+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
8 февраль 2022, 15:05

Мәгърифәтчелек аңа нәселдән бирелгән

“Кызыл таң”ның элекке мөхәррире Муса Мөлековка 85 яшь.

Мәгърифәтчелек аңа нәселдән бирелгән
Мәгърифәтчелек аңа нәселдән бирелгән


Муса Гайса улы Мөлеков — журналист, мөхәррир, галим, педагог буларак шактый билгеле шәхес. “Кызыл таң”да бергә эшләгән иптәшләре, БДПУда аңардан белем алган яшьрәк милләттәшләребез аны һәрчак уңай яктан телгә ала. Гәзитебездә аның турында мәкаләләр дә, үзенең истәлекләре дә күренгәләп тора. Олуг юбилее уңаеннан аның тормыш юлына, журналистлык, гыйльми һәм укытучылык эшчәнлегенә кыскача байкау ясыйбыз.

Ул Благовар районының Сынны авылында туып-үскән. Әтисе — шул төбәкнең данлы гармунчысы, беренче шоферы һәм сугыш алдыннан “БашЦИК” совхозында механик булып эшләгән Гайса сөекле хатыны Нәгыймә, 4 яшьлек Мусасы, 2 яшьлек Зәбире белән хушлашып фронтка киткән һәм хәбәрсез югалган.
Муса бәләкәйдән үк авыл китапханәсендәге татарча, башкортча, урысча гәзит, журнал, китапларны йотлыгып укый. Җыр-моңнарыбызга гына түгел, тел гыйлеменә, әдәбиятка тартылу аңа нәселдән бирелгән. Күренекле лингвист, “Татар грамматикасы” авторы Вәли Хангилдин, бу өлкәдәге тагын берничә белгеч белән кардәшлекләре булган.
Малай “Кызыл таң”ны даими укып барганда, мин дә шундый мәкаләләр яза алам ләбаса, дигән фикергә килә башлый. Тик нәрсә турында, ничек язарга? Авыл клубының (тәрәзәләр ватык, кәҗәләр кереп йөри) бикле торуы беренче тапкыр кулына каләм алырга сәбәпче була. Гәзиттә бу хатның басылып чыгуы башка кешеләрне дә кузгатып җибәрә. Район җитәкчеләре дә аны укый. Тиздән клуб ремонтлана, тәрәзәләре куела, авылга кино килә башлый, китаплар да кайта, гәзитләрнең ниндие генә юк! Үсмер гәзитнең көченә, “ташка басылган” сүзнең куәтенә шунда ышана һәм гәзитнең халыкка ярдәмен беренче тапкыр шунда күрә.
Мусаның күңелендә тагын бер хыял бөреләнә. Авыл тирәсендә элек урманнар булган, шуннан беткән. Шул урманнарны яңадан үстерергә тели. 1954 елда Сынны җидееллык мәктәбен тәмамлап, Уфа урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ул чорда матбугатның абруе тагын да күтәрелә. Эшче хәбәрчеләр, яшь хәбәрчеләр түгәрәкләре барлыкка килә. “Кызыл таң” редакциясендә Әнгам Атнабаев җитәкчелегендәге түгәрәк каләм тибрәтүче татарларны үзенә җыя. Редакция ул чакта Карл Маркс урамындагы 25нче йортта урнашкан була. Яшь хәбәрчеләр җыела торган залдагы борынгы диванга күрсәтеп, Әнгам Атнабаевның: “Мәҗит Гафури бу диванга утырып ял иткән, кем урынында утырганыгызны белеп торыгыз!” — дип искәртүе егетләргә һәм кызларга җаваплылык өстәгәндәй тоела. Түгәрәк утырышларына Мостай Кәрим, Әнвәр Бикчәнтәев, Нәҗип Асанбаев кебек күренекле язучылар килеп, журналистлык эше тәҗрибәсе белән уртаклашалар, яшьләрнең язганнарына анализ ясыйлар.
Сынны егете техникумнан соңгы “Гидравлика” заводында техник булып бераз эшләп ала. Ләкин туган телгә, әдәбиятка, матбугатка, ә барыннан да элек, укытучылык эшенә мәхәббәт аны 1960 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Бер үк вакытта гәзиткә актив языша да. Дүртенче курста укыганда “Кызыл таң” мөхәррире Таһир Ахунҗанов аны эшкә чакырып китерә, ирекле программа белән укуыңны дәвам итәрсең, ди.
Бу 1964 елның көзе була. Тәүдә Хәмит Сәмихов җитәкчелегендәге яңалыклар бүлегендә эшләп алгач, шактый таләпчән һәм каты куллы Мәүли Садретдинов бүлегенә күчерәләр. Көненә берәр сәгатькә булса да лекция барып тыңлый, имтиханнарны уңышлы тапшырып килә. Журналистикада шулай ук юл башында торган яшьтәшләре Әхмәт Гайсин (райондашы), Эдуард Әгъзамов (университеттагы сабакташы) белән дуслашып, киңәшләшеп эшлиләр. Булачак фән докторлары, профессорлар Үзбәк Гыймадиев, Радик Сибәгатов, Марсель Бакиров, Илдар Низамов та ул вакытта әле “Кызыл таң” журналистлары була.
Муса Мөлеков китапларга, сәхнә әсәрләренә, кинофильмнарга рецензияләрне яратып яза. Рәссамнар күргәзмәләренә барып, картиналарын анализлый. Иҗади портретлар, сурәтләмәләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре дә җанына якын була. 1972-75 елларда ул Казан дәүләт университеты аспирантурасында көндезге бүлектә укый. Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр алып бара, Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты буенча диссертация әзерли. Татар әдәбиятының күренекле галимнәре Хатыйп Госман, Хатыйп Миңнегулов, Нил Юзиев, язучылар Әмирхан Еники (райондашы), Фәнзаман Баттал һәм башкалар белән аралаша. Ә инде галим һәм прозаик Мөхәммәт Мәһдиевны ул гомер буе сокланып һәм яратып телгә ала.
Аспирантурадан соң якташыбызга Казанда эшкә калырга тәкъдим итәләр, ләкин ул ризалашмый – Уфадан, Башкортстаннан читтә эшләүне күз алдына да китерми.
Муса абый 1975 елның ахырына таба “Кызыл таң”га кайтты, хатлар бүлеге мөдире булып эшли башлады. Ел ярымнан аны җаваплы секретарь итеп үрләттеләр. Бу вазыйфаны сигез ел ярым башкарды. Өч ел миңа аның урынбасары булырга туры килде.
1986 елның гыйнварында мөхәрриребезне эшеннән бушаттылар һәм аның урынына... көтмәгәндә Муса Гайса улын куйдылар. “Көтмәгәндә” диюем шуннан — редакция кешеләренең ничәмә буыны кискен карарга килүче, тәвәккәл, мәһабәт гәүдәле мөхәррирләргә күнеккән иде (Гозәеров, Шаяпов, Ахунҗанов, Дашкинның таза буй-сынын күз алдына китерик). Ә Муса абыйның кешеләргә җитәкчелек итәргә омтылышы да сизелми. Йомшак күңелле, үтә гади, тыйнак. Торганы бер мәгърифәтче инде. Ул вакытта филология фәннәре кандидаты буларак БДУда дәресләр дә алып бара иде.
Республика хуҗасы Мидхәт Шакиров һәм төп идеолог Таһир Ахунҗанов Муса Гайса улын чакырып алып, ай-ваена куймыйча, уйларга вакыт та калдырмыйча, шушы үтә җаваплы вазыйфаны үз өстенә алырга күндерәләр. Мәсьәлә аның үзеннән башка да хәл ителгән була инде: Мәскәүгә билет алынган, КПСС Үзәк Комитетының дүрт бүлегендә дә җаваплы хезмәткәрләр аның белән әңгәмәләшергә әзер. Мөлековның документларын “энә күзеннән” дигәндәй үткәреп, сөйләшкәннән соң пропаганда бүлеге мөдире Уфага шалтырата: “Мидхәт Закирович, Сезнең иптәш безгә бик ошады, уңышлар телик аңа!” — ди.
Муса абый мөхәррир булып эшләгән биш ел сәясәт өлкәсендә ифрат катлаулы, илдәге үзгәртеп коруның, милләтара мөнәсәбәтләрнең кискенләшкән чагы иде. Мөхәррир шундый шартларда гәзитнең төп юнәлешен дөрес билгеләп, бер чиктән икенчесенә сугылмыйча җитәкчелек итте. Аның дәверендә гәзиттә сәясәт һәм идеология мәсьәләләре, халык хуҗалыгының барлык тармаклары һәм гади халыкның тормышы буенча көчле тәнкыйть мәкаләләре күп басылды. Ил һәм халыклар язмышына төшкән болганчык, кискен үзгәрешләр һәм тетрәнүләр чорында гәзит үз укучысын югалтмады гына түгел, аларның санын шактый арттыруга иреште. Атнасына 6 тапкыр чыгучы “Кызыл таң”ның тиражы 120 мең данәгә җитте.
Халкыбыз рухи азык, мәгълүмат, тәрбия чаралары эзләп юынтык су чокырына башы белән чуммаган иде әле.
1991 елның 27 мартында Муса Мөлековны мөхәррир вазыйфасыннан бушаттылар. Редакциядән аның өстеннән шикаять тә бар, диделәр. Ләкин аны беркем дә күрмәгән булып чыкты. Ул мифик шикаятьне редакциягә килеп эзләп тә йөрделәр. Тапмадылар. Булмаган нәрсә каян табылсын инде!
Коллектив аны рәхмәт сүзләре әйтеп, истәлекле бүләк биреп озатты. Аңа багышлап шигырьләр дә язып өлгергәннәр иде. Хезмәттәшебез Мөхәммәт Закировның шигъри юллары аеруча истә калган:

“Болганчык дәверләрдә дә
Язлар килә яз булып.
Алтын — алтын булып кала,
Ә алмаз — алмаз булып.
Озатып калабыз Сезне
Иң изге теләк белән.
...Барыбер яшәве яхшы
Баш имәс йөрәк белән”.

Күренекле башкорт публицисты, республика Югары Советы депутаты, Журналистлар берлеге рәисе Ризван Хаҗиев та аның хезмәтләрен югары бәяләп, ялкынланып чыгыш ясады, Диплом тапшырды. Гәзитнең 30 март санының беренче битендә Муса Гайса улын яклаган зур мәкалә басылды. “Кызыл таң”ның бөтен тарихында, бәлки, бердәнбер очрактыр, бу сан “Редколлегия” дигән имза белән чыкты. Ике урынбасар да ул көннәрдә эштә күренмәде, “авырыйлар”, диделәр.
54 яшьлек элекке мөхәрриребез җиң сызганып, Башкорт дәүләт педагогия институтында (хәзер — университет) эшкә кереште. Аның озак еллар дәвамында белгечләр әзерләүдәге эшчәнлеге, гыйльми хезмәтләре турында матбугатта, шул исәптән “Кызыл таң”да күп язылды.
Муса Гайса улының хәләл җефете Закирә Бәдретдин кызы 40 елдан артык БДУда укытты, озак еллар чит телләр кафедрасы мөдире булды. 1966 елда өйләнешеп, бик тату гомер кичерәләр. Уллары Малик һәм Марат та үсеп, укып, шактый югары дәрәҗәләргә ирештеләр.
Журналистлар, укытучылар, студентлар остазына киләчәктә дә исәнлек, бәхет, озын гомер телибез!

Фәрит Фаткуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: