+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
27 гыйнвар 2023, 10:22

Гөлфия апаның матур гомер көзе

Аңа бүген алты баласы, килен-кияүләре, 15 оныгы, 22 туруны кадерле сүзләр белән генә яратып дәшә.И-и-и, бу мөлаем апаның елмаеп ишек ачулары, өйгә килеп керүгә үк җылы мохит тудыруы, аның белән гамьле гәпләшеп чәй эчүләр күңелгә ачык йөзле агәбиләр янында гына була торган үзгә бер җылылык өсти. Әле бер, әле икенче баласы шалтыратып: “Инәкәй, хәлең ничек?” – дип кайгырта. Ә Гөлфия апа салмак кына: “Шөкер, балакаем, үзегез ничек?” – дип җавап бирә. Искиткеч яхшы хәтерле, үз зиһен-акылында, үз-үзен карап-хәстәрләп гомер итүче, орчык кебек йөгереп торучы бу мөлаем апага 90 яшь димәссең дә! Менә шул инде олы бәхет: балаларыңның барысы да исән-сау, сәламәт булып, картлык көнеңдә аларның игътибарына, ихтирамына, кадер-хөрмәтенә төренеп яшәү! Ә бит гади булмаган гомер юлында күпме авырлыклар аша үтәргә туры килгән Гөлфия апага! Шулай аралаша-аралаша тәмле, хуш исле чәйләре эчелеп беткәч, олы якка чыгып, хәтер йомгагын арытаба сүттек. Сезгә дә шуны бәян итик әле...

Гөлфия апаның матур гомер көзе
Гөлфия апаның матур гомер көзе

...Язмабыз герое Гөлфия Хәсәнгали кызы 1933 елның 25 гыйнварында Илеш районының Яңа Күктау авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Ләкин тормыш юлы шактый сикәлтәле, сынаулы була аның. Бик иртә, 4 яшендә үк әни назыннан мәхрүм кала ул. Әнисе Гөлҗамал 38 яшендә вафат булгач, әтисе биш баласын читкә алып чыгып китә. Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә яши алар. Тик дөньялар тыныч булмагач, сугыш башланыр алдыннан кире туган якларына әйләнеп кайталар. “Бер-бер хәл булып, мине сугышка алсалар, чит-ят якта түгел, туган ягыгызда булыгыз”, – ди зирәк акыллы әтиләре Хәсәнгали абзый.
Шулай булып чыга да. “Биш баласы ятим кала”, дип тормыйлар, аны да хезмәт армиясенә алып китәләр. Уфаның Черниковка бистәсендә урнашкан моторлар төзү заводында көнне төнгә ялгап эшли ул. Апалары өлкәнрәк яшьтә булу аркасында гына исән кала балалар, юкса, башта аларны балалар йортларына таратмакчы да булалар. Сугыш башланганда олы апалары Гайшәгә – 17, абыйсы Мирзанурга – 15, икенче абыйсы Солтангалигә – 12, Гөлфиягә – 8, энесе Якупка 5 яшь кенә була.
– Гайшә исемле апам медучилищеда укый иде. Әткәйне хезмәт армиясенә алып киткәч, укуын туктатып, кайтырга туры килде аңа. Без дә апам аркасында гына ачлыктан, ялангачлыктан, үлемнән калдык, – дип, авыр сугыш елларын искә төшерә Гөлфия апа.
Сугыш чоры балаларына тормыш әчесен-төчесен күп татырга туры килә. Ләкин авырлыкларга карамыйча, күтә­ренке рух көче, тормышка ышанычлы караш белән үскән алар. Фронт өчен бәрәңге турап киптерүләрне, үзе бәләкәй булуга карамастан, күрше-тирә балаларын каравын, почта таратуын, куелган концерт-спектакльләрне җылы хатирәләр итеп искә ала Гөлфия Хәсәнгали кызы.
7 яшендә укырга керсә дә, сугыш башлану белән уку бөтенләй онытыла. Балалар, хатын-кызлар, карт-коры тормыш арбасына җигелә. Берникадәр вакыт узгач кына янә укырга йөри башлый кечкенә Гөлфия. Анда да 1-2нче дәресләргә гел соңлап бара, чөнки ашарга пешерергә дә, энесен карарга да кирәк. Шулай да тырышып, яратып укый ул. Немец теле аңа бигрәк тә җиңел бирелә, чөнки “дошман телен белергә кирәк, дип, ныклап өйрәт­теләр”, ди.
1946 елда Хәсәнгали абзый хезмәт армиясеннән каты чирләп, коры сөяккә калып кайта, аны савыга алмас, өметсез, кайтып үлсен, дип кайтарып җибәрәләр. Шулай да балалары хакына савыга ул. Яңадан өйләнә. Тормыш шулай акрынлап җайга салына бара. Укудан тыш, колхоз эшенә дә йөри тырыш кызчык.
Ул вакытта агулы башак ашап үлүчеләр күп була, кан чиреннән күпләр фани дөньядан китеп бара. Кәҗә асрап, сөтен эчереп үстерә кече туганнарын Гайшә апалары.
– Без дә ашаганбыздыр инде ул башакларны. Апабыз махсус белемле шәфкать туташы булгач, безне ул саклап калды, – ди Гөлфия апа.
7нче сыйныфны тәмамлагач, “артистлыкка маһирлыгың бар”, дип, аны клуб мөдире итеп куялар. Беренче елда ук ул дүрт пәрдәле (!) “Кайту” дигән пьесаны сәхнәләштерә. Соңрак үги әнилә­ренең сеңлесе аны үзе белән Пермьгә эшкә алып китә. “Уралалмаз”да эшли Гөлфия исемле уңган туташ. Кыш көне елга туңганда идәннәр юып, башка вакытта көне буе салкын суда ком арасыннан алмаз эзли. Монда да сынатмый тырыш кыз. Иң эре 16нчы класслы алмаз табып, бик күп премияләргә, идарәнең Мактау грамоталарына лаек була Гөлфия апа. Шул акчага туганнарына бүләкләр, күчтәнәчләр алып, өс-башын яңартып, булачак бирнәсен дә хәстәрләп кайта. Һәм нәкъ менә туган ягына отпускага кайтканда күршеләре Йонны авылы егете белән таныштыра уңган кызны.
– Кемерово шәһәрендә бергә эшләдек, бик булдыклы, акыллы егет, дип мактап кодалады күрше. Үзем дә ошаттым, Флүнкәем төпле акыллы кеше булып чыкты. Риза булгач, озакламый соратып та килделәр, – дип искә төшерә ул яшьлеген.
1954 елның 5 декабрендә Гөлфия Хәсәнгали кызы Йонны авылына килен булып төшә. Флүн Гәрәев белән чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Ире колхозда бригадир булып эшли, ә Гөлфия сыерын да сава, сарыклар, тавыклар да карый, колхозда чөгендер, бәрәңге дә үстерә, тегермән дә тарта, балалар бакчасында да эшли. Уңган ханымның эшләмәгән эше калмый. Шулай да өе һәрвакыт чиста-пөхтә итеп җыештырылган, бакчасы гөл-чәчәккә чумган була, җиләк-җимеш җыярга да өлгерә, кулыннан бәйләме дә төшми аның.
– Бала тапкач, өйдә утыру юк иде ул вакытта. 56 көннән эшкә куалар. Ярый әле биана белән яшибез, ул балаларны караша. Бик ярдәмләшә иде, мәрхүмә­кәем. Ун ел бергә бик тату һәм матур итеп яшәдек, – дип искә ала Гөлфия Гәрәева.
Бер-бер артлы ике кыз һәм дүрт малайга гомер бүләк итә алар. Бүген аларның 15 оныклары, 22 туруннары бар. Килен-кияүләрне дә өстәсәң, 49 җан! Үзе белән – 50! Бүген кызлары Гөлшаһидә, Мәүлидә, уллары Флүс, Фоат, Фәнис (әйткәндәй, бишенче баласы туганнан соң 30 яшьлек кенә Гөлфия апа СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә “Герой-ана” медале белән бүләкләнә) һәм төпчеге Фәйләс, кияүләре Фирдус, Валерий, киленнәре Рәһидә, Рузилә, Алсу һәм Зәлия белән бик матур гомер кичерәләр.
Гөлфия апаның дүрт улы да (!) Ватан алдындагы изге хәрби бурычын лаеклы үтәп кайта. Аларны сигез ел дәвамында ничек зарыгып һәм борчылып көтеп алганын ана йөрәге үзе генә беләдер...
Һәр баласына, гади колхозчы гына булсалар да, төпле белем бирергә тырыша Гөлфия һәм Флүн Гәрәевлар.
– Инәкәй шулкадәр эштә эшләп тә, безне тәрбияләп тә ничек өлгергәндер – боларга әле булса аптырыйм һәм сокланам! Безнең өйгә эшләрне кичтән һәрвакыт эшләшеп, аена бер булса да мәктәпкә алтыбызның да дәресенә килә иде ул. Аның каравы, ата-аналар җыелышыннан барыбыз өчен дә сөенеп, башын югары тотып, олы горурлык хисләре кичереп кайта иде. Ә хәтере! Мәктәптә укыганда ятлаган шигырьләрен бүген дә бер ялгышусыз, чатнатып сөйләп бирә ала ул! Кирәк икән, немецчасын да кушып җибәрә. Әгәр дә аның вакытында тиешле белем алырга мөмкинлеге булса, оста һәм зур җитәкче, дипломат чыгар иде үзеннән. Менә шундый төпле акыллы, олы мөгаллимә, зирәк әни ул безнең Инәкәебез! – ди кызы Мәүлидә.
Шулай матур гына балалар үстереп, укытып, оныклар тәрбияләп яшәгәндә, 40 ел бәхетле гомер кичергәннән соң, Флүн Дәүләтхан улы вафат була.
– 48 яшендә егылып башын имгәтте ул. Дәваханәдә бер генә көнгә дә яныннан китмәдем, Аллаһы Тәгаләдән савыгуын сорап ялвардым. Ишетте Ходай, 22 тәүлек һушсыз ятканнан соң, Уфадан нейрохирург профессор чакыртып, Яркәйдә операция ясадылар. Шуннан савыга башлады. Ул аңына килгәч, үзем һушсыз булып егылганмын. Ләкин әлеге фаҗигадән соң да Ходаем аңа 17 ел гомер бирде, анысына да мең шөкер, – дип авыр сулый Гөлфия апа.
Әйткәндәй, апабыз үзе дә, берничә баласы да гаиләләре белән менә инде дистәләрчә ел дин юлында, биш намазларын калдырмыйлар.
65 яшендә Гөлфия апаның үзен дә сул яклап паралич суга, аяк-куллары йөрми башлый. Балалары Инәкәй­ләренең яшәү шартлары уңайлы булсын дип кайгырта, төпчек улы Фәйләс Яркәйдә берүзенә ике бүлмәле фатир алып бирә Гөлфия апага. Егерме еллап район үзәге Югары Яркәйдә яши инде ул. Хәстәрлек, балалар игелеге кабат аякка бастыра Гөлфия Хәсәнгали кызын. Үҗәтлек, уңганлык, тормышны ярату, дәрт-омтылыш, балалары-оныклары хакына яшәргә тырышу да үзенекен итә, әлбәттә.
15 оныкның, 22 турунның иминлеген теләп, бер намазын да калдырмыйча, балаларына, онык-туруннарына догачы булып, бүген дә аларны хәстәрләп, алар өчен җан атып, куанып яши Гөлфия апа. Ул бүген дә кадерлеләрен үз аягында булып, тәмле аш-суларын пешереп, ихлас елмаюлары белән каршы ала. Илгә – тынычлык, сугыш-афәтләрнең тизрәк бетүен, балаларына, килен-кияүләренә, онык-туруннарына сәламәтлек тели күркәм, йөз-кыяфәт матурлыгын бүгенге көнгә кадәр саклап кала алган әбекәебез.
Балачактан ятим калып, үзе күпме авырлык, михнәтләр кичерсә дә, бүген ул бәхетле картлык елларын кичерә. Бу урында, бигрәк тә аның балалары бәхетле, диясем килә, чөнки изге ана йөрәге астыннан өзелеп төшкән алты баласы да исән-сау, һәрберсе “Инәкәй” дип өзелеп тора, олылап әйтелгән Инәкәйләренең назын, бөтен хәстәрлеген бүген дә тоеп яши алар! Ә шушы зирәк акыллы, шаян сүзле, тормыш авырлыкларын моңлы җырлары белән бизәп, яшәүдән ямь һәм гамь табып яши белүче кечкенә гәүдәле Олы Ананың кочагына аларның барысы да сыя!
Гөлфия апа бүген дә, Ходай насыйп итеп, алты газизен җылы кочагына алачак. Аның үзгә бер сихри, нурлы, иманлы, күркәм, күңел җылылыгы белән сугарыл­ган фатирыннан саубуллашып чыгып киткәндә аның әнкәйләр янында гына була торган җылылыгын мин үзем дә тойдым һәм бер өлешен үзем белән алып чыгып киттем. Рәхмәт, Гөлфия апа, Сезнең кебекләр мөмкин кадәр озаграк яшәргә тиеш!

Энҗе САДЕРТДИНОВА.
Илеш районы, Югары Яркәй авылы.
Фото гаилә архивыннан.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: