+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
6 октябрь 2023, 11:50

Һәр көн кичәгедән яхшырак булсын!

Русия Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, Башкортстанның атказанган нефтьчесе Альберт Баһаветдиновка – 70 яшь.

Һәр көн кичәгедән яхшырак булсын!
Һәр көн кичәгедән яхшырак булсын!

Кайбер кешеләр яфракларга охшаган – алар һавада очып, әйләнеп йөри, әмма, ахыр чиктә, җиргә төшәләр. Икенчеләр исә йолдызлар кебек: югарыдан балкып, нур сибә.

Якын дустым Альберт Баһаветдиновны мин шул “икенчеләр” сафына кертәм. Аңа бүген 70 яшь тула, ләкин бу – биологик яшь.
Ә чынлыкта Альберт үзен күпкә яшьрәк хис итә.

Ярты гасырдан артык хезмәт юлында ул электромонтердан Русиядә иң эре, уңышлы һәм үсеш алган инжиниринг компанияләренең берсе – “СНЭМА-сервис” җитәкчесе дәрәҗәсенә кадәр үсте. Һөнәри техник училищеда, нефть техникумында, Уфа нефть институтында укуы, яклаган диссертациясе, икътисад фәннәре кандидаты буларак гыйльми дәрәҗә алуы аның белемен баетты һәм һөнәри осталыгын үстерде.

Альбертның һөнәри үсеше дә искиткеч: “Союзреммонтажзавод” предприятиесе электромонтеры, технигы, инженеры, өлкән инженеры, прорабы, участок начальнигы, начальник урынбасары, баш инженеры, идарә начальнигы, “СНЭМА” компаниясе идарәсе начальнигы, “Спецнефтеэнергомонтажавтоматика” компаниясенең генеральный директоры, “СНЭМА-сервис” компаниясенең Директорлар советы рәисе.

1990 елларда Альберт Баһаветдинов җитәкчелегендә “СНЭМА” компаниясендә баш инженер булып эшләү бәхете тиде. Биредә аның һөнәри осталыгына, киң эшчәнлек өлкәсендәге белемнәренә сокландым. Белемен камилләштерү өстендә даими эшләве һәм бай тәҗрибәсе әллә кайдан сизелә иде.

Альберт Нуриман улы компаниягә авыр елларда килде. Ул елларда меңләгән кеше эшләгән “СНЭМА” өчен сәнәгать һәм төзелештә заказлар табу бик авыр булды. Ә заказчылардан башкарылган эшләр өчен түләү алу һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы бирү тагын да авыррак иде.

Кеше зирәклегенең иң югары дәрәҗәсе – шартларга җайлашу һәм, кыенлыкларга карамастан, нәтиҗәле эш итү. Альберт Баһаветдинов та, башкалар җиңә алмаслык киртәләрне үтеп, компаниянең уңышлы үсешенә иреште. Аның тормыш девизы да шундый: һәр көн кичәгедән яхшырак булсын!

Аның “Яхшы тормыш җиңел генә бирелми” дигән сүзләрен беркайчан да онытмаячакмын. Чыннан да, тулы һәм бәхетле тормыш тырышлык, түземлек һәм даими үсеш таләп итә. Тормыштагы иң яхшы әйберләр безгә очраклы рәвештә түгел, ә тырышып эшләү һәм дөрес карарлар кабул итү нәтиҗәсендә килә. Осталыкларын һәм белемнәрен яхшыртырга омтылган кешеләр, нигездә, югарырак нәтиҗә-ләргә ирешә. Бу белем алуны, һөнәри һәм рухи үсешне үз эченә ала. Бу принципларга Альберт Баһаветдинов көнкүрештә дә, җитештерү эшчәнлегендә дә тугры кала. Алар буенча үз командасын карьерасының барлык этапларында җитәкли. Авыр 1999 ел хәтеремдә: башкарылган эшләр күләме нәтиҗәсендә 1000 кешелек предприятие 50 миллион сум гына эшләде, 2022 елда бу күләм 3000 кешелек коллективта 10 миллиард сум тәшкил итте.

Биредә мин 1996 елдан 2002 елга кадәр эшләдем. Бу елларда Альберт Нуриман улы иҗади, максатчан җитәкче буларак истә калды. Предприятиегә җитәклек итүнең рациональ ысуллары аның “Предприятие белән идарә итүдә оештыру структурасын формалаштыру” темасына язылган кандидатлык диссертациясе нигезенә дә салынган. Ул һәрвакыт коллективта иҗади мохит булдырырга омтылды, нәтиҗәдә, бүлекчә җитәкчеләре инициатива күрсәт-те, квалификация дәрәҗәсен күтәрде. Һәр киңәшмә хисаплардан гына түгел, ә белемне арттыру чараларыннан да торды. Мәсәлән, ел саен бүлекчә җитәкчеләре командасы белән ялга чыгу, укыту һәм тәҗрибә алмашу белән бергә алып барылды. Мондый сәфәрләрнең географиясе: Геленджик, Дивноморск (Краснодар крае), Аркаим, Янгантау, Кандракүл, Селлк (Германия) шәһәрендә халыкара менеджмент академиясе, Кипр һәм башкалар. Нәтиҗәдә, Альберт Баһаветдинов фикердәшләрнең югары профессиональ командасын булдыра алды.

Интервьюларның берсендә Альберт Нуриман улы һаман да профильле курсларда, шул исәптән чит ил курсларында белем офыкларын киңәйтүе турында билгеләп үтте. Аның өчен яшь белгечләрне дөрес карарлар табарга һәм мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мөһим. Персоналның бүгенге бөтен җитәкчелек составы – аның укучылары. Алар барысы да диярлек бирегә инженер яисә монтер булып килгән, укыганнар, тәҗрибә алганнар һәм югарырак вазыйфаларга үрләгәннәр. Мисал өчен, “СНЭМА-сервис”ның бүгенге җитәкчелеге – генеральный директор Әмир Исәнгулов, аның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Зилә Бикбулатова, үсеш буенча урынбасары Рамил Исмәгыйлев һәм башка күпләр моны раслый.

Югары казанышларга ирешкән Альберт Баһаветдинов гади кеше булып кала. Ул укытучыларын да онытмый, аларны һәрвакыт олы ихтирам белән телгә ала. “Тормышымда ике укытучым булды: профессиямдә – М. С. Фәтхетдинов, спортта – Ф. 3. Өметбаев”, – ди ул. 50 ел элек, 20 яшьлек егет чагында, Октябрьский 8нче төзелеш-монтаж трестының эшләтеп җибәрү-көйләү участогына эшкә урнашуын искә ала. Булачак җитәкчесе М. С. Фәтхетдинов, эшкә урнашырга килгән күпләрне кире какса да, аны кабул итә. Яшь электромонтер тырышып эшли һәм тиздән перспективалы белгечкә әверелә. Альберт биредә техник, инженер булып эшли. Арытаба начальнигы Мәгъсүм Сәхәбетдин улы Альберт Баһаветдиновны предприятие бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгели, соңрак, “Союзреммонтажзавод” берләшмәсендә эшләгәндә, идарәнең баш инженеры вазыйфасына аның кандидатурасын тәкъдим итә.

Альберт Нуриман улы хатыны Роза Ярулла кызы белән ике кыз һәм өч малайга гомер бүләк итәләр. Уллары Рушан, Марат, Илдар, кызлары Зөл-фия һәм Лилиянең һәрберсенең үз гаиләсе, үз эше бар. Алар, үз чиратында, әти-әниләренә 15 онык бүләк иткән.

Альберт Баһаветдиновның казанышлары буларак, республикада һәм илдә тормышка ашырылган кызыклы башлангычларны горурлык белән билгеләп үтәргә була. Туксанынчы еллар азагында автоматлаштыру һәм метрология җиһазларына, нефть чыгаручы предприятиеләрне энергия белән тәэмин итүгә сервис хезмәте күрсәтү сынап каралды һәм тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдим нефть чыгаруда гына түгел, Русиянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләрендә дә хупланды һәм киң таратылды.

Ил өчен авыр булган туксанынчы елларда көрәш һәм башка мөһим милли халык традицияләрен үз эченә алган Сабантуйлар оештыру һәм үткәрү кими башлады. Альберт яшь чагында үзе дә район сабантуйларында катнашкан, берничә тапкыр җиңүче булган. Гомумән алганда, спорт белән актив шөгыльләнгән, хәтта самбо буенча спорт мастеры булган. Нәтиҗәдә, Альберт Баһаветдинов башлангычы белән Республиканың көрәш федерациясе оештырылды. Ә 1999 елда аның башлангычы белән беренче тапкыр Уфа шәһәр сабантуе, көрәш буенча шәһәр беренчелеге уздырылды. Шулай итеп, әлеге спорт төре буенча Русия һәм дөнья чемпионатларын үткәрү традициясенә нигез салынды.

Һәм моннан егерме елдан артык элек “СНЭМА” предприятиесен уңышлы үзгәртеп коруда һәм “СНЭМА-сервис” компаниясе оештырылуында, бүген аның Русиянең нефть-газ чыгаручы һәм эшкәртүче заводлар булган барлык почмакларында эшчәнлек алып баруында Альберт Баһаветдиновның таланты зур роль уйнады. Аның җитәкчелегендә “СНЭМА-сервис” белгечләре федераль әһәмияткә ия булган берничә проектта катнашты: “Приразломная” диңгез стационар платформасын, шулай ук “Ямал СПГ”, “Запсибнефтехим”, “АРТИК СПГ-2” заводларын төзүдә, “Газпромнефть-МНПЗ”, “Газпромпереработка Благовещенск”, “НОВАТЭК”, “Сибур Холдинг”, “Роснефть”, “Лукойл”, “Северсталь” “ФосАгро” компанияләре һәм предприятиеләре проектларын гамәлгә ашырганда комплекслы эшләр башкарды. Компания, мондый зур проектларда катнашып, Башкортстанның сәнәгать потенциалын күтәрә һәм тулаем эчке продуктын арттыра.

“СНЭМА-сервис” катнашлыгында төзелгән объектлар географиясе шактый киң: Арктик СПГ-2 (Гыдан ярымутравы), Ямал-СПГ, Варандей терминалы, Амур газ эшкәртү заводы, шулай ук Иркутск өлкәсе, Мурманск, Юрубчено-Тохом яткылыгы (Красноярск крае), Новолипецк һәм Череповецк металлургия комбинатлары һәм башкалар.

Альберт Нуриман улы хаклы рәвештә “Русия Федерациясе Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре” һәм “Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе” исемнәрен йөртә. Ул – “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры. 2017 елда “Ел меценаты” конкурсы лауреаты булды.

Ул яше олыгаюны сәбәп итеп алып, эшчәнлеген киметергә җыенмый, киресенчә, яңадан-яңа максатлар куя. Аның өчен бары тик яхшыракка ирешү мөһим. Ул тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм илһам өләшеп яшәвен дәвам итә.

“...Үз гомеремдә өйрәнгән барлык дәресләр мине гармониягә – акыл һәм йөрәк комбинациясенә алып килде. Нәкъ менә шулар кешенең күңелендә канәгатьлек тойгысын формалаштыра. Тыштагы һава торышы мөһим түгел, иң мөһиме – синең халәтең һәм янәшәдә булган кешеләр...” – ди Альберт Баһаветдинов.

Фото: snemaservis.ru

Рәдил ГАЛИЕВ,
техник фәннәр кандидаты,
Башкортстан нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: