+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
7 июль 2023, 10:30

Затлы нәсел җимеше

Редакциябезнең аксакал­лары­ның берсе, озак еллар Октябрьский, Туймазы тарафларында үз хәбәрче булып эшләгән Мидхәт Шәрипов 75 яшьлек юбилеен билгели.

Затлы нәсел җимеше
Затлы нәсел җимеше

 “Әтисеннән күргән ук юнган”, ди халык мәкале. Мидхәт абый исә әтисе – сугыш инвалиды, атказанган укытучы, директор, урындагы партия оешмасы
секретаре, бик күп орден-медальләр иясе Вилдан Шәриповтан күреп каләм чарлагандыр, мөгаен. Чөнки быел гыйнварда 100 яшен тутырган Вилдан абый – гомер буе шигырьләр иҗат иткән, туган ягы, аның фидакарь кешеләре турында мәкаләләр язган кеше, районның мактаулы һәм хөрмәтле шәхесе. Ул – 20дән артык китап авторы. Гафури районының Сәетбаба авылында да, аннары гомер юлдашы белән Усолка бистәсенә күчкәч тә, аның белән күрешеп сөйләшкән, акыл-зиһененә таң калган вакытлар булды.

Шәриповлар җиде балага гомер бүләк иткән. Әнә шуларның берсе – “Кызыл таң” гәзитенең Туймазы төбәгендәге элекке үз хәбәрчесе Мидхәт Шәрипов. Ул 1948 елда шушы зыялы, затлы гаиләдә дөньяга килгән. Толпар сигезьеллык, Сәетбаба урта мәктәбен, соңрак Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Лейтенант званиесендә армиягә чакырылган һәм взвод командиры вазыйфасында ике ел Байкал арты хәрби округында хезмәт иткән.

Аннан кайткач, туган районының Дарьино урта мәктәбендә бер ел хәрби җитәкче һәм урыс теле укытучысы була Мидхәт Вилдан улы. 1974 елның ноябреннән тормышын журналистика белән бәйли. Мәләвез районының “Путь Октября” гәзите редакциясендә күп еллар авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. 1978 елда СССР Журналистлар берлегенә алына. Республика гәзит-журналлары белән актив хезмәттәшлек иткән Мидхәт Вилдан улы 1982 елның мартында “Совет Башкортостаны” гәзитенең Октябрьский зонасы буенча үз хәбәрчесе булып эшли башлый. Ике тапкыр гәзитнең лауреаты була.

1999 елның ноябреннән – “Кызыл таң” гәзитенең Туймазы зонасы буенча үз хәбәрчесе. Иҗади уңышлары берничә тапкыр баш мөхәррирнең махсус бүләге белән билгеләнде. Мидхәт Шәрипов матбугат өлкәсендә озак еллар яхшы эшләгәне өчен БАССР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнде, аңа “Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән югары исем бирелде.

Әлбәттә, мактаулы исем дә, башка бүләкләр дә җиңел генә бирелми. Алар артында көнне төнгә ялгап тир түгү, үз зонаңдагы өч-дүрт районны айга берничә тапкыр әйләнеп чыгу, аларның уңышларын күрсәтү, бик сак кына кимчелекләрен фаш итү, шул ук вакытта район җитәкчелеге белән дустанә мөнәсәбәтне саклау, фидакарьләр турында матур сурәтләмәләр язу, предприятиеләр, оешмалар белән таныштыру һәм башка көндәлек хезмәт ята.

Бүрене аяклары туйдыра дигән гыйбарә үз хәбәрчегә дә бик нык туры килә. Гәзит-журналларга язылу вакытында алар өйләренә кайтып керми, подписка эшли. Мидхәт абый эшләгән чорда бу төбәктә гәзит-журналларыбызның саны сакланып кала алды. Ул күбрәк производство, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы турында яза иде. Гәзит укучылар күңеленә үтеп керим дисәң, һәр темага якын килү, аны һәрьяклап ачарга тырышу, субъективлыкка юл куймау шарт. Мидхәт абый шушы максатка ирешә алды. Кеше язмышлары турында язган фәһемле мәкаләләре дә хәтердә уелып калган. Гәзит хәбәрчесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә аз булмады. Бер генә үтенечне дә кире какмады, күз төбәп килгән кешеләрне борып җибәрмәде Мидхәт Вилдан улы.

Гаделлекне ачып салган, миһербанлылыкка өндәгән мәкаләләре белән яулады ул журналист абруен.

Мидхәт абый тормышта да бик ачык, шат күңелле кеше. Әкрен генә бүлмәгә кереп, елмаеп, “Туган ягыңнан сәлам алып килдем”, – дип, яңалыкларны сөйли башлар иде. Ачуланып дәшүен түгел, салкын карашын да күрмәдек. Инде хаклы ялга чыгуына да байтак. Ләкин Туймазыга кайтканда да, Гафуригә барганда да һәрвакыт өлкән каләмдәшебезне яхшы сүзләр белән телгә алалар, аңа сәламәтлек, озын гомер теләп калалар. Бу теләкләргә без дә кушылабыз, Туймазы җирен үз иткән Гафуринең асыл егетенә игелекле, бәхетле картлык телибез.

“Безнең нәсел озын гомерле, нечкә күңелле шигъри затлар, иҗади кешеләр озак яши. Безнең күңелдә тамчы да начарлык юк. Ә журналистика иң кешелекле һөнәрләрнең берсе ул”, – дигән иде бервакыт Вилдан абый. Шөкер, Мидхәт абыйның да 100 яшен күрергә насыйп булсын!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: