+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
9 декабрь 2022, 09:55

“Йөрәгем – унсигездә!”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина бүгенге халәтен шулай билгели.

“Йөрәгем – унсигездә!”
“Йөрәгем – унсигездә!”

Шушы көннәрдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында аеруча җанлылык, якынлашып килүче бәйрәм рухы сизелә. Баксаң, коллектив Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, “Нур” театрының “беренче карлыгачлары”ннан булган
актриса Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллинаның алтын юбилеен бенефис спектакле белән билгеләргә әзерләнә.
Әлеге спектакльгә инсценировканы Зифа Кадыйрованың “Урланган яшьлек” повесте буенча Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Усманова әзерләгән. Режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Илдар Вәлиев. Спектакльдә Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина төп Зөһрә ролен башкара. Премьера алдыннан Миңнинур-Зөһрә белән күрешеп сөйләштек.

– Алтын юбилеегызны каршылаганда нинди тойгылар кичерәсез?
– Тормышымның иң матур чорына кердем кебек. Үземне икенче сулышым ачылгандай тоям. Канатланып эшлисем генә килеп тора. Йөрәгем – унсигездә! Бик күп планнар, хыяллар, омтылышлар белән яшим. Үземнең яшемә, тормыш тәҗрибәмә туры килгән яңадан-яңа рольләрне тәмләп кенә уйныйсым килә.
– Сезнең иҗади багажыгыз бик бай – иллеләп ролегез бар, дип беләбез. Иҗатыгызның әле башлангыч чорында ук Гаяз Исхакыйның “Көз” спектаклендә Гөлсем ролен уңышлы башкарып, бик зур бәя – Кәрим Тинчурин исемендәге Республика театрлар фестиваленең бүләген алгансыз. “Нәүруз” халыкара театрлар, “Театр язы” республика фестивальләре лауреаты, “Актер җыры-1996” конкурсы җиңүчесе булгансыз. Иҗатыгызның башлангыч чорына караган К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә – Сәрвәр, Т. Миңнуллинның “Кулъяулыг”ында – Әминә, Аманулланың “Әлепле артистлары”нда – Дания, Ф. Яруллинның “Шәрә йорт” әкиятендә – Җилбикә, Ә. Камалинең “Сәхнә артындагы кәмит”ендә Гания һәм башка бихисап рольләрегез үк Сезне кабатланмас талантлы актриса итеп таныткан.
Соңгы еллардагы репертуарны күздән кичергәндә генә дә, Сезне
Т. Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” спектаклендә – Гөлчирә,
Ш. Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”ндә – Расиха, Н. Исәнбәтнең “Һиҗрәт”ендә – Сәрбиниса, Г. Хугаевның “Ычкындырмыйк кияүне!” комедиясендә – Нәфыйга,
А. Островскийның “Соң килгән мәхәббәт”ендә Лебедкина һәм тагын да әллә никадәр образларда күреп, мең бизәкле иҗатыгызга сокландык. Үзегезгә кайсы роль ныграк ошый соң?
– Һәрберсен яратып уйныйм. Һәр башкарган ролемә зур җаваплылык белән карыйм, иҗаттан ямь һәм тәм табам. Сайланган образга тулысы белән кереп, аның белән яшим... Бенефис спектаклендә тудырган образым Зөһрәне дә бик аңлыйм, аңа җиңел түгел, чөнки язмыш аңа бик күп сынаулар әзерләгән. Һәм тормышта чынлап та шулай зур үзгәрешләр булып, ничә яшьтә дә тормышың асты-өскә килергә мөмкин.
– Сез – энергиясе ташып торган, ут кебек хатын. Ә героинягыз Зөһрә – бик тыныч, сабыр холыклы. Холкы буенча үзеңә охшаган кеше образын уйнавы җиңелрәктер?
– Һөнәр таләп иткәнчә, артист төрле халәткә керә белергә, төрле образлар тудыра алырга тиеш. Моңа кадәр күбрәк характерлы, экспрессив холыклы героиняларны тудырган булсам, әлеге әсәрдә тирән психологик кичерешләргә бай, драматик сулышлы хатын-кыз буларак чыгыш ясыйм. Бу – күптәнге хыялым һәм аны гәүдәләндерүдә сәхнә осталыгым, күпьеллык тәҗрибәм бик ярдәм итә.
Зөһрә образы бик тормышчан. Ә тормышта ни генә булмас! Егерме ел балага уза алмый ул. Балалар бакчасында кеше баласын карый. Гаеп исә бөтенләй аңарда булмаган икән! Һәм менә ул гомеренең шактый өлеше узганнан соң, яңача яши башлый.
– Бенефиска тамашачы Сезне күрергә, сынарга килә. Премьерадан ни көтәсез?
– Өч дистә елга якын “Нур” театрына хезмәт итсәм дә, һәрвакыт сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынлану хисе тоям. Тамашачы алдында һәр чыгышың – зур җаваплылык. Үткәннәргә борылып карасаң, бик күп сынаулар аша үтәргә туры килгән. Театрның үз бинасы булмаган чакларда, төрле шартларда чыгыш ясаулар, чит сәхнәләрдә уйнаулар булды, күп авырлыклар аша үттек. Театрга, сайланган һөнәргә хыянәт итмәдек. Шул чакта бик чыныгып калганбыздыр, дип уйлыйм.
Юбилеем уңаеннан юлымда очраган барлык кешеләргә – режиссерларга, хезмәттәшләремә, дусларыма, тамашачыма рәхмәт әйтәсем килә. Һәрчак юлымда яхшы кешеләр очрады. Артист сәхнәдә берьялгызы үсә алмый.
– Тормышыгызның шактый өлеше эштә – театрда уза. Үзегез һәм дусларыгыз өчен вакыт табыламы?
– Шөкер, чын дусларым бар. Алар күп тә түгел, әмма ышанычлы. Ә инде тормыш ыгы-зыгысыннан арып киткән чакларда бакчам “дәвалый”. Бакча, җир эшләрен бик яратам, күңелемә аннан юаныч алам. Бакчамның кечкенә өлешен дә файдасыз тотмыйм. Әле генә түгел, киләчәктә дә аның уңыш китерүен күзаллап, тәрбиялим. Шөкер, җиләк-җимеш ишелеп уңа. Аларны якыннарыма да мулдан өләшәм.
– Балачактан эшкә күнегеп үскәнсездер, уңганлык – тәрбияләнгән сыйфат бит.
– Тумышым белән Кушнаренко районының Иске Гомәр авылыннанмын. Әти-әнием сәнгатькә гашыйк кешеләр булганга, авылда узган барлык мәдәни чараларда да катнаша идек. Әтием Нәҗип җыр-моңга әвәс кеше иде. Кызганычка каршы, ул мәрхүм инде. Әнием Язилә аяк очларына гына басып матур итеп биеп җибәрсә, аңа карата соклануымның чиге булмады. Энем Альберт Шәрәфетдинов — “Нур” театрының талантлы артисты. Әти белән әни балаларының матур киләчәге өчен нык тырышты, безне беркемнән ким үстермәделәр. Эшкә дә өйрәттеләр, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләделәр, шуның өчен аларга бик рәхмәтлемен.
– Гаиләгез белән бераз таныштырып үтегез әле...
– Ирем Рөстәм сәнгать кешесе түгел. Быел бергә гомер кичерүебезгә 25 ел тула. Еллар узу белән бер-беребезне бер караштан аңларга, һәр нәрсәдә дә алтын урталыкны табарга өйрәндек, матур яшибез. Ул һөнәремнең үзенчәлекләрен аңлый, кирәк чакта ярдәм кулын суза. Ышанычлы терәк була белә. Зур улыбыз Динисламга 24 яшь тула, ул нефть институтында белем ала. Бәләкәебез, 17 яшьлек Данияр, әтисенең һөнәрен сайлады, юристлыкка укып йөри.
– Бүгенге халәтегезне бер сүз белән ничек билгеләр идегез?
– Бәхетлемен! Аллаһка шөкер, яраткан эшем бар. 1993 елдан бирле гомерем “Нур” театры белән бәйләнгән. Театр миңа үсәргә, дөньяны танып белергә ярдәм итте, канат куйды. Дөньяга яңадан тусам да, һичшиксез, шул ук юлны сайлар идем.
– Алга хыял-теләкләрегез нинди?
– Иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын. Киләчәктә улларымның бәхетле булуларын күреп, аларны өйләндереп, оныклар сөясем килә. Якыннарыма, әниемә озын гомер телим.
Театрыбыз исә киләчәктә дә халкыбызның күңелен нурландыручы булудан туктамасын, үссен, матурлансын!
– Шулай була күрсен! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Айгөл Юлъякшина,
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: