+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
23 декабрь 2022, 07:55

Бәләбәй депутатлары башлыгының игелекле гамәлләре бихисап!

Район советы секретаре, киң билгеле җәмәгать эшлеклесе Артур Садыйковка – 60 яшь.

Бәләбәй депутатлары башлыгының игелекле гамәлләре бихисап!
Бәләбәй депутатлары башлыгының игелекле гамәлләре бихисап!

Аның белән очрашу очраклы, моңа өстәп, шактый үзенчәлекле килеп чыкса да, әңгәмә барышында Бәләбәй төбәгенә бәйле хатирәләр белән бергә, байтак уртак таныш-белешләр булуы да ачыкланды. Андыйлар даирәсендә беренче урында “Кызыл таң”га якын шәхесләрдән гәзитнең даими авторы Камил ага Фазлетдинов һәм аның уллары Илдар, Илдус, алар янәшәсендә Мөнир һәм Габдулла Вафиннар торуы табигый, әлбәттә. Янә дә күренекле журналист, шагыйрь Рөстәм Идиятуллинны, районның авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы вазыйфалар башкарып, лаеклы ялга чыккан Клим Якуповны һәм дә күренекле шәхесләрдән башкаларны искә төшердек. Бу уңайдан күңелгә ятканы исә шуннан гыйбарәт: әңгәмәдәшнең якташларын олы ихтирам хисләре белән телгә алуы, алар турында гаҗәеп бай уңай мәгълүматка ия булуы бигрәк тә җылы тәэсир калдырды.

Холык сыйфатлары арасында итәгатьлелекнең өстен торуы аның нәсел тамырларының әнисе ягыннан укытучылар кавеменә тоташуыннандыр, мөгаен. Дилә Зөфәр кызы Ашимова – тумышы белән Ырынбур өл­кәсенең Абдулла районыннан. Әйткәндәй, Ашимовлар токымына караган укытучыларның гомум педагогик стажы – якынча исәпләүләр буенча, 150 елдан артыграк. Шуңа да мөгаллимнәр дәвамчысы Диләнең Бәләбәй педагогия училищесын сайлавы табигый. Бу данлыклы уку йортын тәмамлагач, яшь белгечне Туймазы районының Бүздәк төбәгенә терәлеп торган Ярмунча авылы мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Бу – үткән гасырның 60нчы еллар башы. Ырынбур тикле чит яклардан килгән яшь укытучыга авыл егетләре арасыннан күз ташлау­чылар күп була, әлбәттә. Ә ул бу төбәктәге нефтьчеләр оешмасында электрчы булып хезмәт салучы Марат Садыйковны сайлый. Гаиләдә беренче булып дөньяга килгән ир балага Артур дип исем кушалар. Әйткәндәй, аның туган урыны итеп Ырынбур өлкәсен­дәге Яңа Тирес авылы язылган. Моның сәбәбе бик гади – Дилә Зөфәр кызы беренче сабые Артурны туган авылына кыска вакытлы ялга кайткач таба – 1962 елның 24 декабрендә була бу. Шуңа да карамастан, бу чорда урнашкан тәртипләргә ярашлы, Артур Садыйковның туу турындагы таныклыгында аның туу вакыты итеп рәсми рәвештә 1963 елның 1 гыйнвары күрсәтелгән. Шуннан инде аның киләчәктә туган көнен кыска гына вакыт аралыгында ике тапкыр – ел ахырында һәм ел башында билгеләве гадәткә кереп китә.
70нче еллар башында Садыйковлар гаиләсе, Ярмунчаны калдырып, Бәләбәйгә күченеп килә. Бу чорда гаилә Айрат һәм Айдар атлы уллар белән тулылана инде. Артурның үз өлкәләрендә тәҗрибәле белгечләр буларак танылу алган әнисенә дә, әтисенә дә шәһәрдә эш тиз табыла. Атап әйткәндә, Дилә Зөфәр кызы урыс теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында хезмәт юлын дәвам итә, Марат Әфхади улы Бәләбәйнең әйдәүче предприятиесе “Автонормаль” заводына белгечлеге буенча урнаша.
Тормышта шулай килеп чыга бит: яшьлегендә укытучы һөнәрен сайларга җыенган Артурга әтисе юлыннан китмичә чара калмый – 1981 елда заводка эшкә кереп, тәүге карашка гади генә тоелган, әмма үтә дә катлаулы саналган автоматчы һөнәрен үзләш­терә. Советлар Союзындагы автомобиль төзелешенә бәйле заводларда бердәнбер саналган станокта КамАЗ двигателе өчен детальләр чыгара автоматчы Артур. Йөкләтелгән бурычны тиешенчә үтәгәндер – остага иң югары дәрәҗәдәге разряд бирелә. Җиде ел менә шулай бер мизгел булып үтә дә китә, ярый әле, завод карамагындагы 46нчы СПТУда укып чыга. Алга китеп шуны да әйтик: югары белем алу турындагы максатына да барыбер ирешә ул – читтән торып Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих факультетын, соңрак Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясен тәмамлый.
1987 елдан максатчан егетнең эшчәнлегендә комсомол чоры башлана, тәүдә үзе укып чыккан 46нчы һөнәри училищеның ВЛКСМ комитетына җитәкчелек итә, аннары тар­макның Бәләбәй шәһәр комитетына җаваплы эшләргә үрләтелеп, ахыр чиктә, иң югары саналган беренче секретарь вазыйфасы йөкләтелә. Шунысы үзенчәлекле: 90нчы еллар башында илдәге сәяси вәзгыять үзгәреп, комсомол комитетлары гамәлдән чыгарылса да, яңа оештырылган яшьләр оешмасында җитәкче сыйфатында эшли, атап әйткәндә, Бәләбәй шәһәр хакимиятенең яшьләр бүлеге мөдире була. Артур Марат улының хезмәт биографиясендәге алдагы янә бер баскыч аның һөнәри педагогик белеме белән бәйле – ул 5 ел дәвамында шәһәрнең мәгариф өлкәсендә лаеклы урын тоткан Беренче санлы гимна­зиянең директоры вазыйфасын били.
Район дәрәҗәсендәге дәүләт хезмәтенә менә шулай тиешле хезмәт баскычларын һәм партия-комсомол мәктәбен үтеп, бай тормыш тәҗри­бәсенә ирешеп, шуңа бәйле, эшчән­легендә аларны нәтиҗәле файдаланып, әзерлекле кадр сыйфатында аяк баса ул. 2002 елда, мәсәлән, район хакимиятенең кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнә, ә 2009 елда Артур Садыйковка Бәләбәй район советы секретаре вазыйфасы йөкләтелә. Тоташ алганда, аның муниципаль хезмәт стажы чирек гасырдан артып китә.
Район советы секретарена йөкләтелгән бурычлар күпкырлы, алар арасында өстенлекне Совет тарафыннан районның социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән карарлар әзерләү һәм кабул итү, аларның мотлак үтәлешенә ирешү алып тора. Артур Садыйков фике­ренчә, бу юнәлештә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге исә районның авыл һәм шәһәр биләмәләре Советлары һәм алардагы депутатлар белән ныклы бәйләнештә торуга бәйле. Хәзерге чорда район Советында – 18, авыл биләмәләрендә исә 132 депутат эш­чәнлек алып бара. Урындагы үзидарә өчен бу – зур көч. Совет секретарена исә аларның һөнәри эшчән­леген район мәнфәгатьләренә туплау таләп ителә. Төбәктәге барлык дәрә­җәдәге депутатлар башлыгы буларак, Артур Садыйков моңа ирешү өчен үзе дә зур тырышлык сала, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим чаралардан, әйтик, сайлауларны оештыру, төрле кампанияләр һәм акцияләр дә секре­тарьның актив катнашлыгында үтә. Төбәкнең Яшьләр советы эшчәнлеге өчен ул шулай ук турыдан-туры җаваплы. Бәләбәйдә дистәләрчә иҗтимагый, милли-мәдәни оешма исәпләнә, киң җәмәгатьчелек тарафыннан оештырылган клублар эшләп килә. Алар эшчәнлеген гамәл­дәге кануннарга ярашлы алып бару өчен район Советы секретарена халык белән уртак тел табу, ачык һәм гадел мөгамәлә кору таләп ителә. Бу уңайдан шунысы игътибарга лаек: секретарь вазыйфасында 13 елдан артык хезмәтендә ул йөкләтелгән бурычларны һөнәри яктан җиренә җиткереп үтәү белән бергә, күрше төбәкләрдә Бәләбәй тәҗрибәсен үрнәк сыйфатында кулланыла алырлык итеп тә башкара.
Комсомол органнарында эшләгәндә үк ныклы урын алган гадәте буенча, Артур Марат улы үзе дә җәмәгать эшен җигелеп тартучылар сафында кала. Ул алып барган җәмәгать эшләре күптөрле, халыкның төрле катламнарын иңли, әмма иң мөһиме шунда – ул аларны исем өчен генә түгел, ә күңел җылысын салып башкара. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының урындагы бүлеге җитәкчесе вазыйфасы турында да шулай дип әйтеп булыр иде. Бу эш аңа 2015 елда йөкләтелә, хәзерге чорда исә ул Бәләбәй төбә­гендә татар милли хәрәкәтен әйдәп баручы абруйлы җитәкче буларак билгеле.
Артур Садыйковның киңкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге дәүләт дәрә­җәсендә лаеклы бәһа алуы табигый. Бу хакта аның Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе, республика министрлыклары һәм оешмалары тарафыннан төрле елларда тапшырылган Мактау грамоталары да сөйли. Агымдагы елның ноябрендә Артур Садыйков югары һөнәри осталыгы һәм озайлы фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
60 еллык тормыш дәверендә төрле чорлар кичерергә туры килә аңа. Бүген исә Артур Марат улының җәмәгате Наталья Николаевна белән берлектә гомеренең иң якты мизгел­ләренә аяк басуына шик юк. Бәлә­бәйнең итәгатьле һәм игелекле шәхесенә алдагы көннәрендә дә бәхет-куанычлар юлдаш булсын!

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото гаилә архивыннан.




Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: