+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
5 март 2023, 10:37

“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”

“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе Евгений Трофимович Струговецка - 90 яшь. Үземнең "ЖЗЛ_Башкортостан рубрикасында аның турында сөйлим.

Евгений Трофимович Струговец Чишмә районында туган, 40нчы еллар башында гаиләсе белән Уфага күченгән. 12 яшеннән ул “Динамо” стадионында спорт гимнастикасы белән шөгыльләнгән, 1947 елда Башкортстан чемпионы булган. Аннары аңа спортны ташларга туры килә, әмма тормышын башка юнәлешкә – фәнгә багышлый ул. Губкин исемендәге нефть һәм газ институтын тәмамлаганнан соң, төрле фәнни-тикшеренү институтында эшли. Докторлык диссертациясен яклый, аның исәбендә 200дән артык фәнни хезмәт һәм авторлык таныклыгы.

Ә соңгы елда Евгений Трофимович Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәгендә күп вакытын үткәрә. Стильле, спортчылар өчен уңайлы, барысы да бар, ди ул.

Евгений Трофимовичның һәм аның хатыны Лариса Ивановнаның 2 улы бар. Ир белән хатын инде 53 ел бергә. Хөрмәтле Евгений Трофимович, туган көнегез белән! Сәламәтлек, җылылык һәм аңлашып яшәү сезгә”, - дип язган Республика Башыгы.

“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
“Бүген Уфаның кызыклы һәм якты кешеләренең берсе туган!”
Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: