Соңгы елларда республика гәзитләрендә Ханис Хаҗимовның исеме еш күренә башлады. Һөнәре буенча журналист булмаса да, автор үз мәкаләләрендә көнүзәк мәсьәләләр күтәрә. Районның шәрәфле шәхесләре, хезмәт батырлары турында сурәтләмәләре аеруча яратып укыла. Чөнки ул булачак мәкалә героеның тормыш юлын җентекләп өйрәнә. Фикерләрен архив материаллары белән дә ныгыта. Авторның каләме астыннан барлыгы 300дән артык мәкалә чыккан.
Ханис Ситдыйк улы 1952 елның 27 маенда Балтач районының Уразай авылында туган. Әнисе Миңненур апа сөйләве буенча, ул елда иген бик уңа. Хезмәт көненә колхозчыларга ашлык тараталар. Авыл халкы икмәкне күкрәгенә терәп телә башлый.
– Улыбыз муллык, бәхет алып килде, – дип куана ана.
Әтисе – Ситдыйк Хаҗимулла улы заманы өчен укымышлы кеше була. Илле ел гомерен башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүгә багышлый. Хезмәтен яратучы, таләпчән мөгаллим иде, дип искә ала аны күпсанлы укучылары.
Бөек Ватан сугышы сынауларын үткән кыю яугир үз гаиләсендәге дүрт баласында да кечкенәдән белемгә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Биш яшендә үк укырга-язарга өй-рәнгән улы Ханискә карата аеруча игътибарлы була. Шуңа малай бик үткен, яхшы хәтер-ле, игътибарлы булып үсә. Бик яхшы укый, мәктәп елларында ук оештыру сәләте ачыла. Иптәшләре аны мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Өстәвенә, бик матур җырлый да, районда үткәрелүче үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында катнашып, призлы урыннар яулый. Халык алдында югалып калмау, җиңүгә омтылыш – яшь егетнең төп сыйфатлары була.
Урта мәктәпне тәмамлаган егет алдында “кая барырга” дигән сорау тормый. Ханис укытучы булырга карар итә һәм Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын сайлый. Ул вакытта тарих факультетына эләгү бик четерекле мәсьәлә иде. Чөнки тоташ республикага 50 урын. Шулай да Ханис республиканың иң абруйлы югары уку йортына имтиханнарны уңышлы тапшырып, үзенең мәктәптә төпле белем алуын исбатлый. Шулай итеп, егет алдында зур мөмкинлекләр ачыла. Ул яхшы укый, материалларны тиз һәм төпле үзләштерә. Җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Студентлар профкомы әгъзасы, тулай торакта студсовет вәкиле, үзешчән сәнгать түгәрәгендә җырчы, уку алдынгысы. Тырышлыгын, белемгә омтылышын күреп, аңа аспирантурага әзерләнергә тәкъдим итәләр.
Болар, әлбәттә, яшь организм өчен эзсез генә үтмәгәндер. Соңгы курсларда укыганда Ханис йөрәгенең вакыт-вакыт чәнчеп алуын сизә башлый. Авыртулар бик ешая башлагач, бу хакта диплом эше җитәкчесе Фәрит Кирәевка әйтергә мәҗбүр була. Фәрит Сабир улы, Ханис Ситдыйк улыннан соң үземә дә аңарда уку бәхете елмайды, бик кыю, тәвәккәл кеше иде. Ул озак уйлап тормыйча Ханисне атаклы профессор, медицина фәннәре докторы, алтын скальпель иясе Наил Гатауллин янына алып килә. Егетне карап чыкканнан соң Наил Гайнәт улы йөрәк өянәге дигән диагноз куя. Ул елларда мондый диагнозлы авыруларны Советлар Союзының өч кенә, шул исәптән Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрендә генә дәвалыйлар. Профессор Горькийдагы коллегалары белән элемтәгә керә һәм егеткә юллама язып тоттыра.
...Яшь организм катлаулы хирургик оперцияне җиңел үткәрә һәм егет тиз арада савыгып Уфага кайта. Диплом эше проектын “отлично”га яклап, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, курсташлары белән бергә университетны тәмамлый.
Яшь белгечне туган ягы – Балтачка озаталар. Район халык мәгарифе бүлегендә исә аны иң төпкелдәге Тучыбай урта мәктәбенә директор урынбасары итеп тәгаенлиләр.
– Бар иде бит заманалар. Тучыбай мәктәбенә якын-тирәдәге биш авылдан 660 бала йөри иде. Алар барлыгы 14 комплект сыйныфларда укыдылар, – дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны.
1981 елда Ханис Ситдыйк улының тормышында кискен борылыш була. Аны Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә кабул итәләр.
– Синең тормышың белән районга эшкә кайтканыңнан алып кызыксынып торам. Адымнарың ышанычлы. Район үзәгендә тирә-якта иң зур мәдәният сарае төзелә. Аңа бүгеннән директор кирәк. Бик авыр вазыйфа. Ләкин башкарып чыга алырсың, дигән ышанычым бик зур. Әйдә, иртәгәдән эшкә башла! – дип партия райкомының беренче секретаре Гафурҗан Фәтхуллин Ханиснең үзеннән бигрәк бюро әгъзалары өчен көтелмәгән тәкъдим ясый.
Ханис Ситдыйк улының тормышында иң җаваплы көннәр башлана. Төзелешне билгеләнгән вакытка тәмамларга кирәк. Ә объектта, халык теле белән әйткәндә “уникенең берсе юк”. Кирәкле җиһазлар хәстәрләп, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Чиләбе, Дүртөйле юлларын бик күп тапкырлар үтәргә туры килә. Күп мәсьәләләрне уңай чишәргә төзелешнең партия өлкә комитеты контролендә булуы ярдәм итә.
– Ул елларда республиканың мәдәният министры булып эшләгән Вилләр Даутовны өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерли торгандыр. Карап торуга бик тыныч кына кеше иде ул. Ләкин берәр эшкә тотынса, аны җиренә җиткереп куймыйча тукталмый иде. Җитмәгән җиһазларны, материалларны табуда Вилләр Йомагол улының ярдәме бик зур булды. Төзелешнең кураторы Рәшит Исламов та бик тырыш, булдыклы егет иде, – дип хатирәләре белән уртаклаша әңгәмәдәшем.
1982 елның 2 ноябрендә район мәдәният сараен ачу тантанасы үткәрелде. Бәйрәмгә партия өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров та килде. Ул төзелеш нәтиҗәләреннән бик канәгать калды, төзүчеләрне мактады, күпләргә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырды.
Тик Ханис Ситдыйк улының үзенә генә яңа мәдәният сараенда эшләү бәхете тәтемәде. Аны тагын да җаваплырак, тагын да катлаулырак участокка – районның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына директор итеп тәгаенләделәр. Иң авыр һәм иң четерекле тармак. Ай саен чәч кисүдән алып, аяк киемнәре ремонтлауга кадәр барлыгы 21 төр план үтәргә кирәк! Бер генә төр планың үтәлмәсә дә, исемеңне “кара такта”га язып куялар.
Эшне җайга салуда район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары Гадел Әхмәтовның ярдәме зур булды. Тырыш хезмәт, әлбәттә, уңай нәтиҗәләрен бирми калмады. Балтач районының халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты коллективы республика тармак министрлыгының күчмә Кызыл байрагына лаек булды. Аны тапшырырга министр Наил Котышев үзе килде.
Ханис Хаҗимовның мәдәнияткә омтылышы, халык бе-лән берлектә эшләү тәҗрибәсе районның кино челтәре директоры вазыйфасын башкарганда аеруча ачык күренде. Коллектив 10 ел рәттән республикада алдынгылар сафында булды.
Күпчелек киномеханиклар дәүләт бүләкләренә лаек булды. Ә директор Ханис Хаҗимовка “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Кино челтәрендә 15 ел эшләгәннән соң Ханис Ситдыйк улын сәнгать мәктәбе директоры итеп куйдылар. Биредә ул 10 ел эшләде. Балтач районының сәнгать мәктәбе коллективы нәкъ шушы чорда иң югары биеклекләргә иреште, дисәм, һич арттыру булмас.
Музыкант-теоретик Эльмира Гайфуллина, виртуоз баянчылар – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наил Галләмов, Гөлназ Рәхимҗанова, Илшат Нуркаев республика күләмендә танылу алдылар. ”Зөлфия” ансамбле җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Хәсәнова коллективның иҗат җимешләрен Парижга алып барып күрсәтеп, французларны шаккатырды. Вокал укытучысы Рая Хәмәеваның укучылары Мәскәүдә үткәрелгән конкурста җиңеп кайтты. Венера Баландина сәнгать мәктәбенең иҗади тормышына заман биюләре алып керде. “Нью Данс” ансамбле озак еллар дәвамында уңышлы чыгыш ясый, репертуарын яңартып кына тора. Эльвира Хәмәтнурова җырчылар студиясе оештырып, мәктәп тарихына яңа битләр өстәде. Рәссам-дизайнер Ксения Шакирова, портретист буларак танылу алган Ирина Тукаева үзенчәлекле картиналар иҗат итте. Рәссам-скульптор Альберт Шәйхлисламов укучыларны майлы буяулар белән эшләргә өйрәтте. Укучысы Салават Латыйпов белән алар “Сагышлы ана” паркында Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз образын гәүдәләндерүче “Солдат бурычы” дигән монументаль скульптура тудырып, дан казандылар. Шуларның нәтиҗәсе буларак, республика Президентының 2012 елның 26 май Указы нигезендә Ханис Хаҗимов Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Ул елларда район хакимияте башлыгы булып эшләгән Рәфил Галләмовның мәдәнияткә, аның үсешенә нык игътибарлы булуын да билгеләп үтәргә кирәк.
Лаеклы ялга чыккач, Ханис Ситдыйк улы иркенләп журналистика белән шөгыльләнә башлады. Ике республика гәзитенең ел лауреаты булып танылды. Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар берлегенә әгъза булып кабул ителде. Кыска гына вакыт эчендә дүрт китап язып өлгерде. Шуларның берсе “Уразай һәм уразайлылар” дип атала. Туган авылына, туган туфрагына аерым мөнәсәбәт саклый ул. Авылдагы йортларын сатып, бәхет эзләп чыгып киткәннәрне аңлый да, күңеле белән кабул итә дә алмый. “Ничек инде тәпи киткән чирәмле ояңны сатасың, йөрәкне сату белән бер бит ул. Картайган көнеңдә кайтып күрер урының бит. Дөньялыктан иртә киткән туганнарым, әти-әнием төзегән, матурлаган изге җир! – ди мәкаләбез герое. – Туган як тарихын өйрәнү дә тарихыбыз югалмасын өчен эшләнә”.
Балтач районы тарихын язуда да Ханис Ситдыйк улы башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Аның байтак бүлекләрен дә үзе язды.
Ханис Ситдыйк улының гаиләсе дә күпләргә үрнәк булырлык. Хәләле Җиһания ханым Куйбышев (хәзер Самара) шәһәрендәге планлаштыру институтын тәмамлады һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы булып эшләде. Фидакарь хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Уллары Рудаль югары уку йортын тәмамлап, Уфа шәһәрендә эшли. Тормыш юлдашы – Балтач сылуы Лена белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.