Гөлфия Юнысова – шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе, Русия Федерациясенең, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның мәгариф отличнигы, Башкортстанның халык шагыйре.
1948 елның 10 сентябрендә Әлшәй районының Сарыш авылында туган. Раевка урта мәктәбен, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1971-73 елларда Сибайда педагогия училищесында укыта. “Совет Башҡортостаны”
гәзитендә, “Пионер” журналында эшли. “Башҡортостан ҡызы” журналының баш мөхәррире булып хезмәт сала. 1990-93 елларда Русиянең Югары Советы, 1999 елдан Башкортстанның дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты була.
Гөлфия Юнысова балалар язучысы һәм җырлар тексты авторы булып танылды. Аның кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре аеруча уңышлы. 40 китап, 300 җыр авторы, әсәрләре 25 телгә тәрҗемә ителгән. Публицистика өлкәсендә дә хезмәтләре күп.
Истәлекле гомер бәйрәме уңаеннан Башкортстанның халык шагыйре Гөлфия Юнысованы туган якларында кадер-хөрмәткә урадылар.
Башкортстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гөлфия Юнысова туган якларыннан яшьли чыгып китсә дә, алдагы тормышында һәм эшчәнлегендә Әлшәй төбәге белән бәйләнешләрне беркайчан да суытмый. Якташлар аның иҗатында аерым урын тота, байтак шигырьләре һәм җырлары авылдашларына, данлыклы Әлшәй төбәгенә багышланган.
Шуңа да туган тарафларында Гөлфия Атнагул кызының абруе зур. Моның якты чагылышы – шагыйрәнең 75 яшьлек юбилеена әзерлек рәвешендә Әлшәй районында Гөлфия Юнысованың тормыш юлына һәм иҗатына багышланган күләмле бәйрәм чаралары оештырылды. Шуларның беренчесе булып шагыйрәнең туган авылы Сарышта июль ахырында үткән шигърият бәйрәме тора.
Аңа бу көнне Гөлфия Юнысованың Дим буйларында яңгыраган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар кабатланмас ямь бирде, юбиляр үзе дә, шатлыгыннан балкып, биюгә төште.
Шагыйрәне туган якларында тәбрикләргә урындагы власть вәкилләре, Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, аның урынбасары, шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, журналист Гөлнур Куватова, иҗатташ дуслары килгән иде. Үзен һәрчак ихлас каршы алган һәм иҗатка илһамландырган якташларына шагыйрә китапларын бүләк итте.
— Башкорт әдәбиятында Гөлфия Юнысова шактый катлаулы, әмма шул ук вакытта якты һәм үрнәкле шәхес буларак билгеле, — диде тәбрикләү чыгышында халык шагыйре Кадим Аралбай. — Ул тулысынча үзенең остазы Рәми Гариповның ышанычын аклап, иҗатында шактый югары биеклекләргә күтәрелә алды – армый-талмый иҗат итте, халкына хезмәт итүне алгы планга куйды. Русиянең һәм Башкортстанның халык депутаты буларак, сайлаучылар наказларына гаять зур игътибар бүлде. 21 ел дәвамында өзлексез рәвештә “Башкортостан кызы” журналына җитәкчелек итүе дә аңа ихтирам өсти. Без, иҗатташлары, каләмдәш белән хаклы рәвештә горурланабыз!
Истәлекле бәйрәме белән данлыклы якташны Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин да котлады.
— Рәссам картиналарын чагу буяулар белән бизәсә, Гөлфия Атнагул кызы үзенең иҗатында иң югары осталык дәрәҗәсендә иң килешле һәм төгәл сүзләр кулланып, кешеләр күңеленә яктылык сала. Киләчәктә дә илһам чишмәләрегез саекмасын! — диде ул.
Якташ иҗатчыга игътибар августта да кимемәде, ай азагында Раевка авылының Үзәк китапханәсендә юбилярны олылап, район күләмендәге янә бер чара оештырылды. Гөлфия Юнысованың бай иҗатына һәм гаҗәеп бай тормыш юлына багышланган әдәби-музыкаль кичә “Илһамланган язмышлар” исеме астында үтте.
Очрашу шуның белән дә истәлекле булды: районның үзәк китапханәсенә Гөлфия Юнысова исеме бирелде.
Гөлфия Юнысова барлык иҗатын һәм талантын туган төбәген, республиканы данлауга, аңа фидакарь хезмәткә багышлаган шагыйрә буларак киң танылу алды. Аның шигырьләрендә исә туган табигать күркәм бизәкләре белән ачыла, халкыбызның асыл сыйфатлары чагылдырыла. Иң изге хис-тойгылар белән сугарылган шигырь, җырлары да халык күңеленә юл табып, кешеләргә шатлык өләшә.
Халык шагыйренең тоташ иҗатына хас әлеге үзенчәлек китапханәдә оештырылган кичә барышында да чагылыш тапты, шигырь юллары, җыр-моң белән үрелеп барды. Шуңа бәйле, якташның иҗат бәйрәме аның сүзләренә язылган “Әлшәй вальсы” белән башланып китүе дә шуның бер матур чагылышы. Кармыш авылы үзешчәннәренең хатын-кызлар вокаль ансамле башкаруындагы бу җыр төбәктә киң билгелелек яулавы белән нәкъ менә авторга бурычлы.
Кичәдә тәбрикләүләр белән Әлшәй районы хакимияте башлыгы урынбасары Айдар Солтангулов, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов чыгыш ясады, алар шагыйрәгә иң изге теләкләрен җиткерде.
Гөлфия Атнагул кызы туган тарафларына үзенең якыннары, каләмдәшләре белән бергәләп кайткан. Иҗатташ дуслары арасында Зәки Вәлиди исемендәге китапханә хезмәткәрләре, республика гәзит-журналлары хәбәрчеләре булу шигъри бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәрде. Алардан тыш, кичәдә шагыйрәнең Кыпчак-Әскар авылында гомер кичерүче туган-тумачалары, төбәкнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, иҗади интеллигенциянең башка вәкилләре катнашты.
Әдәби-музыкаль кичәне оештыручылар тырышлыгы белән җыр-моңга төрелгән чара җылы һәм ихлас шартларда барды. Атап әйткәндә, шагыйрәнең исемендәге һәр хәрефкә бәйле истәлекләр яңгырады, җырлар башкарылды. Кичәдә Гөлфия Юнысованың тормыш һәм иҗат юлы белән бергә, дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге дә бөтен тулылыгы белән барланды. Бу җәһәттән тамашачыларга тәкъдим ителгән фотоларның да зур кызыксыну тудыруын аерым билгеләргә кирәк.
Шунысы үзенчәлекле: кичә барышында шагыйрәнең шигырьләре башкорт, татар һәм урыс телләрендә яңгырады. Кичәдә шигырьләр иҗат итүче үзешчән шагыйрә Лидия Мәүлетованың катнашуы да әдәби бәйрәмгә ямь өстәде. Бер сүз белән әйткәндә, әдәби-музыкаль чара якташлар күңелен җылы хисләр белән баетты.
Уфага кайтуына аны тагын бер куанычлы вакыйга көтеп торган — Гөлфия Юнысова-Иделбаевага “Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе” исеме бирелде. Әлшәйлеләр мондый югары исемне Гөлфия Атнагол кызына 15 ел элек үк биргән иде инде.