+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
13 апрель 2022, 07:38

Безнең Резида ул!

"Кызыл таң"ның бүлек мөдире Резида Фәрит кызы ВӘЛИТОВА бүген күркәм юбилеен билгели.

Безнең Резида ул!
Безнең Резида ул!

Журналистлар – “штучный товар”, ягъни аларны күпләп, серияләп чыгару мөмкин түгел, һәркайсы үзенә бер төрле, кабатланмас һәм бердәнбер. Коллективта олыны – олы, кечене – кече итә, һәркемне тыңлый һәм ишетә белүче, һәркайсыбыз белән уртак тел таба алучы, тиешле урында иң кирәкле сүзләрне сайлап, ягымлы тавышы белән күңелне үстереп җибәрүче Резида Фәрит кызының язмалары да бары тик үзенеке генә һәм шул турыда әллә каян кычкырып тора. Чөнки ул кешенең халәтен йөрәге белән тоя, күңеленең мең иләге аша үткәрә, якты, җылы хисләренә чорналган сүзләрдән нәкышләп, мәкаләне коеп та куя. Гап-гади күренештә галилек, бөеклек күрә, кешеләрне шуңа инандыра белә Резида. Шул ук вакытта табигатендә эчке бер тыенкылык булган Резидабыз тиярен генә әйтә торган, аз сүзле, күбрәк башкаларны тыңлый белү кебек сирәкләрдә генә була торган сәләт бирелгән аңа.


Шушы күркәм сыйфатлар Резида Фәрит кызына үзен сөйкемле сеңел, яраткан апа да иткән туганнары белән тәгәрәшеп үскән туган төбәге – Кушнаренко районының Карача-Елга авылында әтисе, әнисе тарафыннан тәрбияләнгән. Ә бүген ул аларны үзе улында һәм кызы Лизада тәрбияли.


Резидабызның милләтпәрвәрлеге татар кызларына хас зәвыклылыгында гына түгел, татар хуҗабикәләренә генә хас милли ризык, тәм-том пешерү осталыгында да. Бәлешен, тәбикмәген, сүз-бизәкләр белән мәкалә коеп куйган кебек, пешерә дә төшерә.


Күңеле нечкәргәндә җырлый да ул. Йөрәге белән, әкрен генә, җанга үткәреп. Ә шигырьләр язуы – аның яшерен бер сере, шулай булгач, без әйтмәдек, сез ишетмәдегез, килештекме?
Менә шундый үтә нечкә дә, шаян да, вакыты белән оста гына урынына да куя белүче Резида Фәрит кызының тормышның үзеннән ике “бишле” алган көннәре. Шул елларның ике дистәгә якыны "Кызыл таң"да хезмәт куеп үткән. Республиканың төрле төбәкләрендә Резида Фәрит кызын "Юлдаш" радиосы алып баручысы буларак та беләләр, кабатланмас тавышын таныйлар. "Кызыл таң"ның җырлы кичләре" проектында ул әзерләгән концертларны хәтерлиләр.

Имин үткән кыштан соң күңелләрдә гөрләвекләр җыры яңгыраган, иңнәрдә – канат, җанда яңару тойган мизгелдә фәкать Резида кебек саф йөрәкле, нечкә күңелле, ныклы ихтыярлы кешеләр генә дөньяга киләдер. “Кызыл таң” гәзитенең һәм редакция коллективының кабатланмас бер бизәге булып, тагын озак еллар сәламәтлектә, бәхеттә-шатлыкта бергә иҗат итик!

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: