+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
20 апрель 2023, 08:35

"...бик очынсам – бәреп төшерүчем"

Кемне?! Илсөянеме? Ай-һай...

"...бик очынсам – бәреп төшерүчем"
"...бик очынсам – бәреп төшерүчем"

Бар икән шул андый кеше. Илсөя Бәдретдинова үзенең концерт директоры Гүзәл Карамиеваның туган көне - 45 яшь тулу уңаеннан бу хакта үзе язган:

«Гүзәл… Аликовна… Гуза… Кипиш… Дустым, юбилеең белән котлыйм! Күпме нәрсә кичтек бергә, ә күпмене кичәсе бар әле. Исән-сау бул да янымда бул! Бар да яхшы булыр! Акырып елаган чагымда да, шашынып көлгәндә дә янәшәмдә син. Канатым сынганда – күтәрүчем, бик очынсам – бәреп төшерүчем.

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, Гүзәл!»

«Ядкаровна, елаттың бит… Рәхмәтем чиксез, исән-сау булыйк барыбыз да. Үткәннәрне барлап, киләчәккә карап, алга атлыйбыз, Аллаһ кушса», – дип җавап биргән юбиляр.

Гүзәл Аликовнаны башка эстрада йолдызлары да котлаган. Данир Сабиров болай дип көлдермәкче булган:

«Туган көне белән директор апаны. Сез бер-берегезгә пар килгәнсез. Гүзәл мужик булса, менә дигән ир белән хатын булыр идегез», – дип язган ул...

Моннан берничә ел элек "Кызыл таң"да Илөя Бәдретдинованың Башкортстан журналистлары белән очрашуында танышып калган идек Гүзәл белән. Теге җырдагыча, шәп кеше туган инде бу көнне, теләкләрбез дә шул җырдагыча!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: