Университетта югары белем алган вакытта укытучы-галимнәребез үзләренең чыгарылыш студентлары турында сөйли һәм безгә үрнәк итеп куя торган иде. Остазларыбыз безне дә дәртләндерергә онытмый иде. “Еллар үтәр, укуны тәмамларсыз, укытучылар, мәктәп директорлары булырсыз һәм башка зур-зур урыннарда хезмәт итәрсез”, — дип әйткәннәре хәтердә калган.
Әйе, данлыклы уку йорты БДУ, быел 65 еллык юбилеен билгеләүче татар теле һәм әдәбияты кафедрасы бик күп белгечләр әзерләгән, алар арасында шагыйрь-язучылар да, галимнәр дә, журналистлар да, укытучылар да бар.
Шул елларда исемен остазларымнан ишеткән кешеләрнең берсе Рамил Фәнәви улы Исламов иде. 1997 елда югары уку йортын тәмамлагач, мине Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына укытучы итеп чакырдылар. Шунда әлеге шәхес белән якыннан танышу мөмкинлеге туды. Ул вакытта Стәрлетамакта татар теле укытучылары әзерли башлаган чор, кафедраның яңа оешкан көннәре иде. Татар бүлеген вуз системасының нәтиҗәле эшләүче, ныклы адымнар белән үсүче структур берәмлеге итү өчен зур эшләр башкарырга кирәк иде. Шул максатка ирешү өчен кафедра мөдире Илшат Насыйпов җитәкчелегендә әледән-әле фәнни конференцияләр, семинарлар үткәрелде, Казан, Алабуга, Уфа шәһәрләреннән бик күп галимнәр чакырылып, алар студентларга дәресләр бирде. Нәкъ шул елларда Рамил Исламов Казан — Стәрлетамак арасын бик еш таптады. Конференцияләрдә докладлар белән чыгышлар ясады, лекцияләр укыды, рецензияләр язды, хезмәттәшебез, кафедра укытучысы Фәридә Тимергали кызы Бохарованың кандидатлык диссертациясенә рәсми оппонент та булды. Нәтиҗәдә, ул татар һәм чуваш филологиясе кафедрасын оештыруга һәм аның үсешенә зур өлеш кертте, укытучыларның да, студентларның да якын дустына әверелде.
Кыскача гына галимнең тормыш юлына күз салыйк: Рамил Фәнәви улы Исламов 1958 елның 14 сентябрендә Башкорт АССРының Балтач районы Усман авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптән соң район үзәгендә шофер һөнәрен үзләштерә, 1976-78 елларда хәрби хезмәттә була, Ватан алдындагы бурычын үти. Совет армиясеннән демобилизацияләнеп кайткач, районда шофер булып эшли.
Югары белем алу максаты белән Рамил Фәнәви улы башкалага юл ала һәм БДУның (хәзер Уфа фән һәм технологияләр университеты) филология факультеты татар-урыс бүлегенә укырга керә, 1987 елда аны кызыл дипломга тәмамлый. Биредә укыган вакытта ул төрле иҗтимагый эшләрдә катнаша, фән белән шөгыльләнә. Р. Исламов шактый еллар гомум торакта студентлар Советы җитәкчесе була. Шул вакытта ук ул үзен җитди, таләпчән кеше итеп таныта, аны студентлар да, укытучылар да ихтирам итә. Әйе, студентларның уку дәверендә төрле вакыт була, укуда да, шәхси юнәлештә дә проблемалар килеп чыгуы мөмкин, хәтта җитди хәлләргә очравы да ихтимал. Шундый чакларда, студентлар мәнфәгатен яклап, университет җитәкчелеге белән сөйләшү-килешүләр алып барырга да туры килә иде, дип искә ала ул.
Уку елларында ук фәнгә тартылган Рамил Фәнәви улы кулга диплом алу белән Казан шәһәренә юллана. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына укырга китә. Укуын тәмамлагач, 1990 елда әлеге институтның әдәбият белеме бүлегенә кече гыйльми хезмәткәр итеп эшкә алына. Рамил Исламов 1992 елда, галим Нурмөхәммәт Хисамов җитәкчелегендә “Төрки “Шаһнамә” (тарихи-типологик анализ)” темасына кандидатлык диссертациясе яклый.
Әлеге институтта эшләү дәверендә төрле вазыйфаларда татар әдәбияты фәнен үстерү өчен көчен түгә, өлкән фәнни хезмәткәр дә, бүлек мөдире дә, директорның фән эше буенча урынбасары да була. Өстәвенә, шактый еллар дәвамында институт хезмәткәрләренең профсоюз комитетын җитәк-ли.
Берничә ел Татарстан Республикасы Милли архивында баш белгеч булып эшләп алганнан соң, 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Баш гыйльми хезмәткәре булып хезмәт сала.
Рамил Фәнәви улы Русия һәм чит ил гыйльми җәмәгатьчелегендә галим, урта гасырлар һәм шәркыять белгече буларак танылу алды. 2002 елда “Алтын Урда һәм кыпчак-мәмлүк әдәбиятлары контекстында Шәрифнең “Шаһна-мәсе” (Чыганаклар. Поэтика)” темасына докторлык диссертациясен яклау барышында аның фәнни эшен һәм монографияләрен Диссертация Советы әгъзалары бик югары бәяләде. Әлеге фәнни мәҗлестә безгә дә булырга насыйп булган иде, шунда бөтен татар дөньясына билгеле галим, академик Миркасыйм Госманов үзенең чыгышында Рамил әфәнденең гыйльми эшчәнлеген күзәтеп баруын искә алды. Аның теманы өйрәнүгә бик җитди килүен, еллар дәвамында эзлекле рәвештә тикшеренүләр алып баруын, берничә монографиядә урта гасыр татар әдәбиятын әтрафлы өйрәнүен ассызыклады. Урта гасырлар тарихы һәм әдәбияты белгече буларак, Миркасыйм ага Рамил Фәнәви улына үзенең хәер-фатыйхасын бирде дип әйтергә була. Бу вакыйга миңа, әле яңа гына фән дөньясына аяк баса башлаган кешегә, зур тәэсир ясаган иде.
Әйткәндәй, нәкъ шул көннәрдә мин Татарстанның Милли архивында, китапханәләрдә үземнең фәнни эш буенча материаллар туплау өчен ике атналык командировкага килгән идем. Рамил абый, мине, каршы булуыма, өстәвенә, диссертация яклау алды көннәрендә эшләре тыгыз булуга да карамастан, үзләренең фатирында яшәргә күндерде. Күңеле киң кеше генә мондый гамәл кыла аладыр, дип уйлыйм. Хәләл җефете Флүрә апа да ачык йөзле, ягымлы булды, һәр көн тәмле ризыклар белән сыйлады. Хәер, аннан соң да инде 20 елдан артык аралашу вакытында, күп тапкырлар аларның фатир бусагасын атлап керергә туры килде, һәрвакыт ачык йөз, тәмле сыйлар белән каршы алдылар. Шунысын да әйтергә кирәктер: белүемчә, мондый мөгамәлә миңа карата гына түгел, ә Башкортстаннан йомышлары төшеп Казанга килгән бик күп агай-энегә дә тәтегән.
Әйткәнебезчә, Рамил Исламов — урта гасыр әдәбияты белгече, ул шул чор әдәби ядкарьләребезне фәнни өйрәнү буенча фундаменталь хезмәтләр язды. Галимнең беренче “Алтын Урда һәм мәмлүкләр Мисыры: язма мирас, мәдәни багланышлар” монографиясе Казанда “Матбугат йорты” нәшриятында 1998 елда дөнья күрде. Алтын Урда һәм мәмлүк-кыпчак Мисыры урта гасыр гомумтөрки мәдәниятендә аерым зур бер урын алып тора. Әлеге монографиядә шул җирлекләрдә иҗат ителгән язма истәлекләр барлана, аларның шәркыять фәнендә һәм тюркологиядә өйрәнелү дәрәҗәсе тикшерелә, мәдәни багланышлар мәсьәләләре карала. Әдәбиятыбыз тарихының мөһим якларын тикшерүгә багышланган бу хезмәтнең тагын бер бик җитди уңышы бар – бу аның төпле, төгәл эшләнеше. Биредә урта гасыр әдәбиятына караган бик күп чыганакларга астөшермәләр ясала, аларның төгәл библиографик билгеләре күрсәтелә. Бу башка галимнәргә фәнни эш башкару өчен зур ярдәм булып тора. Мин, галимнең шәхси китапханәсе белән бераз таныш кеше буларак, шуны да өстисем килә: анда бик күп китаплардан тыш, урта гасыр төрки-татар әдәбияты ядкарьләренең күчермәләре дә бихисап. Алар бик пөхтә итеп, китап формасында төпләнгән һәм системага салынган. Баксаң, Рамил әфәнде аспирант чагында, әле аннан соң да, атналар-айлар буена Мәскәү, Петербург китапханәләрендә, архивларында язма мирасыбызны туплаган һәм шәхси архивын тулыландырган.
“Урта гасыр төрки шигърияте үсешендә Шәрифнең “Шаһнамә”се (Текст һәм чыганаклар. Шигырь төзелеше һәм стиль)” дип аталган монографиясе 2001 елда басылды. Урта гасырның искиткеч әсәрләренең берсе булган “Шаһнамә”нең сәнгати эшләнешен өйрәнүгә багышланган хезмәт әдәбият белеме фәне өчен зур яңалык булды. Биредә әсәр текстының язма чыганаклары җентекле тикшерелә, аның жанр һәм композицион, шигырь төзелеше үзенчәлекләре билгеләнә, халык иҗаты элементлары һәм идея-эстетик мотивлары ачыклана, поэтик ачышлары күрсәтелә. Китапта әсәрдән китерелгән мисалларның латин хәрефләре белән оригинал яңгырашта бирелүе хезмәтнең бәясен тагын да арттыра. Чөнки Шәрифнең “Шаһнамә”се бүгенге көнгә кадәр тулысынча китап буларак укучыга барып ирешмәгән әле.
Галим борынгы әдәбият белгече буларак тагын күпсанлы фәнни мәкаләләр дә язды, “Җөмҗөмә солтан”, “Кисекбаш китабы”, “Ахырзаман китабы” һ.б. китапларны басмага әзерләүгә үз өлешен кертте. Белүемчә, Рамил Исламовның “Җөмҗөмә солтан” әсәренең төрле вариантларын, борынгы чыганаклардан күчермәләрен үз эченә алган, гыйльми шәрехләр белән тулыландырылган зур күләмле хезмәте басылуны көтеп ята.
Соңгы 10-15 ел эчендә Рамил Исламов XIX һәм ХХ гасырларда яшәгән татар шагыйрь-язучылары, мәгърифәтчеләре мирасына багышланган хезмәтләр язуга да үз өлешен кертте. Ул бик җитди һәм системалы рәвештә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча эзләнүләр алып барды. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак галимнең мәкаләләре төрле җыентыкларда, журналларда, гәзитләрдә, шул исәптән, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” журналы битләрендә дә дөнья күрде. Бер өлеш материаллар “Габдулла Тукай” энциклопедиясендә дә урын алды. Рамил әфәнденең шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү буенча иң җитди эшләре дип “Тукай – ядкарьләрдә: 2 томда” (2015, автордашы Җәүдәт Миңнуллин) һәм “Габдулла Тукай: библиографик белешмә” (2016) китапларын атап була. Бөек шагыйребез турында истәлекләр моңа кадәр дә басылганы бар иде, әмма әлеге ике томлык моңа кадәр билгеле материалларны тулыландырып эшләнгән, нәтиҗәдә, китапка 700гә якын чыганак җыелган, алар арасында матбугатта беренче тапкыр дөнья күргәннәре дә бар. Ә инде Г. Тукай буенча библиографик күрсәткеч бүгенге көнгә иң тулы әдәбият исемлеге тупланган хезмәт булып тора, ул шагыйрь иҗатын өйрәнүчеләр өчен бик зур ярдәмлек булды. Җәмәгатьчелек бу хезмәтләрне бик яхшы кабул итте, ике томлык, хәтта, Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
“Җыен” һәм “Рухият” фондлары белән хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, Рамил Исламовның бер-бер артлы мәгърифәтче Каюм Насыйри (2017), якташ язучыбыз, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов (2020), герой-шагыйрь Муса Җәлил (2021), милләттәшебез, Кытай Халык Республикасының дәүләт эшлеклесе Борһан Шәһиди (татар телендә — 2020, урыс телендә — 2021), татар, башкорт һәм казах шагыйре Акмулла (2022) кебек шәхесләребезгә багышланган әдәби-тарихи, фәнни-публицистик, документаль-биографик характердагы китаплары дөнья күрде. Фәнни эш белән таныш кешегә, кем әйтмешли, “кирпеч калынлыгындагы” әлеге хезмәтләрне әзерләү өчен күпме көч, тырышлык, үҗәтлек кирәклеге яхшы таныш.
Болардан тыш, Рамил Исламовның уннан артык гыйльми конференцияләр җыентыкларын төзүче, олуг язучыбыз Г. Исхакыйның 1 томының, берничә монография, уку ярдәмлекләренең фәнни һәм әдәби мөхәррире булуы да мәгълүм. Ә инде төрле дәрәҗәдәге хезмәтләрнең бәяләүчесе булуының исәбенә чыгуы да авыр.
Гыйльми эшчәнлектән тыш, Р. Исламов төрле елларда Казан дәүләт университетында, Русия Ислам университетында, Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетында студентларга татар әдәбиятыннан дәресләр бирә, Казан, Уфа, Алабуга, Стәрлетамак югары уку йортларында лекцияләр укый, Дәүләт имтиханы комиссиясе рәисе була. Татарстан Фәннәр академиясе аспирантурасында укучы яшь галимнәрнең кандидатлык диссертациясе язуда җитәкчесе булды. Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе алуга диссертация яклаган берничә шәкерте арасында минем студентым Илгиз Халиковның булуы да шатландыра. Гомумән, Рамил Фәнәви улы галимнәрнең яңа буынын әзерләүгә зур көч салды. Ул төрле елларда татар, башкорт, мари, алтай, кырым татар әдәбиятлары буенча докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклауда рәсми оппонент буларак уңай бәяләр биреп, дистәләгән милли, фәнни кадрлар әзерләүгә үзенең зур өлешен кертте. Диссертация Советы әгъзасы буларак та яшь галимнәргә һәрвакыт хәерхаһлы булды.
Әйткәндәй, минем галим мөгаллим булып үсүемдә дә аның роле бар. Чөнки фәнни эш белән шөгыльләнү вуз укытучысы өчен мәҗбүри булып санала. Ә ул кешенең бик күп вакытын ала һәм зур көч таләп итә. Диссертация язу барышында тупланган материалларны, чыганакларны системага салып бер фәнни китап чыгару фикере барлыкка килде. Әлеге хезмәтне әзерләгәндә Рамил абыйның тәҗрибәсенә дә таяндым. Ул гыйльми эшемә кагылышлы чыганакларны табуда, аларны библиографик яктан дөрес итеп күрсәтүдә, хезмәткә төзәтмәләр кертүдә ярдәм итте, өстәвенә, китапның рецензенты да булды. Шуны да ассызыклыйсым килә: бу китап диссертацияне уңышлы яклауга да зур өлеш кертте.
2005 елда миңа Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан әдәбият һәм сәнгать институтында кандидатлык диссертациясе яклау процедурасы буенча гыйльми экспертиза, бүлек утырышында тикшерү эшләрендә дә Рамил абыйның эчкерсез ярдәме тиде.
Фән өчен җан атучы кеше буларак, Рамил Фәнәви улы илебезнең төрле шәһәрләрендә, югары уку йортларында, районнарда, хәтта чит илләрдә дә үткәрелгән гыйльми конференцияләрдә тирән мәгънәле, проблемалы чыгышлар ясарга да өлгерә. Татарстан Республикасы, Пермь крае, Омск өлкәсе татар авылларында, Үзбәкстанда комплекслы экспедицияләрдә дә булды.
Галимнең киләчәккә планнары да күп, минем фикеремчә, аның әлеге көннәрдә инде әзерләнеп бетеп килгән төрки-татар әдәбиятының борынгы чорыннан хәзерге көнгә кадәрге библиографик күрсәткече, ХХ-ХХI гасыр татар әдәбияты белгечләренең биобиблиографик белешмәсе татар әдәбият белемендә зур яңалык булачак.
Гыйльми һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек тә, дәүләт тә Рамил Фәнәви улы Исламовның эшчәнлеген югары бәяли. Озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәте Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Мактау грамотасы (1999), Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2009), “Казанның 1000 еллыгы” медале (2010), Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллегенең “Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга” күкрәк билгесе, Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы олуг хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Башкортстан Республикасы Бәләбәй районының Фатих Кәрим (2011), Авыргазы районының Галимҗан Ибраһимов (2022) әдәби премияләренә, “Кызыл таң” гәзитенең (2012), “Тулпар” журналы (2012) лауреаты исеменә лаек була. 2019 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты Р. Ф. Исламовка “Мактаулы профессор” (2020) исемен бирде.
Озак еллар Рамил абый белән аралашып торуым аны кеше һәм шәхес, галим һәм остаз, ир һәм әти буларак та белергә, күрергә, аңларга мөмкинлек бирәдер. Минем күзаллавымда ул – үтә дә җитди, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, тырыш һәм эзләнүчән, эшне төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы, максатчан, вәгъдәле кеше. Беренче карашка кырыс холыклы булып күренсә дә, Рамил абый нечкә хисле, йомшак күңелле ул. Озак еллар туган җиреннән еракта яшәгәнгәме, туган йортын, үз авылын, районын, Башкортстанны һәрвакыт сагына сыман. Әти-әниләре мәрхүм булганга инде шактый еллар үтсә дә, һәр елны җәйге ялларында кендек каны тамган йортка кайтып, ай буена анда була, рухи көч, җан һәм күңел тынычлыгы ала. Туган нигезен ихтирам итеп, саклап, рәтләп һәм яңартып, алдагы җәйгә кабат кайту өметләре белән яңадан шәһәргә юл ала. Казанда аны гаиләсе: хатыны Флүрә, улы Бәхтияр, кызы Дилбәр көтеп тора.
Хезмәт юлын гади шофер булып башлаган Рамил Исламов – бүген исеме төрки дөньясында киң билгеле галим. Тормыш шатлыклы һәм күңелле мизгелләрдән генә тормый, юлында очраган авырлыкларны, киртәләрне һәрвакыт җиңеп килә Рамил Фәнәви улы. Сынмый да, сыгылмый да.
Шушы көннәрдә юбилеен билгеләүче Рамил абыйны ихластан котлыйм, тәненә – сихәт, җанына – тынычлык, күңеленә – күтәренке кәеф, киләчәккә – оныклар һәм иҗади уңышлар телим!
Илсур Мансуров,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Уфа фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире.