Яратам мин туган авылымның айлы кичләрендә һава сулап, балачактан күңелгә якын урамнарны буйларга, хисләргә бирелеп, тирә-юньгә сокланып яшьлек эзләреннән атларга. Билгеле, шәһәрдән кайтып, биредә төпләнгәч, инде өлкәннәр сафына баскач, үткәннәрне барлыйсың. Алдыңда – күз явын алырлык бизәкле капкалар, заманча күркәм йортлар, таныш тәрәзәләр.
Әлбәттә, үзгәртелгәннәре дә, яңартылганнары да бар. Хәтта кайбер ихаталарда икешәр йорт та пәйда булган. Кичләрен исә, көзге моңсу тәрәзәләрдән электр уты сирпелә. Шулай, бер кичне бездән ерак түгел генә урнашкан парлы йортларның берсенең ишеген шакырга базнат иттем. Анда хезмәт ветераны Әскать ага белән улы, I төркем инвалиды Әлфир Фәхретдиновлар акрын гына гомер арканын ишә. Хәл-әхвәлләрен белеп чыгарга булдым. Әскать ага, әлбәттә, миңа малай чактан ук таныш. Кызы Зөлфия уңган кияве белән бер ихатада заманча йорт та төзеп кергәннәр икән.
Әскать абыйны шакмаклы кабиналы (“полуторка”) машинада йөргән чагыннан ук хәтерлим әле. Баксаң, ноябрь уртасында 90 яшь тулган икән үзенә. Сөйләшеп киттек. Ә бит аның тормыш китабының тәүге битләрендә үк кара “таплар” пәйда булган. Илебез күгендә кара болытлар куергач, авылда янгын сүндерүче булып хезмәт салган әтисе Имай аганы да фронтка озаталар. Әнисе Зө-ләйха апа исә 7 бала белән торып кала, ничек кирәк, шулай тормыш көтә: урагын ура, көлтәсен бәйли, барынча балаларының өс киемнәрен бөтәйтә. Әлбәттә, җилекләргә үтеп кергәне – каһәрле ачлык, ”уф Алла арбасы”. Ярый әле колхоз бәрәңгесе, кәлҗемә, юа, балтырган, сарана, кымызлык була. Аларның һәммәсе яшәү чыганагына әверелә. Ә менә өчпочмаклы хатлар килүе туктагач, гаиләгә шомлы хәбәр ирешүе – Имай аганың 1942 елда һәлак булуы йөрәкләрне тетрәтә. Ә исәннәргә ничек тә яшәргә кирәк.
– Киндер күлмәк-ыштан киеп, киндердән сугылган капчыкка ике дәфтәр салып мәктәпкә укырга барган чакларымны әле дә хәтерлим, – ди Әскать ага. – Ничек тә 4 класс белем алырга тырыштым. Завуч булып эшләгән Шәмсия апа Хафизова безгә ана теленә генә түгел, азмы-күпме җыр-моңга да мәхәббәт уятты, ул моңлы итеп мандолинада да уйный иде. Безгә кичке мәктәптә дә белем биргән кеше әле ул. Кыскасы, миңа 7 класс белемгә ия булу турында таныклык биреп чыгардылар.
Әскать шул ук вакытта авылда Түбән оч көтүен Әһәлтдин Габдрәүпов белән дүрт ел көтә. Шуның белән өстен-башын бөтәйтә, замандашлары арасында үзен ким-хур итми. Һәр чират саен йорт хуҗасы ашата, бәрәңгесен, бодаен өләшәләр. Алай гынамы соң?! Тырыш, тиктормас егет чабата үрүдә дә үзенең осталыгын сынап карый. Һәм ул авылда иң оста чабата үрүчеләр исем-легендә була. Аларны, таңнан торып, җәяүләп Бишбүләк, Мәнәвезтамак базарларына бәләкәй чаналарга салып алып барырга кирәк бит әле. Анда да товарыңның сыйфатына карап, сайлап кына алалар.
Әскать ага шәхси тормышын да чабаталарыдай матур үрде, алдына изге максатлар куйды. Авылда тракторчылар курсы ачылуын ишетү белән ул бирегә укырга йөри башлый, Габидулла абый Салаватовтан тәүге дәресләр ала. Һәм шул ук урып-җыю чорында ук аның ярдәмчесе булып комбайнда эшли. Соңрак инде, Германиядә дүрт елга якын армия сафларында хезмәт итеп кайткач, басу корабын үзе 4 ел “иярли”. Азмы-күпме тормыш чыныгуы алган Әскать Фәхретдинов алдынгы комбайнчылар Ринат, Рәшит Шәриповларга, Гайнулла Хәлиуллин үрнәгенә ияреп, шактый уңышларга — премияләр, Мактау грамоталары, натуралата хезмәт хакы — 17-18шәр центнер ашлык алуга ирешә. Үз чиратында, ул данлыклы “Победа” колхозының рәисе, өч тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, сугыш ветераны Габдулла Кадыйр улы Фәритовның гадел, тәҗрибәле, искиткеч кешелекле җитәкче булуын олы ихтирам белән искә алды. Хуҗалыкны республика дәрәҗәсендә танытуы – үзе шуңа ачык дәлил.
Аннан соң, Әскать Имай улы “ГАЗ-51” машинасында шофер сыйфатында хезмәт куя — 10 ел дәвамында колхоз фермаларыннан Бишбүләк сөт-май заводына сөт ташый. Ә инде соңрак, тормыш иптәше Фатыйма апа белән Кыңгыр-Мәнәвездә шактый еллар дуңгызчылык фермасында эшләделәр. Берсе дуңгызлар караса, икенчесе биш корпуста слесарь вазыйфасын башкара — суүткәргеч торбаларны, тирес чыгару транспортерларын, башка җиһазларны ремонтлый. Билгеле, колхоз эшендә ал-ял юк. Шәхси хуҗалыкны да алып барырга кирәк. Авыл җирендә мал-туарын, кош-кортын тотмыйча да булмый. Мөгезле эре терлек, сарыклар өчен саламын, печәнен хәстәрләү мөһим. Печән дигәннән, заманында Әскать ага, шулай ук Әскать Әсәдуллин белән миңа җәйге каникуллар чорында ат печән чапкычында аларның ярдәмчесе булып эшләргә туры килгән иде. Кем әйтмешли: кигәвен-черкиләрне генә куып тормадым, көндез 6 атны чишмәгә су эчертергә алып бардым, төш вакытында эшчеләргә итле аш пешереп, чәй кайнаттым. Атлар яратуымны белгәч, алар миңа тигез акланнарда чапкычны да ышанып тапшырдылар. Әлбәттә, бу мизгелләрдә үсмернең авызы колагына җитә иде. Алай гынамы?! 13-14 яшьлек бала ике көнгә бер ата йортының ишегалдына яланнан фурман тутырып, хуш исле печән төяп кайтсын әле! Алны-ялны белми колхоз пилорамасында эшләгән, чөгендер плантациясендә бил бөккән әти-әнисенә үзенә күрә олы ярдәм дә, азмы-күпме хезмәт тәрбиясе дә булгандыр.
Еллар үткәч, авылыбызның хөрмәтле кешесе, имам-хатыйб Салават Шакир улы Салаватов кайчандыр үзе белән комбайнда эшләгән ярдәмчесе Әскать аганы мәчеткә күз-колак булырга чакыра. Соңрак мәзин була. Менә шулай ул изге дин юлына баса. Дистәләгән еллар дәвамында халык тарафыннан бирелгән хәер-сәдаканың исәп-хисабын төгәл алып бару, аны максатчан куллану өчен җаваплы була. Бу җәһәттән авыл зиратын заманча итеп ихаталауны оештыруда да Әскать Имай улының өлеше зур. Болардан һәм азан әйтүләрдән тыш, корбан чалган, никах укыган, балага исем куштырган йортларга барып, йолаларга, дини кануннарга туры китереп Коръән уку аның изге бурычына әверелде. Шуңа да аны элегрәк күрше Миякә районыннан, хәтта Уфадан да төрле дини чараларга чакырдылар. Аның ихласлыгын, изге күңеллелеген һәр мөселман сабый да аңлыйдыр, мөгаен. Арттыру, фәстерү түгел, мин моңа лаеклы ялга чыгып, туган авылым Кыңгыр-Мәнәвезгә күченеп кайткач, янә тагын бер кат инандым. Биредә миңа төрле елларда үз башлангычым белән “Әнкәйләр чишмәсе”н төзекләндереп, аны мөселман йоласына тәңгәл китереп ачканда да, шулай ук күңелем кушканча оештырылган “Саумысыз, туганнар!” сабантуенда да, “Сагынабыз сезне, замандашлар!” “Урамдашлар” дип аталган үзенчәлекле бәйрәмнәрдә дә мөхтәрәм авылдашым Әскать аганың янә ихласлыгын тойдым. Һәр күзәнәгебезгә үтеп керерлек итеп укылган вәгазьләр, азаннар, догалар, әлбәттә, Коръән сурәләре беркемне дә битараф калдырмады...
Димәк, үтелгән гомер эзсез түгел икән. Ни дисәң дә, тормыш иптәше Фатыйма апа белән кулга-кул тотынышып 64 ел яшәгәннәр, 4 балага гомер бүләк иткәннәр. Аларның берсе дә туган төбәктән читкә китмәгән. Өлкәне — Фәнис гаиләсе белән Иттихат авылында яши, Айсылу – Бишбүләктә, югары белемле Зөлфия кияве белән туган йорт ихатасында искиткеч матур, заманча йорт төзеп, аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, шушында яшиләр. Тик менә Әлфирнең генә язмышы аянычлы булды, урманда һәлакәткә очрап, I төркем инвалидына әверелде. Менә 20 ел инде инвалид арбасында, әтисе белән 1959 елда төзелгән, әмма матур итеп ремонтланган, барлык уңайлыклары булган йортта гомер кичерәләр. Телевизордан татар-башкорт тапшыруларын һәрдаим карап, күңелләрен юаталар, ил-көн яңалыклары белән танышып торалар. Әлфир исә компьютер белән дә дуслашкан. Ә менә Зөлфия белән тормыш иптәшенең якыннары янына кайтып төпләнүләре, туган йортта утны сүндермәүләре искиткеч тәвәккәл адым булган. Социаль хезмәткәр вазыйфасында гына түгел, кан тарту, туганлык җепләренең өзелмәвен тоемлыйсың бу тәңгәлдә. Әти белән туганыңны курчалау — вакытында ашату-эчертү, мунча ягып кертү, кирәк чакта уколын кадау – барысы да миһербанлылык, күңел җылысы бит.
Инде көндезен дә кайберәүләрнең капкалары бикле заманда яшәсәк тә, сирәк-мирәк хәл белүчеләр очрап куя. Күптән түгел күршеләре, педагогик хезмәт ветераны, 92 яшьлек Сәлимә Газиз кызы Әсәдуллинаның килеп керүе дә ике ир-атның күңелен ничек җылытмасын инде! Фәкать, менә бүген заманында үзен аямыйча эшләгән, барыр юлында изге гамәлләр кылган хезмәт ветераннарына, инвалидларга социаль яклап кадер-хөрмәт кимемәсен, балкып торган тәрәзәләрендә утлар сүнмәсен иде...
Әнвәр Сөләйманов.
Бишбүләк районы.