Шушы ук институтта “Икътисад һәм авыл хуҗалыгын оештыру” белгечлеге буенча югары белем алгач, ул инде фән дөньясына ныклап “чума”. 2009 елда кандидатлык диссертациясен яклап, менә инде 33 ел республиканың иң абруйлы уку йортында хезмәт сала. Бүген ул – Икътисад һәм менеджмент кафедрасы доценты.
“Уку елларымда иң яхшы остаз”, “югары мәдәниятле, чибәр, тирән белемле”, “бик катлаулы теманы да җиңел аңлата” – болар Башкорт дәүләт аграр университеты студентларының уку йорты сайтында Резида Әнвәр кызы турындагы фикерләренең берничәсе генә.
Хезмәттәшләре дә аны бары тик мактау сүзләре белән генә телгә ала.
“Резида Әнвәр кызы югары квалификацияле укытучы, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы практикасын тирән аңлаучы белгеч тә, – ди алар. – Ул икътисад факультетының методик комиссиясендә әгъза булып тора, башлангыч профсоюз оешмасын җитәкли. Соңгы өч елда гына да аның җитәкчелегендә 15 диплом эше якланды. Алар имтихан комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде. Моннан тыш, ул студентлар төркеме кураторы да”.
Гомумән, Резида Якупова 31 фәнни һәм 28 укыту-методик хезмәт авторы. Алар республика авыл хуҗалыгы практикасында киң кулланыла. Аның фәнни хезмәтләре белән бөтенрусия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә, башка чараларда да танышып баралар.
Резида Әнвәр кызының фидакарь хезмәте Русиянең һәм Башкортстанның күп кенә дәүләт бүләкләре белән дә бәһаләнгән. Ә иң зур бүләк – ул укучылары, хезмәттәшләре һәм якыннарының чиксез ихтирамы һәм мәхәббәте. Без аңа киләчәктә дә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Шәрифҗан СОЛТАНОВ.
Уфа шәһәре.