+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
2 июнь 2023, 09:40

Әдәбиятыбыз гәүһәрләрен күз нурлары белән нәкышлый!

З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән татар китаплары мөхәррире Гөлшат Абдуллинага – 60 яшь  

Әдәбиятыбыз гәүһәрләрен күз нурлары белән нәкышлый!
Әдәбиятыбыз гәүһәрләрен күз нурлары белән нәкышлый!

З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятындагы Башкортстан халыклары әдәбияты секторы үткән гасырның 90нчы елларында оештырылды. Аның төп максаты республикабызда яшәүче милләтләрнең мәдәни ихтыяҗларын тулырак канәгатьләндерү иде. Чынлап та, татар телендә китап бастырырга теләүчеләрнең күп булуы ачыкланды. Һәм республикада татар телендәге әдәби әсәрләрне дәүләт нәшриятында бастыру мөмкинлеге булдырылды, ел саен ике дистәгә якын китап, Башкортстан мәктәпләре өчен дәреслекләр дөнья күрә башлады.

Нәшриятка тапшырылган кулъязмаларны әдәби, тел-стиль, орфографик һәм башка таләпләргә ярашлы, сыйфатлы итеп басмага әзерләүдә мөхәррирнең өлеше зур. Бу эш аңардан теоретик әзерлек, тәҗрибә, яхшы хәтер кебек сыйфатлар таләп итә. Зәвык хисе дә булырга тиеш, чөнки китап бизәлешен рәссам белән бергә ул хәл итә. Корректор исә телнең орфографиясен, пунктуациясен бик яхшы белергә, гадәттән тыш игътибарлы булырга тиеш.
Тәүге чорда Башкортстан халыклары әдәбияты секторында мөхәррирләр булып Динә Морзакаева, Фирдинә Зиннәтуллина эшләделәр, Эльза Султыева, Зилә Адыева, Гөлшат Абдуллина корректор вазыйфасын башкарды. Бүгенге көндә Гөлшат Абдуллина – сектор мөдире, Лиана Мостафина корректор булып хезмәт куя.
Гөлшат Мирсәгыйть кызының З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында эшләвенә ике дистә елдан артып киткән. Илеш районының Үрнәк авылында туып-үскән, туган телне, әдәбиятны яраткан кыз 1986 елда Башкорт дәүләт университетының татар-урыс бүлеген тәмамлый, тәүдә Илеш районының “Маяк” гәзите хәбәрчесе, тәрбияче дә булып эшләп ала. 2001 елдан исә Башкортстан “Китап” нәшриятына корректор булып урнаша. Бу вазыйфаны ун ел башкара, тату коллективта хезмәт серләренә төшенә, тәҗрибә туплый.
Динә Морзакаева үзенең “Нәширләр” китабында аның тырыш хезмәтен билгеләп, Башкортстанның халык шагыйрьләре Әнгам Атнабаев, Марат Кәримов, Равил Шаммас, халык язучысы Суфиян Поварисов, язучыларыбыз Азат Магазов, Суфиян Сафуанов, Әхәт Нигъмәтуллин, Әсхәр Кәшфуллин, Халисә Мөдәрисова, Салават Рәхмәтулла, Марис Нәзиров, Марат Кәбировның җыентыкларын, төрле уку әсбапларын хатасыз, матур һәм укымлы итеп чыгару өчен гаять зур тырышлык салуын билгеләп үткән иде.
2011 елдан башлап Гөлшат Мирсәгыйть кызы – мөхәррир вазыйфасында. Мисалга, соңгы биш елда дөнья күргән китапларны гына барлыйк. Бу чорда татар телендә Дилә Булгакова, Сәгыйдулла Хафизов, Закир Әкбәров, Заһит Мурсиев, Зәйфә Салихова, Гөл Мирһади, Дилбәр Булатова, Айдар Зәкиев кебек прозаикларның, тәнкыйтьче Ләйсән Кәшфинең, шагыйрьләр Муса Сираҗи, Рәдиф Тимершин, Фәрит Суфияров, Расих Ханнанов, Радик Хәкимҗан, Мөнир Вафин, Рафаил Хафизов, Нәҗибә Әминева, Земфира Муллагалиева, Лилия Сәгыйдуллина, Фәндидә Харрасова, Асия Ибраһим, Ләйсән Якупова, Халисә Рәйхан, Светлана Васикова, Резеда Шакирова китаплары басылган. Балалар өчен Зәлифә Кашапова, Флүрә Газизова, Фәнзия Максютова, Гөлсимә Зиннәтуллина китаплары чыккан, Рәдис Ногманов, Рәзилә Низамованың публицистик җыентыклары, “Яшьләр тавышы” сериясендә Дилә Мөхәррәмова, Эльмира Газизова, Нурлан Ганиев, Айрат Галиевның, шулай ук башка китаплар нәшер ителгән.
Мөхәррирнең эше санап бетерерлек түгел, арадан иң четереклесе – авторлар белән уртак тел табып эшләүдер, мөгаен. Ник дигәндә, һәр автор үз әсәрен иң яхшысы дип уйлый, аның тиз арада “ташка басылуын” күрәсе килә. Әмма мөхәррир, автор теләгеннән тыш, нәшриятның, Язучылар берлеге мәнфәгатьләрен дә исәптә тотарга бурычлы. Бу җәһәттән Гөлшат Мирсәгыйть кызы Язучылар берлегенең Татар әдипләре берләшмәсе җитәкчеләре белән киңәшләшеп эшли, утырышларга килә, әдәби процесстан һәрчак хәбәрдар. Китапларны тәкъдир итү кичәләрендә катнаша, әдәбиятны пропагандалауны, язучылар иҗатын популярлаштыруны күз уңыннан ычкындырмый. Ә инде авторларга карата дустанә, игътибарлы, әдәпле булуын, катлаулы ситуацияләрдә һәрвакыт чишелеш таба алуын билгеләргә кирәк.
Секторда шулай ук һәртөрле әдәби җыентыклар төзү эше алып барыла. Татар телендә башлап язучыларның әсәрләре тупланган “Акчарлак” (2014, 2018) альманахы дөнья күреп килә. Шулай ук Гөлшат Абдуллина “Хыял җилкәннәре” (2015), “Офык яктысы” (2019), “Җиңүнең 75нче язы” (2020) һәм башка күмәк җыентыкларга әсәрләр туплады, аларны җентекләп эшкәртте. Арада “Преодоление” / “Артылыш” / “Омтылыш”(2012) исемнәре астында урыс, башкорт, татар телләрендә әзерләнгән җыентык аерылып тора. Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 30дан артык шагыйрь һәм язучының әсәрләре кертелгән.
Гөлшат Мирсәгыйть кызы, хезмәт сөючән, җаваплы мөхәррир буларак, коллективта лаеклы абруйга ия. Күп еллар дәвамында профсоюз комитетында актив эшләде. Татар милли оешмалары оештырган чараларда да аны еш күрергә була. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул нәшриятның, Башкортстан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгының, Русия Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Басма китаплар саны, тиражы елдан-ел кимесә дә, соңгы чорда өметле яңалыклар бар, җәмгыятьтә әдәби сүзгә игътибар арта төште. Быел Уфада үткән Халыкара китап ярминкәсе дә моңа бер дәлил. Әйе, нинди генә чорда да, нинди генә дә шартларда да әдәби китапка ихтыяҗ бар. Чөнки әдәбият – чынбарлыкның көзгесе, гаделлек сакчысы, тирән кичерешләр чагылышы. Башкортстандагы татар телле иҗатчылар өчен дә “Китап” нәшриятында китабы басылу – зур мәртәбә, еллар буена көтеп алынган куанычлы вакыйга. Китап сагында торучы, китап дип күз нурларын түгүче мөхәррирләр, нәширләр игътибарга, кадергә, һичшиксез, лаек.

Гөлшат Абдуллина хакында хезмәттәшләре:

Зөлфия КАРАБАЕВА,
З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының баш мөхәррире:
“Гөлшат Мирсәгыйть кызы – нәш­риятның төпле, ышанычлы мөхәррир­ләренең берсе. Ул һәр автор белән уртак тел табарга, килешеп эшләргә омтыла, әмма кирәк вакытта үз фикерен дә үткәрә. Шушы уңышлы хезмәттәшлекнең нә­тиҗәсе буларак, эчтәлекле, зәвыклы бизәлеше белән аерылып торган китаплар дөнья күрә. Ул гади мөхәррир генә түгел, яңа исемнәр ачуга күп көч сала, матбугатны күзәтеп бара һәм безгә яңа авторлар да тәкъдим итә. Аңа киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез”.

Олия ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВА,
З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының баш мөхәррире урынбасары:
“Гөлшат Абдуллина кулыннан үткән бас­малар һәрвакыт эчтәлекле, төзек була. Алар яхшы уйланылган бизәлеше, полиграфик башкарылышы югары булу белән аерылып тора”.

Динә МОРЗАКАЕВА,
1994-2011 елларда Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөдире:
“Гөлшат Абдуллинага бер сыйфат хас: “Йөкләтелгән эшкә ифрат җаваплы карау. Габдулла Тукайның: “Әйдә халыкка хез­мәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дигән сүзләренә туры килгәндәй, Башкортстан җитәк­челегенең карарларын гамәлгә ашыра – республикабыз милләтләренең китапка ихтыяҗын канәгатьләндерә килеп, арымый-талмый төягебез халыкларына хезмәттә ул”.

Әлфия ӘСӘДУЛЛИНА,
нәшриятның балалар әдәбияты бүлеге мөдире:

“Китап” нәшриятында
татар телле китаплар
дөнья күрә, чөнки анда
тир түгүче Гөлшат бар.

Гөлшат Мирсәгыйть кызы
22 ел “Китап”та.
Татар телен кадерләп,
Басып торгандай сакта.

Җәй кызына табигатьтән
Булган бүләк – гөлләмә.
Изгелекле шуңа Гөлшат
Алтмыш тулган көндә дә.

Нәшриятта мөхәррирлек
Күпләрне куандыра:
Аның күз нуры сугарган
Китаплар туып тора.

Бәхетле бул, шатлык белән
Гомер ит, Гөлшат, озак,
Узар юлларың йөгереп,
Әйдәсен ерак-ерак!

Дилбәр БУЛАТОВА.
Фото Гөлшат Абдуллинаның шәхси архивыннан.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: