге яшәешемне кызыклы итеп оештырырга омтылам. Бу яклап та дөнья мәшәкатьләренә, көндәлек тормышка иҗади килергә тырышам. Бакча, табигать, авыл куль­ты бар бездә. Эш культы бар. Болай яшәү кулай һәм дөрес дип уйлыйм.
– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Галимҗан абый! Гомер бәй­рәмегез котлы булсын, килә­чәктә Сезне зур уңышлар, яңа әсәр­ләр, яңа үрләр көтсен! Исән-сау булыгыз!

Ленар Шәех әңгәмәләште.
Казан шәһәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: