+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
28 апрель 2023, 09:30

Һәр юлында — дөньяга сөю уты

Күренекле шагыйрә Халисә Мөдәрисовага — 70 яшь.  

Һәр юлында — дөньяга сөю уты
Һәр юлында — дөньяга сөю уты

“Безнең барлык — үзе бер вакыт…” Шулай яза шагыйрә үзенең бер шигырендә. Ә бит аның әле кабатланып килүче тагын шундый юллары да бар: “Вакытларны булмый туктатып…” Әйе, булмый. Әмма аның мизгелләрен җыр итә ал­ган шагыйрь, шиксез, үзен бәхетле тоя. Халисә Мөдәрисова атлы шагыйрәне инде илле елдан артык беләм икән ләбаса! Миндә дә истәлек­ләр, шигьри хатирәләр калган ул еллардан.

Җитмеш беренче елның язында без — үзебез дә яшь саналган шагыйрьләр Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим hәм мин — Уфага, андагы универ­ситетның татар бү­леге оештырган шигърият – Тукай кичә­се­нә кунак итеп чакырыл­ган идек. Кичә бик матур узды, күп дусларны күрдек, яңала­рын да таптык.
Студент шагыйрьләрдән Госман Садә hәм араларында иң яше — унсигез яшьлек Халисә белән дә шунда та­ныш­тык. Ши­гырь­ләрен дә укыды ул — үзен дә, язганнарын да ошаттык.
Казанга күченеп килергә кыс­тадык. Әмма бераздан Госман Садәбез Казанга күченеп килсә дә, Халисә килмәде, күченмәде. Үз туфрагында үсәргә тиешле шагыйрь сурәте җанлана иде ши­гырь­лә­рендә — нәкъ яшел үләнгә сәй­ранга чыккан яшел бәбкә халәте…
“Тәрәзәмдә кояш байый, туар өчен яңасы” дип, яки “Агый­делем — йөрәк кылым”, — дип, Уфадагы әдәби мохит­тә үсте, “Акчарлаклар” әдәби түгәрәген җитәкләде.
Бу очрашудан күңел­дә бер якты тойгы калды hәм, Казанга чакырып та килмәвенә үкенеч белдереп, шигырь язылды. (“Бер чакыру калды Уфа өчен, бер кайтаваз кайтты Казанга…” ­дигән юллары да истә!)
Әмма Халисәбез Казанга кунак булып килә торды — әүвәл Зөлфәт, Роберт Миңнул­лин, Мө­дәр­рис Әгъләмов, Шәм­сия Җиhангирова, Фән­нүр Сафин, Марсель Галиев белән танышты, дуслашты. Шигырь укулардан гөрләп торган тулай торактагы кичәләрдә мин дә булгаладым — яшьлеккә хас омтылышлар, әл­бәт­тә, безгә дә йогынты ясагандыр. Кыскасы багланышлар өзел­мәде.
Тумышы белән Ишембай шәhәре кызы ул, балачагы Иглин районында үтә, Нуриман районында урта мәктәптә укый, университет тәмамлап, Башкорт­станның Илеш, Нуриман районнарында укытучы, мәктәп директоры, озак еллар Нуриман район Советы сәркәтибе, хакимиятнең эшләр белән идарә итүчесе була, мәдәният бүлеген җитәкли. Кырыс, ирләрчә ныклык таләп ител­гән эшләр бу! Һәм шул ук вакытта шигырьләр, проза, драма язу, иҗат итү!
Парадокс кебек…
Өлгер кеше ул Халисә! Дөнья­сын да көтә. Ире белән кыз hәм ул үстерделәр, дүрт оныкка нәнәй-картәти булдылар.
Халисәнең беренче китабы Уфада башкорт телендә 1982 елда чыкты — “Көмеш дага” дип аталды. Икенчесе — “Җәй уртасы” (Уфа,1993), аннан соң бер-бер артлы “Былтыргы көз” (Уфа,1995), “Балан” (Уфа,­1996), “Бәйге хакы” (Уфа, 2003); Казанда 2003 елда “Шәмәхә төн”, 2013 елда — “Соңгы сер”, 2019 елда “Вакытларны булмый туктатып” дигән җыентык­лары дөнья күрде. Бу чорда Халисә турында җитди мәка­лә­ләр дә, шул җөмләдән На­җар ага Нәҗминең бик җылы, матур тәнкыйть язмасы басылды. Әмма, минем карашка, Халисәне әдәби-мәдә­ни җәмә­гатьчелеккә таныткан нәрсә — әүвәл аның җырлары булды бугай: “Утырма­дың атларыма”, “Их, мине, кыюсызны”, “Балан” кебек җыр­лар­ны күз уңыңда тотып әй­түем. Әле дә аның күп җыр­ла­ры халык арасында популяр. “Сагындым сөйгәнем­не”, “Вакыт”, “Төнге урам”, “Җәй уртасы” hәм башкалар.
Шагыйрәнең каләмдәш дуслары бик күп. Аларның берни­чәсен әйтеп үтәсе килә: Дилә Булгакова, Гөлфия Юнысова, Халисә Мөхәммә­диева, Динә Морзакаева. Кызганычка каршы, инде бакыйлыкка күч­кән Ирек Киньябулатов, Рим Идиятуллин, Марис Нәзиров белән дә дуста­нә мөнәсәбәттә иде ул. Казан мохитендә дә ул үз кешегә әй-ләнгән: Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Шәм­сия Җи­hан­ги­ро­ва, Илсөяр Икъсанова, Эльмира Шәрифул­лина, Марсель Галиев та әйтә алыр иде моны. Ике тугандаш республиканы тоташтырып торучы иҗади күпер дип әйтер идем мин Халисә хакында.
Шигырьләр, очрашулардан хатирәләр, гомер, аккан вакыт…Алар турында Халисәнең бик матур шигырь юллары бар:
Һәр очрашу
безгә бәйрәм булсын,
Тансык булсын
дуслар ишеге.
Ә китүем hәрчак
сагыш булсын,
Мәңгелеккә китү шикелле.
Гадилектә шул матурлык, шигърилек, дип кат-кат әйтәсе килә, мондый юлларга юлыккач. Ә алар Халисәдә күп, бик күп!
Мисал китереп, күчереп язу өчен дә табак-табак кәгазь кирәк булыр иде. Ә барыбер мисал китерәсе килә. Башкаларга охшамаган, үзгә бер шигъри җан анда!
Мин — хатын-кыз,
бары яратыгыз,
Минем вакыт —
кыска таң кебек.
Дөнья язмышы өчен дә хафалана шагыйрә:
Иртәгә әгәр дошманнар
Ташланса минем илгә?
Ышанып балам бишеген
Элә аламмы өйгә?
Тик аның йөрәк түрендә Туган илгә, якты киләчәккә тирән ышаныч hәрчак иң ныклы терәк булып яши:
Туган як нинди була?
Талантлы, җырлы була;
Дошман килсә — илгә терәк,
Батыр hәм көчле була.
Моннан да ачык hәм үтем­лерәк итеп әйтеп була микән?
Дистә елдан артык инде Халисә Мөдәрисованың “Бәхет хакы” дигән драмасы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында зур уңыш белән бара.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, Нуриман районының шәрәфле шәхесе дә ул.
Уңышлар сиңа, хөрмәтле әдибә!

Рәдиф Гаташ,
Татарстанның халык шагыйре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: