+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
6 гыйнвар 2023, 11:54

Нурлы йолдыз булып балкыды

Танылган журналист, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера НӘБИЕВАның тууына 80 ел.Елмаюың — чәчәк,Көлүең — чишмә,Нигезенә илһам күмелгән,Сихәтләре ничә еллар буеГәзит битләренә сибелгән, —ди­гән юллар бар шагыйрь Карам Бакиров­ның Венера Нәбиевага атап язылган бер шигырендә.Әлбәттә, Венера Нәбиева белән иңгә-иң бергә эшләгән хезмәт­тәш­ләре өчен мондый шигырь бер ге­нә дә сәер тоелмас иде. Кире­сенчә, без Венера Рөстәмхан кызын мондый игътибарга бик тә лаек, киң күңелле, үтә дә тәрбияле, нечкә зә­выклы, чын зыялы, оста журналист буларак белә идек.

Нурлы йолдыз булып балкыды
Нурлы йолдыз булып балкыды

Венера Рөстәмхан кызы 1943 елда Бүздәк районының Шланлыкүл авылында туган, аңа биш яшь булганда гаилә Бүздәккә күчә. Әтисе Рөстәмхан Абдразаков “Сельхозтехника”да склад мөдире була, әнисе Камилә ханым авылда балалар бакчасында да эшли, кырчылык буенча бригадир була, ә Бүздәккә күчкәч, өч баланы тәрбияли. 1954 елда, Бүздәк урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укыганда ук, Венера район гәзитенә пионерларның Буденный исемендәге колхоз өчен көл җыюлары турында хәбәр яза. Менә шуннан башлана да инде аның гәзит белән хезмәттәшлеге.


1961 елда ул Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Бер үк вакытта КПССның Казан шәһәр комитеты каршындагы ике еллык журналистика университетында кичке бүлектә укый. Аны тәмамлаганнан соң, Бүздәк районының “Алга” гәзитенә эшкә кайта һәм хатлар бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Редакциядә 1966 елның мартыннан кияүгә чыкканчы эшли. Уфага күчкәннән соң Венера апа ире эшләгән Яңа Уфа нефть эшкәртү заводының күп тиражлы гәзитендә эшли башлый. Бер цехтан икенчесенә эшчеләр автобусларда йөргән бу завод-гигантны күз алдына китергәннән соң мондагы масштабны чамаларга мөмкин. Ә Венера Рөстәмхан кызы бер үк вакытта күптиражлы “Нефтепереработчик” гәзитенең мөхәррире һәм завод радиотапшырулары дикторы булып та эшли.


Ул вакытта ил күләмендә барган социалистик ярышларда даими җиңү яулаган заводта гәзит хәбәрчеләре еш була. “Кызыл таң” гәзите журналистлары белән яшь хәбәрче шунда таныша һәм редакциянең заданиеләре буенча эшли дә башлый. Озакламый аны республика басмасына эшкә чакыралар. Утыз елдан артык гомерен багышлаган гәзиткә ул шундый урау юллар белән килә. Аның каравы, ул икътисадның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе кебек катлаулы тармакларын биш бармагыдай үзләштереп өлгергән була. Болар инде барысы да республика гәзитендә эшләү өчен яхшы нигез, журналист өчен бай тәҗрибә була.


“Кызыл таң”да ул сәнәгать, төзелеш һәм транспорт, хатлар, совет төзелеше һәм көнкүреш бүлекләрендә хәбәрче, яңалыклар бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара.
Венера апа беренче күрешүдән бик җитди, бераз кырысрак та кеше буларак күренде. Бәлки, аның бик тә җаваплы бүлектә эшләве моңа сәбәпче булгандыр. Үсешкән социалистик җәмгыятьнең санаулы көннәре, җиңел сәнәгать тармагының әле бөлеп өлгермәгән бер чоры иде. Уфаның үзендә генә дә “Мир”, “8 Март”, киҗе-мамык фабрикалары кебек зур-зур предприятиеләрнең тулы куәткә эшләгән мәле. Универмаглар үзебезнең товар белән шыплап тутырылган. Районнарда эшләп килүче көнкүреш йортлары, йөзләгән сату нокталары — барысы да сакчыл караш таләп итүче объектлар. Көнкүреш тармагы, авыл советлары, хокук органнары, халык контроле комитеты, табигатьне саклау җәмгыяте эшчәнлеге — болар барысы да журналист буларак Венера апа яктырткан тармаклар иде. Соңрак сәламәтлек саклау тармагы да аның иңнәренә йөкләтелде. Халык, теге яки бу мәсьәләне урында хәл итә алмаган очракта, Венера апага килә. Ул аларны игътибар белән тыңлый, кирәк чакта үзе барып тикшерә. Ә инде гәзиттә тәнкыйть мәкаләсе басылу хөкем карары чыгарылуга тиң булды.


“Халык күзе күп күрә”,“Сәламәтлек әлифбасы”, “Табигатькә мәхәббәт”, “Бакчачы почмагы”, “Сөю авазы”, “Сезнең өчен” битләре, көнкүрештә төрле киңәшләре дә укучылар күңеленә хуш килде. Әхлак темасына язган мәкаләләрен дә ошаталар иде.


Исеме җисеменә туры килгәндәй, Венера апа журналистика күген нурлы йолдыз буларак балкыткан бер үк вакытта гүзәл һәм матур табигатьле, тәрбияле һәм нечкә зәвыклы кеше дә булып кала белде. Ул гел хәрәкәттә булды, командировкаларда йөрде. Морзалар нәселеннән булгангамы, бигрәк тә зур сәнгатьне яратты, концерт-спектакльләргә йөрергә, китап укырга вакыт табар иде. Шул ук мәлдә бала җанлы да иде, берничә ел рәттән балалар өчен тәгаенләнгән “Бөреләр” сәхифәсен алып барды.


Тату тормыш гомерне озайта, диләр. Венера апа бу яклап та уңды. Ире Марат Фәйруша улы белән үзләре кебек кешелекле, итагатьле бердәнбер уллары Рөстәмне тәрбияләп үстерделәр. Гомер-гомергә кул тотынышып бергә атлаган ире Марат абый — Русия Федерациясенең почетлы энергетигы, “Транснефть” акционерлар компаниясенең почетлы ветераны. Киленнәре сәнгать кешесе – танылган актриса Татьяна Макрушина. Оныклары да сәнгатькә тартылды, икенче техник югары белем үзләштерде. Хәзер инде Динислам да башлы-күзле булып, ике яшьлек улын тәрбияли. Бу гаилә, чын мәгънәсендә, безнең коллектив өчен үрнәк алырлык булды.
1998 елда Венера апа хаклы ялга чыкты, әмма “Кызыл таң”нан, хезмәттәшләреннән бер генә көнгә дә аерылмады. Редакциягә даими килеп йөрде, телефон аша гәзиттә чыккан мәкалә-ләргә карата үзенең карашын белдерде, авыр чиргә дучар булуына карамастан, гомеренең һәр мизгеленең кадерен белеп, соңгы сулышына кадәр зарланмыйча иҗат итә белде, шунда да кешеләр өчен йөрәк җылысын кызганмады. Әйтерсең лә нурлы һәм моңлы бер йолдыз булып, тормыш күгендә балкыды.

Рәзилә НИЗАМОВА.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: