-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
6 ноябрь 2022, 09:08

Слесарьдан - баш мөхәрриргә, язучыга кадәр!

Гәзитебезнең элекке баш мөхәррире, хәзерге якын дусты, күренекле язучы һәм киң билгеле журналист Марат Муллакаевка - 70 яшь!

Слесарьдан - баш мөхәрриргә, язучыга кадәр!
Слесарьдан - баш мөхәрриргә, язучыга кадәр!

Марат Нуриәхмәт улы 1994 елдан 2001 елның 1 февраленә кадәр "Кызыл таң" гәзитен җитәкләде.

"Кызыл таң"чылар аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар игелеге, оныклар шатлыгы, иҗади уңышлар, һич саекмас илһам чыганагы тели.

Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә, Марат Нуриәхмәтович! Күркәм юбилеегыз котлы булсын!

Тулырак биография:
1952 елның 6 ноябрендә Яңавыл районының Байгужа авылында дөньяга килә. 5 яшеннән балалар йортында тәрбияләнә, шунда канатларын ныгытып, зур тормыш юлына аяк баса.

Төньяк флотта хезмәт иткәннән соң, заводта слесарь булып эшли, Стәрлетамак шәһәрендә комсомол оешмасын җитәкли.

Башкорт дәүләт университетының Хокук институтын тәмамлый.

Журналист эшен 1976 елда "Знамя коммунизма" гәзитендә хәбәрче булып башлый. Аннары "Стерлитамакский каучук", Ишембай районының "Восход" гәзитендә баш мөхәррир вазыйфасын башкара. Соңрак "Совет Башкортостаны" республика гәзитенең икътисад бүлеге мөдире булып эшли. "Уфимские Нивы", "Кызыл таң", "Өмет", "Вечерняя Уфа" гәзитләренең баш мөхәррире була. Күп еллар "Панорама Башкортостана" иҗтимагый-сәяси журналын җитәкли.

"Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә ия.

Марат Нуриәхмәт улы Муллакаев - "Барсик", "Воровка", "На берлогу", "Томка", "Храбрый заяц" дип аталган күп серияле балалар китаплары авторы.

"Нэнэй", "Когда цветет полынь... или Побег в никуда", "Озеро жизни", "Әрем чәчәк атканда..." дигән китапларны да укучылар бик ошатты, кайберләре хәтта "Ел китабы" номинациясендә җиңүче дип табылды.

Аның авторлыгы астында руспубликаның 100 еллыгына багышланган "Башкортостан в семье народов России", туган ягына багышланган "Байгужа. История и современность" дигән китаплар дөнья күргән.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: