+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
6 гыйнвар 2023, 11:49

Оста да ул, остаз да!

“Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Резеда Нуртдиновага — 55 яшь.Хөрмәтле өлкән коллегабыз Резеда Рәис кызы Нуртдинованың күркәм юбилее уңаеннан материал әзерләргә алынгач, аның хакында мәгълүмат­ларны хәтердә яңарту, төгәллек кертү максатында иң тәүдә “Кызыл таң” гәзитенең 2008 елда дөнья күргән кыскача энциклопедиясенә күз салдым. Әмма, ни гаҗәп, “Кызыл таң”ның 90 еллык юбилее уңаеннан әзерләнеп, нәшер ителгән бу саллы хезмәткә ул керми калган. Баксаң, бүген инде барлык гомерен “Кызыл таң”га багышлаган булып тоелган Резеда апабыз редакциябезгә эшкә нәкъ әнә шул 2008 елның мартында гына килгән икән бит. Ул вакытка инде “Кызыл таң”ның кыскача энциклопедиясе нәшер ителеп өлгергән булган.

Оста да ул, остаз да!
Оста да ул, остаз да!

Шул ук вакытта Резеда Рәис кызы коллективыбызга, чын мәгънәсендә, тормыш энергиясе һәм иҗат куәте ташып торган яңа көч, редакция эшчәнлегенә җанлылык өргән яңа сулыш, ә иң мөһиме — чын профессиональ журналист, каләм остасы һәм остаз буларак килеп керде. Һәм редакциябездә ул, чирек гасырдан артык тәрҗемә бүлеген җитәкләгән һәм хаклы ялга киткән зур тәҗрибәле коллегабыз Тәскирә Мөхәммәдиеваны алыштырып, башы-аягы белән тәрҗемә эшенә чумды. Бу очракта болай дип әйтүем һич арттыру түгел. Мәгълүм булуынча, ул елларда Башкортстан җитәкчелегенең барлык карарлары, Дәүләт җыелышы-Корылтай кабул иткән законнарның барысы да өч төп республика гәзитендә өч телдә сүзмә-сүз дөнья күрә иде. Һәм, аерым очракларда, гәзитнең тоташ сигезәр-уникешәр битен биләгән вакытлар да бар иде. Янә дә шул: күп кенә законнар “Республика Башкортостан”, “Башкортостан” һәм “Кызыл таң” гәзитләрендә басылып чыкканнан соң гына үз көченә кергән булып санала иде. Ягъни шушыннан чыгып, закон-карарларның татарчага дөрес, төгәл тәрҗемәсен эшләгән Резеда Рәис кызының дәүләт дәрәҗәсендә никадәр җаваплы һәм күләмле эш башкарганын күзаллау авыр түгелдер.


Ә бу эшне шушы рәвешле төгәл, эзлекле, җиренә җиткереп башкаруга аңа, беренче чиратта, Туймазы шәһәренең 1нче мәктәбендә, аннары Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-урыс бүлегендә алган тирән белеме булышлык итте. Әйткәндәй, мәктәп елларында ук зур казанышларга ирешкән кебек, университетны да Резеда Нуртдинова кызыл диплом белән тәмамлый, Казанда, Махачкалада үткән гыйльми конференцияләрдә катнашып, фәнни эзләнүләре белән дә танылырга өлгерә. Әмма фән юлыннан китми. Әнисе Светлана ханым Туймазы районының Райман авылы мәдәният йорты директоры булганлыктан, бәләкәйдән мәдәни мохиттә кайнап үскән, университетта исә “Акчарлаклар” студентлар гәзитен мөхәррирләгән кыз иҗатка ныграк тартыла. Бәлки, шуңа да, 1990 елда укуын тәмамлаганнан соң бер ел гына Туймазы шәһәрендәге 128нче һөнәрчелек училищесында укыта да, “Ленинский путь — “Ленин юлы”, соңрак “Туймазинский вестник” — “Туймазы хәбәрләре” район гәзите редакциясенә эшкә күчә. Биредә ул тәүдә икътисад бүлегендә хәбәрче булып эшли, аннары тәрҗемәче итеп күчерелә, соңрак исә редакциянең дубляж бүлеген җитәкли. Ягъни “Кызыл таң” гәзите редакциясенә эшкә Резеда Нуртдинова тәрҗемә өлкәсендә һәм гәзитне формалаштыруда чын мәгънәсендә бер пот тоз ашап, зур тәҗрибә туплап килә.


Хәер, кырык яшь үрендә аның Туймазыда җыйган барлык дөньясын, мал-мөлкәтен калдырып, ул вакытта мәктәп укучысы булган кызы Айсылуны алып, торыр җире дә булмаган башкалага чыгып китүен дә чын батырлыкка тиңләргә мөмкиндер. Үзе өчен түгел, республиканың татар матбугаты өчен кирәк булганга, аның төп басмасы җитәкчелегенең эшкә чакыруы буенча! Уйлап карасаң, мондый адымга барырга нинди тәвәккәллек, яңа урында дөньяңны яңа баштан оештырырга күпме тырышлык, үҗәтлек, ныкышмалылык кирәк! Һәм Резеда Рәис кызы барысына да иреште. Эштә зур абруй казанып, үр артыннан үрләр яулаган кебек, яшәр өчен иркен фатирын да булдырды, мәктәптән соң Башкорт дәүләт аграр университетын кызыл дипломга тәмамлаган кызы Айсылуны да башлы-күзле итеп, бүген үз янына газиз әнкәсе Светлана ханымны сыендырып, аңа да тәрбия кыла. Ә инде күрше генә йорттагы фатирда яшәүче кызы Айсылу белән кияве Линар гаиләсендә тәрбияләнүче оныгы Арслан — Резеда Рәис кызының иң зур куанычы да, күңел юанычы да!


Ә инде шушы вакыт эчендә Резеда Нуртдинованың республикадагы татар матбугаты үсешенә керткән хезмәтләре санап та, бәһаләп тә бетергесез. Мәсәлән, соңгы елларда республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы тарафыннан даими рәвештә оештырылып килүче башкорт һәм татар журналистлары белемен күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу семинарлары күп очракта Резеда Нуртдинова катнашлыгында үтә. Тәүге елларда ул район һәм шәһәр татар басмаларында эшләүче журналистлар алдында тәрҗемә үзенчәлекләре турында чыгыш ясаса, бу өлкәдә аерым басмаларда юл куелган хаталарны, җитешсезлекләрне анализласа, төпле киңәшләрен бирсә, 2014 елдан “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары вазыйфасын башкаручы Резеда Рәис кызы бүген инде гәзит эчтәлеген формалаштыру, сайтта һәм социаль челтәрләрдә эшләү буенча белемнәре белән дә мондый семинарларда ихлас уртаклаша. Әйткәндәй, гәзиттә секретариат эшен җитәкләвем сәбәпле, Резеда Нуртдинова әлеге вазыйфада мине алыштырды һәм менә тугыз ел дәвамында гәзитнең мөхәрририяте уртак эшне бер арбага җигелеп тартабыз. Бу җәһәттән республика татар матбугатының йөзек кашы булган гәзит эшен алга таба да бай тарихлы иҗади коллективта бердәм тырышлык белән лаеклы дәвам итәргә язсын, дип телисе генә кала!


Әйткәндәй, Резеда Рәис кызы әлеге җаваплы вазыйфада да журналистлар материалларына күмелеп, сайтта, өтер-хәреф чүпләп кенә утырмый. Мәңге бетмәс бу эшләр арасында ул “Кызыл таң”ның “җырлы кичләре” проекты кысаларында бай концерт программалары, иҗади очрашулар, музыкаль кичәләр оештырып, басмабыз абунәчеләрен арттыру максатында әледән-әле район-шәһәрләргә чыгарга да вакыт таба. Һәм, мотлак, андагы зур сәхнәләрне яңгыратып, тамашачыларны үзенә каратып, “Кызыл таң” гәзитенең дусларын һәм абунәчеләрен арттырып, район халкы бу очрашу хакында әле бик озак сөйләрлек итеп бай тәэссоратлар калдырып кайта! Соң шулай булмыйча, заманында Туймазы районының Райман авылы мәдәният йортын һәрвакыт алдынгылар сафында тоткан мәдәни әйдәүче Светлана Нуртдинованың кызы бит ул! Ә инде Резеда ханым үзе кебек үк моңлы кызы Айсылу белән сәхнәгә чыгып, саф татарча җыр сузсалар?! Кыскасы, бай, милли рухлы кыз үстергән талантлы коллегабызны бүген район-шәһәрләрдә “Кызыл таң”ның баш мөхәррире урынбасары итеп кенә түгел, зур концерт программаларын оештырып, күренекле сәхнә йолдызларын халык белән очрашуларга алып килгән мәдәни әйдәүче дә, үзе дә җыр-моңнары белән сәхнәне яңгыраткан моңлы сандугач та, ихлас, ачык әңгәмәдәш тә итеп беләләр. Һәм кайсы гына төбәктә дә аны, аның мөһим башлангычларын колач җәеп көтеп торалар!


Резеда Нуртдинованың матбугат өлкәсендәге күпьеллык фидакарь эшчәнлеге дәүләт дәрәҗәсендә дә тиешле бәһасен алды. Ул Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының һәм Русиянең Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 2021 елда исә аңа “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырылды.


Күркәм юбилее уңаеннан тәбрик итеп, Резеда Рәис кызына яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булып, Башкортстандагы татар матбугатына алга таба да җимешле хезмәт итәргә язсын, дип телисе килә. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты белән Сез айкаган район-авыллар саны исә йөздән дә артып китсен! Һәм, әлбәттә, иң якын кешеләрегез һәрвакыт үзләренең шатлык-куанычлары, уңышлары белән генә сөендереп торсын! Үзегез дә бүгенгедәй кайсы гына яктан да яшьләргә ал биргесез оста да, остаз да булып калыгыз! Юбилеегыз белән!

Илдар Фазлетдинов,
“Кызыл таң”ның җаваплы секретаре, Башкортстанның
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: