+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
10 февраль 2023, 08:20

Чуракай фермеры Фаил Солтанов омтылышы

Хезмәтендәге хыялларын тормышка ашырырга егәрлеге җитәрлек аның.

Чуракай фермеры Фаил Солтанов омтылышы
Чуракай фермеры Фаил Солтанов омтылышы

Хәзерге вакытта Шафран авыл биләмәсенә кергән Чуракай – Әлшәй төбәгендә иң борынгы башкорт авылларының берсе. Тарихы 1745 елда башланган авылның нигез ташларын салучылар булып башкорт вотчинниклары исәпләнә. Тарихи чыганаклардан аларның шулай ук бу төбәктә киң билгеле Ташлы авылыннан күченеп утыруы билгеле. Совет власте елларында күпмилләтле Чуракайда халык санының кискен артуы күзәтелә. Моңа 30нчы елларда авылга хәзерге Туймазы районының Чокадыбаш һәм Имән Күпер авылларыннан күченеп килүчеләрдән Дилмөхәммәтов һәм Солтанов кавемнәре зур йогынты ясый.

Әйтергә кирәк, төп чыгышлары белән Пенза тарафлары мишәрлә­реннән булган бу нәсел вәкилләре борынгы башкорт авылы Чуракай тарихында якты эз калдырулары белән дә киң танылу ала. Атап әйткәндә, Фаризун Дилмөхәммәтов бу төбәктә колхоз оештыруда катнаша, Бөек Ватан сугышына киткәнче биредә рәис вазыйфасын башкара. Аның уллары Әнвәр, әтисенең эшен дәвам итеп, колхоз җитәкчесе була, Нур икътисадчы вазыйфасында эшли. Фари­зунның кызы Зәйтүнә исә, Солтановлар кавеменнән булган Әмир Юныс улы белән язмышын бәйли. Гомумән, Солтановлар кавеме дә Чуракайда игелекле гамәлләре белән киң билгеле. 1928 елда туган Әмир, мәсәлән, Кызыл Армия сафларына шушы төбәктән чакырылып, Совет-Корея бәрелешендә ил азатлыгы өчен көрәшләрдә катнаша. Элекке яугир тыныч тормышта да сынатмый, хезмәт юлын механизатор сыйфатында Ташлы МТСында башлый, аннары туган авылындагы Куйбышев исемендәге колхозда шофер хезмәтенә күчә. Техникага кулы яткан егет хуҗалыкның алдынгы шоферлары сафына чыга, 70нче еллар башында колхозга кайткан яңа йөк автомашинасының нәкъ менә Әмир Солтановка бирелүе дә моңа анык мисал. Авыл хуҗалыгында озайлы фидакарь хезмәте өчен алдагы елларда да югары наградаларга лаек була, атап әйткәндә, “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнә, ә пенсиягә якынлашканда аңа РСФСР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы тапшырыла.
Хәзерге вакытта Чуракай авылы халкының төп вәкиле саналучы фермер Фаил Әмир улы Солтанов – югарыда телгән алынган күченеп уты­ручыларның нәселен генә түгел, бәлки аларның эшен дә дәвам итүчеләрдән. Ул 1963 елның 10 февралендә туган. Совет чоры балаларына хас булганча, әтисе һәм әнисе яклап ата-бабалары үрнәгендә Фаилнең язмышын һәм тормыш юлын туып-үскән тарафлары белән бәйләве гаҗәп түгел. Бу максатка юнәлешне үсмер елларында ук ала ул. Чуракайга күршедәге Шафран поселогында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Дәүләкән һөнәрчелек училищесында укып, водитель белгечле­генә ия була, һөнәре буенча колхозда эшли башлый. 1981-83 елларда Варшава килешүе илләренең Көньяк төркеме гаскәрләре составында хәрби хезмәтне Венгрия Халык Республикасында үтү дә насыйп була аңа. Әйткәндәй, хәрби хезмәт чорында водитель Солтанов Венгрия­дән Советлар Союзына урып-җыю эшләренә җибәрелә һәм фидакарь хезмәт күрсәтеп, ул чорда абруйлы саналган “Алтын башак” медаленә лаек була.
Солдат бурычын үтәгәннән соң, Фаил Солтанов шофер сыйфатында хезмәт юлын рәсми рәвештә туган авылындагы Куйбышев исемендәге колхозда дәвам итә. Читтән торып Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлый һәм җитәкче вазыйфаларга үрләтелә. Атап әйткәндә, 8 ел дәвамында колхозда инженер, бу өлкәдә баш белгеч йөген тарта, аннары яңа оештырылган “Башкортстан” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе итеп сайлана һәм бу вазыйфада 6 ел эшли.
2002 елда Фаил Солтановның крестьян-фермер хуҗалыгы оештыруын авыл халкы зур өметләр белән каршы ала, ни өчен дигәндә, бу төбәктәге җирләргә хуҗа булырга теләүчеләр байтак була. Ә белүебезчә, андыйларга ышаныч аз, кагыйдә буларак, читтән килгән хуҗалар күбрәк үз ягын кайгырта.
Хәзерге чорда Солтанов крестьян-фермер хуҗалыгы төрдәшләре арасында Әлшәй төбә­гендә тотрыклы хуҗалык санала, ул ярыйсы гына зур җитештерү куәт­ләренә ия. Чәчүлек мәйданнары, мәсәлән, 2400 гектарга якын мәйданны били – алар, нигездә, Чуракай һәм аның тирәсендәге авылларда яшәү­челәрнең пай җирләре. Аларны фермерга ышанып тапшырганда пай хуҗалары җирләрнең чәчелми калмаячагын белгән, әлбәттә. Бу яктан караганда, фермер Фаил Солтанов, чынлап та, үз йөкләмәләрен тулысынча үтәүче партнер санала, чөнки авыл хуҗалыгы техникасы җиткелекле, тракторлар һәм автомашиналар паркы даими яңартылып тора. Моның уңай нәтиҗәсе ашлыкка бай үткән елда аеруча нык сизелде. Мул уңыш язмышын яңа комбайн һәм машиналар хәл итте. Ашлык тулысынча җыеп алынып, саклагычларга урнаштырылды. Бу яктан хуҗалыкта мөмкинлекләр зурдан, чөнки ындыр табагында иген эшкәртү агрегатлары көйле эшли, амбарларда урын күп. Хуҗалыкның чәчү әйләнешендә көнбагышка зур мәйданнар бирелүе финанс тотрыклылыгын тәэмин итә. Үткән елда майлы культура 500 гектарда үстерелде, ул тулысынча дип әйтерлек суктырып алынды. Уңышның зур өлешен сатып, фермер алынган банк кредитларын, техникага лизинг түләүләрен каплауга ирешкән.
Әлшәй төбәгендәге крестьян-фермер хуҗалыклары күпчелектә елкычылыкка юнәлеш алса, Фаил Солтанов хуҗалыгы терлекчелектә өстенлекне мөгезле эре терлек асрауга бирә. Сыер маллары биредә ике мең баштан күбрәк тәшкил итә, алар тулысы белән ит өчен үстерелә, чөнки хәзерге шартларда бу икътисади яктан хуҗалык өчен отышлырак.
Гомумән, хуҗалык итүдә бай тәҗрибәгә ия фермерның авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә бүгенге базар таләпләрен алгы планга куюы табигый. 2021 ел, мәсәлән, хуҗалык өчен бик тә катлаулы булды, корылыкка бәйле, иген уңмады, гектар куәте 10 центнерга да җитмәде, чәчелгән үсмәгәч, аерым басуларга комбайн да кертеп тормадылар. Быел исә ашлыкның мул булачагы икеле, чөнки бу табигать кануннарына бәйле. Әлеге үзенчәлекләрдән һәм тупланган тәҗрибәсеннән чыгып, Чуракай фермеры төп игътибарны ит җитештерүгә юнәлтмәкче, әлеге максатта югары токымлы маллар алырга ниятли.
60 яшь үренә басса да, Фаил Солтановның егәрлеге җитәрлек, омтылышлары тормышка ашарлык әле. Моңа нигез булып аның башкарган эшләре, туган авылындагы игелекле гамәлләре, авылдашлары­ның кадер-хөрмәте тора. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе – җәмәгать эшчәнлегенең һәм авылдагы мәшә­катьләрнең үзәгендә, шулай ук авылдашларының тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә дә лаеклы өлеш кертә. “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасында катнашып, авылларны төзекләндерүдәге саллы өлеше дә сокланырлык.
Эшчәнлеген уңышлы алып баручы хуҗалык җитәкчесе фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Президентының һәм Русия Авыл хуҗалыгы министр­лыгының, Әлшәй районы хакимия­тенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Шәхси тормышы да уңышлы – җәмәгате Зәлия Хәбир кызы белән бер кыз үстереп, онык куанычы кичереп яшиләр. Башкалада төпләнгән Алина, Уфа нефть университетын тәмамлап, “Роснефть” системасында хезмәт сала. Аның җәмәгате, һөнәре буенча юрист Линар Халиков – Дәү­ләкән районының Корьятмас авылы егете.
40 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлап, хезмәтендә саллы нәтиҗәләргә ирешүе үзе генә дә Фаил Солтановка карата олы хөрмәт уята. Гомеренең истәлекле вакыйгасы уңаеннан ихлас тәбрикләп, Фаил Әмир улына алдагы көннәрдә дә туган төбәгенең игелекле улы булып, аграр тармакка нәтиҗәле хезмәт итәргә, уй-ниятләрен тормышка ашырырга язсын, дигән изге теләктә калабыз. Юбилеең белән, Фаил дустым!

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: