-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Юбиляр
4 март , 09:35

Гүзәллекне, гаделлекне зурлаучы

“Кызыл таң” гәзитендә егерме сигез елдан артык хезмәт куйган танылган журналист, шагыйрә, Фәния Габидуллина күркәм гомер бәйрәмен билгели.  

Гүзәллекне, гаделлекне зурлаучы
Гүзәллекне, гаделлекне зурлаучы

“Кызыл таң” гәзи­тендә егерме сигез елдан артык хезмәт куйган танылган журналист, шагыйрә Фәния Га­би­дуллинаның матур юбилее.

1974-79 елларда Казан дәүләт университетының татар бүлегендә укыган студентлар арасында шомырт кара күзле, чая, үткен телле Фәния Сәетгәрәева да бар иде. Талантлы төркемдәшебез иҗаты белән без һәрвакыт кызыксынып тордык.
Дүртөйле районының Наҗытамак авылында туган талантлы кыз күрше Әсән авылындагы урта мәктәпне тәмамлый. Биредә Шәехзадә Бабич рухы белән сугарылган мохит, укытучыларының әдәбиятка һәм шигърияткә җылы мөнәсәбәте аны бик иртә иҗатка җәлеп итә. Бишенче сыйныфта ук “Кошлар кайта” дигән шигырь язып, республика матбугатына юллый. Мәктәптә әдәби түгәрәкнең иң актив әгъзасы була. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, сабакташы, хәзер танылган язучыбыз Галимҗан Гыйльманов белән бергә Казан дәүләт университетына юл тота. Тарих-филология факуль-тетының татар бүлегендә укыганда язучы-шагыйрьләр мохите, танылган шагыйрьләр бе-лән якыннан аралашу, “Әллүки” әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булу аны тагы да ныграк иҗатка якынайта. Университетны тәмамлагач, бер ел Казанның 10нчы интернат-мәктәбендә укытучы булып эшләде. Һәм... уйламаганда, көтмәгәндә беребезгә дә хәбәр итмичә, кайтып китте.... Уфага кайтып, башта комсомолда чарлана, һәм “Кызыл таң” гәзитенә килә. Егерме сигез елдан артык шушы гәзиттә корректор, әдәби хезмәткәр, соңрак әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 2013 елдан 2021 елга кадәр Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе буларак фидакарь хезмәт сала. Фәния Габидуллинаның төрле чорларда иҗат ителгән 7 шигырь китабы, гәзит-журналларда күренекле шәхесләребез турында бихисап саллы язмалары басылып чыкты.
Фәниябез Казан белән бәйләнешен өзмәде. Татарстан матбугатына мәкаләләр язды. Башкортстанның күренекле артистлары Фидан Гафаров, Илсөяр Газетдинова, Гөлли Мөбәрәкова, драматург Флорид Бүләков, композитор Байрас Абдуллин, җырчы, музыкант Радик Динәхмәтов хакындагы язмаларын милләтәшләребез бик яратып укыды. “Мәдәни җомга”, “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел” кебек басмаларда шигырьләре басылды. Алай гына да түгел, аны М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры үзләренең хәбәрчесе рәвешендә коллективлары белән Казанга гастрольгә алып килә иде хәтта. Театр коллективын пропагандалау максатыннан. Мондый бурычны күпләргә йөкләмиләр. Фәниябезнең Казанда дус-танышлары күп булу да моңа этәргеч булгандыр.
Фәниябезнең Казан белән бәйләнеше көннән-көн ныгыды. Бер елны Татарстан Язучылар берлегендә башлап язучылар семинары уздырылды. Бу семинарга Башкортстаннан бер төркем күренекле язучы-шагыйрьләр белән яшь иҗатчыларны да алып килде ул. Әдәби бәйрәм рәвешен алды ул семинар. Җитди, эшлекле чарадан соң татар-башкорт язучылары җыр-биюдә осталыкларын күрсәтте: Язучылар берлегендә зур концерт булды.
Икенче бер килүендә Фәния Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән Казанга егермегә якын Башкортстан шагыйрен алып килде. Бу чара “Казанда Башкортстан шигърияте көннәре” дип аталды. Башкортстан кунаклары арасында халык шагыйре Марат Кәримов та бар иде. Ике көн дәвамында Башкортстан татарларының иҗади десанты Казанны чын мәгънәсендә “яулады”: алар белән “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе “Татарлар”, “Манзара” тапшырулары яздырып халыкка тәкъдим итте. Бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” видеостудиясендә Римзил Вәлиев кунаклар белән җитди сөйләшү оештырды. Язучылар берлегендәге очрашу да истәлекле булды. Аннары “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Шигырь һәм җыр” бәйрәме узды.
Сабакташыбыз Фәния оештырган тагын бер күңелле вакыйгада катнашырга туры килде безгә. Ул “Туган моң илчеләре” дигән китап туе иде. Бу китапка Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары турында фотосурәтләре белән биографик белешмә, сыйган кадәр аларның иҗат җимешләре тупланган. Фәниянең “Без татарлар бит әле” дигән мәкаләсе белән башланып киткән, Башкортстанда яшәүче татар авторларының үз акчаларына чыгарылган бу җыентык гаять зур әһәмияткә ия. Моңа кадәр мондый китап чыкканы булмаган икән. Иҗат белән шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, әдәбиятны яратучылар, гомумән, җәмәгатьчелек өчен дә зур вакыйга булды ул. Бу хезмәтен аның Башкортстанда югары бәяләгәннәр: Фатих Кәрим исемендәге премия белән бүләкләгәннәр. Афәрин!
Бүләк дигәннән. Фәнияне Казанга да бүләкләргә еш чакырдылар. Сабакташыбыз өчен горурланып утырдык. Милләтебезгә күрсәткән хезмәтләрен исәпкә алып, татар телен, мәдәниятен үстерү, гореф-гадәтләрен саклау, мәдәни мирасын баету өлкәсендә башкарган эш-ләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, Язучылар берлегенең юбилей медале, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде.
Фәниябез Казан дәүләт университетында укыганда ук үзен оста оештыручы итеп күрсәтте, дигән идем. Төркемебезнең комсоргы иде ул. Югарыда аталганнар аның без күргән, ишеткән эшләренең бик азы гына. Уфада башкарган эшләре белән матбугат аша танышбыз, әлбәттә. Андагы хезмәтләре өчен дә бик күп бүләкләргә ия ул. Котлыйбыз, сокланабыз, горурланабыз.  
Татар телле әдипләр берләшмәсе җитәкчесе буларак, Фәния Габидуллинаның эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Хәсән Туфанның, Илдар Юзеевның, Роберт Миңнуллинның, Рәдиф Гаташның, Гамил Афзалның, Зәит Мәҗитовның, Ркаил Зәйдулланың, Галимҗан Гыйльмановның, Нәҗибә Сафинаның һәм башкаларның иҗат җимешләрен сыйдырган “Җырның булмый соңлаганы” дигән китапта Наҗар Нәҗмигә багышланган шигырьләр тупланган. Матбугатта әлеге җыентыкка югары бәя бирелгән мәкаләләр дә басылып чыкты. Фәния ул елны бертавыштан Наҗар Нәҗми исемендәге премиягә лаек булды. Нинди зур мәртәбә!
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Ф. Габидуллинаның моннан алдагы юбилее уңаеннан “Егетлек ул хатын-кызларга да килешә” дигән мәкаләсендә аның иҗатына һәм эшчәнлегенә бик югары бәя биргән иде. “Егетлек ир-атларны гына түгел, хатын-кызларны да бизи торган, аларның мәртәбәсен арттыра торган матур бер сыйфаттыр ул. Егетлек ул хатын-кызларга да бик килешеп тора!” Фәниянең “Язмышлар ярында” китабын танылган һәм яшь иҗатчылар турында энциклопедик материал дип атый әдип.
Ә хәзер шагыйрәнең беркемне дә битараф калдырмый торган шигырьләре турында.
Фәниянең шигърияте гүзәл затларга хас күңел дөньясы, хыял-омтылышлары, илаһи сиземлелеге, сагыш-борчулары, әниләр җылысы, дәү әниләрнең иманы, иң мөһиме — хатын-кызның дөньяга булган мәхәббәте белән сугарылган.
Шагыйрә беренче карашка ук эчкерсез, һәрвакытта ярдәмгә атлыгып торган, хуш күңелле булуы белән җылы тәэсир калдыра. Күңел иркен, дөнья киң, кояш астында барыбызга да урын җитә дигән принцип белән яши ул. Авыл һәм әни темасы Фәния Габидуллина иҗатында аерым бер нур, сагыш-моңнар, нечкә төсмерләр белән балкый. Шигырьләреннән туган җиргә, туган йортка, әнкәйләргә, авылдашларга үзгә бер җылылык бөркелеп тора. Язучылар арасында, шигърияттә кайнаган каләм иясе беркайчан да ясалма рифмалар язу белән шөгыльләнми, бармактан суырып чыгармый. Укучысына юл табар өчен аның теле дә, каләме дә шома. Шагыйрәнең көче – ихласлыкта, иҗатта үз сукмагын яра белүдә, дөньяны үзенчә нәфис төсләрдә күрүендә, күргәннәрен садә күңеле аша үткәреп, гәүдәләндерә белүендә. Фәния Габидуллина да меңнәрчә каләм кагылган шул ук авыл, әнкәй темасын ала да нәкъ үзенчә яктырта, сагыну, ярату хисләренә яңа гамь, яңа төсмерләр бирә.
Мин-минлекнең эзе дә юк Фәния-шагыйрә иҗатында, ул акыл өйрәтүдән дә, дидактикадан да ерак, хәтта акыллы күренергә тырышып фәлсәфәгә дә чуммый. Аның тормыш фәлсәфәсе фикер сөрешенә сеңгән, аның әхлакый кануннары шигырь юллары арасына яшерелгән.
Җирне салкыннан
саклыйм дип,
Шәрә калды тал-тирәк.
Газизләрне уйлап шулчак
Сулкылдап куйды йөрәк...
Башка каләм ияләре кебек үк, язучының рухи кыйбласы, иҗат чыганагы – авылда, аның табигатендә, кешеләрендә. Әнә ич ул туып үскән урамда күпме кызлар! Барысы да уңган, булган, тормышта югалып калмаган. Алар арасында гомер буе туган нигезен сагынып, әти-әни тәрбиясен кыйбла итеп, алар җылысына сусап яшәгән Фәния дә бар.
Кулларыма агач көрәк алып,
Юллар ачар идем
туган йортка...
Меңнәр шигъриятендә урын алган табигать манзарасын Фәния Габидуллина үзгә бер төс-хәрәкәтләрдә күрә. Аның өчен яңа чыккан каз бәбкәләре дә, әни белән бергә каз оясына салам түшәү ихтыяҗы да балачакны, туган нигезне сагыну тойгылары белән үрелеп, иҗади шәхес формалашуга йогынты ясый. Еш кына шәһәр гамьсезлеге, анда эзсез үткән фасыллар заялыгы авылның кабатланмас яшәеш сурәтләренә каршы куела. Автор илһам эзләп авылга кайта, тик монда гына иҗат дөньясына лаеклы төс-хәрәкәтләрне, манзараны таба.
Гөрләвекләр җырын
тыңлар өчен
Кайтам әле, кайтам авылга;
Шәһәрләрдә кары күп
булса да,
Көйсез генә эри, тын гына.
Авылымда һавасы да бүтән,
Җилләреннән килә тал исе...
Балачак – шагыйрә өчен илаһи мизгел, шигъриятенең таяну ноктасы. Иҗатының чишмә башы шушындадыр төсле аның. “Бал бабайлы балачак” шигырендә:
Бал бабайлы
булган өчендерме,
Татлы булып хәтерләрдә
калган
Ялан тәпи үткән балачак, — дип, шагыйрә бу мизгелнең тере сурәтен тудыра.
Көрткә чумып,
таулар шуар өчен
Әй кайтасы иде балачакка, — ди ул “Әллә кар елый микән” шигырендә, әкияти бер манзара тудырып. Гомумән, Фәния Габидуллина шигъриятенә динамика, вакыйгалар хәрәкәтчәнлеге, тере сурәтлелек хас. Шуның белән дә ул мавыктыра, күңелгә тирән үтеп керә, истә кала.
Фәния Габидуллинаның, бер яктан, тормыш законнарын, кеше психологиясен яхшы аңлавы, икенче яктан, укучыга күңел сагышын, югалту ачысын турыдан ярмыйча, шагыйранә читләтеп әйтә белүе үзгә бер тәэсир көченә ия. Шигырьләрен укып хозурланыйк. Дустыбыз, сабакташыбыз Фәния Габидуллинаны юбилее белән ихлас котлап, киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телик!
Каләмдәшләре аңа:
“Кызыл таң”ның кояшы син.
Җаннарны син нурлыйсың.
Гүзәллекне, гаделлекне,
Мәхәббәтне зурлыйсың,
Җаннарны син нурлыйсың... дигәннәр. Нәкъ шулай!

Нурия САФИУЛЛИНА-ХӘЙРУЛЛИНА,
1974-79 елларда бергә укыган сабакташы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в