Рәшит белән дуслыгыбыз яшь чакта, Кара диңгез флотында мин — хәрби корабта, ул яр буе гаскәрендә хезмәт иткәндә башланды. 1959 елның сентябре иде. Флотның хәрби советы органы булган “Флаг Родины” гәзитендә Рәшитнең еш басылучы хәбәрләрен, мәкаләләрен укып, бу егет Башкортстаннан түгелме икән, дип уйлый идем. Ялга кайткач, “Ленинсе” гәзитендә Рәшит Сабитов фамилиясе белән басылган шигырьне укып, чыннан да, аның якташ булуын аңладым. Адресын табып алдым. Шуннан хатлашып, дуслашып киттек тә инде.
Ул флотта билгеле хәбәрче булды. 1960 елда “Флаг Родины”ның бүлек мөдире, подполковник Анатолий Маретаның “Военкоры Черноморского флота” дигән брошюрасы басылды. Анда Рәшитнең хәбәрчелек хезмәте турында җылы сүзләр һәм аның берничә каләмдәше белән төшкән фотосы да бар иде.
Әйе, яшьлегебез дөрләгән, күңелләребездә якты өмет, хыяллар артылган чак. Бөтен байлыгыбыз да шулардан гыйбарәт. Әмма бәхетлебез: алдыбызда изге максат бар. Шигырьләр язабыз, әдәбият буенча тирән белем алу өчен университетка керергә әзерләнәбез. Хатларыбызда Рәшит — миңа, мин аңа шул уй-теләкләребез белән уртаклашабыз, бер-беребезгә шигырьләребезне дә җибәрәбез. Безнең арада тәнкыйть югары дәрәҗәдә: я күккә күтәреп макташабыз, я бетереп ташлыйбыз. Ләкин үзара үпкәләшү юк. Бер-беребезгә ихтирам, ихласлыгыбызга ышану көчле.
1961 елда БДУга кердек. Әдәби түгәрәк эшендә катнашабыз, шагыйрьләр, язучылар белән аралашабыз. Үзебез дә шигырьләр язабыз, аларны җыелышып укыйбыз.
Бервакыт Рәшит мәхәббәт шигырьләре яза башлады. Аларны тикшергәндә бер каләмдәш: “Нигә партия, илебез, хезмәт турында язмыйсың?” — диде. Рәшит аңа һәм аны хуплаган кайберәүләргә: “Башка темага яза алмыйм әлегә”, — дип җавап бирде. Ул чакта бер кызга гашыйк булган иде. “Гашыйк егет җыры” нәкъ шушы вакытта язылды. Гәзиттә дә басылып чыкты. Мәшһүр композитор Хөсәен Әхмәтов аны шуннан укып көй дә язды.
Минем кебек, Рәшит тә, фәлән шигыремә көй языгыз әле, дип, композиторлар тирәсендә йөрмәде. Шулай да аның “Сөйдем сине”, “Елмаеп яз килгәндә”, “Дуслар килсен” кебек җырлары бар. “Халыкка таралмаган җырның ни хаҗәте бар”, — дип, Рәшит аларның берсеннән дә канәгать булмады. Үзе дә җыр-моң ярата, әмма бик таләпчән, моңлы җырларны гына тыңлый. Үзе дә матур җырлый. Бергә укыганда аны үзешчәннәр сәхнәсеннән күп тапкырлар тыңларга туры килде. Җырчы булса, аның моңы күпләрне әсир итәр иде. Никтер аны җырчы карьерасы кызыктырмады. Укытучы булып та бер генә ел эшләде. “Укытучы булу өчен яхшы белем генә җитми, балаларны билгеле бер кысада тота белергә дә кирәк, миндә нәкъ шул җитми”, — диде үзе.
Шактый гына үткен каләме булганлыктан, журналистикага кереп китте. Бу һөнәр кешеләренең эше җиңел түгеллеген Рәшит соңрак “И гүзәлем, камышлы күл” дигән повестенда бик үзенчәлекле итеп сурәтләде. Әсәрнең төп герое Рәхим редакциядә хөкем сөргән икейөзлелек, идеологик басым шартларында күңелендә туган ризасызлыкны тышка чыгармый, килешеп яшәргә мәҗбүр. Соңрак аның бер кабынып алуы, протест белдерүе вакытлы бер хәл генә булып кала, чөнки герой бу тормышта нинди дә булса үзгәреш кертергә сәләтсез икәнлеген аңлый.
Рәшит повесть, хикәяләр язуга соңлабрак килде. Аның иҗатта табынганы шигърият иде. Студент чакта ул тик шигырьләр язды һәм башка жанрда эшләү турында уйлап та караганы булмады. “Әгәр шигырь язудан тыйсалар, минем өчен бу яшәүнең кирәге дә калмас иде”, — дигән сүзләре хәтердә. Дустым шагыйрь булды һәм шулай булып кала.
Мин аның 6-7 елда гәзит-журналларда дөнья күргән байтак шигырьләрен күздән кичердем, шулар аша бай рухлы өлгергән шәхесне күрдем. Рәшит һәр шигырьгә теманы үз тормышыннан, күңеленнән ала. Шуңа күрә дә “Үз итмәдем усалларны” дип башланган шигырендә ул:
Ни эшлим соң, әүлия булып
Дөньяга туалмадым.
Мин бер гади кеше, шуннан
Яхшырак булалмадым, —
ди. Бу юллардан мин аның рухи дөньясын үтәдән-үтә күрәм кебек. Гадилек, эчкерсезлек, итагатьлелек аңа хас сыйфатлар. Менә тагын бер шигырьдән сигез юл:
Дошманнарым аяк чала,
Эшләрем алга китми.
Китапларым басылмыйча
Ята, халкыма җитми.
Дусларым аз, ә хөсетләр
Юлымнан этеп тора.
Әрсезләргә капка ачык,
Әрлеләр көтеп тора.
Монда да Рәшитне ниләр борчыганы ап-ачык. “Мәхәббәт өянәге” дигән китабы нәшриятта ун еллап ятканнан соң гына дөнья күрде. Ә нинди күркәм повестьлар, хикәяләр тупланган ул китапка!
Әйе, халкыңа хезмәт итүдән дә зуррак мәртәбә юк. Шуңа да ул күп вакытын әсәрләр язуга бирә һәм шул хакта болай ди:
Мин ашыгам,
Телим бу дөньяда
Бер гомерне ике яшәргә:
Хезмәтем һәм гомерем
белән дә мин
Үрнәк булсам иде яшьләргә.
Рәшит Сабит әсәрләрендә халык язмышы турында уйлану даими урын алган. Хәер, шагыйрь үзе дә халыкның аерылмас бер өлеше, аның булмышы, рухы. Илдә булган һәр хәл-вакыйга шагыйрь йөрәге аша үтә. Өмет белән яши. “Түбәнҗан заманы” шигырендә:
Үтәр вакыт яманы,
Килер Сабит заманы,
дип юмор белән дә әйтеп куя. Безнең уебызча, “Сабит заманы” шәп булырга тиеш, әлбәттә: шундый заманның килүен телик.
Каләмдәшемнең шигъри колачы киң. Аны, беренче чиратта, халыкның әхлагы, яшәү-яшәмәү мәсьәләсе, телебез язмышы, күпләрнең байлыкка табынуы, эчкечелекнең артуы һәм башка темалар борчый. Яшь чактан ук иҗатында киң урын алган интим лирика да аны ташламый. Янә шул хакта әйтәсе килә — тәнкыйтьчеләр еш кына Рәшит Сабит исемен урап үтәләр. Бу хәл мине гаҗәпләндерә. Үз тавышын күптән ишеттергән, үз йөзе, сукмагы булган шагыйрьне инкарь итеп буламы?! Бу сүзләрне дус булган өчен түгел, Рәшитнең иҗатына ихлас инанып язам.
Әлбәттә, ул шагыйрь генә түгел, үзенчәлекле прозаик та. Чәчмә әсәрләр язуга шигъриятнең файдасыннан башка зыяны юктыр, ә шигырь язуга кире йогынтысы булуы ихтимал. Чөнки повесть, хикәяләр язу өчен күпме вакыт кирәк! Әмма Рәшит ике жанрда да уңышлы эшли, икесен дә бердәй якын күрә. Аның “багажында” — повестьләр, хикәяләр, каләмдәшләре турында истәлекләр, криминаль дөньядан очерклар, әдәби китапларга рецензияләр, мәкаләләр...
Рәшит хикәяләр, повестьләр иҗат итүне 1976 елда “Пионер” журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән чагында башлады. Әлбәттә, балалар өчен иде алар. “Әтиләр һөнәре” һәм “Балдаклы кош” дигән хикәяләре “Пионер”да шул ук елда басылды. Боларның беренчесендә кешеләр өчен кирәкле һәр хезмәтнең ихтирамга лаек булуы турында сүз барса, икенчесендә табигатьне, андагы һәр җан иясен саклау мәсьәләсе күтәрелә. Бу темалар авторның башка әсәрләрендә дә мөһим урын тота. Хезмәт — ул балалар өчен тәрбия чыганагы. “Йокы чүлмәге” хикәясендә, “Сүнгән йолдыз яктысы” повестенда хезмәт һәм аның балалар әхлагына уңай йогынтысы чагылдырыла. “Сайлау” хикәясендә һәм “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра” повестенда җир-суны саклау мәсьәләсе аеруча бер кискенлек белән куела. Повесть герое Тимернең туган як табигатен яратуы, аны саклау өчен ихлас көрәшүе, үз артыннан иптәшләрен дә җәлеп итүе балалар күңеленә хуш килде. “Лачыннар биек оча”, “Агым үренә” повестьларында балаларның эзтабарлык хәрәкәтеннән хәл-вакыйгалар сурәтләнә. “Сүнгән йолдыз яктысы”нда балаларның авылдагы беренче тракторчы, шофер, чөгендерче, гомумән, тәүге колхозчылар турында материаллар туплавы, мәктәптә музей төзүләре, бу эшләрдә катнашкан Асман, Вәсим кебек тәртипсезрәк укучыларның әкренләп “тәртә арасына” керүләре ышандырырлык итеп сурәтләнә. Күпчелек хикәяләрдә, “Кәүсәрнең хатасы”, “Батырлар кайда туа?” повестьларында яхшы уку һәм тәртип өчен көрәш темасы үзәккә куелган.
Рәшитнең өлкәннәр өчен язылган “Мәхәббәт өянәге”, “Ал офыклар”, “Әрәмәдә ялбыр усак” повестьларында бер үк геройлар хәрәкәт итә. Бу әсәрләрне трилогия дип әйтергә мөмкин. “Егет һәм хатын”, “Әй гүзәлем, камышлы күл”, “Төнге афәт”, “Күптәнге низаг”, “Өзелмәгән өметләр” һәм башка повестьларын да укучы яратып кабул итте.
Сәхифәне Фәрит Фаткуллин әзерләде.