+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
25 октябрь 2022, 10:20

Фән кыяларын үзенә буйсындырып

Профессор Рәфис Зыязетдиновка 70 яшь тулу уңаеннан.  

Фән кыяларын үзенә буйсындырып
Фән кыяларын үзенә буйсындырып

Иҗат чорында миңа билгеле шәхесләр – данлыклы игенчеләр, дәүләт эшлеклеләре, космонавтлар, армия генераллары, академик- хирурглар һәм башкалар хакында очерклар язарга туры килде. Алар еллар дәвамында минем күңел күзләремне ныграк ачты, тынгысыз иҗат үрләренә һәрдаим әйдәп, барыр сукмакларымны яктыртып торды. Ә менә кайбер тыйнаклары шәүлә булып кала килде. Замандашым, күптәнге танышым Рәфис Зыязетдинов та шул исемлектә.

Тәвәккәл таш яра

Рәфис белән без тәү тапкыр 1976 елда Башкорт дәүләт университетында укыганда “Акчарлаклар” иҗат түгәрәгендә очраштык. Баксаң, ул үзе тарих факультетында укый икән. Мин күзләре начар күргән халык шагыйре Сәйфи Кудашны җи­тәкләп түгәрәк утырышына алып кергәндә булды ул безнең беренче танышу. Күренекле әдип белән бишәүләп төшкән фо­тосурәтне бүген дә саклыйм. Шул вакытта ук каләм тибрәткән булачак тарих укытучысы Рәфис Зыязетдинов үзенең шигырьләр язганын сиздермәде, югыйсә. Дуслык җепләре әнә шул чордан башланды да инде. ”Булачак героеңны беләсең килсә, аның туган ягына бар”, – диләрме әле? Ә бит студент елларында хәтта аның туган төбәге – Стәрлебаш якларына да барырга туры килде. Кече Ибрай авылында яшәгән колхозчылар Миңнебану апа белән Миң­негали абыйларның йортына килеп җиткәнче бераз трактор чанасында да җилдердек әле. Истә, һаман да истә. Безне –солдат шинельләрен туздырган яшьләрне, бураны да, салкыны да куркытмый иде.
Еллар үтте, кулга диплом алып, икебез дә туган якларга таралыштык. Рәфис Тормай авылы урта мәктәбендә тарих укытучысы, директор урынбасары, директор булып эшли. Ул бер үк вакытта күп кенә җәмәгать эшләрендә актив катнаша: урындагы Совет депутаты, агитколлектив, драма түгәрәге җитәкчесе, пропагандист була. Тик менә фәнгә бул­ган зур омтылыш авыл кысаларына гына сыймый, күрәсең. Җырларда җырланган матур Уфа каласы замандашымны магнит кебек янә үзенә тарта һәм 1980 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының (1993 елдан – университет) КПСС тарихы кафедрасына ассистент булып эшкә урнаша. Шактый еллар эшләгәч, өлкән преподаватель вазыйфасын башкара. Фән гранитын кимерә-кимерә, кандидатлык диссертациясен дә уңышлы яклый. Өч ел эчендә доцент вазыйфасына тәгаенләнә.
Тынгысыз галим Рәфис Миңнегали улы хезмәт баскыч­ларында әллә ни тоткарланмый. Ун ел дәвамында тарих һәм культурология кафедрасына җитәкчелек иткәч, аңа тагын да җаваплырак – мәгълүмат һәм идарә технологиясе факультеты деканы “камытын” ышанып “кидерәләр”. Әйткәндәй, биредә дә ул ат кебек җигелеп, көнне төнгә ялгап эшли. Шул вакытта докторлык диссертациясен дә язарга кирәк. Моның өчен дистәләгән еллар дәвамында архивларда казынырга, китап­ханәләрдә күз нурларын түгеп утырырга, теге яки бу теманы тирәнтен анализларга кирәк. Шул ук вакытта лекцияләргә дә әзерләнәсе бар.
Болардан тыш, галимгә җәмәгать эшләре дә тынгылык бирми. Рәфис Миңнегали улы университетның Галимнәр советы әгъзасы, студентлар активы мәктәбенә нигез салучы да, җитәкче дә буларак , мәктәп укучылары арасында шактый гына профориентация эшләре алып бара. Һәммәсен үз вакытында башкарып чыгарга кирәк. Югары квалификацияле методист, вузның гуманитар белем бирү үзәге җитәкчесе буларак та шактый эшләр башкарырга туры килде аңа үз вакытында. Бу җәһәттән, үзе укыткан “Тарих”, ”Башкортстан тарихы” уку курсларының фәнни-методик дәрәҗәсе югары булуы белән беррәттән, башка фәннәрне тирәнтен үзләштерүнең дә ярдәме тия. Үз чиратында, педагогик осталык мәктәбенә нигез салучы буларак, аның алдынгы методикалары педагогик һәм гыйльми эшчәнлектә мөһим роль уйный.
Галим 2011 елда “Башкорт АССРында 1930-91 елларда нефть табу сәнәгатенең тарихы” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. Хәер, йокысыз төннәр артта калса да, тынгысыз фән кешесе үз алдына янә икенче максатлар, яңа бурычлар куя. Билгеле, эзләнү­ләр дәвам итә. Тарих фәннәре докторы Рәфис Зыязетдинов ирешелгәннәр белән генә чик­ләнми. Һәм ул аңа тапшырылган вазыйфаларда бервакытта да сынатмый. Әйт­кәнемчә, ни дисәң дә, фән кандидаты чагында ук, ун елдан артык факультет деканы вазыйфасын намуслы башкарган искиткеч галим-оештыручы бит әле ул. Мондый сәләт, үҗәтлек һәр­кемгә дә бирелми, аның һәр­нәрсәгә күңеле җитүенә хәйран каласың.

Эшләп туя белмәгән кеше

Гомере буена ат кебек эшләгән кешене безнең якларда әнә шулай диләр. Бүген исә тарих фәннәре докторы, профессор Рәфис Миңнегали улы – республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылган галим-тарихчы. Ул – 300ләп фәнни басма, 20дән артык монография, китап, 80ләп мә­каләләр авторы һәм автордашы. Шулай ук, фән кандидатларын әзерләүдә дә актив катнаша.
Минем кулымда – Рәфис Зыязетдиновка 65 яшь тулу уңаеннан нәшер ителгән 60 битлек биобиблиографик басма. Аның авторы – биология фәннәре докторы И. Г. Асылбаев. Замандаш дустыңның кем икәнен өлешчә генә беләсең килсә, шуны укы икән. Галимнең фәнни, иҗади, публицистик мәкаләләренең исемлеген генә санап китү өчен генә дә үзе бер язма кирәк. Шулкадәр егәрле­лек, эрудиция, фикерләү сәләте, максатчанлык каян бирелә икән?! Вакытын да таба. Тәү­лектә 24 сәгать кенә ләбаса!
Башкорт дәүләт аграр уни­вер­ситетының тарихы турында гына 2 китап язу, “Культурно-просветительская работа в Башкирской АССР (1917-1941)” дигән фәнни эшләр, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан нәшер ителгән “Нефтедобывающая промышленность Башкирской АССР (1930-1991 гг.)” монографиясе һәм башка темаларга язылган мәкаләләрнең исәбе-хисабы юк. Соңгысы исә, Европа Фәнни-сәнәгать палатасы тарафыннан Алтын медальгә лаек булган. Ә менә “Кино и театры довоенного Башкортостана” китабы дәрәҗәле Диплом белән билгеләнде.
Рәфис Зыязетдиновның фәнни җитәкчелегендә аграр университетта музей, Башкортстан халыкларының этнография кабинетлары ачылды. Шулай ук аның башлангычы белән Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Караганда дәүләт университеты (Казахстан) белән хезмәттәшлек итү килешүе тө­зелде. Нәтиҗәдә, вузда беренче тапкыр “телевизион күперләр” үткәрелә, бер­гәлектә фәнни җыентыклар нәшер ителә башлады, пре­подавательләр белән тәҗрибә уртаклашулар, стажировкалар оештырыла. Болардан тыш, аңа Бөек Ватан сугышы чорында Башкортстанда нефть табуны оештыру турында Мәскәү тележурналистлары төшергән документаль кинофильмның фәнни консультанты да булырга туры килә. Бу уңайдан, ул Мәскәүнең “Звезда” телевизион каналы хәбәр­челәренә интервью да бирә.
Әйткәндәй, Рәфис Миңне­гали улы матбугатта да актив языша. Аның төрле темаларны яктырткан мәкаләләре элегрәк “Кызыл таң”, “Истоки”, “Два выходных”, “Колос”, хәтта “Аргументы и факты” гәзитләрендә дә басылды. Үз чиратында, ул заманында данлыклы маршал Георгий Жуков хакында фәнни-гамәли мәкалә язарга да базнат итә. Алай гына да түгел, замандашым-сабакташым тыйнак кына иҗат кешесе дә әле ул. Баштарак ул үзе өчен генә дип шигырьләр язса, соңрак әни­сенә, туган ягына, әлбәттә, ярат­кан хатыны Рәсимәсенә багышлап, йөрәк түрендәге күңел җылысын өләште. Үзе чибәр, үзе ягымлы, шәфкатьле балалар табибы белән миңа да берничә тапкыр аларның тулай торагында очрашырга, азмы-күпме аралашырга туры килгән иде. Туган авылларыбызның арасы да 35 чакрым гына бит. Ул бөтен гомере буена йөрәген балаларга биреп яшәде. Һөнәренә тугры калып, шуның 18 елын поликлиникада балалар бүлеге мөдире булып 60 яшькә кадәр эшләде. Тынгысыз, мәрхәмәтле хезмәте тиешенчә бәяләнеп тә бетмәде бугай якташымның. Шулай да “Коммунистик хезмәт ударнигы” исемен йөртте.
Иң мөһиме – үзләренең балалары Айвар белән Ленизага тиешле тәрбия бирделәр. Алар, югары белем алып, икътисад юнәлешендә Уфада уңышлы гына эшләп йөриләр. Мөмкин кадәр әти-әниләренә шәһәр читендә йорт төзегәндә ярдәм кулы суздылар. Ни үкенеч, бергә тату яшәлгән 40 ел гомернең өч елын гына Рәсимәгә бу мәһабәт, күркәм йортта яшәргә насыйп булды. Аны мәкерле үлем арабыздан алып китте. Хезмәттәшләре, аңарда дәва­ланучылар йөзендә нурлар балкыган Рәсимәне олы ихтирам белән искә ала. Рухлары шат булсын. Әлбәттә, бу – гаять зур югалту. Моны үзе кичергән кеше генә аңлый. Нишлисең, исән­нәргә түзеп яшәргә, сабырлык касәләре тулышканда, кулга каләм алып, күңелне бушатырга кала.

Шигъри җанлы профессор

Җәйге иртәләрдә гүзәл Тәтер буйларында өздереп кошлар сайраган чакларны искә тө­шерсәң, ничек инде күңел кыллары тибрәлмәсен?! Алар бүген исә балачакның кайтавазы – шигъри аһәң булып яңгырый. Ә бит Рәфиснең тәүге ши­гырьләре мәктәптә укыганда ук языла. Поэзиягә мөкиббән бирелүе, әлбәттә, 90нчы елларга туры киләдер. Еллар үтү белән ул “Күңелем очкыннары” дигән китап нәшер итүгә дә ирешә. “Матурлыкны күреп, табигать фасылларыннан ниндидер ләззәт ала белгәндә дә күңелне сокландыргыч хисләр биләп ала кайчак, – ди Рәфис Миңнегали улы. – Шулчак кулыңа каләм алырга мәҗбүр буласың”. Хис-тойгылар ташып торганда, аларны ник ак кәгазь битенә төшермәскә?!
Моң белән үрелгәннәренең кайберләре хәтта үзе көй сорап тора сыман. Шулай булмаса, “Балачак”, “Эстәрлебаш яклары”, “Зурлыйк без әниләрне”, “Әниле гомер бәхетле” дигән шигырьләргә уңган-булган, илсөяр шәхес Фәнир Галимов кинәнеп көйләр иҗат итеп, үзе һәм башка артистлар ихлас җырламаслар иде. Ике тугандаш республиканың данлыклы артистлары Фән Вәлиәхмәтов та замандашымның сагышлы “Авылкаем”, “Казаным”, Рөстәм Асаев исә “Гомер агышларында” җырларын сайлаган бит. Бу юкка түгелдер. Ул аларга, шулай ук иҗатын сәхнәгә чыгарган иҗатташ дуслары Мөдәрис Газетдиновка, Вәсил Галимовка, Гүзәл Әхмәтовага һәм башкаларга рәхмәтле. Әлеге һәм күңелләрне тетрәндерерлек башка җырлар шигъри күңелле галимнең “Күңелем эзләре” дигән беренче компакт-тә­линкәгә кертелгән. Инде икенчесе – “Үрмәле гөлләр” дә әзер. Анысында үзешчән композитор Илдар Шәрипов язган көйләр күбрәк урын алган. Шулай, галим-шагыйрь фән белән генә мавыгып яшәми, ул җыр-моңны да юлдаш итә һәм болай ди:

Йөрәкләр
тылсымлансыннар
Җыр агымында калып –
Яшик әле дөньяларда
Сайрашып кына, янып!..

Инде, гомер тавының 70нче баскычыннан атлап, язмышлар белән якалашса да, Рәфис Зыязетдинов һаман эзләнүдә, иҗатта. Аграр университетта эшләп йөрү белән беррәттән, ул БДАУ комсомол оешма­сының, шулай ук туган ягының тарихын да яза. Әйткәндәй, Стәрлебаш район китапханә­сенә 300дән артык китаплар да бүләк иткән ул, студентлар музеена да төрле экспонатлар тапшырган. Изге күңеллелек, кечелеклелек, чиктән тыш тыйнаклык, эчкерсезлек, үҗәтлек­нең тамырлары әнә шул изге туган җир, әлбәттә, әти-әни тәрбиясе белән бәй­ледер дә инде.
Күптән түгел аңа “Башкорт дәүләт аграр университетының шәрәфле профессоры” дигән югары исем бирелде. Баш­кортстанның атказанган мә­гариф хезмәткәре, шулай ук РСФСР югары белем бирү өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре һәм башка дәрәҗәле бүләкләр иясе, данлыклы профессор Рәфис Миңнегали улы истә­лекле бәйрәмен коллектив белән каршылый. Әлеге чарага багышланган махсус фәнни һәм иҗади күргәзмәдә чагылдырылган галим-шагыйрьнең казанышлары аның күркәм юбилеена янә дә бер матур бизәк өсти.

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны,
Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

 

 

 

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: