Яңавыл районының Вояды авылыннан тыл хезмәтчәне Шәмсеҗиһан Галләметдин кызы Якупова 16 июльдә бер гасырык юбилеен билгеләгән.
Бу хакта район хакимияте башлыгы Илшат Вазигатов хәбәр итте.
Аның иңнәренә сугыш чорының коточкыч сынаулары төшкән: нужа күрү, Җиңү өчен фидакарь хезмәт, сугыштан соң илне күтәрү.
Бүген әбекәй биш баласы, 14 оныгы, 21 туруны, 3 оныкчыгы белән бергә үзенең йөз яшен каршылады. Имин, тыныч тормыш, сәламәтлек телибез аңа.