+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
9 март 2022, 12:06

Җырлары — күңел бәйрәме

Күренекле композитор Рим Хәсәновка — 75 яшь  

Җырлары — күңел бәйрәме
Җырлары — күңел бәйрәме

Менә ярты гасыр инде бу исем-фамилия “җыр-моң” төшен­чәсе белән аваздаш. Аның язган җырларын 400 дә, 500 дә диләр. Аларны ул үзе дә санап караганы юктыр. Тел очында гына торган 12 җырны искә төшерик: “Әкъли­мә” (Рим Хәсәнов сүзләре), “Фатыйма” (Рим Идиятуллин), “Сиңа килдем, иркәм”, “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” (Гыйльман Идрисов), “Чәчәкләр уяныр” (Ринат Мөслимов), “Дусларыңны онытма” (Әнгам Атнабаев), “Син — гомер агышлары”, “Уфа юкәләре”, “Юкка түгелдер”, “Сиңа тагын мин бер киләм әле” (Наҗар Нәҗми), “Минем әнкәй гөл ярата иде”, “Ялгыз аккош күлләрдә” (Расих Ханнанов). Бу исемлеккә күз салганда колакка Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев, Идрис Газиев, Радик Гәрәев, Илфак Смаков, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Флүрә Килдиярова һәм башкаларның моңы ишетелгәндәй була.

Болар — сәхнәләрдә, зәңгәр экранда, эфир дулкыннарында, грампластинкалар һәм магнитофон тасмалары аша яңгыраганнары. 70-90нчы елларда һәвәскәрләр концертлары, җыр-моң бәйгеләре, сабантуй кебек күмәк халык бәйрәмнәре Рим Хәсәнов­ның иҗат кичәсен хәтерләтә иде. Авыл яшьләренең гармун тартып урамнардан җырлап үтүе, төрле яшьтәге татар һәм башкорт кеше­ләре җыелган мәҗлесләр соң! Безнең тарихыбызда тагын нинди композитор-ның җырлары шулкадәр моң ташкыныдай агылып, сәнгать осталары да, һәвәс-кәрләр дә, гади халык та шулай күтәреп алды икән?! Яңа гасырда да аның җырлары сирәк яңгырый димәс идем.

Рим Хәсәновка рәсми танылу да озак көттерми. 27 яшьтә ул СССР Композиторлар берлегенә әгъза булып керә, 29 яшьтә Башкортстан комсомо­лының Галимов Сәләм исемендәге премиясе бирелә; 31 яшьтә БАССР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары итеп сайлана; 32 яшьтә “БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеменә лаек була һәм шул ук 1979 елда КПСС сафларына кабул ителә. Байтак еллар үтеп, ХХ гасырга кергәч, тугандаш ике республика аны та­гын да зурлады. 2009 елда — Татар­станның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, 2017 елда “Башкорт-станның халык артисты” исеме бирелде.

Сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ясауга ук Рим Хәсәнов киңкүләм мәгълү­мат чараларының игътибарын җәлеп итә. Мин аның турындагы зур күләмле язмаларны аерым папкага салып барганмын: “Татарстан яшьләре” гәзите хәбәрчесе Р. Бикчуровның (элек исемнәр тулысынча язылмый иде) 1981 елның 28 мартындагы интервьюсыннан башлап, Фәнис Гәрәевның “Кызыл таң”ның 2017 елгы 9 мартындагы мәкаләсенә кадәр. Мин библиограф та түгел, композитор турында китап язарга да җыенмыйм. Кулга эләккән 22 материал папкага кергән. Бәлки, бу — булганнарның дүрт­тән бер өлешедер. Шул 22нең 11е — “Кызыл таң”да. Күпчелеге Расих Ханнанов белән Фәнис Гәрәевныкы. Композитор турында саллы материаллар, шулай ук, “Тамаша”да, “Башкортостан кызы”нда, “Киске Өфө”дә, “Республика “Башкортостан”да, “Вечерняя Уфа”да, бүгенге кешеләр онытып та өлгергән “Известия” һәм “Труд” гәзитләрендә дөнья күргән.

Бу көннәрдә Рим Хәсәнов гоме­ренең түгәрәк датасы билгеләнә һәм ул матбугатта да яктыртыла. Кырык ел буена үзенең битләрендә документаль роман язарлык материаллар бастырган “Кызыл таң” гәзите бу очракта үз укучысына әллә ни яңалык та җит­керә алмый. Шуңа да бүгенге максатыбыз — аның тормыш һәм иҗат сәхифәләрен искә төшерү генә.

Булачак композиторның әти-әнисе Архангель районында туып-үскән. Берсе — Абзанда, икенчесе — Олы Яланда. 1911 елгы Мәхмүт Гайса улы Хәсәнов — алдынгы карашлы, дөньяви гыйлемле гаиләдән. Уфадан, Мәскәүдән гәзитләр алдырып укыганнар. Мәхмүт ФЗОда элемтәче һөнәре алган. 1915 елгы Гөлзөһрә Закир кызы Исмәгыйлева бик дини кеше, гарәп имласын яхшы белгән.

Сугыш башлангач, мондый һөнәр иясе тылда да бик кирәк дип, Мәхмүт Гайса улын фронтка алмаганнар, мөһим вазыйфа йөкләткәннәр. 4 яшьлек кызлары Хәдичә дә булган гаилә Благовар районы үзәгенә килеп урнашкан. 1943 елда Роза исемле кызлары туган. 1947 елның 9 мартында — төпчекләре Рим.

Гаилә җыр-моңга битараф булмаган. Мәхмүт абзый скрипкада өздереп уйнаган. Гөлзөһрә апа моңлы җырлаган. Кызларын да җырчы итәргә теләгәннәр, ләкин алар икесе дә укытучы һөнәрен сайлаган.

6 яшендә үк әтисенең скрипкасында уйнарга өйрәнгән, шул чакта ук клубтагы концертларда җырлап йөргән, ошаган шигырьләргә хәтта көй чыгарып маташкан Римнең бары тик сәнгать кешесе булачагы беркемдә дә икеләнү тудырмаган. Клуб йортларыннан ерак түгел. Шунда тынлы оркестр оештырыла. Ул вакытта инде гармунда да ярыйсы сыздырган 9 яшьлек Рим торбада да уйнарга өйрәнеп ала һәм оркестрга кушыла. Мәктәпнең кызыл почмагында баян тора, малай аңарда нота белән уйный. Һәм үзешчән җыр­чылар белән сәхнәгә чыга. Пионер лагеренда быргычы булып та йөри. 5 сыйныфта чакта мәктәптә ансамбль оештыра. Югарыда телгә алынганнардан тыш, балалайка, гитара, барабанга да чират җитә. 14 яшьләрен­нән, уку белән бер үк вакытта, балалар бакчасында баянчы булып та эшли.

7 һәм 8 сыйныфлардан соң, ике ел рәттән, Уфа музыка училищесына керергә тырышып карый, каушап, имтиханнан үтә алмый. 9нчыны тәмамлагач, 1963 елда, Стәрлетамак мәдәни-мәгъ-рифәт училищесының театр бүлеге студенты булып китә. Монда баян дәресләре дә була, аның буенча 2-3 еллык программаны ярты елда үтеп, хор дирижеры белгечлеге бирүче музыка бүлегенә күчә. Репертуарында Георгий Свиридов кантаталары, шулай ук композиторлар эшкәрткән башкорт халык җырлары да булган хорда да җырлый.

Рим Хәсәнов 1964 елда Уфа сәнгать училищесының хор дирижерлары бүле­генә барлык имтиханнарны “бишле”гә тапшырып укырга керә. Ярты елдан – беренче курста ук — музыка теориясе бүлегенә күчә. Мәскәүдәге Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын тәмамлаган Сергей Панкратов гармония, сольфеджио дәресләрен алып бара, композиция буенча башлангыч белем бирә. Иҗат иткән тәүге әсәр­ләрен Рим аңа күрсәтә. Бу педагог өч елда аны күп нәрсәгә өйрәтә.

Егетнең иң беренче популяр җыры — “Әкълимә”. Аның тарихы бар икән. Сүзне авторның үзенә бирик әле: “Уфага укырга килү белән үк һәр кич опера һәм балет театрына йөри башладым. Югарыга — галеркага менеп утырам да опера, балет карыйм. Шундый оркестр, солистлар, дирижерлар... Шулчак Әкълимә исемле кызга гашыйк булдым. Платоник, ягъни саф рухи мәхәббәт кенә. Шәһәр кызы авыл малаена ничек карасын инде?! Янына барып сүз кушарга да ояла идем. Аңа багышлап җыр яздым. Аны тыңлап караган бер композитор: “Син нәрсә монда ямьсез такмак чыгар­ган­сың...” – диде. 1964 елның көзе иде бу. 17 яшьтәмен. Үзем кебек егетләрне та­бып, ансамбль оештырдым да теле­видениедә шуны туры эфирда җырла­дык. Шуннан халыкка таралды да китте бу”.

1968 елда училищены тәмамлаган Рим үзен ике юл чатында басып калгандай тоя. Аны Ишембай районына эшкә тәгаенләгәннәр: ул замандагы законнар буенча, анда барырга тиеш. Шул ук вакытта элегрәк үзен укытып, Мәскәүгә киткән укытучысы шундагы бер профессорга аның турында сөйләгән, язган әсәрләрен соратып алган. “Бернәрсәгә карамыйча Мәскәүгә кил, мин сине укырга алам”, — дип хә­бәр иткән профессор. Юлның өчен­чесе дә алда пәйда була. Шул ук елда Уфа дәүләт сәнгать институты оештырыла. Аның ректоры Заһир Исмәгыйлев егетне очрата да әйтә: “Син беркая да китәргә җыенма, минем тәүге студентларымның берсе булачаксың”.

Композиция классында уңышлы укуы белән бергә, егет җырлар иҗат итүен дә активлаштыра. Мәсәлән, сабакташы Гыйльман Идрисов сүзләренә язган берничә җыры халыкка тарала. Икенче курста чакта Башкорт дәүләт курчак театры әзерләгән “Шүрәле” спектакле өчен музыка яза. Мостай Кәримнең Республика урыс драма театры сәхнәләштергән “Кыз урлау” комедиясен музыкаль яктан бизи.

Шигърият аксакалы Наҗар Нәҗми белән яшь композитор Рим Хәсә­новның җыр өлкәсендәге хезмәт­тәшлеге татар һәм башкорт халкының рухи дөньясында күренекле вакыйга булды. Заманында гәзитебездә бу хакта монографиягә торышлы мәкаләләр дә басылды. Аларны берничә сәбәп таныштыра. 1971 елда бер спектакльдән соң Актерлар йортындагы банкетта Рим Хәсәнов сәхнәдә торган пианинода уйнап, урысча текстын да, музыкасын да үзе язган “Кышкы романс”ны җырлый. Шунда булган Наҗар абыйга моның көе аеруча ошый. Җитмәсә, шушы көннәрдә генә аңа: “Минем бик талантлы бер укучым бар, син аны тыңлап кара әле”, — дип Заһир Исмәгыйлев та шалтыраткан була. Шагыйрь берничә көннән Рим янына килеп, романсның көе охшаганлыгын әйтә, ә берәр атнадан башкортча тетрәндергеч текст язып алып килә.

Наҗар абыйның кызы Алсу ханымның да шундый истәлеге бар: “Беркөнне безгә хәрби киемдәге егет килеп керде. Әти белән алдан сөйләшкәннәрдер, җылы күрештеләр. Егет итеген салды, чолгавын чиште дә яланаяк бүлмәгә узды. Мин 3нче сыйныфта укып, музыка мәктәбенә дә йөргәнлектән, өйдә фортепьяно бар. Егет аның артына утырды да, әтинең “Уфа юкәләре”, “Мине юллар, юллар чакыра” дигән шигырьләренә язган көйләрен уйнап күрсәтте. Аларның иҗади хезмәттәшлеге шуннан башланды. Икенче көнне күрше апа: “Кичә  сезгә нинди милиционер килде, нәрсә булды?” — дип борчылып сорашты. “Бернинди милиционер түгел, композитор бит ул”, — дип көлештеләр безнекеләр. Ул заманда өйгә милиционер килү гадәттән тыш хәл иде. Рим абый Уфада шундый (кызыл погонлы) частьтә хезмәт иткән икән”.

М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры музыка бүлеге мөдирләреннән уңды дип әйтә алабыз. Ул вазыйфада 16 ел эшләгән композитор Таһир Кәримов лаеклы ялга китүгә, аның урынына 1973 елда сәнгать институтын тәмамлаган Рим Хәсәнов тәгаенләнә. Алты ел эчендә биредә ул Гадел Ку­туйның “Тапшырылмаган хатлар”, Мир­хәйдәр Фәйзинең “Галиябану”, Таһир Та­һировның “Галия”, Мостай Кәримнең “Ташлама утны, Прометей!”, “Язмышлардан узмыш бар”, Ибраһим Абдул­линның “Айсылуның айлы кичләре”, Азат Абдуллинның “Унөченче председатель”, Нәҗип Асанбаевның “Зәйтүнгөл”, Әнгам Атнабаевның “Яшьлек белән хушлашу”, Әсгать Мирзаһитовның “Аналар көтәләр улларын” һәм башка, шулай ук Стәрле­тамак һәм Сибай театрларында куелган спектакльләрне, “Мосфильм” төшергән “Алтын аттагы җайдак” художестволы кинофильмын музыкаль яктан бизи.

Болардан тыш, Рим Хәсәнов балет, оратория, кантата, сюита, симфоник поэма, балладалар, капелла һәм хор өчен романслар цикллары язды. Бүген дә ул иҗат белән кайнап яши. Олы талант иясенә киләчәктә дә уңышлар, бәхет, сәламәтлек телибез!

Фәрит Фаткуллин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: