Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык үрнәге. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Киресенчә, алар күргәннәр китапка сыймас.
Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – боларның барысы да Кырмыскалы районының Сахай авылында яшәүче 90 яшьлек Тәнзилә Шәймөхәммәтованың да башыннан үткән сынаулар.
Бик иртә ятимлек ачысын татый ул: әтисе өч баласын, шуның икенчесе Тәнзилә, калдырып, 29 яшендә тиф авыруыннан вафат була. Әнисе дә чирле, шуңа кызларга юньләп уку бәхете дә тими, бәләкәйдән эшкә җигелергә туры килә. Өстәвенә, ачлык-ялангачлык, апасы белән икесенә бер пима, аны алмашлап кияләр. Шулай, үз көннәрен үзләре күрә. Яшь кенә балаларны кызганып, туган тиешле олы яшьтәге әби-бабасы сеңелләрен үзләренә тәрбиягә ала.
— Кышларын аеруча авырга туры килә иде. Мәктәптән кайтабыз да билдән кар ерып, урманга утынга китәбез, — дип искә төшерә тыл ветераны балачак елларын.
Шул ук вакытта җәйләрен колхоз басуларында тир түгә, көзгә — иген җилгәрүдә, ә кышкылыкка буыннары да ныгып бетмәгән кызларны Архангель районына урман кисәргә алып китәләр. Урман хәзерләүчеләргә ашарга пешерә Тәнзилә апа.
— Бигрәк яшь идек, нәрсәдән ничек ризык әзерләгәнбездер. Корымга батып бетәбез, чәчкә тарак керми. Кайвакыт мунча керергә качып кайтып китәбез. Закон каты: икенче көнгә әйләнеп киләбез. Аякта чабата чыдамый иде. Яз җиткәч, колхозда эшләр башлангач кына кайтып керәбез.
1954 елда әле яшәгән нигезгә килен булып төшә Тәнзилә апа. Хаҗинур Хаҗиәхмәт улы белән аулак өйдә танышып китәләр. Егет өйләнешергә тәкъдим иткәч, кыз башта ризалашмый. Ни генә дисәң дә, Хаҗинур ике яшькә яшьрәк бит. “Син чыкмасаң, әнә Мафруза апага өйләнәм”, — дип шаярта егет. Ул вакытта егеткә өзелеп гашыйк булмаса да, аның ышанычлы, уңган булуын күреп, ризалыгын бирә. Өстәвенә, ялгызлык та үзәгенә үткән. Шулай, каенана-каената йортында матур гына яшәп китәләр, дүрт балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы, пар канатлы булып озак яшәргә насыйп булмый. Хаҗинур Хаҗиәхмәт улы 34 яшендә, хатынын, бер кызын һәм өч улын калдырып, мәңгелеккә китеп бара.
Ул вакытта дәваханәсе, яхшы белгечләре бармы авыл җирендә? Бәлки, вакытында ярдәм күрсәтелсә, ул да балаларының үскәнен күреп, оныклар шатлыгына күмелеп яши алыр иде. Шофер булып эшли ул. Рейстан колонна белән кайтып килгәндә иптәшләре сизенә. Хаҗинурга бер-бер хәл булганмы әллә: машинасы юлның әле бер, әле икенче ягына чыгып китә? Кайту белән дәваханәгә алып баралар. Йортына кайтарып җиткергәндә хәле бик мөшкел була, инсульт бәргән.
Тәнзилә апа башкача кияүгә чыкмый, үзен олы яшьтәге каенанасына һәм дүрт баласына багышлый. Башта колхоз бакчасында гына эшләгән булса, ире мәрхүм булгач, фермага да эшкә чыга. Бозау караучының эш көне иртәнге дүрттә башлана. Колхозларның гөрләп торган чагы. Маллар күп, артым алу планы куела. Ә моңа зур көч, тырышлык салганда гына ирешеп була. Шулай, бөтен гомере эштә үтә аның. Хезмәте лаеклы бәһалана: бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып, хаклы ялга чыга.
Кызганычка каршы, авырлыклар моның белән генә дә бетми әле. Әфганстан җирендә хезмәтен лаеклы үтәп кайткан, инде тормышка, гаилә бәхетенә, балалар шатлыгына күмелеп яшәп яткан улы Фәһим каты авырып китә. Әфганстан җирендә үпкәсенә суык тигән була, тора-бара шул үзен сиздерә башлый. Әмма озак дәвалану да нәтиҗә бирми, вакыт үткән саен, чире көчәя генә.
Нишлисең, сугыш чоры баласы түзеп яшәргә өйрәнгән бит инде. Бу кайгыны бераз басарга балалары, оныклары, туруннары ярдәм итә. Аларның кадер-хөрмәтенә, даими игътибарына төренеп, вафат булган улының улы һәм килене тәрбиясендә яши бүген Тәнзилә Низаметдин кызы.
Авыр эш, кайгы-хәсрәт эзсез үтми: сәләмәтлегенең какшавы да шуннан. Ләкин Тәнзилә апа бүгенге җитеш тормышка сөенеп бетә алмый. Көннәрен дә, йокысыз төннәрен дә изге догада үткәрә. Дини йолаларны үтәп яшәвеннән күңел тынычлыгы, яшәргә көч-куәт ала.
Дөнья хәлләре белән дә кызыксына әбекәй, телевизор карый. Гәзит кенә укый алмый башлаган: күзләре начар күрә. Әйткәндәй, бер күзе инде балачакта ук сукырайган булган, моны ул үзе дә белми, шулай тиештер инде дип яши биргән. Кечкенә чакта әнисе белән әрәмәлеккә баргач, күзенә карлыган ботагы кергән була. Әнә шунда ук күзенә ныклы зыян килә. Ләкин бу аңа эшләргә дә, яшәргә дә комачауламый. Авыл җирендә яшәгәч, үзе дә күпләп мал тоткан, бакча үстергән, колхоз эшенә дә өлгергән, балаларын да тәрбияләгән, олы яшьтәге каенанасы, авыру улы белән килене турында да хәстәрлек күргән.
— Авыр чакларны күп күрдең, рәхәт тормышта да яшәп кара, дигәндер инде Ходай Тәгалә, — дип аңлата үзенең озын гомерле булуының серен Тәнзилә апа һәм яшьләргә бүгенге тормышның кадерен белеп, сабыр булып, зарланмый яшәргә киңәш итә.
Үзе дә бит күпме авырлыклар күреп, сыңар канат белән гомер кичерсә дә, сынмаган, сыгылмаган!
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.