0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Юбиляр
7 ноябрь 2023, 09:25

“Мин бәхетле туган авылымда!”

Илеш районының Рсай авылында яшәүче Рәзиф Галиев кебек кешеләр күбрәк булса, тормышыбыз тагын да ямьләнер иде. Ул бүген күркәм юбилеен билгели.

“Мин бәхетле туган авылымда!”
“Мин бәхетле туган авылымда!”

Бик мәшәкатьле генә чагымда таныш булмаган бер абый “Сыйныфташлар” төркемендә ныкышып-ныкышып дуслык тәкъдим итә. Кем икән соң бу, дип, фоторәсемнәрен карарга булдым һәм нәкъ мин эзләгән кеше, шөгыле килеп чыкты. Милли кием кигән егет белән кыз коедан чиләккә су ала, бизәкле көянтәләре дә бар. Ә безнең кыз биреп, су юлына әзерләнеп йөргән чагыбыз. Бөтен республика бетереп диярлек бизәкле көянтә-чиләкләр эзлибез. Тоттым да шуларны сорап яздым теге абыйга. Һәм һич көтмәгәндә ул ярдәм итәргә риза булып кына калмады, берничә көннән аның авылыннан Уфага юлы төшкән кеше, көянтә-чиләк тотып, минем ишек төбендә басып тора иде инде. Менә шулай танышып киттем мин Илеш районының Рсай авылыннан Рәзиф абый Галиев белән.

Бүгенге заман кешеләре, аеруча яшьрәкләр, Рәзиф Тәлгать улын аңлап та бетермәскә мөмкин. Тирә-ягында, авылында һәр нәрсәдә эше бар кебек, барысын да күңеленә якын алып яшәүче, кешеләргә, вакыйгаларга битараф була белмәүче тынгысыз җан ул Рәзиф абый. Үз тирәсенә фикердәшләр туплап, тормышын ямьләп яши белә. Беркемнән бернәрсә сорамыйча, киресенчә, үзе якыннарына, дусларына, күршеләренә, авылдашларына шатлык, яхшы кәеф бүләк итүдән тәм һәм ямь таба.

Аны белгән соңгы берничә елда гына да ул искиткеч нәрсәләр эшләргә өлгерде. Авылны гөрләтеп, “Каз өмәсе” үткәрде, ел саен Төзүчеләр көнендә артистларны чакырып, капка төбендә концерт бирә, туган авылы Рсай турында җыр яздыртып, клип төшертте, әнисе турындагы шигыренә көй салдырды, авыл мәдәният йортында СВОда катнашучыларның туганнары өчен кичә, Илеш районы иҗатчыларын чакырып, алма бакчасында очрашу оештырды, республика, район басмаларында мәкаләләр чыгарды, Башкортстан Журналистлар берлегенә керде, авыл кешесенең үз ихатасындагы мең төрле мәшәкатен башкару белән беррәттән, тагын бик күп нәрсәләргә өлгерде. Ә иң зур эше – туган төбәге һәм аның кешеләре турында китап чыгарды. Аның аталышы үк барысын да әйтеп тора – “Мин бәхетле авылымда!”. Каян шулкадәр көч-куәт, дәрт-илһам ала икән Рәзиф Галиев дигән сорауга җавап та менә шул.

Ә бит Рәзиф Тәлгать улының тормышы бал да май булмаган. Бик яшьли, нибары өч яшьтә әтисез кала – каты авырудан соң әтисе мәңгелеккә күзләрен йома. Сигез, биш, өч һәм бер яшьлек дүрт сабые белән 30 гына яшендә тол калган әнисе тормыш авырлыкларын үз иңнәренә ала. Ә тормыш бу гаиләне кат-кат чыныктыра. Тракторчы һөнәре алып, инде эшли башлаган, исеме матбугатта яңгыраган, алдынгы һөнәр иясе булып җитешкән улын – Рәзифнең абыйсын җир куенына тапшырырга туры килә анага.

“Гаиләне туендыру, бөтәйтү минем иңнәремә күчте. Мин әнкәйнең алыштыргысыз терәгенә әйләндем. Мәктәптә дә сынатасым килмәде, спорт белән шөгыльләндем, җәен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Акрынлап комбайн штурвалын да үз кулыма алырга туры килде. Тырышлыгым бушка китмәде. Армия сафларында хезмәт иткәндә командирдан килгән Рәхмәт хатлары әнкәемә канат куя, шатлык өсти”, – ди Рәзиф абый.

Әнисе Өнсия Галиева тагы да чәмләнебрәк эшли, сарыкчылыкта алдынгылыкны бирми. Аның эше югары бәяләнә: 1973 елда “Почет билгесе” ордены, СССР ВДНХсының көмеш медале һәм “IX бишьеллык алдынгысы” билгесе белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” була. Орденлы ананың улы туган авылында эшләргә карар итә.  Армиядән соң күрше авыл мәктәбендә укытып йөргән егетне “Урал” колхозы рәисе Роберт Ибраһимов чакырып алып, Чиләбегә төзүчеләр әзерли торган курсларга укырга җибәрә. Арытаба ул читтән торып төзелеш техникумын тәмамлый. Рәзиф Тәлгать улы – туган колхозында бик күп производство биналары, ике балалар бакчасы, сигез торак йорт төзелешен башлап йөргән кеше. Авылга су үткәрү кебек зур көч һәм тырышлык таләп итүче эш тә аның кул астында җиренә җиткереп башкарыла.

Барлык гамәлләрендә дә Рәзиф Тәлгать улының бер шәхси сыйфаты алга чыга – ул кешеләр белән уртак тел таба белә. Төрле төбәкләргә чыгып китеп, кирәкле төзелеш материалын тапмыйча кайтып кергәне булмый. Үзе белән бергә эшләгән, үзен һөнәр нечкәлекләренә өйрәткән остазларын, җаваплы вазыйфаларны ышанып тапшырган җитәкчеләрне бүген дә зур хөрмәт белән искә ала ул.

Язмыш берничә тапкыр аны зур шәһәрләргә алып чыгып китә, тик ул барыбер туган авылына, әнкәсе янына әйләнеп кайта. Менә шулай җанын-тәнен биреп эшләгән Рәзиф абый хаклы ялга чыккач та кул кушырып утыра алмый, әлбәттә. Хатыны Мөнирә апа белән төп йортны гөрләтеп яшиләр. Апасы белән сеңлесе туган йортка кунакка кайтып торалар. Кызын, киявен, оныклары Камилла белән Эльвинаны каршы ала, озатып кала.

Авылда күп кенә җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче Рәзиф Галиев әлеге чакырылышта авыл Советы депутаты итеп сайланды. Аның авылдашлары ышанычын аклаячагына, туган төяген, якташларын шигырьләрендә, җырларында һәм эшләре белән тагын да данлап яшәячәгенә һичкемнең шиге юк. Бүген гомеренең 65 яшьлек үрен яулаган Рәзиф абыйга сәламәтлек, рух ныклыгы телибез!

Резеда НУРТДИНОВА.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: