+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
8 март 2022, 13:10

Туксанда да ут уйната!

“Хәрәкәттә – бәрәкәт” дип яшәүче Сәлия Галәветдинова ихатасын бүген дә ялт итеп тота.

Туксанда да ут уйната!
Туксанда да ут уйната!
Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар – сугыш чоры балалары. Өлкәннәр белән беррәттән кечкенәдән авыр эшкә җигелгәннәр, ачлык-ялангачлык үзәкләренә үткән, ятимлек ачысын да татыганнар. Тик тормышта шундый авырлыклар күрсәләр дә, алар, сынмыйча-сыгылмыйча, һәр якты көнгә сөенеп, тыныч тормышның кадерен белеп яшәүләрен дәвам итә. Кырмыскалы районының Сахай авылында гомер итүче Сәлия Галәветдинова – әнә шундыйлардан.

Сәлия апаның әтисе Хәлиулла һәм районыбызның иң озын гомерле Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Әсфәндияров – бертуганнар. Бу гаиләдә үскән 12 баланың алтысы Бөек Ватан сугышында катнашып, икесенә генә туган йортларына кайту насыйп булган. Кызганычка каршы, Сәлия әти назыннан мәхрүм булып үсә, сугыш аның газизләрдән-газиз кешесен тартып ала. Әнисе 5 баласы белән ялгызы торып кала. Соңгы баласының йөзен дә күрә алмыйча яу яланында башын сала Хәлиулла Зиннәт улы. Балаларын ачлыктан интектермәс өчен әнисенә нинди генә эшләр башкарырга туры килми. Поезд юлында да эшли, анда паек – һәр балага берәр стакан он бирәләр. Кызга ул вакытта 10 яшь булгач, ул боларның барысын да яхшы хәтерли.
Укырга теләге көчле булса да, дүрт сыйныф белем белән генә чикләнергә туры килә Сәлиягә. Ачлык. Ничек тә яшәргә кирәк. Язын черек бәрәңге, үлән белән тамак туйдырсалар, җәйләрен әнисе белән әрәмәлектә карлыган җыеп, иртә таңнан Кырмыскалы базарына юлланалар. “Алучылар булса, шатлыкның чиге юк, – ди Сәлия апа. – Димәк, тамакка ризык булачак”.
Беренче укытучысы Мәрхәбә Мөдәрисовада алган белемен ул үзаллы китап-гәзит укып баета. Бүген, инде өлкән яшьтә булса да, алардан аерылмый. Хәзер инде бу исемлеккә дини китаплар да өстәлгән.
Сәлия Хәлиулла кызы сугыштан соңгы елларның да барлык авырлыгын татыган. Эшләмәгән эше калмый аның. Буыннары да ныгып бетмәгән кыз 6 ел колхоз сарыкларын карый. 18 яшендә ике кыш рәттән Архангель һәм Белорет якларында урман кисәргә дә туры килә.
– Иң тәүдә агачның тирә-ягын кардан чистартабыз, аннары пычкы белән кисеп аударабыз. Мин, буйга бәләкәй булсам да, бик теремек, көчле идем, шуңа өлкәнрәк абзыйлар ярдәмгә мине алырга тырыша иде, – дип искә ала сугыш һәм хезмәт ветераны.
Октябрьдә китәләр дә апрельдә генә йортларына кайтып керәләр. Шулай, соңгысында кайтып керсә, хат килгән – “холостяк налогы”. 19 яшьлек кыз да, гаиләсе дә нишләргә белми. Ярый, авыл Советы кызның урман кисүдә булуын раслаган кәгазь биреп, салымнан азат итәләр.
Прибельский авылында шикәр заводы ачылгач, 1951 елда шунда эшкә җибәрәләр. Вагонетка белән акбур ташыйлар, соңыннан шикәр иләгән урында да хезмәт сала.
– Тамак ач, өскә кияргә юньле кием булмаса да, беркайчан да зарланмадык, тормышны яратып яшәдек, эшләдек, – ди ул.
1955 елда Хәйрислам Галәветдиновка кияүгә чыга. Кызганычка каршы, бердәнбер кызын ялгызына тәрбияләп үстерергә туры килә. Күрәсең, пар канатлы булып яшәргә насыйп итмәгәндер. Ләкин моның өчен дә бик көяләнми Сәлия апа, эшкә бирелгәч, ул хакта уйларга вакыты да булмагандыр инде. Уңган, егәрле хатынны соратып килүчеләр күп булса да, башкача кияүгә чыкмый. Барлык гомерен кызына һәм туган колхозына багышлый. Дистә еллар дәвамында фермада бозау караучы булып эшли. Моның нинди авыр булуын шунда эшләгәннәр генә беләдер. Авыр булса да, бу эштән хаклы ялга чыккач та китә алмый әле, аны алмаштырырга кеше булмый.
Намуслы хезмәте дә лаеклы бәһаләнә Сәлия Галәвет­динованың: Мактау грамоталары, “1977 елгы социалистик ярышта җиңүче”, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү өчен” юбилей медальләре белән бүләкләнә, “Бөек Ватан сугышы ветераны”, “Хезмәт ветераны”, “Сугыш чоры баласы” таныклыкларына ия була. Ә шулай да иң зурысы – авылдашларының ихтирамы һәм хөрмәте. Менә минем килгәнемне күреп, күршесе йөгереп керде.
– Күршебездә шундый изге күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел апа яшәвенә сөенеп бетә алмыйбыз. Нәрсә булса да аңа йөгереп керәбез. Саулык-сәламәтлектә озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен Сәлия апабызга, – дигән теләкләрен җиткерде Рәзилә Егорова.
– Үзләре дә бик әйбәт бит алар. Нинди тәмле ризык пешерсәләр, мине дә сыйлыйлар, мунчага да чакыралар. Үзләренә зур рәхмәт инде, – ди Сәлия апа.
Әйе, бүген ул кызы, оч оныгы, дүрт туруны һәм күпсанлы туганнарының һәм авылдашларының кадер-хөрмәтенә төренеп яши. Күршедә генә Сабирҗан абзые, аның гаиләсенең дә зур ярдәмен тоя. Энесенең улы әле күптән түгел әбекәйнең йортын зурайткан, коймаларын төзәтеп куйган. Әнә күршеләре дә “аһ” итеп тора. Әлбәттә, мондый хөрмәтне ул үзенең изгелекләре, эшсөярлеге, тырышлыгы һәм ярдәмчеллеге белән яулаган. Бер ай элек кенә 90 яшен билгеләгән әбекәйнең йортын матур гөлләр бизи, ихатасы да тәртиптә. Иртән-иртүк торып карын көри. Кыскасы, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән девиз белән яши ул. Шуңа Сәлия Хәлиулла кызының йөзне ваклаганда да шундый егәрле булуына гаҗәпләнергә дә түгел.

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: